Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ЕВРОПАНЫҢ ТӨНЬЯГЫНДА
Европаның төньягында үзенең сызыклары белән юлбарысны хәтерләткән зур ярымутрау бар. Бу — Скандинавия ярымутравы. Анда ике ил — Норвегия һәм Швеция урнашкан. Аларның күршесендә — Финляндия һәм Дания. Ә берникадәр ераклыктагы зур утрауда Исландия дәүләте урнашкан. Боларның барысын да Скандинавия илләре дип йөртәләр.
Таблицаны өйрән. Аның ярдәмендә Скандинавия илләре турында нәрсәләр сөйләп була?
Скандинавия илләре
Илнең исемеБашкаласыИл башлыгыДәүләт теле
НорвегияОслоКорольНорвегиялеләр теле
ШвецияСтокгольмКорольШвед теле
ФинляндияХельсинкиПрезидентФин һәм швед телләре
ДанияКопенгагенКоролеваДат (даниялеләр) теле
ИсландияРейкьявикПрезидентИсланд теле
Скандинавия илләренең халкы табигатькә: урманнарга, диңгезләргә, күлләргә, елгаларга, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына бик сакчыл карыйлар. Монда һаваны һәм суны пычратуга каршы каты законнар кабул ителгән. Бу илдә эколог-галимнәргә зур хөрмәт белән карыйлар.
Европаның төньягындагы илләр белән якыннанрак танышыйк.
Норвегия
Әгәр Скандинавия ярымутравы юлбарысны хәтерләтсә, Норвегия — әлеге җанварның башы һәм аркасы. Норвегия — Европаның иң төньяк иле. Юкка гына аның атамасы «норд вег», ягъни «төньякка юл» дигән сүздән килеп чыкмагандыр.
Картаны игътибар белән карасаң, Норвегиянең яры нык ергаланып беткәнен күрәсең («юлбарыс»ның аркасы йонлач булып күренә!). Чөнки коры җирдән эчкә таба тирән ергалап ярлары кыяташлы, озын, тар диңгез култыклары — фьордлар кереп тора.
Фьордлар — Норвегиянең иң мәшһүр табигый мактанычы. Алар искиткеч матур, һәм аларны күрер өчен бөтен дөньядан туристлар җыела. Фьордлар бозлыклар аркасында барлыкка килгән. Меңнәрчә еллар дәвамында таулардан әкренләп шуышып төшкән бозлыклар кыяларда тирән тарлавыклар ясаганнар, һәм аларга диңгез суы тулган. Норвегия — корольлек, ягъни король идарә итә торган ил. Илнең башкаласы — Осло шәһәре. Аның исеме, галимнәр фикеренчә, «Аслу» сүзеннән килеп чыккан («ас»лар — Борынгы Скандинавия аллалары, «лу» — кечкенә урман).
Даны таралган норвегиялеләрнең берсе — бөек сәяхәтче Руаль Амундсен (1872—1928). Ул беренче булып Көньяк полюска барып җиткән. Норвегиянең бүгенге заман сәяхәтчесе һәм табигать саклаучысы Тур Хейердал да бөтен дөньяга танылган.
Швеция
Юлбарыс-ярымутрауның гәүдәсен һәм алгы аякларын Швеция биләп тора. Ул да — Норвегия кебек корольлек. Швециянең башкаласы Стокгольмда зур һәм матур Король сараен күрергә була.
Инде ике йөз ел чамасы Швеция бер сугышта да катнашмый. Тыныч тормыш аңа дөньядагы иң бай илләрнең берсе булырга ярдәм иткән.
Стокгольм — бик матур шәһәр. Ул үзара күперләр белән тоташкан 14 утрау өстендә утыра. Шәһәрдә музейлар байтак. Иң кызыклыларыннан берсе — «Васа» корабле музее. Махсус төзелгән бинада гаять зур борынгы корабль куелган. Кайчандыр ул баткан булган һәм су төбендә 333 ел яткан. Аннары аны чыгарганнар һәм элекке рәвешенә кайтарганнар.
Швеция — мәшһүр язучы Астрид Линдгренның туган җире. Ул — Бәләкәч һәм түбәдә яшәүче Карлсон турында хикәятләр уйлап чыгаручы.
Финляндия
Әгәр Финляндия картасына күз салсаң, күлләрнең күплегенә һичшиксез игътибар итәрсең. Юкка гына Финляндияне мең күл иле дип атамыйлар. Әмма алар монда мең генә түгел, ә 60 мең! Күлләр үзләренең саф сулары, урманлы, матур ярлары белән данлыклы. Монда ял итү өчен күп кенә илләрдән туристлар килә,
Финляндиянең башкаласы — Хельсинки. Бу шәһәргә килгән кешене барыннан да бигрәк аның чисталыгы таң калдыра. Урамда хәтта кечкенә генә кәгазь кисәген дә табып булмый. Финляндиянең бөтен җирендә шундый ук чисталык.
