Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ХИМИЯ 8 КЛАСС
I БҮЛЕК. Башлангыч химик төшенчәләр
§ 1. Химия фәне. Матдәләр һәм аларның үзлекләре
Башлангыч классларда сез табигать белемен өйрәндегез, физика һәм биологияне өйрәнүгә керештегез, «физик җисем» һәм «матдә» төшенчәләре белән таныштыгыз.
«Физик җисем» һәм «матдә» төшенчәләренең нәрсә белән аерылып торуын ачыклау өчен, табигать белеме һәм ботаника курсларыннан физик җисемнәрнең, мәсәлән, гранит һәм иген бөртегенең составы турындагы мәгълүматларны хәтергә төшерегез. Гранит кисәге дә, бөртек тә — физик җисемнәр, әмма аларның составлары төрле. Ботаника дәресләрендә сез бөртек составында крахмал, аксым, үсемлек майлары булуын ачыкладыгыз, ә гранит исә кварцтан, слюдадан һәм кыр шпатыннан тора. Кварц, слюда, кыр шпаты, крахмал, аксым, үсемлек майлары — болар матдәләр. Бер үк предметларны еш кына төрле матдәләрдән ясыйлар. Мәсәлән, бер үк формадагы трубаларны бакырдан да, пыяладан да эшләп була һәм, киресенчә, төрле предметлар, мәсәлән, төрле савытлар эшләп чыгарганда бер үк матдә — пыяла кулланалар (1 нче рәсем).
Димәк, физик җисемнәрне матдәләр тәшкил итәләр.
Матдәләр бик күп. Җиде миллионнан артык матдә барлыгы билгеле һәм аларның барысы да билгеле бер үзлекләр белән характерлана. Матдәләрнең үзара аерымлык яки охшашлык билгеләре матдәләрнең үзлекләре дип атала.
Физика курсыннан мәгълүм булганча, һәр матдә билгеле бер физик үзлекләргә ия (1 нче схема).
Химиянең бурычларыннан берсе матдәләрне, аларның үзлекләрен өйрәнү һәм матдәләрне халык хуҗалыгында куллануны прогнозлау. Мәсәлән, һәркемгә билгеле булган алюминий матдәсенә мондый характеристика бирергә була.
1 нче схема

1 нче рәсем. Пыяладан эшләнгән төрле предметлар.
Алюминий — көмешсыман-ак төстәге металл. Чагыштырмача җиңел (ρ =2,7 г/см3), 660°С тагы температурада эретелә. Алюминий бик тә пластик. Электр үткәрүчәнлеге буенча бары тик алтын, көмеш һәм бакырдан гына калыша. Җиңел булу сәбәпле алюминий эретмәләр хәлендә самолетлар һәм ракеталар төзүдә кулланыла. Аны шулай ук электр үткәргечләре һәм көнкүреш предметлары эшләгәндә кулланалар.
Химиянең икенче бер бурычы халык хуҗалыгы өчен кирәкле төрле матдәләр, мәсәлән, төрле пластмассалар, минераль ашламалар (суперфосфат, аммиак селитрасы һ.б.), дарулар (аспирин, стрептоцид һ.б.) табу. Бу матдәләрне төрле химик әверелешләр үткәреп табалар.
Химиягә мондый билгеләмә бирергә мөмкин:
Химия — матдәләр, аларның үзлекләре, матдәләрнең әверелешләре һәм бу әверелешләргә хас күренешләр турындагы фән ул.
Фәнни-техник прогресста химиянең роле бик зур.
Химия халык хуҗалыгының барлык өлкәләренә үтеп керә. Химия файдалы казылмаларны кирәкле продуктларга: металларга, аларның эретмәләренә, ягулыкка эшкәртүне тәэмин итә.
Табигать белеме һәм биология курсларыннан сезгә билгеле булганча, авыл хуҗалыгы производствосының продуктлылыгы күп дәрәҗәдә химия промышленносте аны минераль ашламалар һәм үсемлекләрне корткычлардан саклау чаралары белән тәэмин итүгә бәйле. Химиянең роле төзелеш материаллары, синтетик тукымалар, пластмассалар, сабын һәм кер порошоклары, медикаментлар җитештерүдә дә аз түгел.
Химия курсын өйрәнеп, химия буенча белемнәрне нигезле кулланганда гына аның халык байлыгын арттыруга булышлык итүенә инанырсыз. Химик матдәләрне һәм аларның әверелешләрен белдексез, контрольсез куллану еш кына әйләнә-тирә мохитнең пычрануына китерә, ә бу исә үсемлекләр, хайваннар һәм кешенең тереклегенә тискәре йогынты ясый.
 
I бүлек Башлангыч химик төшенчәләр



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2020 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^