Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
РОССИЯНЕҢ АЛТЫН БОҖРАСЫ
Узган уку елында без Россиянең башкаласы Мәскәүдә, Нева ярларындагы шәһәрдә — Санкт-Петербургта, шулай ук Ока елгасы ярында урнашкан рус шәһәрләрендә булдык. Исеңә төшер: болар нинди шәһәрләр ?
Хәзер яңа сәяхәткә чыгарбыз.
Без берничә борынгы рус шәһәрендә булырбыз. Алар барысы бергә бөтен дөньяга мәшһүр Алтын боҗраны хасил итә. Ни өчен боҗра? Һәм ни өчен алтын? Бу сорауларга син дәрес азагында җавап бирерсең.
Картаны карап чык. Анда Алтын боҗра шәһәрләре күрсәтелгән. Аларны тап.
Алтын боҗра буйлап сәяхәтебезне Мәскәүдән башлыйбыз. Төньяк-көнчыгышка таба барабыз. Һәм менә без Сергий Посады дигән шәһәргә килеп җитәбез. Ул биредәге зур монастырьга нигез салган изге Сергий Радонежский хөрмәтенә шулай аталган. Бу монастырь Троице-Сергий лаврасы дип атала. «Лавра» сүзе төп, иң мөһим монастырь дигәнне аңлата. Һәм ул, чыннан да, Россиянең иң төп монастыре булып танылган.
Сергий Посадыннан без Переславль-Залесскийга китәбез. Ул да, Мәскәү кебек үк, князь Юрий Долгорукий нигез салган шәһәр. Монда күп кенә борынгы чиркәүләр һәм башка архитектура истәлекләре сакланып калган.
Аннары безнең юл Ростовка юнәлә. Бу — Алтын боҗрадагы иң борынгы шәһәрләрнең берсе, һәм аны ерак заманнарда ук Бөек кала дип йөрткәннәр. Шәһәрнең иң күренекле өлеше — Ростов кремле, аның ак диварлары артында күп санлы чиркәү гөмбәзләре күренә.
Ростов чиркәүләренең чаңнары матур яңгырашлары белән атаклы. Ростов чыңнары музыкаль тәлинкәләргә, аудиокассеталарга, лазер дискларына язып алынган һәм бөтен дөньяга танылган. Биредә без, һичшиксез, мәшһүр Ростов финифтенә сокланып карарбыз. Болар — бик матур эмаль бизәнү әйберләре: брошкалар, алкалар, беләзекләр. Аларны монда инде берничә гасырдан бирле ясыйлар.
Безнең маршрутта алдагы тукталыш — Углич шәһәре. Ул Идел буена урнашкан. Шәһәрнең исеме, ихтимал, «угол» (почмак) дигән сүздән чыккандыр. Бу урында елга «почмак» ясап борылып ага.
Угличта борынгыдан калган тарихи истәлекләр күп. Алардан тыш, Углич гидроэлектростанциясе кызыклы, ул — Иделдә төзелгән беренче су электр станцияләреннән берсе. Угличта тагын зур сәгать заводы бар, анда «Чайка» сәгатен ясыйлар.
Угличтан без Ярославльгә — Алтын боҗраның иң зур шәһәренә юл тотарбыз. Аңа князь Ярослав Мудрый нигез салган, исеме дә шуннан килә. Бу шәһәр шулай ук Идел буена урнашкан. Бик матур яр буйлатып елга һавасын сулап йөрергә була. Шәһәр уртасында без Фёдор Григорьевич Волков һәйкәлен күрербез. Бу
мәшһүр кеше Россиядә беренче тапкыр бөтен халык йөри ала торган театрны төзегән. Менә шуңа күрә Ярославльне рус театрының ватаны дип йөртәләр.
Алга таба без Идел буендагы Кострома шәһәрендә тукталырбыз.
Әгәр шәһәрнең планына күз салсаң, аның урамнары җилпәзәсыман булып урнашканлыгын күрергә мөмкин. Моның серен бер риваять ача. Имеш, императрица Екатерина Икенче шәһәрне үзгәртеп корырга әмер биргәч, аңардан Костроманы нинди итеп күрергә теләвен сораганнар. Шул минутта императрица кулындагы җилпәзәсен ачып җибәргән. Менә шәһәрне дә шундый гадәти булмаганча итеп ясаганнар. Шәһәрнең урамнар бергә килеп кушылган өлешендә борынгы Сәүдә рәтләре урнашкан. Анда ничә гасыр инде сәүдә итәләр. Һәр товарга үз урыны бүлеп бирелгән. Бу турыда мондагы атамалар сөйли: Зур һәм Кече он рәтләре, Май рәтләре, Прәннек рәтләре...
