Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ХИМИЯ 8 КЛАСС
I БҮЛЕК. Башлангыч химик төшенчәләр
§ 10. Химик формулалар. Чагыштырма молекуляр масса
Химик формулалар. Матдәләрнең состав даимилеге законына таянып, химик формулалар чыгарырга мөмкин. Моны конкрет мисалларда тикшереп узыйк.
Безгә тимернең күкерт белән 7 :4 масса чагыштырмаларында кушылуы билгеле. Тимер һәм күкертнең чагыштырма атом авырлыкларын белгән хәлдә, бу элемент атомнарының тимер сульфидындагы санча чагыштырмаларын табарга мөмкин.
7 масса өлеше тимер 4 масса өлеше күкерт белән кушыла
56 масса өлеше тимер х масса өлеше күкерт белән кушыла
7 м. ө. : 56 м. ө.=4 м. ө. : х;
Ar (S) = 32, ә Ar (Fe)=56 булгач, тимер сульфидында 1 атом тимергә 1 атом күкерт туры килә, ягъни тимер сульфидын FeS формуласы белән күрсәтергә мөмкин.
Суда водород һәм кислород химик элементлары 1 :8 масса чагыштырмаларында бәйләнгән. Водород һәм кислородның чагыштырма атом массалары билгеле булганга, су молекуласында атомнарның иң гади чагыштырмаларын да исәпләп чыгарырга мөмкин. Болай фикер йөртәләр:
15 нче рәсем. Коэффициентлар һәм индекслар.
8 м. ө. кислород 1 м. ө. водород белән кушыла
16 м. ө. кислород х м. ө. водород белән кушыла
8: 16=1 :х;
Водородның чагыштырма атом массасы 1 гә тигез икән, су молекуласында бер кислород ике водород атомы белән кушылган булып чыга. Шул сәбәпле су составын H2O химик формуласы белән күрсәтергә мөмкин. Водород элементы билгесеннән уңда аста торучы 2 цифры индекс дип атала.
Химик формулаларда индекс атомнар санын күрсәтә (15 нче рәсем).
Химик формула — матдәнең составын химик билгеләр һәм индекслар ярдәмендә шартлы рәвештә язу ул.
Сезгә билгеле булганча, химик формулалар (яки химик билгеләр) алдында торучы саннар коэффициентлар дип аталалар (15 нче рәсем).
15 нче рәсемдә 3 һәм 5 саннары — коэффициентлар, ә 2 һәм 3 саннары — индекслар. Химик формулалардагы 1 индексын, шулай ук химик символлар һәм формулалар алдындагы 1 коэффициентын язмыйлар.
Рәсемдә китерелгән формулалар болай укыла: өч-куп-рум-хлор-ике, биш-алюминий-ике-о-өч, өч-феррум-хлор-өч.
5НгО биш-аш-ике-о язылышын болай аңларга кирәк: биш су молекуласы ун водород атомыннан һәм биш кислород атомыннан хасил булган.
Химик формула бу матдәне хасил итүче элементларның атомнарының санча чагыштырмасын аңлата.
Чагыштырма молекуляр масса. Молекула массасы, атом массасы кебек үк, массаның атом берәмлекләрендә белдерелә.
Массаның атом берәмлекләрендә күрсәтелгән молекула массасын матдәнең молекуляр массасы дип атыйлар.
Матдәнең чагыштырма молекуляр массасы бу матдәнең молекула массасы үз массасы 12 м.а.б. булган углерод атомы массасының 1/12 өлешеннән ничә тапкыр зуррак булуын күрсәтә.
Чагыштырма молекуляр масса — исемсез зурлык һәм Мr хәрефләре белән күрсәтелә.
Матдәнең химик формуласы буенча аның турында нинди информация алырга мөмкин булуын ачыклыйк.
