Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ХӘТӘР УРЫННАР
Күп катлы йортларда иң хәтәр урыннарның берсе — балкон. Култыкса аркылы иелергә яки аңа утырырга, балконда сикереп уйнарга ярамый. Беркайчан да шаярып иптәшеңне төртеп төшерергә теләгән булып кыланма. Бу шаярту бәхетсезлек белән бетәргә мөмкин.
Тәрәзә төбе шулай ук хәтәр урын. Тәрәзә ачык булганда, тәрәзә төбенә утырма, ятма һәм менеп тә басма. Тәрәзә төбенә ятып тышка сузылма. Барлык бу очракларның теләсә кайсы мизгелендә чайкалып китәргә һәм тигезләнешне югалтырга мөмкин. Ә син бит парашют белән йөрмисең, аркаңда Карлсонныкы кебек пропеллер-канат та юк, шулаймы?
Күп катлы йортларда лифт бар.
Лифтка керер алдыннан аяк астыңа кара, кабина урынында микән. Таныш булмаган кеше белән лифтка беркайчан да кермә.
Әгәр ул явыз ниятле кеше булса?! Киләсе лифтны көт. Андагы кеше сине чакырса да кермә. Ә инде өстерәп кертергә маташса, каты итеп кычкыр, кулыннан ычкын һәм урамга йөгереп чык.
Лифт бала-чаганың төрлечә шуклануын бер дә яратмый. Шуңа күрә лифт кабинасы эчендә сикермә дә, уйнама да,— лифт тукталып калырга мөмкин.
Лифт эчендә бернәрсә яндырырга ярамый. Кабина эченә төтен тулып, тының буылырга мөмкин. Лифт шахтасына төшү һәм лифт түбәсендә йөреп карарга маташу катгый рәвештә тыела. Болай уйсыз кеше генә эшли аладыр кебек. Шуңа да карамастан шукланырга яратучы балалар табыла. Мондый «уен» гадәттә фаҗига белән бетә.
Лифт эчендә бикләнеп калсаң, нишләргә соң? Диспетчерга хәбәр бирү өчен, «Чакыру» төймәсенә басарга кирәк. Ул лифт төзәтүче белгечне җибәрәчәк. Ләкин лифттан үзлегеңнән чыгарга маташма, чөнки ул көтмәгәндә хәрәкәткә килергә мөмкин.
Шуны кабат искәртик: янгын вакытында лифтка ялгыш та утыра күрмә (ул кинәт туктап калырга һәм тончыктыра торган төтен белән тулырга мөмкин). Янгын вакытында фәкать баскычтан гына төшәргә кирәк.
Йорт тирәсендә дә хәтәр урыннар байтак. Менә кайбер балалар уйнарга ярата торган урын — төзелеш мәйданы. Тик тирә-якка күз сал әле: тирән чокырлар, бетон плитәләр, кирпеч, труба өемнәре, төрле-төрле төзелеш машиналары... Аз гына саксызлык күрсәтсәң дә, бәхетсезлеккә очрарга мөмкин.
Трансформатор будкасыннан да үлем куркынычы яный. Анда бик югары көчәнешле электр тогы була. Будка эчен ачып карама, аның янында уйнама, гомумән, аннан ераграк тор.
Ташландык урын һәм үтеп йөрешле ишегалдында, парк һәм урманда сине җинаятьче сагалап торырга мөмкин. Таныш түгел кешегә юлыгуның нинди фаҗигага китерергә мөмкин булуы турында без инде сөйләшкән идек. Шуңа күрә мондый урыннарга берүзең генә барма. Гомумән, дусларың белән бергә йөрергә һәм уйнарга тырыш. Явыз ниятле кешене, гадәттә, ялгыз йөрүче, ялгыз уйнаучы кызыксындыра. Һәм беркайчан да караңгы төшкәч урамда уйнама.
Ел фасылының салкын чорында, тротуар дисеңме, таучык, елга һәм буа дисеңме,— боз белән капланган һәр җир хәтәр була.
Бозланган тротуарда бик игътибарлы булырга кирәк. Бозланып каткан таудан аягүрә шума.
Беркөнне энекәшем өйгә борынын җимереп, иренен ертып, тешен сындырып кайтып керде. Ул таудан аягүрә шуган һәм йөзе белән бозга егылган.
Елга, буа яисә күл өстендәге бозга өлкәннәрдән башка кермә. Бигрәк тә, кыш башында һәм азагында, боз чыдамсыз чакта бу бик хәтәр. Яз көне боз өстендә шуып йөрү бигрәк тә куркыныч. Болар барысы да фаҗига белән бетәргә мөмкин.
УЙЛАП КАРА!
1. Түбәдә йөрү хәтәрме?
2. Чормалар һәм подваллар ни белән куркыныч?
3. Төзелеш мәйданында уйнаучы балалар нинди күңелсезлекләргә очрарга мөмкин?
4. Тротуардагы ачык калган люк ни өчен хәтәр?
5. Ишегалдындагы таганнар гел дә куркынычсызмы?
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Балконда һәм ачык тәрәзә төбе янында үз-үзеңне ничек тотарга кирәк?
2. Лифттан файдаланганда нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү мәҗбүри?
3. Йорттан ерак түгел нинди хәтәр урыннар булырга мөмкин?
4. Урамда ялгызың гына һәм караңгы төшкәч йөрү нәрсәсе белән куркыныч?
5. Боз өстендә нинди кагыйдәләрне онытырга ярамый?
Өйдә һәм йортның тирә-ягындагы кайбер урыннар аеруча хәтәр булырга мөмкин: бу — балкон, тәрәзә төбе, лифт, төзелеш мәйданы, трансформатор будкасы, ташландык урыннар һәм үтеп йөрешле ишегалды, парк, урман, ә ел фасылының салкын чорында — боз белән капланган урыннар.
БИРЕМНӘР
1. Лифт эчендә гадәттә «Лифттан файдалану кагыйдәләре» дигән язу эленеп тора. Аны игътибар белән укы. Шул кагыйдәләрне һәрвакыт үтә.
2. Дәрестә өйрәнгән куркынычсызлык кагыйдәләренә билгеләр уйлап тап һәм яса.
3. Ишегалдыгызның һәм йортыгыз тирәсенең схемасын ясап, андагы хәтәр урыннарны билгеләп куй.
Без еш кына табигатьне сакларга кирәклеге турында сөйлибез. Һәм бик дөрес эшлибез. Әмма табигатьнең үзеннән дә сакланырга туры килгән очраклар була. Шуларның кайберләре турында без АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ сөйләшербез. Ә хәзергә җәй көне кояштан сакланырга кирәкме икән, шуны уйлый тор. Исеңә төшер: нинди агулы үсемлекләрне һәм гөмбәләрне беләсең? Шөпшә яки бал кортыннан ничек чактырмаска? Хайваннар янында булганда тагын нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?
4. Безнең иминлегебез
5. Икътисад нәрсәгә өйрәтә



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^