Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ФАЙДАЛЫ КАЗЫЛМАЛАР
Файдалы казылмалар — кеше хуҗалык итүдә куллана торган тау токымнары һәм минераллар. Аларның күбесе каты була. Нефть — сыек, табигый газ — газсыман файдалы казылма.
ПРАКТИК ЭШ
1. Файдалы казылма үрнәген кара. Дәреслектәге рәсемнәр ярдәмендә аның исемен ачыкла.
2. Файдалы казылманың үзлекләрен билгелә: катымы ул әллә сыекмы, төсе нинди, үтә күренмәлеме яки үтә күренмәле түгелме, тыгызмы әллә көпшәкме? Укытучыңнан сорашып бел: ягулык — ул файдалы казылмамы әллә түгелме?
3. Уйлап кара: бу файдалы казылма кайда кулланыла? Аны куллану аның нинди үзлекләренә нигезләнә?
Файдалы казылмаларны ни өчен табалар
Кешеләр өйне, фабрика һәм заводларны кирпечсез, бетонсыз сала аламы? Юк, билгеле. Әмма, кирпеч һәм бетон ясау өчен, кешеләргә табигатьтән ком, балчык, известьташ табарга туры килә.
Икътисад күмерсез, табигый газсыз, бензинсыз эш итә аламы? Эш итә алмый; чөнки болар ягулык төрләре. Күмер һәм газны табигатьтән табалар. Ә бензинны шулай ук табигать биргән нефтьтән ясыйлар.
Тирә-юнебездә никадәр металл әйберләр: кайчы, кашык, кәстрүл, чиләкләр... Заводтагы станоклар, самолетлар һәм автомобильләр, рельс өстендәге поездлар һәм рельслар үзләре дә металлдан эшләнгән. Ә металл табигатьтән алынган тимер рудасыннан (мәгъдәннән) коела.
Аш тозы — үзе бер гади генә матдә кебек. Ашка тоз салганда, син, мөгаен, аның табынга кайдан килгәнен уйламыйсыңдыр да. Ә ул җир асты шахталарыннан яки тозлы күл төпләреннән чыгарылган. Тозны бик күп чыгарырга туры килә. Ул ризыкка салу өчен генә кулланылмый. Тоздан башка әле сабын һәм пыяла, күп кенә буяу һәм даруларны да ясап булмый икән. Файдалы казылмалар — Җирнең гаять зур, бәя биреп бетергесез байлыгы.
Файдалы казылмаларны ничек чыгаралар
Җир астында һәм җир өстендә файдалы казылмалар яткан урыннар чыганаклар дип атала. Файдалы казылмаларны өйрәнү һәм чыганакларын эзләп табу белән геологлар шөгыльләнә. Шуңа күрә алар еш кына айлар буе өйләреннән еракта: тайгада, тауларда яки чүлдә булалар. Хәзер геологлар кулында катлаулы аппаратура, вертолетлар һәм вездеходлар, радиоэлемтә һәм Җирнең галәмнән төшереп алынган фоторәсемнәре бар.
Файдалы казылмаларның кайберләрен ачык казаннардан — карьерлардан, башкаларын — шахталардан чыгаралар.
Җир астыннан нефть һәм табигый газ чыгару өчен, кешеләр бораулау вышкалары төзиләр һәм тирән скважиналар казыйлар.
Файдалы казылмаларны саклау
Кешеләр файдалы казылмаларга һәрвакытта да хуҗаларча карамыйлар. Мәсәлән, файдалы казылмаларны эшкәрткәндә, аларның байтак өлеше калдыкка китә, ягъни сарыф ителә.
Ә бит файдалы казылмаларны чыгару эше авырайганнан-авырая бара. Яңа чыганаклар табу өчен еракларга, үтүе кыен булган җирләргә китәргә туры килә. Чыгарылган руда, күмер, нефтьнең һәр тоннасы кыйммәтләнә бара. Барлык файдалы казылмаларны сакчыл, хуҗаларча кулланырга кирәк. Бу таләп һәркемгә — аларны чыгаручыга да, ташучыга да, эшкәртүчегә дә кагыла.
Җир асты байлыкларын саклауда өлкәннәргә мәктәп укучылары ярдәм итә аламы соң? Әйе. Металл ватыкларын җыеп ярдәм итә ала. Шул рәвешле, балалар өлкәннәргә руда байлыкларын сакларга ярдәм итә. Чөнки җыелган металл ватыкларыннан металл коялар. Ул металлдан машиналар һәм кешеләргә кирәкле икенче бер эшләнмәләр ясала.
ДӘРЕСЛЕК БЕЛӘН ЭШ ИТҮ
1. 49 нчы биттәге текстны укы. Кешеләрнең файдалы казылмаларны ничек кулланулары турында сөйләп бир. Хикәяләү планын сиңа түбәндәге сүзләр күрсәтер: а) төзелеш, б) ягулык, в) металл, г) азык.
2. 50 нче биттәге фотолардан файдаланып, шахтерлар хезмәте турында сөйлә.
УЙЛАП КАРА!
1. Сезгә билгеле булган файдалы казылмаларның кайсылары исемлектән төшеп калган: гранит, известьташ, нефть, табигый газ, аш тозы?
2. Түбәндәге фикерләрнең хатасын тап:
файдалы казылмаларның күбесе сыек хәлдә;
файдалы казылмалар саклана торган урын чыганак дип атала.
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Файдалы казылмаларга мисаллар китер.
2. Файдалы казылмаларны кешеләр ни өчен чыгара?
3. Файдалы казылма чыганагы дип нәрсәне атыйлар?
4. Сезгә файдалы казылмалар чыгаруның нинди ысуллары таныш?
5. Файдалы казылмаларны ни өчен сакчыл файдаланырга кирәк?
Кешеләрнең хуҗалык эшчәнлеге файдалы казылмалардан башка мөмкин түгел. Аларның кайберләре — төзелештә, икенчеләре ягулык итеп кулланыла, өченчеләреннән металл ясыйлар. Файдалы казылмалар — Җирнең зур, бәя биреп бетергесез байлыгы. Аларны сакчыл, хуҗаларча кулланырга кирәк.
БИРЕМНӘР
1. Сүзлекчәгә язып куй: чыганак, геолог.
2. Сезнең якларда нинди файдалы казылмалар чыгарыла? Аларны ничек чыгаралар? Кайда кулланалар? (Болар турында туган якны өйрәнү музееннан белеш.)
3. «Җирдән күккә хәтле» дигән ачыклагыч-атластан файдаланып, үзең сайлап алган нинди дә булса файдалы казылма турында чыгыш әзерлә.
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ үсемлекчелекнең нәрсә икәнен белерсең. Тик иң элек нинди үсемлекләрнең игүле үсемлекләр дип йөртелүен исеңә төшер. Мисаллар китер. Елның төрле фасылларында үсемлек үстерүдә нинди эшләр башкарыла? Авыл хуҗалыгы һөнәрләренең ниндиләрен беләсең?
4. Безнең иминлегебез
5. Икътисад нәрсәгә өйрәтә



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^