Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ӘЙЛӘНӘ-ТИРӘБЕЗДӘГЕ ДӨНЬЯНЫ БЕЗ НИЧЕК КАБУЛ ИТӘБЕЗ
Кеше әйләнә-тирәдәге дөньяны сизү органнары ярдәмендә кабул итә. Бу органнарга күзләр, колаклар, борын, тел, тире керә. Алар белән җентекләбрәк танышыйк.
Күзләр — күрү органы
Кеше әйләнә-тирә дөнья турындагы мәгълүматның күбесен күзләр ярдәмендә ала. Күзләр безгә әйберләрнең төсен, аларның зурлыгын, формасын аерырга, нинди ераклыкта булуын, хәрәкәтләнүен яки тик торуын
белергә ярдәм итә. Күзләр ярдәмендә без китаплар укыйбыз, телевизион тапшырулар карыйбыз, табигатьнең матурлыгына сокланабыз. Күзләр әйләнә-тирәдәге дөньяга ачыла торган тәрәзә сыман.
Күзегезне саклагыз!
Укыганда, язганда эш урыны яхшы яктыртылсын, ләкин шуны исеңдә тот: күзгә артык көчле яктылык төшмәскә тиеш. Китап һәм дәфтәр күздән 30—35 сантиметр ераклыкта торырга тиеш. Моның өчен терсәк белән өстәлгә таянып, бармак очларын чигәгә кадәр сузарга кирәк. Күздән китапка яки дәфтәргә кадәр булган ара якынча шундый булырга тиеш. Укырга җайлырак булсын өчен, китапны авыш итеп терәткечкә куярга кирәк, язганда яктылык сул яктан төшәргә тиеш, югыйсә уң кулның күләгәсе дәфтәрне каплый.
Яткан килеш укыма. Транспортта укыма. Чөнки бу вакытта китапны күздән дөрес ераклыкта тотып булмый. Транспорт барганда, кулдагы китап селкенүдән, күз алдында хәрефләр сикерә, һәм күз тиз арый. Озак укыганда, язганда, рәсем ясаганда һәр 20 минут үткән саен, күзгә ял бир: тәрәзә аша, еракка карап 20 гә кадәр сана.
Озаклап телевизор карау, компьютерда эшләү күз өчен зарарлы. Телевизион тапшыруларны 1,5 сәгатьтән артык карарга ярамый. Атнага шундый 2—3 тапшыру карарга мөмкин. Телевизор экраныннан кимендә 2—3 метр ераклыкта утыр. Компьютер алдында көненә 1 сәгатьтән артык утырырга рөхсәт ителми. Күзеңне кул белән ышкыма. Күзгә чүп яки куркыныч бактерияләр керергә мөмкин. Күзне чиста кулъяулык белән генә сөртергә кирәк.
КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР
Көне буена кеше күз кабагын якынча 11 500 тапкыр сирпеп ала. Ике күзнең дә кабагында 80 шәр керфек исәпләнә. Кешенең барлыгы ничә керфеге бар, үзең исәпләп чыгар. Һәр керфек якынча 100 көнләп «яши». Аннан ул коела, аның урынына яңасы үсә.
Колак — ишетү органы
Колак ярдәмендә кеше авазлар белән тулы дөньяны ишетә. Безнең өчен бигрәк тә икенче кешеләрнең сөйләмен ишетү әһәмиятле. Сүзләр ярдәмендә без бер-беребезгә үзебезнең фикерләребезне, белемебезне бирәбез бит. Табигатьнең, музыканың искиткеч матур авазлары да безгә шулай ук бик кирәк. Бу авазлар безнең әйләнә-тирәбездәге матурлыкның бер өлеше булып тора.
Яхшы ишетәсең килсә, колагыңны сакла!
Колакны әледән-әле сабын белән юарга һәм тыгыз бөтерелгән мамык белән чистартырга кирәк. Колагыңны бервакытта да шырпы, булавка һәм башка төрле очлы әйберләр белән казыма. Бу колак эчендәге юка элпә — колак пәрдәсенең зарарлануына һәм бөтенләй чукраклануга китерергә мөмкин.
Исеңдә тот: каты тавыш, шау-шулар, кискен авазлар, көчле музыка ишетү сәләтен киметә, бөтен организмга начар тәэсир итә. Күбрәк урманда, болында, елга буенда — тынлыкта ял ит. Әгәр колагыңа нинди дә булса әйбер керсә (мәсәлән, төймә, борчак, бөҗәк) яки авырту сизелсә, шунда ук табибка мөрәҗәгать ит.
Борын — ис сизү органы
Ис сизү — кешенең исләрне тою сәләте ул. Күп кенә тәмле исләр: чәчәк исе, ылыслы урман исе... кешегә шатлык бирә.
