Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
КЕШЕ ОРГАНИЗМЫ
Кеше организмы аерым әгъзалардан — органнардан тора. Мәсәлән, күзләр, йөрәк, үпкә, ашказаны — болар органнар. Һәр орган билгеле бер төзелешкә ия һәм билгеле бер эш башкара. Мәсәлән, күзләр ярдәмендә кеше әйләнә-тирәдәге барлык нәрсәне күрә. Күзләр — күрү органы. Үпкә ярдәмендә кеше сулый. Үпкә — сулыш органы.
Сәламәт кешенең барлык органнары организмда үзара килешенеп, бер-берсенә ярашып эшли. Уртак эш башкаручы органнар органнар системасын барлыкка китерә. Мәсәлән, үңәч, ашказаны, эчәклек һәм башка кайбер органнар — ашкайнату органнары системасын; йөрәк һәм кан тамырлары кан йөреше системасын барлыкка китерә.
Бербөтен организм эшчәнлеге белән нерв системасы идарә итә. Бу — баш мие, арка мие һәм нервлар. Баш мие эшчәнлегенә бәйле рәвештә кеше уйлый. Баш миеннән һәм арка миеннән тәннең барлык органнарына ак бауларга һәм җепләргә охшаган нервлар китә. Алар буйлап баш миенә төрле сигналлар килә, ә баш миеннән тәннең барлык органнарына кире сигналлар китә.
Кеше тәненең төзелешен — кеше анатомиясе, ә органнар функциясен кеше физиологиясе дигән фәннәр өйрәнә. Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту турындагы фән гигиена дип атала.
Безнең һәрберебезгә кеше организмының төзелешен һәм аның ничек эшләвен белергә кирәк. Бу сәламәтлекне саклау һәм ныгыту өчен кирәк.
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Кеше органнарына мисаллар китер.
2. Син әйткән органнар нинди эш башкара?
3. Органнар системалары нәрсә ул? Мисаллар китер.
4. Организм эшчәнлеген нинди органнарның системасы идарә итә?
5. Кеше анатомиясе, физиологиясе һәм гигиенасы нәрсәне өйрәнә?
Кеше организмы органнардан тора. Алар үзара килешенеп, бер-берсенә ярашып эшлиләр. Уртак эш башкаручы органнар органнар системаларын барлыкка китерәләр. Үзеңнең организмыңны белү сәламәтлекне саклау һәм ныгыту өчен кирәк.
БИРЕМНӘР
1. Сүзлекчәгә яз: орган, органнар системасы.
2. Үзеңнең тәнеңдә түбәндәге эчке органнарның: баш мие, арка мие, йөрәк, үпкә, ашказанының урнашкан урыннарын билгелә.
3. Исеңә төшер: үткән теманы өйрәнгәндә, син нинди күренекле галимнәр турында белдең? И. П. Павлов турындагы хикәяне укып чык.
БЕЛЕМГӘ ОМТЫЛУЧЫЛАР ӨЧЕН
Иван Петрович Павлов
Иван Петрович Павлов (1849—1936) — бөек рус галим-физиологы. Ул озак яшәгән һәм 60 елдан артык фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнгән. Павлов кеше организмының ничек эшләве турында фәнгә зур өлеш керткән. Аңа кадәр галимнәр органнарның эшчәнлеге турында, мәсәлән ашкайнату органнарының эше турында, аз белгәннәр. Иван Петрович бу органнарның эшчәнлеген тирәнтен өйрәнгән һәм нерв системасы ашкайнату белән ничек идарә итүен ачыклаган. И. П. Павловның күпьеллык тикшеренүләре нәтиҗәсендә кешенең баш мие эшчәнлегенең бик күп серләре ачылган. Ул башка өлкәләрдә дә зур ачышлар ясаган.
Күп илләрнең галимнәре Павловны бөтен дөньяның иң бөек физиологы дип атадылар. Үзенең фәнни хезмәтләре белән ул иң мактаулы халыкара бүләк — Нобель премиясенә лаек булды.
АЛДАГЫ ДӘРЕС кешенең әйләнә-тирәдәге дөньяны ничек кабул итүе турында булачак. Ләкин башта сорауларга җавап бир:
1. Бу китапта нәрсә язылганын һәм нәрсә ясалганын син нинди орган ярдәмендә күрәсең?
2. Сандугач сайраганны, эт өргәнне, сәгать шалтыраганны син нинди орган ярдәмендә ишетәсең?
3. Икмәк, чәчәк, хушбуй исләрен сизәргә сиңа кайсы орган ярдәм итә?
4. Син кайсы орган ярдәмендә татлы азыкны әчедән, әчене тозлыдан аерасың?
5. Чыршының, карагайның энәләре чәнчи торганмы яки йомшакмы икәнен ничек белергә?
1. Дөнья ничек төзелгән
2. Бу гаҗәеп табигать
3. Без һәм безнең сәламәтлек



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^