Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
СӘНӘГАТЬ НИНДИ БУЛА
Кешеләр өчен кирәкле товарларның күп өлешен сәнәгать (промышленность) җитештерә. Ул җитештергән продукциянең төрлелеген әйтеп бетергесез: бер тартма печенье һәм бер савыт җимеш суыннан алып автомобильгә, очкычка һәм галәм корабына кадәр. Әлбәттә, шундый төрле продукцияне җитештерү белән сәнәгатьнең күпләгән аерым тармаклары шөгыльләнә. Аларның кайберләре белән танышыйк.
Файдалы казылмалар чыгару сәнәгате.
Бу — без инде сөйләгән файдалы казылмаларны табу һәм чыгару. Ул икътисадны нефть, табигый газ, күмер һәм башка файдалы казылмалар белән тәэмин итә.
Электр энергетикасы. Сәнәгатьнең әлеге тармагы электр энергиясен җитештерә. Электр булмаса, һәр өйдә ут сүнәр, телевизор, суыткыч һәм башка барлык электр җиһазлары эшләүдән туктар иде... Менә шул рәвешле икътисад та электр энергиясеннән башка эшли алмас иде. Ә электрны электр станцияләрендә җитештерәләр. Электр станцияләре берничә төрдә була. Аларны, гадәттә, кыскартып: ГЭС, ТЭС, АЭС дип йөртәләр.
ГЭС (гидроэлектростанция) — су электр станциясе. Аны елгада төзиләр. Электр плотинадан төшкән суның агым көче исәбенә барлыкка килә.
ТЭС (тепловая электростанция) — җылылык электр станциясе. Монда электр табигый газ, мазут, күмер кебек ягулыкларны яндыру нәтиҗәсендә барлыкка килә.
АЭС — атом электр станцияләре. Алар барысы да атом, яки атом-төш ягулыгында эшлиләр.
Металлургия. Сәнәгатьнең бу тармагы икътисадны металл белән тәэмин итә. Бигрәк тә корыч күп коела.
Металлурглар шулай ук алюминий, бакыр, цинк, никель һәм илнең хуҗалыгында кирәк булган башка металларны да җитештерәләр.
Машина төзелеше.. Бу тармак төрле-төрле машиналар һәм механизмнар җитештерә. Машина төзелешенең барлык продукциясен атап та бетереп булмый, ул шундый күп. Болар — завод һәм фабрикалар өчен станоклар, тузан суырткычлар һәм кер юу машиналары, велосипедлар һәм мотоцикллар, җиңел һәм йөк машиналары, диңгез һәм елга суднолары, очкычлар, вертолетлар, тракторлар һәм комбайннар, корал һәм хәрби техника.
Химия сәнәгате. Химия — матдәләр турындагы фән ул. Химия сәнәгате көнкүрештә һәм илебез хуҗалыгында кулланыла торган төрле-төрле матдәләрне җитештерә: сода, кер юу порошоклары, юа торган әйберләр, пластмассалар, резина, ашламалар, лаклар, буяулар һәм башка күп нәрсәләр.
Җиңел сәнәгать безнең өчен тукымалар, өс һәм аяк киемнәре җитештерә.
Азык-төлек сәнәгате безне ашамлыклар белән тәэмин итә. Бакчачылар һәм терлекчеләр җитештергән муллык турыдан-туры безнең табынга килеп утырмый. Авыл хуҗалыгы продукциясенең шактый өлеше азык-төлек сәнәгате предприятиеләрендә эшкәртелә. Мондый предприятиеләргә ипи заводы, сөт комбинаты, ит комбинаты, шикәр заводы, кондитер фабрикасы, консерв заводы, макарон фабрикасы керә. Аларның нинди продукция җитештерүләре турында син үзең дә ансат чамалый аласың.
УЙЛАП КАРА
1. Сәнәгатьнең кайсы тармаклары түбәндәге товарларны җитештерә: йогырт, футболка, аяк киеме өчен крем, ит тарткыч, суыткыч, конфетлар, һава чистарткыч, кроссовкалар?
2. Сәнәгатьнең төрле тармаклары үзара бәйләнештә эшләвен раслаучы мисаллар китер.
3. Дәреслектә әйтелгәннәрдән тыш, сәнәгатьнең тагын нинди тармакларын беләсең?
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Сәнәгатьнең үзеңә билгеле тармакларын санап чык.
2. Файдалы казылмалар чыгару сәнәгате һәм электр энергетикасы нәрсә белән шөгыльләнә?
3. Металлургия һәм машиналар төзелеше нәрсә җитештерә?
4. Химия сәнәгате халыкны һәм икътисадны нәрсә белән тәэмин итә?
5. Җиңел һәм азык-төлек сәнәгатьләре нәрсә җитештерә?
Сәнәгатьне күп санлы тармакларга бүләләр. Алар арасында файдалы казылмалар чыгару сәнәгате, электр энергетикасы, металлургия, машина төзелеше, химия, җиңел һәм азык-төлек сәнәгатьләре бар.
БИРЕМНӘР
1. Сүзлекчәгә сәнәгатьнең дәрестә өйрәнгән тармакларын язып куй.
2. Сезнең төбәктә нинди сәнәгать предприятиеләре барлыгын белеш. Алар сәнәгатьнең кайсы тармакларына карыйлар? Нинди продукция җитештерәләр?
3. «Кем ул? Нәрсә ул?» энциклопедиясеннән «Электр станциясе» дигән мәкаләне тап. Электр станциясенең эшчәнлеге турында чыгыш әзерлә.
4. Сәнәгатьнең һәр тармагы өчен аның символы булырдай шартлы билге уйлап чыгар һәм яса. Шул билгеләрне ябыштырып карточкалар әзерлә, һәм аларның сәнәгатьнең кайсы тармагына туры килүен сыйныфташларың чамалап карасыннар.
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ без акча турында сөйләшербез. Ә син акчаның нәрсә икәнен ничек аңлатыр идең? 2 нче сыйныф дәреслегендә акча турында нәрсәләр укыганыңны исеңә төшер. Уйлап кара: акча нәрсәгә кирәк? Дәрескә 1 сумлык һәм 1 тиенлек ике акча тәңкәсе алып кил.
4. Безнең иминлегебез
5. Икътисад нәрсәгә өйрәтә



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^