Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
БЕНИЛЮКС НӘРСӘ УЛ
Бенилюкс — өч илнең: Бельгия, Нидерланд һәм Люксембургның кыскартылган исеме.
Таблицаны өйрән. Аның ярдәмендә бу илләр турында нәрсәләр сөйләп була?
Бенилюкс
Илнең исемеБашкаласыИл башлыгыДәүләт теле
БельгияБрюссельКорольФранцуз, фла манд телләре
НидерландАмстердамКоролеваНидерланд теле
ЛюксембургЛюксембургБөек герцогФранцуз, немец телләре
Бенилюкс илләрен физик һәм сәяси карталардан кара. Әлеге карталар ярдәмендә, таблица буенча үзең сөйләгәннәргә өстәмәләр керт.
Бельгия
Бельгия белән танышуны аның башкаласы — Брюссельдән башлыйк. Ул — зур һәм матур шәһәр. Мондагы иң шәп урын — Үзәк мәйдан. Ул шундый матур биналар белән уратып алынган ки, үзеңне әкияти шәһәргә килеп эләккән сыман хис итәсең. Һәрбер йортның үзенең исеме бар: «Төлке», «Тавис», «Шлем», «Алтын агач» һәм башкалар. Мәйдан уртасында чәчәк базары урнашкан.
Үзәк мәйданнан ерак түгел бөтен дөньяга мәшһүр «Пес итеп торучы малай» һәйкәле тора. Брюссельдә булган һәрбер турист, һичшиксез, шул кызык фигураны карарга килә. Малайны еш кына төрле-төрле киемнәргә киендерәләр — йә ул хоккейчы формасына, йә индеец яки ковбой киеменә төренә. Аннары бөтен костюмнарны Үзәк мәйдандагы музейга урнаштыралар. Биредә алар инде берничә йөз данә җыелган.
Брюссельдә без Бельгия шоколадыннан һәм кайнар вафлялардан авыз итәрбез.
Нидерланд, яки Голландия
Каналлар иле, велосипедлар иле, чәчәкләр иле... Нидерланд турында шулай дип әйтеп була. Ни өчен? Тиздән белербез. Әмма башта «Нидерланд» дигән исем нәрсәне аңлатканын ачыклыйк. Ул «түбән җирләр» дигәнне аңлата икән. Һәм, чыннан да, илнең яртысы диярлек бик түбәндә — диңгез өсте тигезлегеннән түбәнрәк урнашкан. Су басмасын өчен, Голландиядә яшәүчеләр күп кенә урыннарда озын биек өемнәр — дамбалар ясарга мәҗбүр булганнар.
Күп гасырлар элек дамбаларның берсен Амстел елгасында салганнар. Вакытлар узу белән монда Амстердам шәһәре — илнең башкаласы үсеп чыккан. Шәһәрнең исеме дә елга исеменнән һәм «дамба» (голландча «дам») сүзләреннән килеп чыккан.
Амстердамның иң күренекле урыннарыннан берсе — ярларына таш түшәлгән матур каналлар. Каналлар шулкадәр күп, хәтта шәһәр су өстендә торган сыман. Каналлар буйлап экскурсия катерларында әкияттәге сыман борынгы йортларны, иксез-чиксез күперләрне карап йөрергә була.
Каналлар Амстердамның үзендә генә түгел. Алар ил буйлап, төрле юнәлешләргә таралып, диңгез, елгалар һәм шәһәрләрне тоташтырып торалар. Нәкъ шуңа күрә Нидерландны каналлар иле дип атап була. Нидерланд — тигезлекләр иле, һәм бу җирләр велосипедта йөрергә бик җайлы. Голландиянең һәр почмагында, бигрәк тә Амстердамда, велосипедта йөрүчеләр күп. Башкалада никадәр кеше булса, велосипедлар саны да шулкадәр диярлек. Шәһәр буйлап һәр җирдә велосипед юллары салынган. Менә ни өчен Голландияне «велосипедлар иле» диләр.
Аны «чәчәкләр иле» дип тә юкка гына атамыйлар. Голландия халкы чәчәкләрне бик ярата. Алар бик элекке заманнардан бирле лалә, нәркис һәм башка матур үсемлекләр үстерергә яраталар. Илдә 100 дән артык ботаник бакча, бик күп скверлар һәм парклар бар. Чәчәк бәйрәмнәре һәм күргәзмәләре уздырыла. Дөньяның бик күп илләренә Голландия чәчәкләрен сатарга алып чыгалар.
Нидерланд юллары буйлап барганда, һичшиксез, көтүлекләрдәге сыерларны күрерсең. Илдә сыерларның танылган голландия нәселен китереп чыгарганнар. Сөттән бөтен дөньяга мәшһүр голланд сырының төрле сортларын ясыйлар. Биредә Гауда һәм Эдам шәһәрләре бар, аларның исеменә бәйле рәвештә гауда һәм эдам дигән сыр атамалары килеп чыккан.
Голландия буйлап сәяхәт иткәндә, илнең тагын бер кызыклы ягына — иске тегермәннәргә игътибар итми калмассың. Аларны хәзер, башка борынгы ядкәрләр белән беррәттән, кадерләп саклыйлар.
Люксембург
Люксембург — дөньяның иң кечкенә илләреннән берсе. Аның башкаласы — шул ук исемдәге шәһәр.
Шәһәрнең үзәк өлеше биек тау башында урнашкан. Монда Бөек герцог сараен, соборны, борынгы тар урамнарны күрергә мөмкин. Башкаланың төрле якларына гаять зур күперләр салынган, алардан шәһәрнең матур манзарасы ачыла.
Кечкенә генә илдә гаять зур итеп төзелгән корыч кою заводлары бар. Аны тулысынча диярлек башка илләргә сату өчен җибәрәләр.
КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР
Брюссельдә шундый парк бар, анда Европаның иң кызыклы биналары кечерәйтелгән хәлдә куелган. Ул «Мини-Европа» дип атала.
Люксембургның үзәк өлеше урнашкан тау эчендә иске казаматлар урнашкан. Аларда кайчандыр тоткыннар ябылган. Хәзер алар — экскурсия урыннары.
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Бельгия, Нидерланд һәм Люксембург Европаның кайсы өлешендә урнашкан?
2. Бу илләрнең башкалалары ничек атала?
3. Бельгиянең башкаласы — Брюссельдә нинди кызыклы әйберләр күрергә мөмкин?
4. Ни өчен Нидерландны каналлар, велосипедлар һәм чәчәкләр иле дип әйтергә була?
5. Люксембург иле кайсы ягы белән кызыклы?
Европаның төньяк-көнбатышында зур булмаган илләр — Бельгия һәм Нидерланд, шулай ук дөньяның иң кечкенә илләреннән берсе Люксембург урнашкан. Нидерландны тагын Голландия дип тә йөртәләр.
БИРЕМНӘР
1. Сүзлекчәгә язып куй: дамба.
2. Өстәмә әдәбияттан (мәсәлән, «Нәрсә ул? Кем ул?» энциклопедиясеннән) файдаланып, Бенилюкс илләреннән теләсә кайсының икътисады турында чыгыш әзерлә.
3. Безнең кибетләрдә Бельгиядән һәм Голландиядән килгән нинди товарлар сатылуын ачыкла. Ул товарларның исемлеген төзе.
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ без Европаның үзәк өлешенә юнәлербез һәм өч илдә — Германиядә, Австриядә һәм Швейцариядә булырбыз. Аларны Европаның сәяси картасыннан тап, башкалаларының исемнәрен билгелә.
4. Безнең иминлегебез
5. Икътисад нәрсәгә өйрәтә



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^