Бөек елга буйлап юлыбызны дәвам итеп, Идел буендагы тагын бер гүзәл шәһәрне — Плёсны күрик. Аның исеме елганың ике борылмасы арасындагы киң җиреннән (андый урын плёс дип йөртелә) килеп чыккан.
Плёс — рәссамнар шәһәре. Биредә без аларны һичшиксез эшләгән хәлдә күрербез. Аларны шәһәрнең һәм шәһәр тирәләренең матурлыгы җәлеп итә. Рәссамнар элек тә монда килгәннәр. Плёсны бигрәк тә рәссам Исаак Ильич Левитан (1860—1900) яраткан. Хәзер шәһәрдә И. И. Левитан музее ачылган.
Плёстан без дөньякүләм танылган музей-шәһәргә — Суздальгә юл алырбыз. Монда 33 чиркәү, 5 монастырь, 17 часовня бар. Суздаль урамнарында гаҗәеп хис кичерәсең — кинәт кенә ерак үткәннәргә барып чыккан кебек буласың.
Шәһәрдә мәшһүр Агач төзелеш сәнгате музее бар, анда агачтан салынган борынгы корылмалар — чиркәүләр, йортлар, су тегермәннәре тупланган.
Суздальдән Владимирга да ерак түгел. Аңа князь Владимир Мономах нигез салган (шәһәрнең исеме дә шуннан килеп чыккан). Владимир — Клязьма елгасы (бу безгә инде таныш Ока елгасы кушылдыгы) ярында урнашкан матур шәһәр. Шәһәр һәм аның тирә-юне белән сокланыр өчен күзәтү мәйданчыгы урнашкан биек манарага менәргә кирәк. Моннан шәһәрнең борынгы өлеше уч төбендә сыман күренә. Манарадан төшкәч, Владимир урамнары буйлап китәбез. Менә безнең алдыбызда иске заманның искиткеч һәйкәле — Алтын капка.
Күп еллар Русьнең төп соборы булып саналган мәгърур Успение соборы. Аның үрнәгендә Мәскәү Кремлендәге Успение соборын төзегәннәр. Ә бусы Дмитрий соборы. Аның диварларын уеп-сырлап ясалган берничә йөз гаҗәеп сурәт бизи.
Владимирдан без Мәскәүгә кайтабыз. Россиянең Алтын боҗрасы буйлап сәяхәтебез тәмамланды.
УЙЛАП KAPA!
1. «Алтын боҗра» исемен аңлатып бир.
2. Ни өчен борынгы шәһәрләр елга яки күл буйларына төзелгән?
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Алтын боҗра шәһәрләрен атап чык. (Кыенрак булса, дәреслектәге схема-картаны тагын бер кат кара.)
2. Троице-Сергий лаврасы кайсы шәһәрдә урнашкан?
3. Нәрсә ул финифть һәм аны кайсы шәһәрдә ясыйлар?
4. Алтын боҗраның кайсы шәһәрләре Идел буена утырган?
5. Алтын боҗраның кайсы шәһәрен музей-шәһәр дип атыйлар?
б. Владимирның төп истәлекле урыннарын атап чык.
Берничә борынгы рус шәһәре бөтен дөньяга танылган Алтын боҗраны хасил итә. Алар: Сергий Посады, Бөек Ростов, Углич, Ярославль, Кострома, Плёс, Суздаль, Владимир.
БИРЕМНӘР
1. Сүзлекчәгә язып куй: финифть.
2. Алтын боҗра шәһәрләре турындагы викторина өчен сораулар уйлап чыгар.
3. Өстәмә әдәбияттан файдаланып, Алтын боҗраның теләсә кайсы бер шәһәре турында чыгыш әзерлә.
4. Әгәр дәрестә сүз барган шәһәрләрдә синең дә булганың бар икән, тәэсирләрең турында сөйләргә әзерлән.
5. Дәреслектәге фоторәсемнәр ярдәмендә Владимир шәһәрендәге Алтын капка яисә Успение соборы турында сөйлә.
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ Россиянең чикләре буйлап сәяхәткә чыгарбыз һәм иң якын күршеләребез кайсы илләр икәнлеген белербез. Ә хәзергә сиңа бу сәяхәткә әзерләнергә кирәк. Белеп тор: коры җир һәм диңгез чикләре була. Картадан Россиянең коры җир чикләрен карап чык. Игътибар ит: безнең территориянең көнбатыштагы бер өлеше илнең калган өлешеннән аерылган. Бу — Калининград өлкәсе. Картада Россия чикләрен күрсәткәндә, бу өлкәне дә күрсәтергә онытма.
4. Безнең иминлегебез
5. Икътисад нәрсәгә өйрәтә



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^