Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ТЕРЛЕКЧЕЛЕК
Терлекчелек — авыл хуҗалыгының тагын бер тармагы. Терлекчеләр йорт хайваннарын үрчетү белән шөгыльләнәләр. Моны, беренче чиратта, ашамлыклар булдыру өчен эшлиләр. Моннан тыш, терлекчелек тукыма, өс һәм аяк киеме ясау өчен йон, мамык, тире бирә.
Авыл хуҗалыгындагы йорт хайваннары күптөрле. Алар арасында имезүчеләр, кошлар, балыклар, бөҗәкләр бар. Бигрәк тә имезүче йорт хайваннары һәм кошлар төрле-төрле.
Йорт хайваннарын һәм кошларны фермаларда асрыйлар. Йорт балыгын — карпны — буаларда үрчетәләр. Йорт бөҗәкләре — бал кортлары — умарталыкта махсус өйчекләрдә — умарта ояларында яшиләр.
Терлекче хезмәте турындагы хикәяне укып чык. Укыганыңны үзең күзәтеп, өлкәннәрдән ишетеп белгәннәрең белән чагыштыр.
Терлекчеләр ничек эшли
(Ветеринария табибы сөйләвеннән)
Фермада эш җиңел түгел, әмма бик кирәкле. Ул белемле булуны һәм хайваннарны бик нык яратуны таләп итә.
Бүгенге фермаларда хайваннарны тәрбияләү эшен төрле механизмнар, аппаратлар җиңеләйтә. Алар ярдәмендә, мәсәлән, ферма эшчеләре сыер сава, азык тарата, тирес чистарта. Хайваннарның сәламәтлеген ветеринария табиблары даими күзәтеп тора.
Күпчелек хайваннар кышын балалый. Кешеләр, көчсез бәләкәчләрдән сәламәт мал-туар үстереп җиткерү өчен, күп көч һәм түземлек сарыф итә. Мәсәлән, бозауларны менә ничек тәрбиялиләр. Башта аларга имезлектән сөт эчерәләр. Соңрак печән һәм олы терлекләр ашый торган башка азык белән тукланырга күнектерә башлыйлар. Ныгыган бозауларны һава суларга алып чыгалар. Аларны һәр көн саен чистарталар...
Терлекчеләрнең эшчәнлеге хайваннар өчен азыкның җитәрлек кадәр әзерләнүенә бик нык бәйле. Азыкны җәй һәм көз әзерлиләр. Моның өчен болыннарда һәм кырларда азык үләннәре чабалар. Үләннең бер өлешен киптерәләр, һәм ул кибеп печәнгә әйләнә. Икенче өлешен яшел килеш зур тирән базга яки траншеяга тутырып куялар, һәм анда сусыл азык — силос барлыкка килә.
Әмма бөтен үләнне дә печәнгә һәм силоска әйләндермиләр. Аның бер өлешен җиңелчә генә киптерәләр дә махсус урынга тутырып куялар, анда ул сенажга әйләнә. Башка азыклар — бөртек, бәрәңге, азык чөгендере. Кышка аларны да күп итеп әзерләп калдыралар.
УЙЛАП КАРА!
1.Текстны игътибар белән укып чык. Анда барысы да дөрес язылганмы? Җибәрелгән хаталарны төзәт.
Терлекчелек ул — сәнәгать тармагы. Йорт хайваннары күптөрле була. Алар арасында имезүчеләр, кошлар, сөйрәлүчеләр, бөҗәкләр бар. Бигрәк тә йорт бөҗәкләре күптөрле. Аларны фермаларда асрыйлар. Буа балыгын — карпны — ясалма сулыкларда үрчетәләр. Йорт кошлары умарталыкларда кечкенә махсус өйләрдә — умарта ояларында яшиләр.
2. Терлекчелек һәм сәнәгать үзара ничек бәйләнгән?
3. Үскәч, сыерлар үрчетү белән шөгыльләнәсе килү теләге уянды, дип күз алдыңа китер. Алардан нинди туклану продуктлары ала алырсың? Ул продукцияне ничек кулланырсың?
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Терлекчелек нәрсә ул? Кешеләр ни өчен терлекчелек белән шөгыльләнә?
2. Кешеләр нинди имезүче йорт хайваннарын, кошлар, балыклар, бөҗәкләрне үрчетә?
3. Авыл хуҗалыгы хайваннарын кайда асрыйлар?
Терлекчелек — туклану продуктларын һәм сәнәгать өчен чимал алу максатында йорт хайваннарын үрчетү ул. Авыл хуҗалыгы хайваннары арасында җәнлекләр, кошлар, балыклар, бөҗәкләр бар.
БИРЕМНӘР
1. Сүзлекчәгә язып куй: терлекчелек.
2. Көн буена, терлекчелектән килгән нинди туклану продуктларын куллануыңа игътибар ит.
3. Китапханәдә хайваннар турында нинди китаплар барлыгын белеш. Шуларның берәрсен укып чык.
4. Әгәр туганнарың яки танышларыңнан кем булса да терлекчелектә эшли икән, аларның эшләре турында сораш. Бу турыда дәрестә сөйләргә әзерлән.
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ икътисадның тагын бер гаять мөһим тармагы — сәнәгать турында сүз барачак. Сәнәгатьтә җитештерелә торган товарларга мисаллар китер. Уйлап кара: сәнәгатьне нинди тармакларга бүлеп була? Әгәр бу сорауга җавап бирә алма-саң борчылма. Алдагы дәрестә нәкъ менә шул турыда белерсең.
4. Безнең иминлегебез
5. Икътисад нәрсәгә өйрәтә



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^