Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ЕВРОПАНЫҢ ҮЗӘГЕНДӘ
Таблицаны карап чык. Аның буенча Европаның үзәк өлешендә урнашкан илләр турында сөйлә.
Европаның үзәк өлешендәге илләр
Илнең исемеБашкаласыИл башлыгыДәүләт теле
ГерманияБерлинПрезидентАлман (немец) теле
АвстрияВенаПрезидентАлман теле
ШвейцарияБернПрезидентАлман, француз, итальян телләре
Хикәяңне Европаның физик һәм сәяси картасы ярдәмендә тулыландыр.
Германия
Германия (Алман иле) — Европаның үзәк өлешенә урнашкан зур дәүләт. Монда зур шәһәрләр күп. Кайберләренә без әле барып та кайтырбыз.
Германиянең башкаласы Берлин илнең көнбатышында урнашкан. Берлинда кызыклы әйберләр күп, мәсәлән, мәгърур Бранденбург капкалары, Берлинның биек телевидение манарасы. Берлин зоопаркы — дөньяда иң зур зоопарк. Монда хайваннарга табигатьтә яшәгәндәгечә шартлар тудырырга тырышалар.
Илнең төньягында Бремен шәһәре урнашкан. Монда мәшһүр немец әкиятчеләре абыйлы-энеле Гриммнар язган әкиятнең геройларына — Бремен музыкантларына куелган һәйкәлне күреп була.
Илнең көнбатыш өлешендә Кёльн шәһәре урнашкан. Аның иң истәлекле урыны — гаять зур, гаҗәеп матур Кёльн соборы. Аны 600 ел төзегәннәр. Собор ак таштан салынган булган, әмма һава пычрануы нәтиҗәсендә, аның диварлары карала төшкән. 500 басмалы таш баскычтан соборның манарасына менәргә була. Аннан бөтен шәһәр күренеп тора.
Кёльн шәһәре Германиянең иң зур елгасы — Рейн ярларында утыра. «Рейн» атамасы «чиста» дигәнне аңлата. Әмма, кызганычка каршы, бу бөек елга нык пычранган хәлдә. Аңа шулкадәр күп пычрак сулар аккан, хәтта Рейн Европаның иң пычранган елгасы дип танылды.
Соңгы елларда Рейн елгасын сафландыру буенча Германиядә күп эшләр башкарыла, һәм аның суы чистара бара.
Австрия
Мюнхеннан Австриягә ерак түгел. Австриянең башкаласы Вена хаклы рәвештә дөньядагы иң матур шәһәрләрнең берсе булып исәпләнә. Ул — сарайлар һәм парклар каласы. Венаның үзәгендә күккә таба омтылган Изге Стефан соборы тора. Аның манарасына менеп җитәр өчен, 300 дән артык басманы үтәргә кирәк: Вена урамнары буйлап борынгы фиакрга (пар ат җигелгән экипажга) утырып йөрергә була.
Вена халкы сокланып туймаслык вальслар иҗат иткән күренекле композитор Иоганн Штраусның (1825—1899) биредә яшәгәнлеге белән бик горурлана. Паркларның берсендә аңа һәйкәл куелган. Мөгаен, ул Венаның иң мәшһүр һәйкәледер. Туристларның һәркайсы диярлек аның янында рәсемгә төшәргә тырыша.
Вена Австриянең тигез җирендә урнашкан. Әмма илнең зуррак өлешен Альп таулары биләп тора. Алар бик матур. Тау чаңгыларында шуар өчен, бирегә бик күп кеше килә.
Швейцария
Австриядән юлыбыз Швейцариягә юнәлә. Австриядәге кебек ук, илнең зуррак өлешен Альп таулары били. Әмма биредә алар Австриядәгегә караганда биегрәк. Без күп санлы тирән тарлавыклар, кар һәм боз белән капланган сокландыргыч тау түбәләрен күрербез. Швейцария үзенең тау курортлары белән мәшһүр.
Ә тагын әле ул — үзенең банклары белән танылган ил. Аның ышанычлы сейфларында төрле илләрдәге күп кенә бай кешеләрнең акчалары саклана.
Швеция кебек үк, Швейцария бик күптән бер сугышта да катнашмый.
КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР
Вена оранжереяларының берсе «Күбәләкләр йорты»на әверелдерелгән. Монда килсәң, гаять зур агачлары, шарлавыклары һәм күп санлы чәчәкләре булган искиткеч тропик урман уртасында каласың. Һәр тарафта тере күбәләкләр күрәсең! Аларны фоторәсемгә һәм видеокамерага төшерергә мөмкин.
УЙЛАП КАРА!
1. Рейн елгасы нинди илләр аша ага? Картадан билгелә.
2. Күп еллар элек немец шагыйре Генрих Гейне Рейн елгасына мөрәҗәгать итеп:
Салам сиңа, карт Рейным!
Ничек синең саулыгың ?
дип язган. Бүгенге көндә Рейн шагыйрьгә ни дип җавап бирер иде?
3. Синең фикереңчә, Рейн чистарак булсын өчен нишләргә кирәк?
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Германия, Австрия һәм Швейцария Европаның кайсы өлешендә урнашкан?
2. Германиянең нинди зур шәһәрләрен беләсең?
3. Дөньядагы иң зур зоопарк, әкият геройларына һәйкәл, 600 ел дәвамында төзелгән собор кайсы шәһәрләрдә урнашкан?
4. Туристларны Австриягә нәрсә җәлеп итә?
5. Европаның кайсы иле үзенең банклары белән мәшһүр?
Германия, Австрия һәм Швейцария — Европаның үзәк өлешендәге илләр. Араларында иң зурысы — Германия.
БИРЕМНӘР
1. Сүзлекчәгә язып куй: фиакр.
2. Өстәмә әдәбияттан файдаланып, Германия, Австрия яисә Швейцария икътисады турында үзең теләгән илне сайлап алып чыгыш әзерлә.
3. Синең Германия йогыртларын ашаганың бардыр, мөгаен. Дәрестә өйрәнгән илләрнең безнең кибетләрдә тагын нинди товарлары сатылганын ачыкла. Шул товарларның исемлеген төзе.
4. Әгәр кайчандыр Германиягә, Австриягә яисә Швейцариягә барган булсаң, тәэсирләрең белән уртаклашып хикәя яз.
5. Кёльн шәһәрендә Кёльн соборын сурәтләүче сувенирлар сатыла. Агачтан, металл, пластмасса, пыяладан ясалган кечкенә генә соборны сатып алып була. Дәреслектәге фотосурәттән файдаланып, пластилиннан Кёльн соборының макетын ясап кара.
БЕЛЕМГӘ ОМТЫЛУЧЫЛАР ӨЧЕН
Искиткеч князьлек
Австрия белән Швейцария арасында бик кечкенә Лихтенштейн дәүләте урнашкан. Ул Люксембургтан да кечерәк. Бу дәүләтнең башлыгы — князь. Монда немец телендә сөйләшәләр. Кечкенә генә бу ил коллекционерларны нык кызыксындыручы почта маркалары белән мәшһүр.
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ без иң әүвәл башкаласы — Париж шәһәре, аннан соң башкаласы Лондон булган илләр буйлап сәяхәт итәрбез. Боларның нинди илләр икәнен беләсеңме? Аларны сәяси картадан тап. Бу илләрнең беренчесенә барыр өчен, Швейцариядән кайсы якка таба юл тотарга кирәк? Беренче илдән икенче илгә эләгү өчен, кайсы юнәлештә барырга кирәк?
4. Безнең иминлегебез
5. Икътисад нәрсәгә өйрәтә



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^