Бу ил үзенең аквапарклары белән данлыклы. «Аква» сүзе «су» дигәнне аңлата. Аквапарк — ял итү өчен менә дигән урын: анда бассейннар, туп-туры суга шуып төшәрлек биек «тау»лар, астына кереп басып торырлык ясалма шарлавыклар һәм башка күп кызыклар бар. Аквапаркта булырга финнар да, күп санлы туристлар да, бигрәк тә балалар ярата.
Дания
Даниянең башкаласы Копенгагенга диңгез юлы белән килүчеләрне мәшһүр скульптура — Су анасы каршы ала. Ул — бөек әкиятче Ханс Кристиан Андерсенның (1805—1875) бер әкиятендәге героиня. Дания язучысы Андерсенны бөтен дөнья балалары белә. Копенгагенның үзәгендә аңа һәйкәл куелган.
Шулай ук «Лего» исемле балалар конструкторлары да бөтен дөньяга танылган. Аларны Даниядә эшлиләр. Монда хәтта махсус уенчык ил — «Лего» «кирпеч»ләреннән төзелгән Леголенд та бар. Дания үзе — кечкенә ил. Аның каравы, ул дөньядагы иң зур утрауга — Гренландиягә ия.
Исландия
Кырыс Норвегия диңгезен кичеп, Исландия утравына килеп җитәбез. Монда шундый ук исемле дәүләт урнашкан. Бу атама «бозлы ил» дигәнне аңлата. Чыннан да, утрауның шактый өлеше бозлыклар белән капланган. Исландиядә вулканнар күп. Әмма ул бигрәк тә гейзерлары белән мәшһүр. Гейзерлар — өскә кайнар су агынтылары һәм пар атып тора торган чыганаклар. Иң зур гейзерның кайнап торган су фонтаны 50 метрга кадәр күтәрелә!
КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР
Норвегия чаңгылар һәм тимераяклар ватаны санала. Осло шәһәре тирәсендә хәтта чаңгылар музее бар.
Швециядә шырпы һәм хәзер һәр мәктәпнең спорт залында булган швед стенкасын уйлап тапканнар.
Исландиядә өйләрне һәм яшелчәләр үстерелә торган күп санлы теплицаларны кайнар чишмә суы белән җылыталар.
УЙЛАП КАРА!
1. Скандинавия илләренең флагларын чагыштырып кара. Аларның нинди уртаклыклары һәм нинди аерымлыклары бар?
2. Ханс Кристиан Андерсенның нинди әкиятләрен һәм Астрид Линдгренның нинди китапларын беләсең?
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Европаның төньяк өлешендә нинди илләр урнашкан?
2. Фьорд нәрсә ул һәм аны кайда күрергә була?
3. Кайсы илдә бердәнбер корабльнең музее бар?
4. Кайсы ил үзенең күлләре һәм аквапарклары белән мәшһүр?
5. Кайсы илдә һәм кайсы шәһәрдә сезне әкият героинясы каршы ала?
6. Төньяк илләренең кайсысы аерым утрауны биләп тора?
Европаның төньягында Норвегия, Швеция, Финляндия, Дания, Исландия урнашкан. Аларны Скандинавия илләре дип атыйлар.
БИРЕМНӘР
1. Сүзлекчәгә язып куй: Скандинавия илләре, фьорд, аквапарк, гейзер.
2. Европаның төньягындагы илләрнең берсен үз теләгең белән сайлап алып, «Кем ул? Нәрсә ул?» энциклопедиясе яисә башка китаплар буенча чыгыш әзерлә.
3. Өлкәннәр белән бергәләп кибетләрдә йөреп чык һәм Скандинавия илләреннән кертелгән нинди товарлар сатылганын белеш. Мәсәлән, Норвегиядән — креветка, Исландиядән — сельдь балыгы, Финляндиядән — ак май, Швециядән — суыткыч, Даниядән «Лего» конструкторы булырга мөмкин. Ничек уйлыйсың, бу товарлар Скандинавия илләренең икътисады турында нәрсә сөйли алалар? Товарларның һәр ил өчен аерым исемлеген төзе.
4. Әгәр Скандинавия илләренең берәрсендә булганың булса, үзеңнең тәэсирләрең турында сөйлә. Дәрескә бу илләрдән кайткан фоторәсемнәр, альбомнар, сувенирлар алып кил.
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ Европаның төньяк-көнбатышына юл тотарбыз һәм өч илдә булырбыз. Алар зур түгел, ә берсе хәтта бик-бик кечкенә. Бу күрше илләрне бер сүз белән — Бенилюкс дип атыйлар. Әлеге сүзнең һәрбер иҗеге — берәр ил исеменең башы. Ә менә аларның нинди илләр икәнлеген Европаның сәяси картасы ярдәмендә билгеләп кара.
4. Безнең иминлегебез
5. Икътисад нәрсәгә өйрәтә



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^