Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ИКЪТИСАД ҺӘМ ЭКОЛОГИЯ
Экологик һәлакәт
Нефть ташучы танкер авариягә очраса, зур фаҗига була. Нефть диңгезгә ага. Су өстенә кара элпә булып җәелә. Ярларны каплый.
Кошлар зыян күрә. Аларның күбесе һәлак була. Балыкларның да күбесе үлә, ә калганнары куркыныч урыннан ераккарак йөзеп китә. Күп тә үтми, суүсемнәр, моллюсклар, диңгез кыслалары һәлак була. Алар тончыгып үлә, чөнки су өстенә җәелгән нефть элпәсе кислородны үткәрми... Бу урыннарда кешеләр ял да итә, балык та тота алмый.
Диңгезгә эләккән нефть табигатьтә чын һәлакәт китереп чыгара. Экологик һәлакәт!
Бу — икътисадның кешеләргә үзенең икенче ягы — куркыныч һәм күңелсез ягы белән борылуына мисал.
Икътисадның ике ягы
Кайвакыт берәр йортны урам ягыннан карыйсың — ул матур һәм тәртиптә тотылган кебек күренә; ишегалдына керәсең дә бөтенләй башка күренешкә тап буласың — шул ук йортның стеналары пычрак, штукатурлары коелган икәнен күрәсең...
Икътисад дип аталган йорт та шуңа охшашрак. Аның да ике ягы бар. Берсе — аерым кеше дә, бөтен җәмгыять тә аннан башка яши алмый торган мөһим һәм кирәкле продукция җитештерү. Ә икенче ягы — бу продукцияне җитештерү вакытында табигатькә килә торган зыян.
Икътисадның барлык тармаклары да табигатькә азмы-күпме зыян сала. Авыл хуҗалыгы, мәсәлән, туфракны агулы химикатлар белән агулый. Транспорт һаваны автомобильләрдән чыга торган газлар белән пычрата.
Сәнәгать кеше сәламәтлегенә һәм табигатькә бик күп зыян китерә. Менә берничә мисал.
Бер тонна алюминий эретеп алу өчен, металлургларга 4—8 тонна руда кирәк. Бер тонна бакыр алу өчен, 20 дән алып 150 тоннага кадәр руда эшкәртелә. Менә санап кара, бу металларның һәр тоннасын җитештерүдән күпме калдык барлыкка килә.
Электр энергетикасының да тискәре ягы бар. Гидроэлектростанция төзү өчен, елгаларны плотина белән буып куялар. Плотинадан ташып чыккан су, җәелеп, уңдырышлы җирләрне, урманнарны баса.
Кайбер плотиналарны төзегән чакта, хәтта авыллар һәм шәһәрләр су астында калган, ул урыннардан кешеләрне башка җирләргә күчерергә туры килгән.
Җылылык электр станцияләрендә ягулык ягалар, ә агулы төтене һаваны пычрата. Атом электр станцияләрендә кешеләр һәм барлык тереклек өчен бик хәтәр атом-төш ягулыгы кулланалар. Әгәр мондый электр станциясендә авария була калса, бик күп кешеләр үләргә яки җитди авырып китәргә мөмкин.
Химия сәнәгате предприятиеләре мохиткә гаять күп зарарлы калдыклар чыгара. Һәм аларның продукцияләре дә гел генә файдалы түгел. Шул ук кер юу порошоклары һәм чистарткыч әйберләр канализация аша елгаларга һәм күлләргә эләгеп аларны пычраталар һәм андагы бөтен тереклекне харап итәләр...
Җәмгыятьнең 21 нче гасырда хәл итәсе иң мөһим мәсьәләләреннән берсе — икътисадны мөмкин булган кадәр кешеләр һәм бөтен табигать өчен куркынычсызрак итү.
Нәрсә булыр, әгәр...
Һәр көнне радио һәм телевидениедән, шулай ук газеталарда да иртәгә булачак, яисә берничә көнгә алдан һава торышы турында прогноз игълан ителә.
«Прогноз» сүзе фәнгә нигезләнеп алдан әйту дигәнне аңлата.
