Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТЫ
Телевидение һәм радиодан еш кына: «Киләсе елга дәүләт бюджеты эшләнә» яисә «Киләсе елга бюджет расланды» дигән хәбәрне ишетергә мөмкин. Нәрсә соң ул бюджет?
Инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә, бу сүз үзе «акча букчасы» дигәнне аңлата. Акча салып куя торган, ә аннары теге яки бу ихтыяҗлар өчен акча кире алына торган зур букчаны күз алдыңа китер. Бюджетны, чыннан да, шундый зур букча белән чагыштырырга була. Аңа салына торган акчалар — керем. Тотыла торган акчалар — чыгым.
Бюджет — керем һәм чыгымнарның планы ул. Мондый план һәр илдә булырга тиеш. Аны дәүләт бюджеты дип атыйлар.
Бюджет нәрсәгә кирәк ул? Моны аңлавы җиңел. Дәүләт киләсе елда нинди керем алачагын, нәрсәгә һәм күпме акча тотарга мөмкин булачагын алдан исәпләп куярга тиеш. Дәүләт керемнәрне кайдан ала соң?
Аларның күп өлешен салымнар тәшкил итә. Салымнар — гражданнар һәм оешмалар дәүләт казнасына кертергә тиешле, закон белән билгеләнгән түләү. Һәр кеше ниндидер табыш, мәсәлән эш хакы, алганнан соң шул керемнең бер өлешен дәүләткә кайтарырга тиеш. Әгәр кешенең җир участогы яисә үз йорты бар икән, ул да салым түләргә тиеш.
Дәүләт бюджеты
Керемнәр Чыгымнар
Гадәттә гражданнарның һәм оешмаларның салымнарыннан җыела Мәгарифкә Сәламәтлек саклауга Армия һәм милицияне тотуга Фәнгә һәм мәдәнияткә Табигатьне саклауга Пенсия һәм пособиеләр түләүгә
Дәүләт акчаларны нәрсәгә тота соң? Әйтергә кирәк, дәүләтнең бик мөһим һәм кирәкле чыгымнары бар. Мәсәлән, мәгариф чыгымнары. Күпчелек балалар мәктәптә бушлай укыйлар. Әмма укытучылар бушлай эшли алмый бит. Аларның хезмәтенә акчаны дәүләт түли. Дәүләт балалар бакчаларын, мәктәпләрне тота,
студентларга стипендия түли. Бюджеттан хастаханәләрне, поликлиникаларны тоту өчен, табибларга эш хакы түләү өчен акча бүлеп бирелә.
Кешеләрнең иминлеген тәэмин итүче армия һәм милиция дә бюджет исәбенә яши.
Фәнни-тикшеренү институтларында галимнәрнең хезмәте, китапханәләр, музейлар һәм башка мәдәни оешмаларның эшчәнлеге — болар өчен дә дәүләт бюджетыннан байтак кына чыгым кирәк.
Табигатьне саклауга да чыгым тотмый мөмкин түгел. Мәсәлән, тыюлыкларны карау, балык байлыкларын саклау, һаваның һәм суның пычрануын булдырмау өчен шулай ук дәүләт акчасы тотыла.
Дәүләт пенсионерларга пенсия һәм авыру аркасында эшли алмаган кешеләргә пособиеләр түли. Барлык илләрдә дә диярлек, кызганычка каршы, эшкә урнаша алмаган кешеләр — эшсезләр бар. Аларга да дәүләт пособиесе түләнә.
УЙЛАП КАРА!
1. Бюджет керемнәре, бюджет чыгымнары нәрсә ул? Боларга билгеләмә биреп кара.
2. Әгәр гражданнар һәм оешмалар салым түләмәсә, бу хәл җәмгыять тормышында ничек чагылыр иде?
3. Дәүләт чыгымнарының кайсысын син иң мөһиме һәм кирәклесе дип саныйсың? Сыйныфташларың белән фикер алыш. Бәлки, алар башкача уйлый торганнардыр?
4. Иң яхшы бюджет дип кайсысын саныйсың?
а) Керемнәре чыгымыннан күбрәк булганын.
б) Керемнәре чыгымына тигез булганын.
в) Керемнәре чыгымнарыннан әзрәк булганын.
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Бюджет нәрсә ул?
2. Дәүләт бюджеты нәрсә өчен кирәк?
3. Дәүләт керемнәрне кайдан ала?
4. Салымнар нәрсә ул?
5. Дәүләт бюджетындагы акчалар кая тотыла?
Дәүләт бюджеты — дәүләт керемнәре һәм чыгымнарының планы. Дәүләт керемнәрне, нигездә, салымнар җыюдан ала. Дәүләт чыгымнары — мәгарифкә, сәламәтлекне саклауга, армия һәм милицияне тотуга, фән һәм мәдәнияткә, табигатьне саклауга киткән акчалар.
БИРЕМНӘР
1. Сүзлекчәгә язып куй: бюджет, керемнәр, чыгымнар.
2. Үзеңне салым җыюның дөреслеген күзәтүче инспектор дип күз алдыңа китер. Салым түлисе килмәгән кешегә син нәрсә дип әйтер идең?
3. «Дәүләт бюджеты» дигән темага математик мәсьәлә төзе.
4. Әкияти илне уйлап чыгар һәм аның бюджетын төзе.
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ без кешеләрнең йорт хуҗалыгын ничек алып барулары — акча кайдан алулары, аны нәрсәгә тотулары хакында сөйләшербез... Ә хәзергә түбәндәге сорауларга җавап эзли тор: гаиләгездә өлкәннәрдән кайсылары акча эшли? Гаиләгездә пенсия, стипендия, пособие алучылар бармы? Гаиләгез акчаны нәрсәләргә тота?
4. Безнең иминлегебез
5. Икътисад нәрсәгә өйрәтә



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^