Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ОРГАНИЗМНЫҢ ЫШАНЫЧЛЫ САКЛАГЫЧЫ
Тиренең тиеп сизү органы икәнен инде сез беләсез. Ләкин ул организмда икенче эш тә башкара әле.
Тиренең төп эше — тәннең эчке өлешләрен төрле зарарланулардан, салкыннан һәм эсседән, авыру кузгатучы бактерияләрдән саклау.
ПРАКТИК ЭШ
1. Үз кулыңның тиресен җентекләп тикшер. Аны тотып, тартып кара. Тире турында син нәрсә әйтә аласың?
2. Маңгаеңа бармагыңны тидереп ал, аннан соң бармагыңны пыялага куй. Пыялада нәрсә калды? Син моны ничек аңлатасың?
3. Тирене лупа аша кара.
4. Тиредәге кечкенә тишекләр — тишемнәрне күрергә тырыш. Син ничек уйлыйсың, алар нәрсә өчен кирәк? Үз күзәтүләреңне һәм нәтиҗәләреңне ачкыч ярдәмендә тикшер.
ПРАКТИК ЭШКӘ АЧКЫЧ
1. Тире йомшак һәм сузылучан.
2. Пыялада май табы калды. Димәк, тире май бүлеп чыгара.
3. Тире өслегендә төкләр һәм кечкенә тишекләр — тишемнәр күренә. Тишемнәр аша май һәм тир бүленеп чыга.
«Тиренең май һәм тир бүлеп чыгаруы яхшымы, тирене пычратмыймы соң бу?» —дип сорарсың син. Юк, пычратмый. Май һәм тир бик кирәкле. Май, тирене элпә кебек каплап, аны йомшакландыра һәм сузылучан итә. Тир, тире өслегеннән парга әйләнеп, кешенең тәнен суыта. Кеше эссене яки авыр эшне җиңелрәк кичерә. Шул ук вакытта тир белән бергә организмнан төрле зарарлы матдәләр чыгарыла.
Ә менә тиредә май һәм тирнең күп җыелуы начар. Аларга тузан куна, тире пычрана. Бу очракта бактерияләргә рәхәт, алар арасында авыру кузгатучылары да җитәрлек була. Галимнәр пычрак тиренең тырнак зурлыгындагы һәр өлешендә 40 мең бактерия булу мөмкинлеген исәпләп чыгарганнар. Ә чиста тиредә бактерияләр үлә.
Шуңа күрә синең тирең һәрвакыт чиста булырга тиеш. Тәнне атнага бер мәртәбә сабынлап мунчала белән юарга кирәк. Битне, колак һәм муенны көнгә ике тапкыр — иртән һәм йокы алдыннан юарга. Кулларны сабынлап, көнгә берничә тапкыр, бигрәк тә ашар алдыннан юарга. Юганнан соң үзеңнең сөлгең белән корытып сөртергә онытма. Әгәр бит-кулны начар сөртсәң, тирене җил ашый: кибә, кубалаклана һәм хәтта ярыла. Аны крем белән майла. Балалар кремы белән майласаң яхшырак.
Тиредә төрле зарарланулар, тән җәрәхәтләре булганда, янганда, өшегәндә үзеңә яки иптәшләреңә беренче ярдәм күрсәтә белергә кирәк.
Җәрәхәтләнү. Җәрәхәтләнгән урынны чиста су белән юдыр. Яра тирәсенә йод яки зелёнка сөрт (бу сыеклыклар организмга үтеп керү ихтималы булган бактерияләрне үтерә). Аннан соң яраны чиста бинт белән бәйлә яки, ярага бинт кисәге куеп, пластырь ябыштыр.
Бәрелү. Бәрелгән урынга салкын әйбер, мәсәлән салкын суга чылатылган чүпрәк яки салкын сулы грелка куй.
Пешү. Пешкән урынга шунда ук күп итеп салкын су сип.
Өшү. Иптәшеңнең бите, колагы, борыны өшүен тиз күреп була: өшегән урында тире агара. Бу урынны коры бияләй, яулык яки кул белән, әйләнмәле хәрәкәтләр ясап, бик басмыйча тире кызарганчы ышкырга кирәк. Тирене кар белән ышкырга киңәш ителми, чөнки кар тырнарга мөмкин.
Аякларың туңа башлаганын сизсәң, алар җылынганчы сикереп, йөгереп ал.
Кулларың туңганда, тиз генә йодрыкларыңны йом. Әгәр бу ярдәм итмәсә, бармакларыңны коры бияләй яки кул белән ышкы.
Өши башлаган урыннарны урамда җылытып булмаса, кичекмәстән өйгә кайт. Өйдә бу урынны җылымса су белән җылыт, аннан саклык белән генә сөртеп, җылы әйбергә төр.
Әгәр җәрәхәт, бәрелү, пешү, өшү нык булса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать ит!
ДӘРЕСЛЕК БЕЛӘН ЭШ ИТҮ
1. Тексттан сорауга җавап тап: тире ни өчен чиста булырга тиеш? Син моңа нәрсә булса да өстәп әйтә аласыңмы?
2. Тирене чиста тоту буенча тексттагы киңәшләрне тап һәм бу урынны яңадан укы. Ә син үзеңнең тиреңне ничек карап чистартып торасың?
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Тиренең нинди әһәмияте бар?
2. Тиредән бүленеп чыккан май һәм тир нинди роль уйный?
3. Тирене ничек чиста тотарга?
4. Тире киселгән, җәрәхәтләнгән, бәрелгән, пешкән, өшегән очракларда беренче ярдәм күрсәтү турында сөйлә.
Тире тәннең эчке өлешләрен зарарланудан, эсседән һәм салкыннан, авыру кузгатучы бактерияләрдән саклый. Тиренең чисталыгын күзәтеп, әгәр кипсә, аны крем белән майлап торырга кирәк. Тиресе зарарланган кешегә шунда ук беренче ярдәм күрсәтергә кирәк. Әгәр яра тирән булса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
БИРЕМНӘР
1. Сүзлекчәгә яз: бәрелү, пешү, өшү.
2. Тирене ничек карарга кирәклеген исеңдә тот һәм бу кагыйдәләрне үтә. Алар турында үзеңнән кечеләргә сөйлә.
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ суз төз гәүдәле, җитез, көчле булуның сере нәрсәдә һәм моның өчен нишләргә кирәклеге турында барыр. Ләкин башта биремнәрне үтә:
1. Башыңны, күкрәгеңне, кулларыңны, аякларыңны капшап кара. Тире астында нәрсә барлыгын сизәсең?
2. Исеңә төшер, ничек дөрес утырырга кирәк? Син бу кагыйдәләрне һәрвакытта да үтисеңме?
1. Дөнья ничек төзелгән
2. Бу гаҗәеп табигать
3. Без һәм безнең сәламәтлек



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^