Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ЭКОЛОГИК ИМИНЛЕК
Әйләнә-тирә табигатьне: һава, су, туфракны, кызганычка каршы, кешеләр пычратуын син инде беләсең. Сәнәгать (промышленность) предприятиеләре, транспорт, һәркөнне өйдән чыгарып ташланган чүпләр — болар пычрану чыганагы булып тора. Пычратучы матдәләр һава, су һәм туфрак аша үсемлекләр, хайваннар организмына эләгә, аннары алардан алынган ризыкларга күчә.
Пычратучы матдәләр чылбыр буенча хәрәкәт иткән булып чыга. Аны, гадәттә, пычрану чылбыры дип атыйлар.
Кеше пычранган һаваны сулый, пычранган суны эчә, зарарлы матдәләре булган ризыкны ашый.
Шул чакта ул сәламәт булып кала аламы? Юк, әлбәттә.
Экологик иминлек — пычранган, бозылган тирәлекнең зарарлы тәэсиреннән саклану ул.
Табигатьнең пычрануына юл куймау, һаваны, суны, туфракны саклау — җәмгыятьнең иң мөһим бурычларыннан берсе, һәм моның өчен, белгәнеңчә, күп эшләр башкарыла. Ләкин әле һаман да бу мәсьәләне тулысынча чишеп бетереп булмый.
Шуңа күрә һәр кеше шәхси экологик иминлек кагыйдәләрен үтәргә тиеш.
Пычранган һавадан ничек сакланырга
Үзең мәктәптән — өйгә, өйдән мәктәпкә йөри торган юлга эколог күзләре белән кара әле. Әгәр дә монда машиналар күп йөрүдән һәм яшеллек аз булудан һава сулау өчен авыр, газланган икән, башка юлдан китеп булмыймы, уйлап кара. Ихтимал, икенче урамда транспорт та азрактыр, ә яшеллек күбрәктер. Ул юл бераз әйләнечрәк булса да, сиңа һәркөн шулкадәр тузан һәм газ сулап барырга туры килмәс иде.
Урамда двигателе эшләп торган автомобиль янында беркайчан да озакка тукталып калма. Кайвакыт балалар, сөйләшү белән мавыгып, яисә берәр кешене көтеп, якындагы машинадан агулы газ ургылганына да дикъкать итмиләр. Шуңа күрә игътибарлырак булып, бу газны суламас өчен, ераграк китеп басыгыз.
Өйдә өлкәннәрдән берәрсе тәмәке тарта икән, тышка чыгып тартуын сора. Тәмәке төтене һаваны бик нык боза. Тәмәке төтене тулган урында беркайчан да туктап тормаска тырыш.
Пычранган судан ничек сакланырга
Пычранган сулыкларда коенырга, бигрәк тә аннан су эчәргә ярамавын син, әлбәттә, беләсең инде. Әмма моны белү генә җитми әле.
Безнең өйләребезгә чистартылган су килә. Тик аны артык чиста дип әйтеп булмый. Бу суда әле күпмедер зарарлы матдәләр кала. Өстәвенә, суны чистарту станциясендә аңа хлор кушалар, ягъни хлорлыйлар. Бу, әлбәттә, куркыныч бактерияләрне бетерү өчен эшләнә. Әмма хлор кеше өчен дә зыянлы. Ул суда кала һәм исе буенча беленә. Әгәр краннан ага торган суның исе, тәме яисә төсе күңелгә ятышсыз икән, аны көнкүреш фильтры ярдәмендә өстәмә чистартырга кирәк.
ПРАКТИК ЭШ
1. Көнкүреш фильтрының төзелеше белән таныш.
2. Көнкүреш фильтры ярдәмендә суны чистарт.
3. Краннан ага торган суны чистартканчы һәм чистарткач чагыштырып кара (исе, тәме, төсе буенча). Нәтиҗә яса.
Зарарлы матдәләре булган азыктан ничек сакланырга
Автомобиль юллары буеннан, чүп-чар ташлау урыннары һәм сәнәгать предприятиеләре яныннан җиләк һәм гөмбә җыйма. Аларда зарарлы матдәләр туплана.
Яшелчә һәм җимешләрне һәрвакыт яхшылап юа торган бул. Бу — авыру китереп чыгаручы бактерияләрдән саклану өчен генә түгел, эшкәрткән вакытта яшелчә яки җимеш өслегендә калуы ихтимал булган агулы химикатларны юдыру өчен дә кирәк.
Пычранган елгадан тотылган балыкны ашама.
КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР
Чит илләрдә, шул исәптән Европа илләрендә дә, кеше өчен зарарлы матдәләр кулланмыйча җитештерелгән ризыклар сатыла. Аларны экологик чиста азыклар дип атыйлар. Гадәти азыклардан кыйммәтрәк торсалар да, кешеләр аларны бик теләп ала. Мондый кибетләр безнең илдә дә күренә башлады.
УЙЛАП КАРА!
1. Пычрану чылбырына үз мисалларыңны китер.
2. 30 нчы биттәге схеманы җентекләп аңлат.
3. Син яшәгән шәһәрдәге (авылдагы) һава һәм суның торышы турында нәрсә әйтеп була?
4. Дусларың белән ишегалдында уйныйм дип күз алдыңа китер. Кинәт шунда бер машина кереп туктый, йөртүчесе аның двигателен сүндермичә каядыр китеп бара. Сез бу очракта нишләр идегез?
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Пычрану чылбыры нәрсә ул?
2. Әйләнә-тирәдән кеше организмына зарарлы матдәләр нинди юллар белән килеп эләгә?
3. Экологик иминлек нәрсә ул?
4. Пычранган һавадан үзеңне ничек саклап була?
5. Пычранган судан ничек сакланырга?
6. Шәхси экологик иминлек кагыйдәләренең ниндиләре азык белән бәйле?
Экологик иминлек — пычранган тирәлекнең зарарлы тәэсиреннән саклану ул. Шәхси экологик иминлек кагыйдәләрен һәркайсыбыз үтәргә тиеш.
БИРЕМНӘР
1. Сүзлекчәгә язып куй: экологик иминлек, пычрану чылбыры, көнкүреш фильтры.
2. Шәхси экологик иминлек кагыйдәләренә шартлы билгеләр уйлап чыгар.
3. Әгәр сез су фильтрыннан файдаланасыз, яисә аны сатып алырга җыенасыз икән, фильтрны карап торуны үз өстеңә ал. Аның чисталыгын тикшер, инструкциядә язылганча, тиешле вакытта фильтрның картриджын (чистарта торган элементын) алыштыр.
4. Безнең иминлегебез
5. Икътисад нәрсәгә өйрәтә



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^