Әлбәттә, һава торышы турында прогнозны син даими ишетеп торасың. Әмма әле тагын экологик прогнозлар да була. Бу шулай ук алдан әйтү. Эколог-галимнәр, үзләренең белемнәренә таянып, кешенең табигатькә теләсә нинди йогынты ясавы нәрсәләргә китерергә мөмкинлеген алдан әйтәләр. Әгәр:
нефть ташучы танкер авариягә юлыкса;
елгада плотина төзесәләр;
күлгә агулы калдыклар агызсалар;
нәрсә булачагын экологлар алдан әйтә ала.
Экологлар теге яки бу предприятиене төзү әйләнә-тирә табигатькә зыян китермәсме, аны теге яки бу урында төзергә ярыймы-юкмы икәнлеген хәл итәргә булышалар.
Экологларның прогнозлары кешеләрне табигать өчен дә, кешенең үзе өчен дә куркынычлы булган күп кенә уйланылмаган гамәлләрдән саклап калырга ярдәм итә. Экология табигатьне сакларлык һәм кешегә зыян китермәслек итеп хуҗалык итүнең юлларын күрсәтә. Икътисад һәм безнең бөтен яшәешебез өчен экология фәненең гаять зур әһәмияте менә шунда.
УЙЛАП КАРА!
1. Үткән дәресләрдә алган белемеңә таянып, кешеләрнең хуҗалык эшчәнлегеннән һавага, суга, туфракка, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына, кешеләрнең сәламәтлегенә нинди зыян килүе турында сөйлә.
2. Икътисадның әйләнә-тирәгә зыяны азрак булсын өчен, кешеләр нинди чаралар күрергә тиеш?
3. Түбәндәге очраклар өчен үзеңчә экологик прогноз бир:
а) Бер илдә фермерлар барлык ерткыч хайваннарны юк итәргә карар кылганнар;
б) Җитештерү калдыкларында терекөмеш булган заводны күл буенда төзергә хәл иткәннәр.
Фермерларга һәм завод проектын төзүчеләргә эколог нинди киңәшләр бирә алыр иде?
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Нефть ташучы танкерларның авариягә дучар булуы нинди нәтиҗәләргә китерә?
2. Икътисад әйләнә-тирә табигатькә нинди зыян сала? Гомуми җавап бир һәм мисаллар китер.
3. Экология фәне икътисадны зарарсыз итәргә ничек өйрәтә?
Кешеләрнең хуҗалык эшчәнлеге әйләнә-тирә табигатькә бик зур зыян китерә. Җәмгыятьнең максаты — икътисадны кешеләр һәм бөтен табигать өчен мөмкин кадәр куркынычсызрак юнәлештә алып бару. Бу гаять мөһим мәсьәләне чишәргә экология фәне булыша.
БИРЕМНӘР
1. Сүзлекчәгә язып куй: танкер, экологик һәлакәт, экологик прогноз.
2. Телевидение, радио, газеталар хәбәрләренә игътибар ит. Соңгы вакытларда нефть ташучы танкерлар авариягә очрамаганмы? Әгәр мондый вакыйга булган икән, бу нинди нәтиҗәләргә китергән? Кешеләр мондый һәлакәттән табигатькә килгән зыянны киметер өчен ниләр эшлиләр?
3. Өлкәннәрдән сорашып яисә газеталардан укып, шәһәрегезнең сәнәгать предприятиеләре әйләнә-тирә табигатькә нинди зыян китерүе турында белеш.
БЕЛЕМГӘ ОМТЫЛУЧЫЛАР ӨЧЕН
Нефть ташучы иң зур танкерлар 10 мең тимер юл цистернасына төйи алган кадәр нефть сыйдыра! Әгәр шул цистерналарны бергә тоташтырсаң, ул 150 километр озынлыктагы поезд булыр иде. Шулчаклы нефтьнең диңгезгә акканын күз алдыңа китер әле... Танкер авариясенең бик авыр экологик нәтиҗәләргә китерүенә гаҗәпләнергә урын калмый.
4. Безнең иминлегебез
5. Икътисад нәрсәгә өйрәтә



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^