Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
СУЛЫШ, КАННЫҢ ХӘРӘКӘТЕ ҺӘМ ЗАРАРЛЫ МАТДӘЛӘРНЕҢ ОРГАНИЗМНАН НИЧЕК ЧЫГАРЫЛУЫ ТУРЫНДА
Сулыш турында
Кеше үзенең бөтен гомере буе сулый — эчкә сулый һәм сулыш чыгара. Эчкә сулаганда, һава борын куышлыгы, трахея һәм бронхлар аша үпкәгә керә. Бу органнар барысы бергә сулыш системасын тәшкил итә. Сулыш системасының әһәмияте бик зур: ул организмны кислород белән тәэмин итә һәм организмнан углекислый газны чыгарырга булыша. Бу ничек була соң?
Трахея һәм бронхлар көпшәләр формасында булалар. Үпкә бик күп вак куыкчыклардан тора. Бу куыкчыкларның стенкаларында бертуктаусыз кан йөреп тора. Куыкчыкларга саф һава тулгач, андагы кислород кисәкчекләре канга күчә, ә кан үзе углекислый газ кисәкчекләрен бирә. (Углекислый газ тәндәге барлык органнар эшләгәндә барлыкка килә.) Аннан соң кан кислородны һәрбер органга илтә. Ә үпкәдә калган — кислородка ярлы һәм углекислый газга туенган — һаваны без сулап чыгарабыз.
Канның хәрәкәте турында
Организмны кан яшәтә! Ул барлык органнарга туклыклы матдәләр һәм кислород китерә, ә алардан углекислый газны алып китә.
Кан махсус көпшәләр — эре һәм вак кан тамырлары буйлап хәрәкәт итә. Алар барлык органнарга үтеп керәләр.
Ләкин кан үзлегеннән хәрәкәтләнә алмый. Аны йөрәк хәрәкәткә китерә.
Йөрәк мускулы калын стенка барлыкка китерә. Йөрәкне насос белән чагыштырырга мөмкин. Ул канны көч белән кан тамырларына этеп чыгара. Кан, бөтен тәнне йөреп чыкканнан соң, кире йөрәккә әйләнеп кайта. Йөрәк аны үпкәгә җибәрә, ә аннан соң яңадан бөтен тән буенча сәяхәт итәргә мәҗбүр итә. Кешенең йөрәге бөтен гомере буе өзлексез эшләп тора.
Йөрәк һәм кан тамырлары кан әйләнеше системасын төзиләр. Син шуны яхшы аңлап кал: йөрәк — организмның эчке тирәлегендә туклыклы матдәләрне таратучы канны хәрәкәткә китерүче орган.
ПРАКТИК ЭШ
Рәсемне игътибар белән кара. Үзеңнең сул кулыңда пульсны капшап тап. Пульсның һәр тибеше йөрәк тибешенә туры килә. Бер минут эчендә пульсның күпме тибүен санагыз.
Организмнан зарарлы матдәләрнең ничек чыгарылуы турында
Һәр орган эшләгәндә, углекислый газдан тыш, организм өчен кирәксез һәм хәтта зарарлы булган матдәләр дә барлыкка килә. Алар барысы да шулай ук канга эләгә. Аларның бер өлешен кан тирегә китерә. Моннан алар тир белән тәннән чыгарыла.
Тереклек эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән зарарлы продуктларның калган өлешен кан махсус органга — бөергә китерә. Кешенең ике бөере бар. Аларда сидек ясала. Сидек махсус көпшәчекләр — сидек юллары буйлап сидек куыгына агып төшә. Ә аннан тышка чыгарыла. Сидек белән организмнан зарарлы матдәләр чыгарыла. Бөер, сидек юллары, сидек куыгы — бүлеп чыгару органнары.
КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР
Олы кешенең тәнендә якынча 5—6 литр кан бар. Әгәр кешенең кан тамырларын бер рәт итеп сузсаң, аларның озынлыгы 100 000 километрга җитәр иде! Аның белән Җир шарын ике тапкырдан артыграк уратып алырга мөмкин булыр иде.
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Сулыш системасы ничек төзелгән һәм ничек эшли?
2. Организмда канның роле нинди?
3. Кан әйләнеше системасы ничек төзелгән һәм ничек эшли?
4. Организмнан зарарлы матдәләр ничек чыгарыла?
Сулыш системасы организмны кислородка туендырып тора. Кан әйләнеше системасы организмда төрле матдәләрне таратучы канның хәрәкәтен тәэмин итә. Барлык органнар эшләгәндә, углекислый газ һәм башка зарарлы матдәләр барлыкка килә. Алар канга эләгә, ә аннан соң үпкә, тире, бөер аша организмнан чыгарыла.
БИРЕМНӘР
1. Сүзлекчәгә яз: сулыш системасы, кан әйләнеше системасы, бөер.
2. Кеше организмында кислород, туклыклы матдәләр һәм тереклек эшчәнлегенең зарарлы продуктлары күчүен күрсәткән модельне уйлап тап һәм яса.
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ кояш, һава һәм су сәламәтлекнең чын дуслары булуына ышанырсың. Ләкин башта шуны исеңә төшер: сәламәтлек турында көзен, кышын, язын, җәен ничек кайгыртырга кирәк.
1. Дөнья ничек төзелгән
2. Бу гаҗәеп табигать
3. Без һәм безнең сәламәтлек



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^