Кайбер исләр куркыныч барлыгын кисәтә. Мәсәлән, газ плитәсеннән газ чыгуы турында. Яки азыкның бозылуы турында, димәк, аны ашарга ярамый! Һәм киресенчә, азыкның тәмле исе аппетитны ача.
Тәмәке тартучыларның ис сизү сәләте начарая. Томау төшкәндә дә кеше исне начар сизә. Үзеңне салкын тиюдән сакларга, организмыңны чыныктырырга кирәк. Бу сезгә ис сизүне яхшы сакларга да ярдәм итәр.
Тел — тәм тою органы
Телдә махсус тәм тою төерчекләре урнашкан. Шулар ярдәмендә кеше азыкның тәмен аера. Тәмле азыкны кеше аппетит белән ашый. Кайвакыт азыкның тәме буенча без аның бозылган булуын һәм аны ашарга ярамавын беләбез. Бик кайнар азык телне пешерә, һәм без аның тәмен сизмибез диярлек. Ашый торган азыгың бик кайнар булмаска тиеш.
Тире — тиеп сизү органы
Бу бик гаҗәп! Тире кешегә аның әйләнә-тирәсендә нәрсә булуы турында «сөйли» ала икән. Шома әйберме яки кытыршымы, йомшакмы яки катымы? Моны тире ярдәмендә — әйберне капшап карап белергә мөмкин. Күзне йомган хәлдә яки караңгыда әйбернең зурлыгын һәм формасын белергә була. Тире безне куркыныч турында да кисәтә. Менә синең кулың кайнар әйбергә тиеп китте, һәм син шунда ук аны тартып аласың. Ни өчен? Чөнки тире шунда ук: «саклан, кайнар!» дип сигнал бирә. Ә салкында ул безне: «бик салкын, бармакларыңны өшетмә!» дип кисәтә.
Күргәнеңчә, тире бик әһәмиятле сизү органы икән. Аның ярдәмендә без орынуны, авыртуны, җылы һәм салкынны сизәбез. Кешенең тиюне тою сәләте тиеп сизү дип атала. Тире — тиеп сизү органы.
Тирене җәрәхәтләнүдән, пешүдән, өшетүдән саклагыз.
Сизү органнары һәм баш мие
Сез кеше тормышында сизү органнарының нинди роль уйнавы турында белдегез. Шулай да галимнәр: «Күрүче дә, ишетүче дә, ис сизүче дә баш мие!»,— дип әйтәләр. Моны ничек аңларга соң?
Сизү органнарыннан баш миенә сигналлар килгәндә генә, кеше күрә, ишетә, ис яки тәмне тоя икән. Ә алар баш миенә нервлар буйлап килә. Болар — барлык сизү органнарын баш мие белән тоташтыручы нервлар. Сигналлар нервлар буйлап гадәттән тыш тиз «йөгерәләр». Бармакларың китапка тиюгә, син шунда ук аны тоясың. Ләкин шуны бел: бу вакыт эчендә бармак тиресеннән сигнал баш миенә барып җитәргә өлгерә.
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Сизү органнарын санап чык.
2. Сизү органнарының һәрберсе кеше тормышында нинди роль уйный?
3. Күз, колак һәм башка сизү органнарын ничек сакларга кирәк?
4. Аңлатып бир: сизү органнары баш мие белән ничек бәйләнгән?
Күз, колак, борын, тел, тире — сизү органнары. Алар безгә әйләнә-тирәдәге дөньяны кабул итәргә, аның матурлыгыннан ләззәтләнергә мөмкинлек бирә. Сизү органнарын сакларга кирәк.
БИРЕМНӘР
1. Сүзлекчәгә яз: ис сизү, тиеп сизү.
2. Иптәшләрегез белән тикшереп карагыз: әйбернең исе буенча сез аны аера аласызмы икән? Бер-берегезнең күзен бәйләп, ипи кисәген, кәбестә, алма, суганны иснәтеп карагыз. Сезнең кайсыгыз исе буенча әйберләрне яхшырак аерыр?
3. Иптәшләрегез белән тәҗрибә үткәрегез: күзне бәйләп, әйберләрне капшап карагыз һәм аларны тасвирлагыз.
4. Сизү органнарын ничек сакларга кирәклеген исеңдә тот һәм бу кагыйдәләрне үтә. Алар турында үзеңнең дусларыңа, энеңә яки сеңелеңә сөйлә.
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ без җентекләбрәк тире турында сөйләшербез. Ә хәзер син бит-кулыңны ничек юуыңны, аларны ничек сөртүеңне дәрестә күрсәтергә әзерлән. Юынганда син суны саклап тотасыңмы?
1. Дөнья ничек төзелгән
2. Бу гаҗәеп табигать
3. Без һәм безнең сәламәтлек



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^