Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
СӘЛАМӘТ ЯШӘҮ РӘВЕШЕ
Бер малай сәламәтлекне саклау һәм ныгытуның барлык кагыйдәләрен бик яхшы белгән. Үзе белгән, ләкин бервакытта да аларны үтәмәгән диярлек. Я оныткан, я ялкауланган, я ашыккан, ә кайчак: бүгенгә ярар, иртәгәдән башлап барысын да дөрес итеп эшләрмен, дип үзен һаман тынычландырып килгән. Ләкин алдагы көндә дә, аннан соңгы көндә дә шул ук хәл кабатланган... Бу малай сәламәт булып үскән, дип уйлыйсыңмы син?
Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен онытканга бер түгел, бәлки даими үтәгән һәм шушы кагыйдәләр белән яшәгән кешегә генә алар чын файда китерә. Андый кеше турында: ул сәламәт яшәү рәвеше алып бара, диләр. Болар нинди кагыйдәләр соң?
1. Тәнеңне, киемеңне һәм торак йортыңны чиста тот.
Корней Иванович Чуковский: «Иртәсен дә һәм кичен дә юынырга кирәк, бик кирәк...» — дип, юкка гына әйтмәгән. Әлбәттә, юыну гына да җитми. Кулны юарга, тешне чистартырга, душ кабул итәргә, сабын һәм мунчала белән юынырга, аяк киемен һәм өс киемен чистартырга, бүлмәне җилләтергә, торакны һәрвакыт җыештырып торырга, ишегалдын чиста тотарга, урамда чүп ташламаска, бары чүп савытына гына салырга кирәк. Сәламәт яшәү рәвеше чисталыктан башлана!
2. Дөрес туклан.
Сәламәт туклану — сәламәт яшәү рәвеше нигезләренең берсе.
Сәламәт туклану дип нинди туклануны әйтеп була?
Ризыкны төрлеләндерү Бер төрле ризык белән туклану
Яшелчә һәм җиләк-җи- Татлы ризыкларны күп
мешне җитәрлек куллану куллану
Үз вакытында ашау Вакытлы-вакытсыз ашау
Ашыкмыйча ашау Кабаланып ашау
Кайсы баганада — сәламәт туклану, кайсында зарарлы туклану тасвирланганын аңлавы авыр түгел. Уйлап кара әле, син дөрес тукланасыңмы икән? Әгәр дөрес булмаса, төзәтергә тырыш.
3. Хезмәтне һәм ялны дөрес оештыр.
Мәктәптә уку, өйгә бирелгән биремнәрне үтәү — җитди хезмәт. Кайвакыт өченче сыйныф укучысының эше өлкәннәрнекеннән бер дә ким булмый. Шуңа күрә, сәламәтлекне саклау өчен, хезмәтне, һичшиксез, ял белән чиратлаштырырга кирәк. Хәзерге заман укучысының ял һәм күңел ачу өчен мөмкинлекләре күп, телевизор, компьютер уеннары дисеңме... Ләкин кайбер балалар иртән, мәктәпкә кадәр, телевизор кабыза, мәктәптән соң сәгатьләр буе компьютер янында утыра. Бу нерв системасы һәм күзләр өчен бик зарарлы. Телевизор, видео, компьютер уеннары чаманы белгәндә генә яхшы. Алар белән артык мавыкма. Үзеңнең көн тәртибеңә саф һавада йөрү һәм уйнауны, китап укуны керт.
4. Күбрәк хәрәкәтлән!
Аз хәрәкәтләнү сәламәтлек өчен зарарлы. Шуңа күрә күбрәк хәрәкәтләнергә тырыш. Иртән зарядка эшлә. Күбрәк саф һавада хәрәкәтле уеннар уйна. Физик хезмәт, физкультура белән шөгыльлән. Әгәр мөмкинлек булса, бассейнга йөр. Чаңгыда шуу, йөзү, спорт уеннарының балалар һәм өлкәннәр сәламәтлеге өчен файдасын бөтен дөнья таныды.
5. Начар гадәтләрдән саклан!
Тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр һәм наркотиклар куллану — иң начар, зарарлы гадәтләр.
Тәмәке тарта башлама!
Тәмәке тарту үпкәләр өчен, алай гына да түгел, бөтен организм өчен бик зарарлы. Тәмәке тарта башлаган бала начар үсә, эшләгәндә тиз арый, белемне начар үзләштерә, еш авырый. Болар барысы да тәмәке төтенендә куркыныч агу — никотин һәм күп кенә башка зарарлы матдәләр булудан килә. Тәмәке тартмый торган кешенең үпкәсе сәламәт алсу төстә, ә тәмәке тартучының үпкәсе зарарлы матдәләрдән соры төстә була. Галимнәр һәр тартылган сигареттан кешенең гомере 15 минутка кыскаруын исәпләп чыгарганнар.
Спиртлы эчемлекләрне авызыңа да алма!
Спиртлы эчемлекләрдә була торган спирт (алкоголь), чамадан тыш кулланганда, ашказаны һәм башка органнар авыруларын китереп чыгара, бөтен организмның эшчәнлеген боза. Исерткеч эчемлекләр эчү балалар өчен бигрәк тә куркынычлы. Хәтта берничә йотым алкоголь бала организмын көчле агуларга мөмкин.
Наркотикларга якын да килмә!
Наркотиклар — кеше организмына үтергеч тәэсир итә торган үзенә бер төрле матдәләр алар. Наркотикны бер яки ике тапкыр кулланган кеше, аңа күнегә һәм аннан башка яши алмый башлый. Андый кешедә наркомания дигән, дәвалап булмый торган куркынычлы авыру барлыкка килә. Наркотик минең һәм бөтен организмның эшләвен боза, һәм ахыр чиктә кеше үлә. Наркотикларны тарату — зур җинаять, аның өчен каты җәзага тарталар.
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Сәламәт яшәү рәвешен алып бару нәрсәне аңлата?
2. Сәламәт яшәү рәвешенең төп кагыйдәләрен санап чык.
3. Үзеңнең тәнең, киемең, торагыңның чисталыгы турында ничек кайгыртырга кирәк?
4. Нинди туклануны сәламәт туклану дип әйтеп була?
5. Ял итүнең нинди төрләре белән артык мавыгырга ярамый?
6. Күп хәрәкәтләнергә дигән сүз нәрсәне аңлата?
7. Нинди зарарлы гадәтләр сәламәтлекне бетерә?
Сәламәт яшәү рәвеше алып бару — сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен даими үтәү дигән сүз, ягъни бу — үзеңнең тәнең, киемең һәм торагыңны чиста тоту, дөрес туклану, хезмәт һәм ялны дөрес оештыру, күп хәрәкәтләнү, зарарлы начар гадәтләрне булдырмау.
БИРЕМ
Сүзлекчәгә яз: сәламәт яшәү рәвеше.
1. Дөнья ничек төзелгән
2. Бу гаҗәеп табигать
3. Без һәм безнең сәламәтлек



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^