Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ФРАНЦИЯ ҺӘМ БӨЕКБРИТАНИЯ БУЙЛАП СӘЯХӘТ
Таблицаны өйрән. Аның ярдәмендә без юл тоткан илләр турында нәрсә әйтеп була?
Франция һәм Бөекбритания
Бөекбритания
Илнең исемеБашкаласыИл башлыгыДәүләт теле
ФранцияПарижПрезидентФранцуз теле
ЛондонКоролеваИнглиз теле
Бу илләр турында Европаның физик һәм политик картасыннан нәрсәләр белеп була? Сөйләп бир.
Франция
Бу зур ил Европаның көнбатыш өлешендә урнашкан. Франция белән танышуны аның башкаласы Париждан башларбыз. Париж Сена елгасы буена урнашкан. Франциянең башкаласына килгән туристлар Сена буйлап сәфәр көймәсендә йөрергә тырышалар. Көймәдән шәһәрне күзәтергә җайлырак.
Менә без гаять зур собор яныннан узабыз. Бу бөтен дөньяга мәшһүр Париждагы Мәрьям-ана соборы. Ул Парижның үзәгендәге утрауда урнашкан.
Ә бусы Лувр — дөньяның иң зур музейларыннан берсе. Музей үзе борынгы зур сарай эчендә урнашкан, ә аңа керү юлы заманча пыяла пирамида белән бизәлгән (безнең көймәдән ул күренми).
Луврда картиналар һәм скульптуралар искиткеч күп. Иң танылган картина — бөек итальян рәссамы Леонардо да Винчиның «Джоконда »сы.
Тагын бераз баргач, чит-читләрендәге биек коллонналарга канатлы алтын атлар утыртып куелган гаҗәеп матур күперне күрербез. Бу — Александр III күпере, ул рус патшасы хөрмәтенә шулай аталган.
Алдыбызда Парижның иң мәшһүр корылмасы, бу шәһәрнең символы — Эйфель башнясы күренә. Ул, 100 елдан артык элек, инженер Эйфель проекты буенча төзелгән. Бик җиңел булып күренгән челтәрле манара 15 мең металл детальдән тора. Аның биеклеге 321 метр.
Манарага менеп тә була. Моның өчен анда лифтлар куелган. Кешеләрнең күбесе беренче «баскыч»ка менә, ул чагыштырмача биек түгел. Кыюраклар икенче «баскыч »ны — манараның уртасына җитә язган биеклекне «яулый». Ә иң кыюлар өченче «баскыч»ка — манара очына кадәр менә...
Парижда бик күңелле. Әмма безгә ашыгырга кирәк. Якында гына урнашкан искиткеч әкияти илгә — Европа Диснейлендына, ягъни Евродиснеилендка тизрәк барып җитәсебез бар. Бу — һәр бала үзенә яраклы аттракцион таба ала торган гаять зур күңел ачу паркы.
Франциядә безне тагын бер экскурсия көтә әле. Чын борынгы замокта булыр өчен без Луара елгасы ярына барырбыз. Монда замоклар күп. Бер ишеләрен — яулап алынмаслык ныгытма, икенчеләрен, мөгаен, патша сарае дип әйтергә буладыр.
Париждан ерак түгел Франциянең иң мөһим урыннарыннан берсе — Версаль урнашкан. Монда кайчандыр француз короленең резиденциясе булган, ә хәзер анда музей ачылган. Версальдәге король сарае фонтаннары һәм скульптуралары булган матур парк белән уратып алынган.
Атаклы французлардан син кемнәрне беләсең? Алар, әлбәттә, күп. Шуларның бөтен дөньяга танылган берсен генә әйтик. Ул — күренекле сәяхәтче, Океанны тикшерүче, табигатьне саклаучы Жак-Ив Кусто.
Бөекбритания
Бөекбритания Франциядән төньяк-көнбатышка таба урнашкан. Аның иң зур өлеше — Бөекбритания утравында, исеме дә шуннан килеп чыккан. Бөекбританиянең башкаласы Лондон Темза елгасы буена урнашкан.
Шәһәрнең үзәгендә аның иң данлыклы урыннарын, бигрәк тә Букингем сараен күрергә була. Анда король гаиләсе яши. Сарайны биек кара бүрекләр кигән кызыл мундирлы гвардиячеләр саклый. Каравылның тантаналы рәвештә алышынуын карарга һәр көнне күп санлы туристлар килә. Темза ярында бик матур Парламент бинасы урнашкан. Аның манарасы, илнең төп сәгатен балкытып, ерактан ук күренеп тора. Ул Биг Бен («Зур Бен») манарасы дип атала. Әлеге сәгатьнең дүрт циферблаты бар, ә минутлык укларының озынлыгы 4 метрдан узып китә! Елга буенда Тауэр ныгытмасы да урнашкан. Янәшәдә генә, Темза елгасы аша, ике зур манаралы Тауэр күпере салынган.
