Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ЮЛ БИЛГЕЛӘРЕ
Юл билгеләре — менә дигән ачыш. Алар теләсә кайсы ил кешесенә сүзсез аңлашыла. Барлык илләрдә дә алар бертөрле. Әлеге билгеләр булмаса, бүген урамнарда һәм юлларда хәвеф-хәтәрсез хәрәкәтне тәэмин итү мөмкин булмас иде. Юл билгеләре берничә төркемгә бүленә.
Кисәтүче билгеләр
Бу билгеләр машина йөртүчеләрне хәтәр урынга якынлашулары турында кисәтә. Алар кызыл каймалы ак өчпочмак рәвешендә була.
Тыючы билгеләр
Бу билгеләр машина йөртүчене нидән дә булса тыя. Мәсәлән, каядыр керүдән, туктап торудан, узып китүдән, уңга, сулга яки кире борылудан. Алар кызыл каймалы ак яисә зәңгәр түгәрәк рәвешендә була. Әлеге билгеләрнең күбесендә аркылы кызыл сызык та бар.
Күрсәтмә билгеләр
Бу билгеләр кемгә һәм кайда, кайсы якка таба хәрәкәт итәргә яраганлыгын күрсәтә. Алар ак рәсем белән күрсәтелгән зәңгәр түгәрәк рәвешендә була.
Информацион-күрсәткеч билгеләр
Машина йөртүчегә һәм җәяүлегә мөһим мәгълүматлар бирүче билгеләр шулай атала. Алар урам аша чыга торган җәя үле юлын, автобус тукталышын, машина кую урынын һ. б. күрсәтә.
Сервис билгеләре
Сервис - хезмәт күрсәтү дигән сүз. Сервис билгеләре машина йөртүчегә кайда ашап алырга һәм ял итәргә, машина төзәтергә мөмкин икәнлеген, ягулык салу станциясенең, хастаханәнең кайда булуын һ. б. белгертә.
УЙЛАП КАРА!
1. Юл билгеләре нәрсә өчен кирәк?
2. Ни өчен төрле илләрдә юл билгеләре бер үк?
3. Дәреслектә сурәтләнгән юл билгеләрен игътибар белән кара. Җәяүле аларның кайсыларын белергә тиеш?
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Юл билгеләре нинди төркемнәргә бүленә?
2. Юл билгеләренең һәр төркеменә нинди бурыч йөкләнә?
3. Кисәтүче билгеләр нинди була? Мисаллар китер.
4. Тыючы билгеләр нинди була? Мисаллар китер.
5. Күрсәтмә билгеләр нинди була? Мисаллар китер.
6. Информацион-күрсәткеч билгеләргә мисаллар китер.
7. Сервис билгеләре нәрсәне аңлата? Мисаллар китер.
Юл билгеләрен берничә төркемгә бүләләр: кисәтүче, тыючы, күрсәтмә, информацион-күрсәткеч, сервис билгеләре була.
БИРЕМНӘР
1. Сүзлекчәгә язып куй: сервис.
2. Мәктәптән өйгә кайту юлында сиңа юл билгеләренең кайсылары очрый? Өйдә үз юлыңның схемасын яса. Шунда юл билгеләрен күрсәт.
3. Хәтереңне күнектер: дәреслектә ясалган юл билгеләренең мөмкин кадәр күбрәген исеңдә калдырырга тырыш. Рәсем астындагы язуларны кулың яисә кәгазь кисәге белән каплап, үз-үзеңне тикшер.
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ без хәтәр урыннарда булып алырбыз. Юк-юк, тропик урманда да, сусыз чүлдә дә түгел, ә үзебезнең өй эчендә һәм якын-тирәләрдә. Нинди хәтәр урыннар турында сүз бара дип уйлыйсың? Өйдә үтәлергә тиешле иминлек кагыйдәләрен исеңә төшер. Таныш булмаган кеше белән очрашканда, үзеңне ничек тотарга кирәклеген исеңә төшер.
4. Безнең иминлегебез
5. Икътисад нәрсәгә өйрәтә



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^