Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ТӘННЕҢ ТЕРӘГЕ ҺӘМ ХӘРӘКӘТ
Тире астында мускуллар һәм сөякләр урнашкан. Сөякләр кешенең скелетын төзи. Скелетның әһәмияте бик зур: ул тәннең терәге булып тора, шулай ук күп кенә эчке органнарны зарарланудан саклый. Мәсәлән, баш сөякләре — баш миен, ә умырткалык сөякләре арка миен (ул умырткалык эчендә урнашкан) саклый.
Әгәр мускуллар булмаса, без хәрәкәтләнә алмас идек. Мускуллар сөякләргә береккән. Мускуллар, кыскарып һәм йомшарып, сөякләрне, димәк, безнең тәнне дә хәрәкәткә китерә. Бу баш мие боерыгы белән башкарыла.
Скелет һәм мускуллар терәк-хәрәкәт системасын барлыкка китерә. Син инде аңлагансыңдыр, аның төп роле — организмның терәген һәм хәрәкәтен тәэмин итү.
Син нинди дә булса хәрәкәт ясарга теләсәң, синең баш миеңнән билгеле бер мускулларга сигнал китә, һәм алар кыскара. Димәк, хәрәкәтләребезне үзебез идарә итә алабыз. Ләкин күп хәрәкәтләрне без уйлап тормыйча башкарабыз. Син кинәт кенә кулыңны кайнар чәйнеккә тидерсәң, кайвакыт хәтта ни булганын уйлап та тормыйча, шунда ук кулыңны тартып аласың.
Син кулыңны ни өчен тартып аласың соң? Тиредән сигнал нервлар буйлап арка миенә килә. Ә арка мие икенче нервлар буйлап кулда урнашкан мускулларга җавап сигналы җибәрә. Бу сигнал буенча мускуллар шунда ук кыскаралар һәм кулның сөякләрен күтәртәләр. Менә шулай кул бөгелә, тартып алына. Игътибар ит: хәтта шундый гади генә хәрәкәттә дә — кулны тартып алуда — тире дә, нервлар да, ми дә, сөякләр дә, мускуллар да катнаша. Организмда әнә ничек барысы да килешенеп эшли!
Кешенең сын-гәүдәсе скелетка һәм мускулларга бәйле. Сын-гәүдәсе дөрес булган кеше аркасын төз, иңбашларын һәм башын туры тота. Андый кеше зифа, матур күренә. Сын-гәүдәсе дөрес үсмәгән кеше бөтенләй башка кыяфәттә: аның иңбашлары һәм башы салынкы, күкрәге эчкә баткан була... Өстәвенә гәүдә дөрес үсеш алмаганда сулыш алу авырлаша, йөрәк һәм башка эчке органнар начаррак эшли.
Сын-гәүдә бала чакта һәм үсмер вакытта формалаша. Гәүдә дөрес үсеш алсын өчен, кагыйдәләрне үтәргә кирәк, боларның күбесен син беләсең инде.
Башыңны бераз алга иеп, һәрвакыт туры утыр. Өстәл белән күкрәк арасы уч төбе киңлегендә булырга тиеш. Урындык артына терәлеп утыр. Кулларыңны өстәлгә иркен куй, аларга таянма. Утырганда ике аягың да табаны белән идәнгә тиеп торсын. Арысаң, гәүдә торышын үзгәртеп, утырган килеш яки урыннан торып, берничә күнегү эшлә.
Сыйныфта моны физкультминут вакытында эшлиләр. Физкультминуттан соң яңадан дөрес утыр.
Йөргәндә гәүдәңне төз тот, аркаңны чыгарма. Әгәр авыр әйбер күтәреп барырга туры килсә, ике кулыңа да тигезләп бүлеп тотарга тырыш. Әгәр бүленә торган әйбер булмаса, бер кулдан икенчесенә күчереп барырга кирәк. Мәктәпкә, портфель белән йөрүгә караганда, ранец белән йөрү яхшырак.
Йомшак караватта йокларга ярамый. Яткан урының тигез, аз гына катырак булырга тиеш.
