Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ГАИЛӘ БЮДЖЕТЫ
Узган дәрестә без дәүләт бюджетының нәрсә икәнен белдек. Һәр гаиләнең бюджеты бармы соң? Әйдәгез, уйлап карыйк.
Һәр гаиләнең дә керемнәре бар. Ул — гаилә әгъзалары эшләп тапкан акча. Шулай ук бер гаилә дә ашау-эчүгә, киенүгә һәм күп кенә башка әйберләргә чыгым тотмыйча яши алмый. Гаилә хуҗалыгын дөрес алып бару өчен, якынча гына булса да, керем һәм чыгымнарның планын төзү кирәк. Ә бу — бюджет үзе инде. Әлбәттә, гаилә бюджеты кәгазьгә язылмаска да мөмкин. Ул, гадәттә, бер еллык итеп түгел, ә кыскарак вакытка, мәсәлән, бер айга төзелә. Әмма бюджет һичшиксез булырга тиеш, югыйсә төрле күңелсезлекләр килеп чыгуы мөмкин. Шундый вакыйганы күз алдыңа китер.
Наилнең әтисе кышкы айларның берсендә кулына эш хакы керү белән, җәй көне балык тотарга йөрер өчен өреп кабартыла торган зур көймә сатып алган. Өенә кайткач, улына чаңгы һәм чаңгы ботинкалары кирәклеге исенә төшкән. Әмма акча инде калмаган булган.
Бу хәлне булдырмаска мөмкин идеме? Әлбәттә, Наилнең әтисе үзенең чыгымнарын алдан уйлап, планлаштырып куйган булса, болай килеп чыкмаган булыр иде.
Гадәттә, өлкәннәр шуны уйлап эш итәләр дә. Кайвакыт балалар өлкәннәргә теге яки бу уенчыкны яисә башка берәр әйберне сатып алмаулары өчен үпкәлиләр. Әмма күп очракта үпкәләргә кирәк түгел. Әти-әниләрнең мондый гамәлен саранлыктан булмавын аңларга кирәк. Алар әлеге мизгелдә нәрсә алырга мөмкин, ә нәрсәне — ярамый икәнлеген исәпләп карарга мәҗбүр. Чөнки гаилә бюджетының чыгымнары керемнән артмаска тиеш.
Гаилә бюджеты нәрсәләрдән җыела соң? Әти һәм әни, малай һәм кыз, әби һәм бабайдан торган гаиләне күз алдына китерик. Әйтик, әтиләре заводта эшли, әниләре — укытучы, малай — студент, кыз мәктәптә укый, бабай һәм әби — пенсионерлар. Мондый гаиләдә керемнәр әтиләренең һәм әниләренең хезмәт хакын, малайның стипендиясен, әби-бабайның пенсиясен кушкач килеп чыга. Әгәр әби белән бабай бакчада күп итеп яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерә алсалар, аның бер өлешен базарда сатып була. Бу очракта алынган акча гаилә керемен тулыландырып җибәрә.
Эш хакы, стипендия, пенсия, нәрсәнедер сатудан кергән акча — болар барысы да керемнең төрләре.
Икенче гаиләдә керемнең төрләре башкача булырга мөмкин. Әйтик, әтиләре — эшмәкәр, хосусый фирмасы бар, ди. Бу очракта ул эш хакы түгел, ә фирма эшчәнлегеннән табыш алачак.
Әгәр әтиләре язучы икән, китаплары өчен каләм хакы — гонорар ала.
Гаиләнең саклыкка җыйган акчасы булырга мөмкин. Әгәр ул банкта сакланса, банк моның өчен даими рәвештә билгеле бер күләмдә акча — процент өстәп тора.
Ә хәзер гаиләләрнең акчаны нәрсәгә тотуларын ачыклыйк.
Әлбәттә, иң кирәкле чыгымнар — азык-төлек сатып алуга киткән акча. Моннан башка гомумән яшәп булмый. Шулай ук өс һәм аяк киеменә кирәк булган чыгымнар, торак, транспорт өчен түләү, укуга һәм дәвалануга тотылган чыгымнар да мөһим. Болардан тыш, һәр гаилә китаплар, уенчыклар сатып алуга, театрларга, музейларга, туристик сәяхәтләргә бару өчен һәм күптөрле башка товарларга һәм хезмәт күрсәтүләрдән файдалануга акча тоталар. Аңлашыла ки, гаиләнең кереме югарырак булган саен, чыгымы да күбрәк була.
УЙЛАП КАРА!
1. Планлаштыру мөмкин булмаган керемнәр бармы? Шуларның берсен түбәндәге рәсемнәр аңларга ярдәм итәр. Калганнарын үзең әйт.
2. Гаиләнең даими чыгымнарыннан күп кенә төрләре дәреслектә аңлатылмаган. Мәсәлән, теш пастасына һәм сабынга чыгымнар. Тагын нинди чыгымнар бар?
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Гаилә бюджеты нәрсә ул? Ул ни өчен кирәк?
2. Гаиләнең нинди керемнәре булырга мөмкин?
3. Гаиләнең иң кирәкле чыгымнарын әйтеп бир.
4. Гаиләләр акчаны тагын нәрсәгә тоталар?
Йорт хуҗалыгын дөрес алып бару өчен керем һәм чыгымнарның планын — гаилә бюджетын төзергә кирәк.
БИРЕМНӘР
1. Сүзлекчәгә язып куй: керем, гонорар, процент.
2. Гаиләгезнең бер көнлек чыгымнары планын төзе. Чыгымнарның гомуми күпме булганын исәпләп чыгар.
3. Туган көнеңә бүләккә күп итеп акча бирделәр дип күз алдыңа китер. Ул акчаны нәрсәгә тотар идең? Якынча үзеңнең чыгымнарыңның планын төзе.
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ икътисадның күпчелек кеше уена да кертергә яратмаган ягы турында сөйләшербез. Ул аның күңелсез ягы. Әмма аның турында һәркем белергә тиеш. Югыйсә берникадәр вакыттан соң Җир шарында кешеләр дә, үсемлекләр һәм хайваннарның да күбесе яши алмаячак. Мөгаен, сүз нәрсә турында барганын чамалыйсыңдыр. Алайса исеңә төшер: экология нәрсә ул? Әйләнә-тирә табигать дип нәрсәгә әйтәләр? Әйләнә-тирә табигатьнең торышы белән кеше сәламәтлеге арасында бәйләнеш бармы?
4. Безнең иминлегебез
5. Икътисад нәрсәгә өйрәтә



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^