Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
БЕЗНЕҢ ТУКЛАНУЫБЫЗ
Туклыклы матдәләр
Кеше үз организмы өчен кирәкле туклыклы матдәләрне азык белән ала. Бу нинди матдәләр соң?
Аксымнар — кеше тәне өчен төп «төзү материалы» булып хезмәт итә торган матдәләр. Андый материал бигрәк тә, үсү һәм үсеш өчен, балаларга кирәк. Аксымнар күп продуктларда бар. Алар бигрәк тә эремчек, күкәй, ит, балык, борчак, фасольдә күп.
Майлар организмны энергия белән тәэмин итә, шулай ук тән өчен «төзү материалы» да. Майларның төп чыганагы — ак май һәм үсемлек мае, маргарин, каймак.
Углеводлар — безнең тәнебез өчен төп энергия чыганагы. Болар — сиңа яхшы таныш шикәр һәм крахмал. Ипи, ярмалар, бәрәңге, макарон, татлы ашамлыклар, җиләк-җимешләр дә углеводларга бай.
Витаминнар сәламәтлекне саклау һәм ныгыту өчен кирәк. Алар бигрәк тә яшелчәдә һәм җиләк-җимештә күп.
ПРАКТИК ЭШ
1. Теге яки бу материалга төрелгән продуктларның этикеткаларын игътибар белән кара. Әлеге язуларда бу продуктларга кергән туклыклы матдәләр һәм аларның микъдарлары күрсәтелгән.
2. Төрле продуктлардагы туклыклы матдәләрнең микъдары турындагы мәгълүматларны чагыштыр.
3. Тикшерү нәтиҗәләрен эш дәфтәренә язып куй. Аксымнарга, майларга, углеводларга бай продуктларны күрсәт.
Ашкайнату системасы
Организмга кергән азык ашкайнату системасында ваклана һәм эшкәртелә. Ашкайнату системасы ничек төзелгән соң һәм ничек эшли?
Азык башта авыз куышлыгына эләгә. Монда без аны тешләр белән чәйнибез, тел белән болгатабыз. Азык авыз куышлыгында ук төкерек ярдәмендә эшкәртелә башлый. Чәйнәлгән, төкереккә чыланган азык йомарламы йоткылык һәм үңәч аша ашказанына эләгә. Монда аны ашкайнату сыекчасы эшкәртә. Ашказаныннан азык эчәклеккә күчә. Азыкның кайнатылуы әнә шунда тәмамлана. Эчәклек нечкә эчәктән һәм юан эчәктән тора. Ашкайнатуда бавыр һәм ашказаны асты бизе зур роль уйный. Бавыр нечкә эчәккә үзенә бер төрле сыекча — ашкайнату өчен кирәкле үт бүлеп чыгара. Ашказаны асты бизе дә нечкә эчәккә үзеннән сыекча бүлеп чыгара. Азыкның кайнатылуы өчен анысы да бик кирәк. Кайнатылган азыкның туклыклы матдә кисәкчекләре эчәклек стенкасы аша канга сеңә. Кан аларны бөтен тәнгә тарата.
Менә шулай безнең организм ашкайнату органнарында эшкәртелгән азыктан туклыклы матдәләр ала. Ә азыкның эшкәртелеп бетмәгән калдыклары эчәклектән тышка чыгарыла.
НИЧЕК ДӨРЕС ТУКЛАНЫРГА
1. Организм үзенә кирәкле барлык туклыклы матдәләрне алсын өчен, төрле-төрле азык ашарга тырышырга кирәк.
2. Әгәр син ашаган саен тазара торган булсаң, күмәч, татлы ашамлыкларны әзрәк ашарга киңәш ителә. Андый азыкта углеводлар бик күп була, организм углеводның артыгын майга әверелдерә һәм аны тире астына җыя. Уйлап кара: майны болай «запас »ка җыю сиңа кирәкме икән?
3. Кыздырылган, ысланган, тозлы, ачы ризыкларны күп ашарга ярамый. Андый азык бик тәмле, ләкин файдасына караганда зарары күбрәк булырга мөмкин.
4. Азык бик кайнар, пешерә торган булмаска тиеш.
5. Ашау вакытын уздырмаска, бер үк сәгатьләрдә ашарга тырышыгыз. Организм билгеле бер режимга күнегә, һәм азык яхшырак үзләштерелә.
6. Иртән мәктәпкә киткәнче ашарга кирәк. Кайбер балалар иртән, ашыгып, капкалап кына ала яки бөтенләй ашамый. Андый балаларның дәрестә башы авырта, игътибары тарала, эшкә сәләте кими.
7. Кичке ашны йокларга 2 сәгатьтән дә соңга калмыйча ашарга кирәк. Йокы алдыннан артык күп ашау бик зарарлы.
ДӘРЕСЛЕК БЕЛӘН ЭШ ИТҮ
147 нче биттәге рәсемне игътибар белән кара: ашкайнату системасы ничек төзелгән? Ашкайнату органнарының исемнәрен исеңдә калдыр. Үзеңнең тәнеңдә бу органнарның кайда урнашуын күрсәт.
УЙЛАП КАРА!
Төшке ашка бер малай менә нинди ризыклар ашаган: шикәр комы салып ботка, татлы күмәч, какао белән торт кисәге, шоколад. Малайның төшке ашы әйбәт булганмы? Ни өчен? Син нинди ашамлыклар тәкъдим итәр идең?
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Кеше организмына азык белән нинди туклыклы матдәләр керә?
2. Ашкайнату системасы нинди органнардан тора?
3. Ашкайнату органнарында азык нишли?
4. Дөрес туклану турында син нинди яңалыклар белдең?
Кеше организмына азык белән туклыклы матдәләр: аксымнар, майлар, углеводлар, витаминнар керә. Организмда азыкның ваклануын һәм кайнатылуын ашкайнату системасы тәэмин итә. Сәламәт булу өчен дөрес туклану бик мөһим.
БИРЕМНӘР
1. Сүзлекчәгә яз: аксымнар, майлар, углеводлар, ашкайнату системасы.
2. Дөрес туклану кагыйдәләрен үтә. Алар белән үзеңнең нәни дусларыңны таныштыр.
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ сүз үпкә һәм йөрәкнең ничек эшләве, организмда канның ничек хәрәкәт итүе турында барачак. Ләкин башта биремнәрне үтә:
1. Һаваның составын исеңә төшер. Сулау өчен нинди газ кирәк?
2. Үзеңдә үпкә һәм йөрәкнең кайда урнашуын күрсәт. Бу органнарның һәрберсе нинди эш башкара?
1. Дөнья ничек төзелгән
2. Бу гаҗәеп табигать
3. Без һәм безнең сәламәтлек



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^