1. Матдәнең химик формуласы Н2О СО2
2. Матдәнең исеме Су Углекислый газ
3. Матдәнең бер молекуласы 1 молекула су 1 молекула углекислый газ
4. Сыйфат составы (бирелгән матдә нинди химик элементлардан тора) Су составына водород Н һәм кислород О химик элементлары керә. Углекислый газ составына углерод C һәм кислород O химик элементлары керә.
5. Микъдар составы (бирелгән матдә составына һәр элементның ничә атомы һәм нинди масса чагыштырмаларында керә). Су молекуласы ике водород Н атомыннан һәм бер кислород 0 атомыннан хасил булган 2m(Н) :m(О) = =2: 16=1 :8 Углекислый газ молекуласы бер углерод С атомыннан һәм ике кислород О атомыннан хасил булган. m (С) :2m (О) = = 12:32=3:8
6. Чагыштырма молекуляр масса. Мr (Н2О)=2x1 + + 16=18 Mr (СО2)=12+ +2x16=44.
7. Матдә микъдары (моль) — 1 моль молекулалар. 1 моль Н2О молекулалары. 1 моль СО2 молекулалары.
8. Моляр масса М (Н2О) = 18 г/моль М (СО2) = 44 г/моль.
Химик формулалардан файдаланьш төрле исәпләүләр башкаралар.
(Молекуляр булмаган төзелешле матдәләргә карата «молекуляр масса» төшенчәсе шартлы рәвештә кулланыла).
1.   Чагыштырма молекуляр массаларны исәпләү
Мәсьәлә. Химик формуласы H2SO4 (аш-ике-эс-о-дүрт) булган сульфат кислотасының чагыштырма молекуляр массасын исәпләгез.
Чишелеше. Чагыштырма молекуляр массаны табу өчен кушылманы хасил итүче элементларның атомнары санын исәпкә алалар һәм алар-ның чагыштырма атом массаларының суммасын чыгаралар:
Мr (H2SO4) =1x2+32+16x4=98
2.   Катлаулы матдәдәге химик элементларның масса чагыштырмаларын исәпләү.
Мәсьәлә. Химик формуласы H2SO4 булган сульфат кислотасында химик элементларның масса чагыштырмаларын исәпләргә.
Чишелеше. Химик кушылма составына керүче атомнар санын һәм элементларның чагыштырма атом массаларын белгәндә, бу элементларның масса чагыштырмаларын табарга мөмкин:
m (Н) : m (S) : m (О) =2 : 32 : 64=1 : 16 : 32; 1 + 16+32=49
Бу 49 м. ө. сульфат кислотасында 1 м. ө. водород, 16 м. ө. күкерт һәм 32 м. ө. кислород булуын аңлата. Масса өлешләрен массаның теләсә нинди берәмлекләрендә (г, кг, т) күрсәтергә мөмкин. Әйтик, 49 г сульфат кислотасында 1 г водород, 16 г күкерт һәм 32 г кислород яки шуңа ярашлы рәвештә 49 тоннада 1 т, 16 т һәм 32 т бар.
3. Катлаулы матдәдә химик элементның масса өлешләрен исәпләү.
Мәсьәлә. Сульфат кислотасында (H2SO4) химик элементларның масса өлешләрен билгеләгез һәм аларны процентларда күрсәтегез.

Чишелеше. 1) Сульфат кислотасының чагыштырма молекуляр массасын исәплибез:
М, (H2SO4) =1x2+32+16x4=98
2) Элементларның масса өлешләрен исәплибез.
Моның өчен чагыштырма молекуляр массаның кыйммәтен 1 дип алабыз.
Алга таба болай фикер йөртәбез:
98 м. ө. сульфат кислотасы 1 гә туры килә
2 м. ө. водород                     х ка туры килә
98:2=1 :х
Моннан күренгәнчә, катлаулы матдәдә химик элементның масса өлешен аның массасын бу матдәнең чагыштырма молекуляр массасына бүлеп табалар. Моны исәпкә алып һәм элементның масса өлешен W хәрефе белән билгеләп, масса өлешләрен исәпләүләрне болай башкаралар:
4. Бирелгән матдәнең составына кергән химик элементларның масса өлешләре билгеле булганда химик формулаларны китереп чыгару.
