Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ҮСЕМЛЕКЧЕЛЕК
Авыл хуҗалыгы — ул икътисадның бер өлеше яисә аның бер тармагы. Авыл хуҗалыгының аерым тармагы — үсемлекчелек — игүле, ягъни культуралы үсемлекләр үстерү.
Кешеләр ни өчен үсемлекчелек белән шөгыльләнә соң? Иң беренче чиратта; ашамлыклар булдыру өчен. Төп азык, әлбәттә, икмәк. Исеңә төшер әле: нинди бөртекле культура безгә ак ипи, ә кайсысы кара ипи бирә ?
Безнең илдә уҗым бодае һәм сабан бодае игәләр. Уҗым бодаен игенчеләр көз көне чәчәләр. Яшь үсемлекләр кар астында кыш чыга һәм яз көне үсүләрен дәвам иттерә. Сабан бодаен яз көне чәчәләр. Җәй азагында башта уҗым бодае, аннары сабан бодае да өлгереп җитә.
Безнең илдә башлыча уҗым арышын, ә кыш кырыс булган төбәкләрдә сабан арышын чәчәләр.
ПРАКТИК ЭШ
Игүле үсемлекләрне игътибар белән карап чык. Аларны чагыштыр. Һәр үсемлекне түбәндәге план буенча телдән сурәтләп бир:
1. Үсемлекнең исеме.
2. Кайсы төркемгә керә (агач, куак, үләнчел үсемлек)?
3. Кайда үстерәләр (кырда, яшелчә бакчасында, җимеш бакчасында)?
4. Үсемлекләрнең кайсы өлешләрен күрәсең? Аларның тышкы күренеше нинди?
5. Кеше бу үсемлекләрне ничек куллана?
Әһәмиятле культура булып бөртекле үсемлекләрдән соң бәрәңге исәпләнә. Бәрәңгене менә болай үстерәләр. Яз көне туфракка уртача зурлыктагы бәрәңге бүлбесен утырталар. Бәрәңге бүлбеләрендә һәрвакыт кечкенә «күзләр» була, аларда бөреләр урнаша. Шул бөреләрдән яңа үсемлекләр үсеп чыга. Җәй уртасында бәрәңге сабаклары чәчәк ата, һәм тиздән чәчәкләр урынында яшел җимешләр (алмалар) барлыкка килә. Әмма төп үзгәрешләр үсемлекнең җир астындагы өлешендә бара. Анда яңа бүлбеләр барлыкка килә. Алар туклыклы матдәләр, бигрәк тә крахмал, туплап тиз үсәләр. Көз көне уңышны җыеп кына ал!
Үсемлекчеләр шулай ук кешенең туклануында бик әһәмиятле урын тоткан яшелчә һәм җиләк-җимешләр үстерәләр. Син инде яшелчә һәм җимешләрдә безнең сәламәтлегебез өчен бик кирәкле витаминнар барлыгын беләсең.
Кешеләр үсемлекләрне ризык булдыру өчен генә түгел, йорт хайваннарын терлек азыгы белән тәэмин итү өчен дә үстерәләр. Моның өчен терлек азыгы культуралары — арышбаш, тукранбаш, люцерна, азык чөгендере үстерелә.
Сүсчел үсемлекләрне — мамык һәм җитенне башка максат белән үстерәләр. Әлеге үсемлекләрдән махсус сәнәгать предприятиеләрендә сүс ясыйлар. Сүстән җеп эрлиләр, ә җептән тукыма тукыйлар.
Үсемлекчелектә төрле-төрле һөнәр ияләре эшли. Болар — игенчеләр, яшелчәчеләр, бакчачылар, мамык игүчеләр.
Алар теге яки бу үсемлекне кайчан чәчәргә, аны ничек үстерергә, уңышны кайчан җыярга кирәклеген яхшы беләләр. Торышларына карап, үсемлекнең нинди хәлдә булуын аералар, авыру үсемлекне дәвалау серләрен беләләр. Үсемлекчеләр кырда яки теплицада кулланылучы заман техникасы белән таныш. Әмма эшнең бер өлешен алар кулдан башкаралар, ә моның өчен көч тә, өлгерлек тә, сабырлык та сорала. Үсемлекчеләрнең эше җиңел түгел. Фәкать үсемлекләрне, туфракны яраткан кеше генә ул эшне җиренә җиткереп башкара ала.
