Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ДӨНЬЯНЫҢ ТАРИХИ ИСТӘЛЕКЛЕ УРЫННАРЫНА СӘЯХӘТ
Азиядә
Таҗ-Махал
Бу вакыйга куп еллар элек булган. Һиндстанның кодрәтле хакименең сөекле хатыны үлгән. Шул кайгыдан бер төн эчендә аның чәчләре агарган, имеш. Ул хатыны истәлегенә кеше куллары белән генә төзеп була торган иң матур төрбә салдырырга сүз биргән. Бу эш 22 ел дәвам иткән. Көчләрен кызганмыйча, 20 мең оста тырышкан. Һәм менә күпләр Җир шарындагы иң матур бина дип санаган мәрмәр могҗиза — Таҗ-Махал барлыкка килгән.
Гаҗәеп матур Таҗ-Махал Һиндстанның символына әверелгән.
Африкада
Мисыр пирамидалары
Бу гаять зур корылмалар Мисырда урнашкан. Алар якынча 4500 еллар элек, фиргавеннар — борынгы Мисыр патшалары өчен төрбә итеп төзелгәннәр. Пирамидаларның зурлыгы таң калырлык.
Мәсәлән, фиргавен Хеопс төрбәсенең биеклеге 50 катлы йортка тиң. Пирамида 2 миллион 300 мең таш блоктан салынган. Борынгы мисырлыларның аны ничек төзеп бетерүләрен күз алдына китерүе дә авыр. Гаять зур,(һәркайсы ике ярым тонна!) ташларны бик биеккә күтәрергә кирәк булган.
Австралиядә
Сидней операсы
Бу — түбәсе җилкәннәр рәвешендә төзелгән искиткеч бина. Ул Австралиядә (материкны да, илне дә шулай атыйлар), Сидней шәһәрендә, диңгез гаванендә урнашкан. Архитектор аны диңгездәге җилкәнле яхталарга сокланып уйлап чыгарган.
Бина 30 еллар элек төзелгән. Бу — театр. Аның залында дөньядагы иң зур сәхнә пәрдәсе эленеп тора.
Америкада
Азатлык статуясы
Азатлык статуясы Америка Кушма Штатларында, Нью-Йорк шәһәрендә урнашкан. Ул бу илнең символы һәм Төньяк Американың иң атаклы һәйкәле булып санала. Статуяның үлчәмнәре бик зур. Аның бер имән бармагының озынлыгы гына да 2 м 40 см. Азатлык статуясын 100 елдан артык элек, әмма Америкада түгел, Франциядә, Парижда ясаганнар. Аннары аны кисәкләргә бүлеп океан аша ташыганнар һәм Франция халкыннан Америка халкына бүләк итеп тапшырганнар.
Без инде Европа Диснейлендында булган идек. Әмма мондый әкияти ил иң элек АКШта барлыкка килгән, һәм ул монда берәү генә түгел. Иң беренче Диснейленд Американың Калифорния штатында урнашкан. Ә икенче, яңа Диснейленд соңрак Флорида штатында төзелгән. Ул бөтен дөньядагы иң зур күңел ачу паркына әйләнгән. Барлык атракционнарны йөреп чыгу өчен, бер атна вакыт кирәк.
УЙЛАП КАРА!
Ни өчен меңләгән кеше төрле илләргә ерак сәяхәткә чыга, югыйсә тарихи истәлекле урыннарны телевизордан яисә китаплардагы фоторәсемнәрдән дә күреп була бит?
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
Рәсемнәрдә нәрсәләр сурәтләнгән? Бу тарихи истәлекле урыннар кайларда урнашкан?
Төрле илләрдә бөтен дөньяга мәшһүр булган истәлекле урыннар бар. Мәсәлән: Һиндстанда Таҗ-Махал, Мисырда Хеопс пирамидасы, Австралиядә Сидней операсы, АКШта Азатлык статуясы.
БИРЕМНӘР
1. Дәреслектә тасвирланган тарихи истәлекле урыннар урнашкан илләрне һәм шәһәрләрне дөнья картасыннан тап.
2. Истәлекле урыннарның берәрсе турында (үзең сайлап) дәреслектәгедән тулырак бирелгән мәгълүматларны өстәмә әдәбияттан эзләп тап һәм чыгыш әзерлә.
3. Җир шарының дәреслектә язылмаган берәр атаклы урыны турында өстәмә әдәбияттан табып чыгыш әзерлә.
4. Дәреслектә тасвирланган күренекле урыннарның берәрсен үз күзләрең белән күргән булсаң, тәэсирләрең турында дәрестә сөйләргә әзерлән.
5. Үзеңне архитектор дип күз алдыңа китер. Синең карашыңча истәлекле урын була алырлык берәр бина яки һәйкәл уйлап чыгар һәм аның рәсемен яса.
4. Безнең иминлегебез
5. Икътисад нәрсәгә өйрәтә



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^