Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ЕВРОПАНЫҢ КӨНЬЯГЫНДА
Таблицаны, Европаның физик һәм сәяси карталарын карап чык. Һәр илне тасвирлап бир.
Греция һәм Италия
Илнең исемеБашкаласыИл башлыгыДәүләт теле
ГрецияАфинаПрезидентГрек теле
ИталияРимПрезидентИтальян теле
Без буласы илләрне гаять зур Урта диңгез составына керүче берничә диңгез уратып алган. Алар — җылы илләр. Шуңа күрә биредә курортлар күп, кояшка һәм диңгезгә кызыгып, меңләгән кешеләр монда ял итәргә киләләр.
Греция
Бүгенге Грециядә бик күп нәрсәләр борын-борын заманнарны, үзенең каһарманнары һәм бөек галимнәре белән дан алган Борынгы Грецияне хәтерләтә. Ул заманнар турында иске шәһәрләрнең, гыйбадәтханәләрнең, ныгытмаларның хәрабәләре (ягъни җимереклекләре) «сөйли».
Грециянең башкаласы Афинада биек калкулыкта борынгы корылмаларның иң мөһиме — Парфенон тора.
Ул — Афина исемле алиһә хөрмәтенә төзелгән мәһабәт гыйбадәтханә. Кодрәтле алиһә Афина шәһәренең яклаучысы булып саналган.
Бүгенге көндә Грециянең башкаласы — күп санлы автомобильләре, сәнәгать предприятиеләре һәм бик аз яшеллек булган зур шәһәр. Кызганычка каршы, монда һава нык пычранган, һәм әче төтеннән Парфенонның мәрмәр баганалары сизелерлек зыян күргән.
Грециянең утраулар иле булуы картада яхшы күренеп тора. Корфу, Крит, Родос һәм башка утраулар аның бер өлеше булып санала. Барысы бергә алар 1400 дән артык.
Италия
Бу илне картадан табу бик җиңел. Үзенең сурәте белән ул итекне хәтерләтә.
Италиянең башкаласы — Рим — бик борынгы шәһәр. Моның турында Рим үзәгендәге гаять зур, вакыт тарафыннан яртылаш җимерелгән Колизей корылмасы хәтерләтә. Ул 2000 ел элек диярлек төзелгән. Аның уртасында арена, ә тирәли тамашачылар өчен урыннар ясалган. Монда канкойгыч тамашалар уздырылган: аренада кешеләр үзара һәм хайваннар (үгезләр, арысланнар һәм хәтта тәвә кошлары) белән сугышканнар, хайваннарны да сугыштырганнар. Хәзер безгә мондый рәхимсез тамашалар күңел кайтаргыч булып тоелыр иде, әмма ул заманнарда алар гадәти хәл булган.
Рим — бик матур шәһәр. Монда бик күп фонтаннар һәм сарайлар бар. Ә Римдагы чиркәүләр саны 400 дән артык.
Италиядә мәшһүр калалар җитәрлек. Мәсәлән, Пиза шәһәре үзенең авып баручы манарасы белән мәшһүр. Ул шулкадәр авышкан, менә-менә авып китәр кебек тоела.
Су өстендәге кала дип аталучы Венеция шәһәре искиткеч. Ул утрауларда төзелгән һәм күп санлы каналлар белән челтәрләнгән. Аның урамнары каналлардан гына тора да. Алар буйлап очлы борынлы көймәләрдә — гондолаларда, шулай ук моторлы гади көймәләрдә һәм катерларда йөриләр. Италия территориясенә зур утраулар — Сицилия һәм Сардиния керә.
Бу ил — Чиполлино һәм аның дусларының маҗаралары турындагы тарихны уйлап чыгарган бик шәп әкиятче Джанни Родариның (1920—1980) ватаны.
КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР
Греция — Олимпия уеннары ватаны. Беренче уеннар монда бик борынгы заманнарда уздырылган. Хәзер Грециядә кояш нурларыннан олимпия факелын кабызалар. Аннары аны чираттагы Олимпия уеннары үткәрелә торган шәһәргә илтәләр. Римда Ватикан исемле шәһәр-дәүләт урнашкан. Аның белән Рим Папасы идарә итә. Ватикан — дөньядагы иң кечкенә дәүләт.
УЙЛАП КАРА!
1. Бер мультфильмның геройлары итальяннар еш ашый торган ризыкны яраталар. Шул ризыкны, мультфильмны һәм аның геройларын әйт.
2. Мультфильмда Чиполлино бер җыр җырлый, анда: «Мин Италиядә үстем, анда әфлисун белән лимон да, зәйтүн белән инжир дә, башка җимешләр дә өлгерә» дигән сүзләр бар. Бу җырдан Италия турында ниләр белеп була? Чиполлино җырындагы «инжир» нәрсә ул?
3. Ни өчен Амстердамны еш кына төньяк Венеция дип йөртәләр?
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Греция һәм Италия кайда урнашканнар?
2. Парфенон нәрсә ул?
3. Колизей нәрсә ул?
4. Венеция нәрсәсе белән кызыклы?
Греция һәм Италия — Европа көньягындагы җылы илләр. Монда борын заманнарда ук төзелгән корылмалар сакланып калган.
БИРЕМНӘР
1. Сүзлекчәгә язып куй: гондола.
2. Туристлык ширкәтләренең реклама игъланнары белән танышып чык. Алар Греция һәм Италиягә нинди сәяхәтләр тәкъдим итәләр?
3. Төрле илләрдән кертелгән товарлар исемлеген төзүне дәвам ит. Греция һәм Италиядән нинди товарлар кайтарылуын белеш.
4. Пластилиннан Парфенон, Колизей яисә Пиза манарасының макетын яса. Венециянең йортлары, каналлары һәм гондолалары белән бер почмагын ясап карарга да була. (Исеңдә тот: Венециядәге барлык гондолалар кара төстә.)
5. Европаның көньягындагы илләр турында викторина өчен сораулар уйлап чыгар.
6. Әгәр Греция яисә Италиядә булганың бар икән, шул турыда хикәя язып кил.
Менә Европа буйлап сәяхәтебез төгәлләнде дә. Тагын бер кат сәяси картага карап ал. Без булган илләрне санап чык әле. Ә хәзер күзләреңне йом һәм картаны күз алдыңа китер. Тагын бер кат әлеге илләрне атап чык. Инде Европа картасына кабат кара. Без булмаган илләрне тап. Карта буенча аларның башкалаларын билгелә.
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ без дөньяның башка почмакларына юл тотарбыз. Әмма төрле илләрне җентекләп өйрәнмәячәкбез, ә аларның иң кызыклы һәм тарихи истәлекле урыннары белән генә танышып китәрбез.
4. Безнең иминлегебез
5. Икътисад нәрсәгә өйрәтә



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^