Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ЮЛЫҢ ХӘЕРЛЕ БУЛСЫН ДИСӘҢ
Кеше каядыр барырга җыенса, дуслары һәм туганнары аңа һәрвакыт «Хәерле юл!» диләр. Әмма бу теләк тормышка ашсын өчен, үзеңә тырышлык куярга кирәк. Чөнки теләсә нинди юлда, хәтта ул бары тик өйдән мәктәпкә хәтле генә булса да, хәтәр хәлләр сагалый. Аларга дучар булмас өчен, юлда һәрвакыт, зиһенне туплап, игътибарлы һәм сак йөрергә кирәк.
Әгәр җәяү юлга чыксаң
Җәяү йөрүнең төп өч кагыйдәсен исеңдә тот:
1. Фәкать тротуар буйлап кына бар һәм беркайчан да машина юлыннан йөрмә.
2. Юл аша тиешле урыннан гына чык һәм һичкайчан рөхсәт ителмәгән урыннан атлап (яки йөгереп!) чыкма.
3. Урам аша светофорның бары тик яшел уты янганда гына чыгарга ярый һәм һич тә кызыл утка каршы чыгарга ярамый.
Бер караганда нинди җиңел кагыйдәләр! Әмма балалар (һәм өлкәннәр дә!) ул кагыйдәләрне шулкадәр еш бозалар. Нәтиҗәдә юлда бәхетсезлеккә очрыйлар. Син кая булса да чыгып киткәндә, якыннарың һәрвакыт синең өчен борчылып тора.
Шуңа күрә җәяү йөрүнең өч төп кагыйдәсе синең якыннарыңа биргән антың булсын.
Әмма урамда йөргәндә, хәтәр хәлләргә бөтенләй юлыкмау өчен, тагын берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк:
1. Машина юлыннан һәрвакыт читтәрәк булырга тырыш. Чөнки берәр машина ялгыш тротуар өстенә менәргә мөмкин.
Шуңа күрә:
— тротуар кырыеннан ук йөрмә;
— светофорның яшел уты янганын көткәндә, тротуар читендә торма;
— тукталышта автобус яки троллейбус көткәндә юл кырыенда басып торма.
2. Яшел ут януга ук юл аша чыгарга ашыкма. Чөнки берәр автомобиль туктап өлгермәскә мөмкин. Шуңа күрә көтеп тор, барлык машиналар һәм мотоцикллар туктаганына ышан, ә аннары тынычлап чык.
3. Юл аша кешеләр төркеме белән чыгарга тырыш. Бергә барганда күпкә куркынычсызрак.
Әгәр велосипедта йөрсәң
Велосипед - - юлда йөрү өчен иң уңайлы транспорт. Ул автомобильләр кебек тирә-юньне пычратмый. Велосипедта йөрү сәламәтлек өчен дә файдалы: мускулларны тыгызландыра, йөрәкне ныгыта.
Әмма автомобильләр тулы шәһәр эчендә велосипедта йөрү шактый хәтәр.
Шуңа күрә 14 яше тулмаган балаларга машина юлыннан велосипедта йөрү тыела. Ишегалдында, паркта, стадионда гына йөрергә рөхсәт ителә. Әгәр юл аша үтәсе булса, велосипедтан төш һәм, руленнән тотып, җәяүлеләр йөри торган урыннан чык.
Тротуарда нәниләргә генә балалар велосипедында йөрергә рөхсәт ителә.
Юл хәрәкәте кагыйдәләре велосипед рулен тотмыйча йөрүне тыя. Моны барлык балалар, бигрәк тә рульне ычкындырып йөрү осталыгы белән мактанырга яратучылар, ныклап истә калдырырга тиешләр.
Тагын бер искәртмә: беркемне дә рам өстенә яки багаж тимеренә утыртып йөрмә. Рульне тота алмавың ихтимал, ә моның ахыры имгәнүләр белән бетәчәк.
Әгәр пассажир булсаң
Әти-әниең белән машинада барганда, алар, әлбәттә, сине хәвеф-хәтәрдән сакларлар. Тик кайбер нәрсәләрне син үзең дә исеңдә тотарга тиеш. Машинага тротуар ягыннан утырырга һәм, машина бөтенләй туктагач кына, тротуар ягындагы ишектән төшәргә кирәк. Машина йөртүченең игътибарын читкә юнәлтергә ярамый. Сорауларыңны, теләк һәм фикерләреңне соңрак әйтергә калдыр.
