Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
УТ, СУ ҺӘМ ГАЗ
Әгәр янгын чыкса
Өеңдә нәрсәдер яна башласа, ялкынны тизрәк сүндерү чарасын күрергә кирәк. Моның өчен кичекмәстән ут өстенә одеял ташла. Һава кермәгәндә, ул тизрәк сүнә. Ләкин утның көчәя баруын күрсәң, шунда ук телефоннан 01 не җыеп, янгын сүндерүчеләрне чакыр. Аннары өйдән чыгарга һәм ярдәмгә кешеләр чакырырга кирәк. Әгәр өйдә үзең генә түгел, сеңлең яки энең дә булса, аларны җитәкләп алып бергә йөгерегез.
Өйдән чыкканда, ут һәм төтен таралмасын өчен, артыңнан ишекне ябарга онытма. Төтеннән саклану өчен юеш сөлге аша суларга кирәк. Янгын вакытында лифтка керергә ярамавын онытма. Ә күп катлы йортларда, янгын башка фатирда чыгып, бөтен баскыч алды төтен белән тулган булса нишләргә? Бу очракта иң мөһиме — үз фатирыңа төтен кертмәү. Янгын төтене бик куркыныч, аннан тончыгып үләргә мөмкин. Баскыч алдыннан төтен кермәсен өчен, ишекләрне ябарга һәм ярыкларны юеш чүпрәк белән капларга киңәш ителә. Аннары янгын сүндерүчеләргә шалтырат һәм үзеңнең кайсы фатирда булуыңны хәбәр ит. Бу сине коткарсыннар өчен кирәк. Телефон булмаса, ачык тәрәзә аша яки балконнан кычкыр һәм сөлге болга.
Өйне су басканда
Сусыз яши алмавыбызны без инде беләбез. Әмма кайвакыт судан да сакланырга кирәк була. Өйдә су трубасы шартлады дип күз алдыңа китер. Бу вакытта нәрсә эшләргә кирәк? Иң элек, өегездәге суны туктату өчен, махсус вентильне бор. Гадәттә, андый вентильләр икәү була: берсе — кайнар, ә икенчесе — салкын суныкы. Аннары әтиең яисә әниеңнең эшенә шалтырат. Алар сиңа тагын нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатырлар. Бәлки, тиешле эшчене җибәрүче диспетчерга шалтыратырга кушарлар. Кайвакыт суны нишләтсәң дә туктатып булмый, бигрәк тә җылыту трубасы яисә батарея шартласа. Бу очракта ашыгыч рәвештә әти-әниеңә яисә диспетчерга шалтыратырга кирәк. Ярдәм сорап күршеләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Газ исен тойсаң
Өегездә газ исен сизсәң, шунда ук тәрәзәләрне ачып бүлмәләрне җилләт. Аннары плитәнең газ ачу боргычларын тикшер, трубадагы төп кранны борып газ килүен туктат. Шырпы сыза күрмә, ут һәм электр җиһазларын кабызма. Чөнки өй эчендә таралган газ шартларга мөмкин. Шартлау кабызылган шырпыдан яки электр очкыныннан була.
Ис бетмәсә, газ хезмәтеннән (04 телефоны буенча) белгеч чакыртырга кирәк. Әмма газ шартлавы өчен кайвакыт телефон аппаратындагы кечкенә очкын да җитә кала, шуңа күрә андый очракта күршеләрдән шалтырату куркынычсызрак.
УЙЛАП КАРА!
1. Синең нинди гамәлләрең янгынга сәбәпче булырга мөмкин? Бу очраклар өчен кагыйдәләр уйлап чыгар.
2. Янгын вакытында карават яисә өстәл асларына, өйдәге башка яшерен җирләргә качарга ярамый. Ни өчен?
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Өй эчендә янгын чыкса нишләргә?
2. Янгын күршеләрдә чыгып, баскыч алды төтен белән тулганда нишләргә?
3. Су трубасы шартласа нишләргә?
4. Өй эчендә газ исен сизсәгез, нәрсә эшләргә ярый, ә нәрсә ярамый?
Өйдә һич көтмәгәндә янгын чыгарга, су трубасы шартларга яки газ чыгарга мөмкин. Бу очракларда (бигрәк тә өлкәннәр өйдә булмаганда) югалып калмас өчен, ничек дөрес эш итәргә икәнлеген яхшылап истә калдырырга кирәк.
БИРЕМНӘР
1. Сүзлекчәгә язып куй: вентиль, диспетчер.
2. Мәктәп коридорындагы «Эвакуация планы»н игътибар белән өйрән. Анда янгын вакытында яки башка куркыныч хәл туганда, бинадан ничек чыгып китәргә икәнлеге уклар белән күрсәтелгән. Планда үзегезнең сыйныфны тап һәм уклар буенча чыгып китү юлын эзлә. Шул юлдан үтеп кара һәм аны яхшылап исеңдә калдырырга тырыш.
3. Өлкәннәрдән күрсәттереп, өегездәге кайнар һәм салкын суларны туктата торган вентильләрнең кайда урнашканын бел. Алар күзәтчелегендә суны туктатырга өйрән.
4. Газ плитәсендәге газны яба беләсеңме? Әгәр белмәсәң, өлкәннәрдән моңа өйрәтүләрен сора.
5. Хәвеф-хәтәр булган очракта файдаланыла торган телефон номерлары исемлеген аерым биткә язып куй. Ул һәрвакыт телефон аппараты янында торсын. Бу исемлеккә әти-әниеңнең эш телефоннарын, диспетчерның, иң якын күршеләрегезнең, «Ашыгыч ярдәм», янгын сүндерү, газ хезмәтенең
телефоннарын теркә. Аска үз адресыгызны һәм телефоныгызны яз (ни өчен икәнен уйлап кара).
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ безнең сөйләшү темабыз урамнан барганда, велосипедта, машинада яки җәмәгать транспортында йөргәндә, нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында булыр. Ә хәзергә исеңә төшер: нинди светофорлар була? Аларның сигналлары нәрсәне аңлата? Урам аркылы чыгу юллары нинди була? Алар юл кырыендагы һәм юл өстендәге нинди билгеләр белән күрсәтелә?
4. Безнең иминлегебез
5. Икътисад нәрсәгә өйрәтә



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^