Бөекбритания дүрт зур өлкәгә бүленә, алар: Англия, Шотландия, Уэльс һәм Төньяк Ирландия.
Шотландия дә — күреп йөрү өчен бик кызыклы ил. Ул таулар һәм күлләр ягы. Шотландиялеләрнең милли киемнәре бик үзенчәлекле: ир-атлар шакмаклы итәк кияләр.
Бөекбритания — күп кенә танылган кешеләрнең ватаны. «Алисаның Могҗизалар илендәге маҗаралары» исемле китапның авторы Льюис Кэрролл (1832—1898) — шундыйларның берсе. Икенчесе—Джеральд Даррелл (1925—1995). Ул — хайваннар турындагы китаплары белән дан казанган һәм табигатьне саклауда бик күп эшләр башкарган гаҗәеп шәхес.
КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР
Евродиснейленд Париждан көнчыгышка таба 32 км ераклыкта урнашкан.
Франциядән Бөекбританияне Ла-Манш (французчадан «җиң» дип тәрҗемә ителә) бугазы аерып тора. Су астыннан озын туннель салынган, бу туннель буенча тиз генә бер илдән икенчесенә барып чыгарга мөмкин.
Лондонның сәер тоелган тәгәрмәчле бер әйбере бар. Бу — күптәннән бирле шәһәр буйлап йөрүче биек, ике катлы автобуслар.
УЙЛАП КАРА!
1. Франциядә бөек әкиятче Шарль Перро (1628—1703) яшәгән. Аның әкиятләре менә шулай башлана. Һәр өзекнең кайсы әкияттән алынганын әйт.
«Борын-борын заманда ниндидер авылда бәләкәй генә бер кыз яшәгән. Ул шундый матур булган, аннан да гүзәлрәк дөньяда бүтән юк икән. Әнисе аны үлеп яраткан, ә әбисе тагын да ныграк...»
«Борын-борын заманда мөхтәрәм һәм данлыклы бер кеше яшәгән. Аның беренче хатыны үлгән, шуннан соң ул икенче мәртәбә — дөньядагы иң гаугачыл һәм тәкәббер хатынга өйләнгән...»
«Тегермәнченең өч малае булган, үлгәндә ул аларга бары тик тегермән, ишәк һәм мәче генә калдырган...»
2. Өч каһарман корольгә хезмәт иткән. Аннары аларга дүртенчесе килеп кушылган. Аларның исемнәре ничек булган? Кайсы илдә яшәгәннәр? Аларны кем уйлап чыгарган?
3. Чынлыкта булмаган нинди бөек шымчы Лондонда яшәгән?
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Франция һәм Бөекбритания кайда урнашканнар?
2. Бу илләрнең башкалалары ничек атала?
3. Париж белән Лондон кайсы елгалар буенда урнашкан?
4. Әлеге шәһәрләрдә нинди истәлекле урыннарны күрергә мөмкин?
5. Атаклы французлардан һәм инглизләрдән кемнәрне беләсең?
Франция — Европаның көнбатышында урнашкан зур ил. Франциядән төньяк-көнбатышка таба утрауларда Бөекбритания урнашкан. Франциянең башкаласы — Париж, Бөекбританиянең башкаласы — Лондон.
БИРЕМНӘР
Франциянең яки Бөекбританиянең икътисады турында чыгыш әзерлә. Моның өчен теләсә нинди әдәбияттан файдаланырга мөмкин.
Безнең кибетләрдәге төрле ил товарларының исемлеген төзүне дәвам ит. Бу юлы сине Франциядән һәм Бөекбританиядән килгән товарлар кызыксындырырга тиеш. Дәрестә өйрәнелгән илләр буенча викторина өчен сораулар уйлап чыгар. Әгәр Франциягә яки Бөекбританиягә барганың булса, тәэсирләрең белән уртаклашып хикәя яз.
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ Европаның көньягына таба юнәлербез һәм ике илгә — Греция белән Италиягә барырбыз. Аларны Европаның сәяси картасыннан тап. Бу илләрнең башкалалары ничек атала?
4. Безнең иминлегебез
5. Икътисад нәрсәгә өйрәтә



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^