Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
АКЧА НӘРСӘ УЛ
Җир шарында һәр секунд саен санап бетергесез товарлар җитештерелә. Шул ук вакытта төрле кешеләр һәм предприятиеләр товарның төрлесен җитештерәләр. Мәсәлән, фермер бәрәңге үстерә, кондитер фабрикасы конфетлар ясый, ә автомобиль заводы машиналар эшләп чыгара. Бу товарлар белән алга таба ни була соң?
Һәр товар нәкъ шуңа ихтыяҗы булган кешегә эләгергә тиеш. Моның өчен товар алмашу була. Алмашуның ике ысулы бар: алыш-биреш (бартер) һәм сату-алу.
Алыш-биреш — бер төрле товарны (яисә хезмәт күрсәтүне) икенче төрлесе белән турыдан-туры алмашу. Әйтик, бер завод кирпеч җитештерә, ә аңа трубалар кирәк. Завод хезмәткәрләре труба җитештерә торган, ләкин үзе кирпечкә мохтаҗ башка бер предприятиене таба. Һәм алар үзара алмашалар.
Мондый алмашу һәркемгә таныш. Үзеңнең дә, бәлки, дусларың белән почта маркалары яисә значоклар алмашканың булгандыр. Берара безнең илдә, яхшы китаплар җитмәү сәбәпле, кешеләр аларны алмашалар иде: мәсәлән, син миңа «Өч мушкетёр»ны бирәсең, ә мин сиңа — « Чиполлино » ны.
Барысы да гади һәм уңайлы кебек. Чынлыкта исә киресенчә. Катлаулы һәм җайсыз!
Күз алдыңа китереп кенә кара әле: сиңа тормыш итү өчен кирәкле барлык әйберләрне — теш пастасын да, ботинкаларны да, ипине дә, телевизорны да кем беләндер алмашып алырга туры киләчәк, ди. Ә үзең әлегә бернәрсә дә җитештермисең. Мондый тормыш бик катлаулана түгелме?
Товар җитештерүче оешмалар өчен дә бартер бик катлаулы. Башка төрле алмашу — сату-алу күпкә җиңелрәк. Бу — акча кулланыла торган алмашу. Товарны сатып алу яки сату — аны күпмедер күләмдә акчага алыштыру дигән сүз. Күпме икәнен аның бәясе күрсәтеп тора.
Сиңа кирәкле товарны җитештерүче аны һичнинди мәшәкатьсез акчага сатып бирә. Ә ул үзе шул акчага теләсә кайсы вакытта үзенә кирәкле товарны сатып ала. Акча — теләсә нинди товарга һәм хезмәт күрсәтүгә алыштырып була торган үзенә бер төр товар.
Кешеләр акчаны бик борынгы заманнарда ук уйлап тапканнар. Аны куллану шулкадәр уңайлы булып чыккан ки, акчаны кешелекнең иң бөек ачышларыннан берсе дип атый башлаганнар. Дөрес, башта акча булып төрле-төрле әйберләр: мәсәлән, диңгез әкәм-төкәме кабырчыклары, җәнлек тиреләре һәм хәтта кипкән балык та хезмәт иткән. Тора-бара аларга алмашка тәңкәләр һәм кәгазь акчалар килә.
Төрле илләрдә бүгенге көндә төрле акча берәмлекләре кулланалар. Россиядә ул — сум (рубль), АКШта — доллар. Европаның күпчелек илләрендә бердәм акча берәмлеге — евро кулланылышта йөри. Барлык илләрдә дә күпчелек кешеләр акчаны эш хакы рәвешендә, ягъни эш өчен түләү рәвешендә алалар.
Димәк, кешеләрнең хезмәте шулай ук акча белән исәпләнә. Эшләгән акчасын кеше үзенә кирәкле товар сатып алган һәм хезмәт күрсәтүеннән файдаланган өчен түли. Әмма акчасының бер өлешен ул киләчәккә калдырырга, сакларга мөмкин. Бу — саклыкка җыелган акча. Кеше аны кирәге чыккан вакытта куллана.
Зур, кыйммәтле әйбер, мәсәлән машина яки квартира, сатып алу өчен акча җыярга мөмкин.
ПРАКТИК ЭШ
1. Россиядә хәзер әйләнештә йөри торган тәңкәләрне: 1 сум һәм 1 тиенне алып кара. Аларда нәрсә сурәтләнгән һәм язылган? 1 сум белән 1 тиенне чагыштыр.
2. Тәңкәләрнең өске һәм аскы якларын, кабыргасын, номиналын, легендасын тап.
3. Практик эш өчен бирелгән мәгълүматтан файдаланып, 1 сумны һәм 1 тиенне телдән сурәтләп бир.
