Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
БЕЗНЕҢ ИҢ ЯКЫН КҮРШЕЛӘРЕБЕЗ
Сәяхәткә чыкканда белеп тор: барлык илләр һәм аларның башкалалары исемнәрен истә калдырырга кирәкми. Иң мөһиме — аларны картадан табарга өйрәнү. Сәяхәтебезне без төньяк-көнбатыштан башларбыз. Россиядән коры җир чикләре белән аерылып торган иң төньяктагы ил — Норвегия. Бу ил турында җентекләбрәк киләсе дәрестә өйрәнербез. Ә хәзергә Россия белән Норвегия чигенең кыска булуына игътибар итик.
Норвегиядән көньяктарак Финляндия урнашкан. Аның Россия белән чиге озынрак. Финляндия турында да җентекләбрәк без киләсе дәрестә өйрәнербез.
Шулай итеп, төньяк-көнбатышта Россия белән ике ил — Норвегия һәм Финляндия чиктәш. Ә көнбатышта һәм көньяк-көнбатышта Россиянең күршеләре нинди илләр соң?
Картадан Балтик диңгезе буенда урнашкан зур булмаган өч илне табыйк. Болар — Эстония, Латвия һәм Литва. Аларны Балтик буе илләре дип тә атыйлар. Эстониянең башкаласы — Таллин, Латвиянеке — Рига, Литваныкы — Вильнюс. Игътибар ит: Литва Россиянең Калининград өлкәсе белән генә чиктәш. Калининград өлкәсе белән Польша да чиктәш. Бу илнең башкаласы — Варшава.
Чик буйлап юлыбызны дәвам итсәк, башта Белоруссиягә, аннары Украинага барып җитәрбез. Белоруссиянең башкаласы — Минск, Украинаның башкаласы — Киев. 1999 елның 8 декабрендә Мәскәүдә Россия һәм Белоруссия Союзын кору турында шартнамәгә кул куелды.
УЙЛАП КАРА!
1. Безнең илнең Евразия материгында урнашканын син беләсең инде. Ул ике өлештән — Европа һәм Азиядән тора. Алар арасындагы чик Урал таулары аша үтә. Россия территориясенең бер өлеше — Европада, икенче өлеше Азиядә урнашкан. Иң якын күршеләребезнең кайсылары Европада, ә кайсылары Азиядә урнашканын билгелә.
2. Россия белән күрше булмаган илләрне карта ярдәмендә ачыкла.
Норвегия,..., Эстония, Латвия, Литва, .... Белоруссия,.... Грузия,..., Азәрбайҗан, .... Монголия,..., Төньяк Корея.
Россиядән көньякка таба, Кара диңгез белән Каспий диңгезе арасында, Грузия һәм Азәрбайҗан урнашкан. Грузиянең башкаласы — Тбилиси, Азәрбайҗанныкы — Баку.
Азәрбайҗаннан, Каспий диңгезен урап үткәч, без Казахстанга барып чыгабыз. Бу зур дәүләт белән безнең ил арасындагы чик бик озын. Казахстанның башкаласы — Астана. Казахстаннан без Монголиягә юнәләбез. Бу илнең башкаласы — Улан-Батыр.
Сәяхәтебезне дәвам итеп, иң зур дәүләтләрнең берсенә — Кытайга килеп җитәбез. Монда дөньяның башка теләсә кайсы иленә караганда да күбрәк кеше яши. Кытайның башкаласы — Пекин шәһәре.
Россиянең коры җирдәге чикләре буйлап сәяхәтебез Төньяк Корея, яисә Корея Халык-Демократик Республикасында (кыскартылып КХДР) тәмамлана. Бу ил белән чигебез бик кыска — нибары 16 км. Төньяк Кореяның башкаласы — Пхеньян.
Россия ярларыннан ерак түгел безнең диңгез күршеләребез — Япония (көньяк-көнчыгышта) һәм АКШ (төньяк-көнчыгышта) урнашкан.
АКШ безнең күршебез булуы гаҗәп тоела, чөнки бу ил бөтенләй башка материкта — Төньяк Америкада урнашкан. Әйе, бу шулай. Әмма Төньяк Американың төньяк өлешендә АКШның бер штаты — Аляска урнашкан. Россиянең көнчыгыш ярыннан Алясканы тар гына Беринг бугазы аерып тора. Безнең илебезнең Япония һәм АКШ белән чикләре диңгез аша үтә.
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
Түбәндәге сорауларга син хәтереңдә калганча яки карта ярдәмендә җавап бирә аласың.
1. Төньяк-көнбатышта Россия кайсы илләр белән чиктәш?
2. Россиянең көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш чикләрендә нинди илләр урнашкан?
3. Россиянең көньяк чикләре буенда нинди илләр урнашкан?
4. Кайсы дәүләтләрне безнең илнең диңгез күршеләре дип әйтеп була? Алар кайда урнашкан?
Россиянең түбәндәге илләр белән чикләре коры җир аша уза: Норвегия, Финляндия, Эстония, Латвия, Литва, Польша, Белоруссия, Украина, Грузия, Азәрбайҗан, Казахстан, Монголия, Кытай, Төньяк Корея. Россиянең диңгез күршеләре — Япония һәм АКШ.
БИРЕМНӘР
1. Сүзлекчәгә язып куй: коры җир чикләре, диңгез чикләре.
2. Хәтереңне күнектер. Дәрестә кулланылган картаны тагын бер кат карап чык. Аннары күзләреңне йом һәм Россия белән чиктәш булган барлык илләрне санап бир. Үзеңне карта буенча тикшер.
3. Игътибарыңны күнектер: исемлеккә кермәгән башкалаларны дәреслектән файдаланып әйтеп бир.
Эстония — Таллин Грузия — Тбилиси
Латвия —........ Азәрбайҗан —........
Литва — Вильнюс Казахстан —........
Польша — Варшава Монголия — Улан-Батыр
Белоруссия —......... Кытай —........
Украина —........ Төньяк Корея — Пхеньян
4. Иң якын күршебез булган берәр илне үз теләгең белән сайлап алып, «Кем ул? Нәрсә ул?» энциклопедиясе буенча чыгыш әзерлә.
5. Дәрестә сөйләнелгән берәр илдә булганың бар икән, тәэсирләрең белән уртаклашырга әзерлән.
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ Европа илләре буйлап зур сәяхәткә чыгарбыз. Без күп илләрдә булырбыз. Әлбәттә, барысына да җитешә алмабыз; Европада 40 тан артык ил бар бит. Сәяхәтебездә Европадагы чит илләрнең физик һәм сәяси карталары ярдәм итәр. Аларны игътибар белән карап чык һәм үзара чагыштыр. Уйлап кара: ил турында нинди мәгълүматны — физик карта ярдәмендә, ә нәрсәне сәяси картадан белеп була? Башта без Европаның төньягына барырбыз. Шул районны карталардан кара. Биредә нинди илләр урнашкан?
4. Безнең иминлегебез
5. Икътисад нәрсәгә өйрәтә



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^