Әлбәттә, машина барганда, аның ишеген ачарга ярамый. Кулыңны, бигрәк тә башыңны тәрәзәдән чыгарма. Болай эшләүнең ни белән бетәсен аңлатып тору кирәк микән?
Җәмәгать транспортында (автобус, троллейбус, трамвай, метрода) барганда, ишеккә сөялмә. Алар бит үзләре ачыла һәм ябыла. Транспорт йөртүче машинаны кинәт туктатырга мөмкин, шуңа күрә, егылмас өчен, култыксаларга тотын.
Әгәр иясез калган сумка, пакет яисә башка әйберләр күрсәң, бу хакта транспорт йөртүчегә хәбәр ит. Алар эчендә террорчылар тарафыннан куелган шартлаткыч юкмы икән?! Кызганыч, кайчакта андый хәлләр булгалый.
Метрода платформа читеннән ерактарак тор. Платформадагы чикләүче сызыктан беркайчан да чыкма. Рельслар өстенә берәр әйберең төшеп китсә, үзең генә алырга маташма. Станциядәге кизү торучыга әйт, ул, һичшиксез, сиңа булышмый калмас.
УЙЛАП КАРА!
1. «Юлда зиһенне туплап, игътибарлы һәм сак йөрергә кирәк» дигәннән син нәрсәне аңлыйсың, сөйләп бир.
2. Ике дус кыз — Җәүһәр белән Алисә — мәктәпкә барырга чыктылар.
— Беләсеңме, Җәүһәр,— дип такылдый башлады Алисә, әле өе яныннан китеп өлгерер-өлгермәс,— миңа кичә шундый курчак бүләк иттеләр... Аның челтәрле күлмәге шундый матур! Түфлиләре шундый кечтеки! Керфекләре шундый озын...
Курчак күлмәгенең матурлыгын, туфлиләренең кечкенәлеген, керфекләренең озынлыгын куллары белән күрсәтә-күрсәтә сөйләвен дәвам итте Алисә. Җәүһәр исә, соклану тулы күзләрен дустына төбәп тыңлый, аяк астындагы асфальтны да тоймыйча атлый иде...
Алга таба нәрсә булырга мөмкин? Әлеге вакыйганы дәвам итеп сөйлә һәм нәтиҗә яса.
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Җәяү йөрүнең төп өч кагыйдәсен әйт.
2. Җәяүлеләр тагын нинди юл кагыйдәләрен истә тотарга тиеш?
3. Велосипедта йөргәндә, син нинди кагыйдәләрне онытмаска тиеш?
4. Шәхси һәм җәмәгать транспортында нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк?
КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР
Европа илләрендә автомобильләр җәяүлеләргә юл бирә. Әгәр син машина юлына аяк басасың икән, автомобиль йөртүчеләр сине уздырыр өчен туктый. Әмма җәяүлеләр бу мөмкинлектән чамасыз файдаланмый. Светофорның кызыл уты янган чакта, һичкем урам аша чыкмый. Хәтта юлның киңлеге ике-өч кенә адым булып, бернинди машина күренмәгән очракта да, яшел ут янганын көтеп басып тора. Баштарак моңа аптырыйсың. Ә аннары нәкъ шулай булырга тиешлеген аңлыйсың. Машина йөртүчеләр җәяүле юлчыларны, ә җәяүлеләр машина йөртүчеләрне хөрмәт итәргә тиеш.
Һәр кеше урамда зиһенен туплаган, игътибарлы һәм сак булырга тиеш. Теләсә кем әле җәяүле юлчы, әле велосипедта йөрүче, әле пассажир булырга мөмкин. Ләкин ул һәр очракта юл кагыйдәләрен үтәргә тиеш.
БИРЕМНӘР
1. Әти-әниеңә бирәчәк җәяүле юлчы антының текстын уйлап чыгар.
2. Дәрестә сөйләнелгән барлык кагыйдәләр турында тагын бер кат уйла. Аларның кайсыларын син электән белә идең һәм һәрвакыт үти идең? Кайсыларын белеп тә үтәми яисә еш кына бозгалый идең? Кайсылары сиңа яңа булып тоелды?
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ без төрле-төрле юл билгеләре белән танышачакбыз. Кайберләре белән син инде таныш. Исеңә төшер: алар ничек атала һәм кайсы очракларда кулланыла?
4. Безнең иминлегебез
5. Икътисад нәрсәгә өйрәтә



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^