ДӘРЕСЛЕК БЕЛӘН ЭШ ИТҮ
1. 54—55 нче битләрдәге рәсемнәрне карап чык. Алар арасында бөртекле үсемлекләрне; терлек азыгы культураларын; сүсчелүсемлекләрне тап. Исемнәрен атап күрсәт.
2. Дәреслек ярдәмендә фикерләрнең дөреслеген тикшер. Уҗым бодаен көзен чәчәләр. Сабан бодаен язын чәчәләр.
УЙЛАП КАРА!
1. Үсемлекчелек сәнәгать белән ничек бәйләнгән?
2. Үзеңне хуҗалыкның алма һәм груша җыючылары бригадиры итеп күз алдыңа китер. Уңышны яхшырак саклау һәм файдалану буенча нинди тәкъдим кертер идең? Бу хуҗалыкта нинди предприятие төзергә кирәк?
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Үсемлекчелек нәрсә ул?
2. Азык булдыру өчен кешеләр нинди үсемлекләр үстерәләр?
3. Нинди үсемлекләрне кешеләр —терлек азыгы өчен, ә кайсыларын сүс алу өчен үстерәләр?
4. Үсемлекчелектәге һөнәрләр турында нәрсә беләсең?
Үсемлекчелек — игүле үсемлекләрне үстерү ул. Аларны туклану продуктлары, терлек азыгы, сәнәгать өчен чимал алу максатында үстерәләр. Үсемлекчелектә төрле һөнәр ияләре: игенчеләр, яшелчәчеләр, бакчачылар һәм башкалар тырышып эшли.
БИРЕМНӘР
1. Сүзлекчәгә язып куй: тармак, үсемлекчелек.
2. Үсемлекчелектән алынган нинди продуктларны көндәлек туклануда куллануыңа игътибар ит.
3. Әгәр туганнарың яки танышларыңнан берәрсе үсемлекчелектә эшләсә, аңардан эшләре турында сораш. Бу турыда дәрестә сөйләргә әзерлән.
4. Дәреслектән укыган галимнәрнең исемнәрен исеңә төшер. Н. И. Вавилов турындагы хикәяне укы.
БЕЛЕМГӘ ОМТЫЛУЧЫЛАР ӨЧЕН
Николай Иванович Вавилов
Алжир, Греция, Италия, Мексика, Бразилия... Николай Иванович Вавилов булган барлык илләрне санап чыгуы да кыен. Ул бит 60 тан артык илне йөреп чыккан!
Кем булган соң бу искиткеч сәяхәтче? Һәм ни өчен ул Җирнең төрле почмакларын гизеп йөргән?
Н. И. Вавилов (1887—1943) күренекле рус галиме-биологы. Ул, бөтен дөньяның игүле үсемлекләрен өйрәнеп, һәр үсемлекнең үз туган җире барлыгын ачыклаган. Мәсәлән, бәрәңгенең туган җире — Көньяк Америка, ә кыярның — Һиндстан. Нәкъ шуннан алар төрле илләргә таратылган да.
Вавиловның сәяхәтләре җиңел булмаган. Үзенең юлдашлары белән Николай Иванович биек тауларга менгән, ерак чүлләрне гизгән. Дуслары Вавиловның кыюлыгына, көченә, түземлелегенә шаккатканнар.
Николай Иванович игүле үсемлекләрнең дөньядагы иң зур коллекциясен җыйган, безнең ил галимнәре аның белән бүген дә горурлана.
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ сүз терлекчелек, ягъни йорт хайваннарын үрчетү турында барачак. Исеңә төшер: нинди хайваннарга йорт хайваннары дип әйтәләр? Кешеләр аларны ни өчен үстерәләр? Нинди йорт хайваннарын күзәткәнең бар? Аларның төрле ел фасылларындагы тереклеге турында нәрсәләр әйтә аласың? Йорт хайваннарын үрчетү белән бәйле нинди һөнәрләрне беләсең?
4. Безнең иминлегебез
5. Икътисад нәрсәгә өйрәтә



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^