Мәсьәлә. Матдәнең 0,4 (40%) масса өлеше кальцийдан Са, 0,12 (12%) масса өлеше углеродтан С һәм 0,48 (48%) масса өлеше кислородтан О торуы билгеле. Бу матдәнең химик формуласын китереп чыгарырга.
Чишелеше. Бирелгән матдә составына керүче химик элементларның масса өлешләренең санча кыйммәтләрен аларнын чагыштырма атом авырлыкларына бүлеп атомнарның санча чагыштырмаларын табалар:
Бу исәпләүләрдә еш кына процентларда күрсәтелгән масса өлешләрен кулланалар:
Исәпләү кальцийның 1 атомына углеродның 1 атомы һәм кислородның өч атомы туры килүен күрсәтә. Димәк, бу матдәнең химик формуласы СаСОз. Мәсьәләләрнең тикшерелгән төрләренә башка мисаллар 9 нчы класс дәреслегендә бирелгәннәр.
4—12 нче сорауларга җавап бирегез һәм күнегүләрне башкарыгыз.
1. Атомнар турындагы тәгълиматтан чыгып тимер белән күкерт кушылу реакциясен аңлатып бирегез. Ни өчен бу элементлар 7 : 4 масса чагыштырмаларында кушылалар?
2. Матдәдә 2 атом бакырга 1 атом күкерт туры килүе билгеле, һәр ике матдә тулысынча реакциягә керсен өчен, бакыр һәм күкертне нинди масса чагыштырмаларында алырга кирәк?
3. Состав даимилеге законы кем тарафыннан һәм кайчан ачылган? Бу законга билгеләмә бирегез һәм атомнар турындагы тәгълиматтан чыгып аның асылын аңлатыгыз.
4. Водород күкерт белән 1:16 масса чагыштырмаларында кушыла. Бу элементларның чагыштырма атом массалары турындагы белешмәләрне кулланып, сероводородның химик формуласын китереп чыгарыгыз. Химик формулаларны китереп чыгаруда матдәләрнең состав даимилеге законы нинди әһәмияткә ия?
5. Бакыр сульфатында бакыр, күкерт һәм кислородның масса чагыштырмалары 2:1:2 гә туры килсә, химик элементның чагыштырма атом массалары турындагы мәгълүматлардан файдаланып бу матдәнең химик формуласын китереп чыгарыгыз.
6. Матдәнең состав даимилеге законы нинди практик әһәмияткә ия?
7. Химик формула нәрсәне күрсәтә? Мисаллар китерегез.
8. Тимер сульфидының массаларын түбәндәге саннар белән (м.а.б. ләрендә) күрсәтергә мөмкинме: а) 44; б) 176; в) 150; г) 264? Ни өчен?
9. Әгәр составларына: а) тимер атомы һәм өч хлор атомы; б) ике алюминий атомы һәм өч кислород атомы; в) кальций атомы, углерод атомы һәм өч кислород атомы керүе билгеле булса, матдәләрнең химик формулаларын языгыз. Бирелгән матдәләрнең чагыштырма молекуляр массаларын исәпләгез.
10. Формулалар буенча элементларның масса өлешләрен процентларда исәпләп чыгарыгыз:
1) CuSO4 — бакыр сульфаты; 2) Fe2O3 — тимер оксиды; 3) HNO3 — нитрат кислотасы.
11. 27 нче биттә китерелгән үрнәк буенча HgO, O2, Н2, H2SO4, CuO формулаларының нәрсә белдерүләрен аңлатыгыз.
12. 4Н, 2Н2, HgO, 5FeS, 3H2SO4 язылышлары нәрсәне аңлаталар?
I бүлек Башлангыч химик төшенчәләр



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2020 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^