ПРАКТИК ЭШ ӨЧЕН МӘГЪЛҮМАТ
Тәңкәнең төрле өлешләренең үз исемнәре бар. Тугра (герб) төшерелгән ягы — йөз ягы (анда портрет яки башка сурәт төшерелгән булырга мөмкин). Ул аверс яисә, еш кына русчалап әйтелгәнчә, «орёл» дип атала. Тәңкәнең икенче ягын «реверс» яисә «решка» диләр. Кабыргасы гурт дип атала. Тәңкәдә аның номиналы, ягъни бәясе (мәсәлән, 1 сум, 5 сум) күрсәтелгән. Тәңкәләрдәге башка язулар легенда дип атала.
КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР
Тәңкә акчалар җыючыларны һәм өйрәнүчеләрне нумизматлар дип атыйлар (латин телендә «нумисма» — тәңкә). Борынгы һәм хәзерге тәңкәләр төрле илләрнең үткәне һәм бүгенгесе, истәлекле вакыйгалар һәм бөек кешеләр турында сөйли ала. Борынгы Русьтә товар өчен түләгәндә яки акча кайтарып биргәндә, кайбер тәңкәләрне кисәкләргә кисеп булган. Россиядә күп еллар элек гаять зур бакыр акчалар чыгарганнар. Шундый рубльнең авырлыгы — 1 кг 638 г булган. Купюра, банкнот, банк билетының нәрсә икәнен беләсеңме? Болар барысы да кәгазь акчаның төрле-төрле исемнәре. Россиядә беренче кәгазь акчалар императрица Екатерина Икенче заманында барлыкка килгән.
УЙЛАП КАРА
1. Базарга итекче, тегүче һәм чүлмәкче товар алмашырга килгәннәр дип күз алдыңа китер. Итекчегә — балчык чүлмәк, тегүчегә — итек, ә чүлмәкчегә күлмәк кирәк. Алар ничек алыш-биреш итәчәкләр?
2. Төрле товарның бәясе төрле икәнен теләсә кайсы кибеттә белеп була. Товар бәясе нәрсәгә бәйле?
3. Сыйныфташларың өчен дәрес эчтәлегенә бәйле сораулар әзерлә.
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Товар һәм хезмәт күрсәтүне алмаштыруның нинди ысуллары бар?
2. Акча нәрсә ул?
3. Нинди акча берәмлекләрен беләсең?
4. Эш хакы нәрсә ул?
5. Саклыкка җыелган акча нигә кирәк?
Акча — теләсә нинди башка товарга һәм хезмәт күрсәтүгә алмаштырырга мөмкин булган үзенә бер төрле товар.
БИРЕМНӘР
1. Сүзлекчәгә язып куй: бартер, акча, рубль, сум, эш хакы.
2. Төрле товарлар һәм акча сурәтләре төшерелгән карточкалар яса. Алар ярдәмендә «алыш-биреш» һәм «сату-алу» очракларын тасвирла.
3. Россиядә хәзер әйләнештә йөри торган тәңкәләрне һәм кәгазь акчаларны әйбәтләп кара. Аларда нәрсә сурәтләнгән? Безнең илдә нинди бәядәге тәңкәләр һәм кәгазь акчалар чыгарылганын ачыкла.
4. Әгәр синдә башка илләрнең тәңкәләре бар икән, аларны игътибар белән кара. Тәңкәләрнең практик дәрес вакытында өйрәнгән өлешләрен тап.
5. Дәреслектә аерып күрсәтелгән сүзләрне кулланып, «Акча» дигән темага кроссворд төзе.
БЕЛЕМГӘ ОМТЫЛУЧЫЛАР ӨЧЕН
Русьтә рубль кинәт кенә барлыкка килмәгән. Озак вакыт акча берәмлеге булып хайваннарның, бигрәк тә сусар һәм тиеннең тиреләре хезмәт иткән. Шулай ук төрле формадагы көмеш коелмалар — гривналар да әйләнештә йөргән. Әгәр түләргә ярты гривна кирәк булса, аны балта белән урталай чапканнар. Шундый ярты кисәкне «рубль» дип (русча «рубить» — «чабарга» сүзеннән) атаганнар. Менә шулай итеп Россия акчаларының безгә таныш булган атамасы барлыкка килгән. Шактый соңрак тиеннәр — сөңге тоткан җайдак сурәтләнгән тәңкәләр, аннары инде сумлык тәңкәләрне басып чыгара башлаганнар.
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ без дәүләт бюджетының нәрсә икәнен һәм салымнарның нигә кирәк булуын белербез. Ә хәзергә уйлый тор: дәүләт акчаларны нәрсәгә тота?
4. Безнең иминлегебез
5. Икътисад нәрсәгә өйрәтә



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^