Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ЯШЕН, ЕЛАН, ЭТ ҺӘМ БАШКАЛАР ТУРЫНДА
Яшен
Күк күкрәп яшен яшьнәү — табигатьнең матур һәм шул ук вакытта дәһшәтле күренеше. Шагыйрь Ф. М. Тютчев та үзенең данлы шигырендә «май башында күк күкрәп, яшен яшьнәве»н яратуы турында язган. Әмма яшеннең куркыныч ягы да бар: көтмәгәндә яшен сугарга мөмкин. Моннан саклану өчен, кайбер кагыйдәләрне истә тотарга кирәк.
Биек, бигрәк тә аерым үсеп утырган агач астына качарга ярамый; яшен вакытында су керергә ярамый; тимер әйберләр (мәсәлән, тимер койма, рәшәткә) янында торырга һәм башыңа тимер әйберләр (чиләк, ләгән һ.б.) каплап, яңгырдан ышыкланырга ярамый. Биек агачлар, су һәм тимер әйберләр яшенне үзләренә тарталар сыман.
Ялан җирдә, әйтик, кырда яшенгә юлыксаң, кайда яшеренеп торырга соң? Нинди дә булса коры чокырга, траншеяга, шулай ук куаклыкка качарга мөмкин. Ә иң яхшысы — болытлар куерып, елдырым уйный башлауга ачыклыктан китәргә кирәк.
Үсемлекләр һәм гөмбәләр
Алар үсемлекләр яки гөмбәләрне танымаган кеше өчен генә куркыныч. Билгеле, барлык агулы үләннәрне һәм гөмбәләрне истә калдыру мөмкин түгел. Шуңа күрә, әгәр ашарга яраклы булуына аз гына икеләнсәң дә, менә бу киңәшләрне тот:
1. Андый үсемлекнең җимешләрен һәм башка өлешләрен авызыңа да алма;
2. Андый гөмбәләрне беркайчан да җыйма.
Хайваннар
Иң куркыныч хайваннарның берсе — талпан. Күпләр уйлаганча, ул — бөҗәк түгел, ә үрмәкүчсыман хайван, ягъни үрмәкүчнең бер туганы. Талпан кешенең тәненә кадала һәм аның канын суыра. Шул ук вакытта ул
куркыныч авырулар таратучы да булырга мөмкин. Талпан тешләсә, иң яхшысы — хастаханәгә мөрәҗәгать итү. Анда талпанны алып, тешләгән урынын йогышсызландыралар. Кадалган талпанны тырнак белән тартып алырга ярамый (тире астында аның борынчыгы белән баглы өзелеп кала). Аны эскәк белән тартып алырга һәм урынына йод сөртергә кирәк.
Күпләр еланнардан курка, күрәсең, аларның барысын да агулы дип уйлыйлардыр. Чынлыкта агулы еланнар әллә ни күп түгел. Безнең илдә гади кара елан аеруча киң таралган. Аны аркасындагы бормаланып, буйга сузылган таптан танып була.
Еланнар — куркак җан ияләре. Алар тик торганда кешегә ташланмый. Үз-үзләрен саклау өчен генә чагарга мөмкин. Шуңа күрә урманда сак йөрсәң, елан чагу куркынычы азрак булыр.
Шулай да елан чага калса, ашыгыч рәвештә хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Фәкать анда гына сиңа чын-чынлап ярдәм итә алачаклар.
Кеше кыргый хайваннардан гына тугел, йорт хайваннарыннан да зыян күрергә мөмкин. Шуңа күрә, хәтта яраткан мәче яки этебез яныбызда булганда да, куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотарга кирәк.
Мәче яисә эт белән уйнаганнан соң, кулларны һичшиксез юарга киңәш ителә. Хайваннарның йонында суалчан күкәйләре булырга мөмкин. Урам мәчеләрен һәм этләрен сыйпарга ярамый. Бу аларга ошыймы-юкмы әле, белмисез. Ашаган вакытында яисә балаларын саклаганда, мәчегә яки эткә тияргә ярамый. Мондый чакта бик дусларча мөнәсәбәттәге хайван да тырнарга яисә тешләргә мөмкин.
Эттән йөгереп качмаска кирәк. Ул, синең курыкканыңны күреп, куа башларга мөмкин. Урамда каршыңа эт очраса, туктап, аны уздырып җибәрү хәерлерәк. Әгәр сине эт тешләсә, һичшиксез, хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
УЙЛАП КАРА!
1. Яшенле яңгыр якынлашуын нинди билгеләр буенча белеп була?
2. Гадәттә күп кеше бу хайваннан курка. Чынлыкта ул зарарсыз, юаш җан иясе. Нинди хайван турында сүз бара?
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Яшен сугудан ничек сакланырга?
2. Үсемлекләр һәм гөмбәләр белән агуланудан ничек сакланырга?
3. Талпан нәрсәсе белән куркыныч?
4. Елан чагудан ничек сакланырга? Шулай да елан чакса, нишләргә?
5. Яныңда мәче яки эт булганда нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк?
Кайбер табигать күренешләре (мәсәлән, яшен), үсемлекләр, гөмбәләр, кыргый һәм йорт хайваннары куркыныч булырга мөмкин. Алардан зыян күрмәс өчен, билгеле бер кагыйдәләрне истә тотарга кирәк.
БИРЕМНӘР
1. Дәрестә өйрәнгән кагыйдәләргә шартлы билгеләр уйлап тап һәм рәсемен яса.
2. «Җирдән күккә хәтле» дигән ачыклагыч-атлас ярдәмендә агулы үсемлекләр һәм гөмбәләр турында чыгыш әзерлә.
3. «Зелёные страницы» дигән китаптан «Опасные двойники» хикәясен укыгыз.
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ без экологик иминлекнең нәрсә икәнен белербез. Ә хәзергә шуны исеңә төшерә тор: экология нәрсә ул? Әйләнә-тирә табигать дип нәрсәне атыйлар? Әйләнә-тирә табигать (һава, су, туфрак) нәрсәдән пычрана? Һава һәм суның чисталыгын саклау өчен кешеләр ниләр эшли?
4. Безнең иминлегебез
5. Икътисад нәрсәгә өйрәтә



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^