Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
БУ СИНЕҢ ҮЗЕҢНӘН ТОРА
Организмыңны чыныктыр
Үзеңне чыныктырмау начар. Җилдә торасың икән — салкын тия, яңгырлы көндә аякларың чыланса — тагын авырып урынга ятасың. Моны булдырмау өчен, организмыңны чыныктырырга кирәк. Чыныккан кеше җилдән дә, яңгырдан да, суыктан да курыкмый, салкын тиеп авырмый диярлек. Организмны һава, су, кояш чыныктыра.
Һава организмыңны чыныктырсын дисәң, син һәркөн иртән форточканы ачып зарядка эшлә, елның җылы вакытында — тәрәзәне, ә кышын форточканы яртылаш ачып йокла, саф һавада күбрәк уйна, кышын чаңгыда һәм тимераякта шу.
Су бик яхшы чыныктыра. Су белән чыныктыруны салкынча душтан башлау яхшы. Душка иртәнге зарядкадан соң керергә, суны акрынлап салкынайта барырга кирәк. Йокы алдыннан аякларны салкынча су белән юу бик файдалы. Су процедураларыннан соң тәнне коры сөлге белән ышкырга кирәк. Җәй көне чиста елгада, буада, күлдә, диңгездә коену бик шәп чыныктыра. Суның температурасы + 20 °С тан түбән булмаска тиеш. Онытма, суда 10 минуттан да артык торырга ярамый һәм һичшиксез өлкәннәр күзәтчелегендә генә коенырга мөмкин.
Кояш сиңа кызынырга һәм ныгырга ярдәм итәр. Кояшка чыкканда, башыңа яулык яки җиңел башлык ки. Кайбер балалар тизрәк каралу өчен кояшта берничәшәр сәгать кызыналар. Бу сәламәтлек өчен куркынычлы. Беренче тапкыр 4 минуттан артык кызынырга ярамый. Аннан кызыну вакытын әкренләп 30—40 минутка кадәр җиткер. Берничә минут кояшта, берничә минут ышыкта булуны чиратлаштыру бик файдалы. Тирегә кояш пешерүдән саклый торган крем сөртергә онытма.
Организмны әкренләп, ләкин тиешенчә чыныктырырга кирәк. Бу вакытта сәламәтлек кенә түгел, бәлки ихтыяр көче дә ныгый.
Авыруларны булдырмау юлын бел
Көндәлек режим бозылудан, дөрес тукланмаудан, туңудан яки артык кызудан, сын-гәүдә торышы бозылудан башланган авырулар бар. Кайбер авырулардан ничек сакланырга икәнен син инде үзең дә беләсең. Кеше авыру кузгатучы бактерияләр яки вируслар йоктырганда, икенче бер авырулар килеп чыга. Болар — инфекцион (йогышлы) авырулар.
Грипп, ангина, кызамык авыруларын кузгатучылар авыру кешедән сәламәт кешегә сөйләшкәндә, йөткергәндә, төчкергәндә төкерек тамчылары белән күчә.
Эчәк авыруларын (мәсәлән, дизентерияне) кузгатучылар организмга авыз аша азык, су белән, пычрак кулдан керә. Кайбер авырулар авыру кешенең әйберләреннән күчә.
Дөрес дәвалан
Әгәр инде син авырып киткәнсең икән, дөрес дәвалану кирәк. Ничек дәваланырга икәнен сиңа табиб әйтер. Табиб киңәшләрен барысын да төгәл үтәргә кирәк, югыйсә авыру озакка сузылырга һәм өзлегүләргә китерергә мөмкин. Әгәр авыру йогышлы булса, савыгып җитмичә, мәктәпкә барырга ярамый. Чөнки бу үзең өчен генә түгел, бәлки әйләнә-тирәдәгеләр өчен дә куркыныч.
Кайвакыт балаларда һәм олы кешеләрдә аллергия — организмның кайбер матдәләргә үтә сизгерлеге була. Андый кешеләргә кайбер продуктларны, даруларны кулланырга ярамый. Аллергия вакытында ярдәмне шулай ук табиб күрсәтә.
Әгәр табиб кичектерүсез кирәк булса, «ашыгыч ярдәм» чакыралар.
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Организмны чыныктыру ни өчен кирәк?
2. Үзеңнең организмыңны һава, су, кояш белән ничек дөрес чыныктырырга?
3. Үзеңне һәм әйләнә-тирәдәгеләрне йогышлы авырулардан ничек сакларга?
4. Ни өчен авырган вакытта табиб кушканнарны төгәл үтәргә кирәк?
Организмыңны һава, су, кояш ярдәмендә чыныктыр. Моны әкренләп, ләкин тиешенчә эшлә. Авыруларны булдырмау юлын бел, әгәр инде авырып киткәнсең икән, табиб кушканнарны төгәл үтә.
БИРЕМНӘР
1. Сүзлекчәгә яз: чыныктыру, инфекцион (йогышлы) авырулар, аллергия.
2. «Кеше организмы» дигән темадан, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен кабатла.
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ без сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләшербез. Син ничек уйлыйсың, сәламәт яшәү рәвеше нәрсә ул? Исеңә төшер: тешләрне ничек карап торырга, ничек дөрес тукланырга. Көндәлек режим нәрсә ул?
1. Дөнья ничек төзелгән
2. Бу гаҗәеп табигать
3. Без һәм безнең сәламәтлек



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^