Мускуллары үсмәгән кешенең гәүдәсе бервакытта да төз, матур була алмый. Арканы, иңбашларны, башны нәкъ менә мускуллар тотып тора. Физик хезмәт, физкультура, спорт белән шөгыльләнгән кешенең генә мускуллары нык була. Бу малайларга да, кызларга да кагыла. Мускулларның төп дошманы — хәрәкәтсезлек, ә иң яхшы дусты — хәрәкәт.
Сын-гәүдәнең төз булуын, көч һәм чыдамлылыкны аеруча сорый торган профессияләр бар. Уйлап кара әле: бу нинди профессияләр икән?
Сын-гәүдәсе төз булмаган балалар аны төзәтә ала. Моның өчен дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнергә кирәк.
КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР
Олы кешенең скелетында 200 дән артык сөяк бар. Кеше тәнендә 650 мускул. Шулардан 200 мускул — йөргәндә, 43 мускул — маңгайны җыеру өчен, 17 мускул елмайганда катнаша.
ДӘРЕСЛЕК БЕЛӘН ЭШ ИТҮ
1. 143 нче биттәге рәсемнәрне кара. Кыз бала дөрес утырамы? Ул өстәл артында утыруның нинди кагыйдәләрен бозган? Әгәр ул һәрвакыт шулай утырса, бу аның сәламәтлегендә ничек чагылыр?
2. 142—143 нче битләрдәге текстны игътибар белән укып чык. Уйлап кара: син бу кагыйдәләрнең барысын да беләсеңме һәм аларны үтисеңме. Сын-гәүдәң матур булсын өчен, үз-үзеңне тотышыңда сиңа нәрсәне үзгәртергә кирәк?
УЙЛАП КАРА!
1. Кешенең хәрәкәтләрендә мускуллар, сөякләр, ми, нервлар, сизү органнары нинди роль уйный?
2. Умырткалыкның кәкрәюе нәрсәдән була?
3. Ни өчен сын-гәүдә дөрес формалашмаганда кешенең йөрәге, үпкәсе һәм башка эчке органнары начаррак эшли?
4. Йөгергәндә, йөзгәндә, туп белән уйнаганда нинди мускуллар (гәүдә, кул, аяк) ныгый?
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Кешенең скелеты нинди өлешләрдән тора? Скелетның нинди әһәмияте бар?
2. Организмда мускулларның нинди әһәмияте бар? Алар ничек эшли?
3. Сын-гәүдәнең матурлыгына ничек ирешергә?
4. Үзеңнең мускулларыңны үстерү өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Кешенең скелеты һәм мускуллары терәк-хәрәкәт системасын барлыкка китерә. Ул организмның терәген һәм хәрәкәтен тәэмин итә. Кешенең сын-гәүдәсе дөрес формалашу скелетка һәм мускулларга бәйле. Сын-гәүдәң матур булсын өчен, үзеңнең ничек утыруыңа һәм йөрүеңә игътибар итәргә, физик эш, физкультура, спорт белән шөгыльләнергә кирәк.
БИРЕМНӘР
1. Сүзлекчәгә яз: скелет, мускуллар, терәк-хәрәкәт системасы, сын-гәүдә.
2. Сын-гәүдәң дөрес үсүенә ничек ирешергә мөмкин булуын исеңдә тот һәм бу кагыйдәләрне үтә. Алар турында нәни дусларыңа сөйлә.
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ сүз безнең туклануыбыз турында барыр. Син үзеңне алма яки ипи кисәге ашадың дип уйла. Синең организмыңда алар белән нәрсә булыр? Гомумән ашау ни өчен кирәк? Ничек дөрес ашарга? Исеңә төшер: үсемлекләр, хайваннар ничек тукланалар?
Балалар белән ярыш оештырыгыз: үсемлекләрдән һәм хайваннардан алынган продуктларны кем күбрәк әйтер? Исеңә төшер: син витаминнар турында нәрсә беләсең?
1. Дөнья ничек төзелгән
2. Бу гаҗәеп табигать
3. Без һәм безнең сәламәтлек



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^