Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ХИМИЯ 8 КЛАСС
I БҮЛЕК. Башлангыч химик төшенчәләр
§ 2. Саф матдәләр һәм катнашмалар
1. Ни өчен матдәләрне катнашмалардан аерып алалар?
2. Сезгә катнашмаларны аеруның нинди ысуллары билгеле? Аларны нинди очракларда кулланалар?
3. Нинди катнашмаларны фильтрлап аералар?
4. Фильтр хәзерләүне һәм фильтрлауны ничек башкарырга (табигать белеме курсыннан хәтергә төшерегез).
Табигатьтә матдәләр күбесенчә катнашмалар хәлендә очрыйлар (2 нче схема).
2 нче схема
Катнашмага кергән матдәләрнең кисәкчекләрен хәтта микроскоп ярдәмендә дә күреп булмаса, мондый катнашмалар беришле дип атала.
Мәсәлән, шикәр яки аш тозының судагы эремәләре.
Катнашманы тәшкил итүче матдәләрнең кисәкчекләрен гади күз белән яки микроскоп ярдәмемдә күреп булса, мондый катнашмалар төрле ишле дип атала.
3 нче схема
Химия лабораторияләрендә һәм промышленностьта еш кына саф матдәләр кирәк була. Даими физик үзлекләргә ия булган матдәләрне саф матдәләр дип атыйлар, мәсәлән, дистиллирланган су. (Практик яктан абсолют саф матдәләр табылмаган.)
Катнашмаларны аеруның төрле ысуллары бар. Шул ысуллар белән тулырак танышыйк (3 нче схема).
Бирем. Катнашмаларны аеру турындагы текстны укыганда дәфтәрдә беришле һәм төрле ишле катнашмаларны аеруның төп ысуллары схемасын төзегез, һәр ысулга мисаллар языгыз. Үзегез төзегән схеманы 3 нче схема белән чагыштырыгыз.
Матдәләрне төрле ишле катнашмадан аерып алу
1. Тондыру
а) Суда эремәүчән төрле тыгызлыклы матдәләрне аларның төрле ишле катнашмаларыннан аерып алу. Мәсәлән, тимер вагын агачныкыннан аеру өчен бу катнашмага су өстәп болгаталар, ә аннан соң тондыралар. Тимер вагы төпкә төшә, ә агач вагы өскә калкып чыга, һәм аны су белән бергә агызып алырга мөмкин (2 нче рәсем, а, б, в).
б) Кайбер матдәләр суда төрле тизлектә төпкә утыралар. Әгәр суга балчык белән ком катнашмасын салып болгатсаң, ком төпкә шактый тизрәк утырыр (3 нче рәсем, а, б). Бу ысул керамика производствосында комны балчыктан аеру өчен кулланыла (кызыл кирпеч җитештерү, балчыктан савыт-саба ясау).
в) бер-берсендә аз эрүчән төрле тыгызлыклы сыеклыкларны аларның катнашмаларыннан аерып алу. Бензин белән су, нефть белән су, үсемлек мае белән су катнашмалары тиздән катламнарга аерылалар, шунлыктан аларны бүлгеч бүрәнкә яки колонка ярдәмендә аерырга мөмкин (4 нче һәм 5 нче рәсемнәр). Кайчакта төрле тыгызлыклы сыеклыкларны, мәсәлән каймакны сөттән, центрифугалап аералар.
2. Фильтрлау
Суда эрүчән һәм эремәүчән матдәләрне аларның төрле ишле катнашмаларыннан аерып алу. Аш тозын ком белән булган катнашмасыннан аерып алу өчен су өстәп болгаталар. Аш тозы суда эри, ә ком төпкә утыра.
Эремәүчән кисәкчекләрне эремәдән тизрәк аеру өчен катнашманы фильтрлыйлар (6 нчы рәсем). Ком фильтр кәгазендә кала, ә аш тозының үтә күренмәле эремәсе фильтр аша уза. (Эрегән аш тозын судан ничек аерып алу турында 4 нче пункттан карагыз.)
3. Магнит белән тәэсир итү
Магнитлана торган матдәләрне аларның төрле ишле катнашмаларыннан аерып алу. Әгәр тимер һәм күкерт порошоклары катнашмасы бирелгән булса, аларны магнит ярдәмендә аерырга мөмкин.
Матдәләрне беришле катнашмадан аерып алу
4. Парга әйләндерү. Кристаллаштыру
Эрегән матдәне, мәсәлән, аш тозын, аерып алу өчен эремәне парга әйләндерәләр (7 нче рәсем). Су парга әверелә, ә фарфор чынаякта аш тозы кала. Кайчакта суны өлешчә парга әйләндерүдән дә файдаланалар. Нәтиҗәдә куертылган эремә хасил була, һәм ул суынганда эрегән матдә кристаллар хәлендә аерылып чыга. Матдәләрне чистартуның бу ысулы кристаллаштыру дип атала.
5. Дистиллирлау
Катнашмаларны аеруның бу ысулы бер-берсендә эрүчән компонентларның кайнау температуралары аерымлыгына нигезләнгән.
Дистиллирлау (куу) — очучан сыеклыкларны парга әйләндереп шуннан соң бу парларны конденсацияләү юлы белән беришле катнашмаларны аеру алымы. Мәсәлән, ди-стиллирланган су табу. Моның өчен, эрегән матдәләр булган суны бер савытка салып кайнаталар (8 нче рәсем). Хасил булган су парлары икенче бер савытта дистиллир-ланган су хәлендә конденсацияләнә.

6 нчы рәсем. Фильтрлау.

7 нче рәсем. Парга әйләндерү.

8 нче рәсем. Дистиллирлау.
6. Хромотография
Бу ысул кайбер матдәләрнең икенче бер матдә өслегендә төрле тизлектә йотылуларына (бәйләнешкә керүләренә) нигезләнгән.
Бу ысулның асылына түбәндәге тәҗрибәдә төшенергә була.
Әгәр кызыл кара салынган савыт өстенә фильтр кәгазе элеп, аның очын гына шул карага төшерсәк, эремәнең кәгазьгә сеңүен һәм акрынлап күтәрелүен күрергә мөмкин. Әмма буягыч матдәнең күтәрелү чиге суның күтәрелү чигеннән калышыр. Шулай итеп ике матдә — су һәм эремәгә кызыл төс бирүче буягыч матдәнең аерылуы күзәтелер. Әгәр буяу берничә аерым матдәдән торса, аларның һәр-кайсы билгеле бер югарылыкка күтәрелер һәм кәгазьдә берничә төсле зона барлыкка килер. Химия лабораторияләрендә һәм промышленностьта фильтр кәгазе урынына күмер, известьташ һ. б. кулланалар. Матдәләрне аеру һәм чистартуның бу ысулы гаять тә перспективалы һәм халык хуҗалыгының төрле тармакларында киң кулланыла.


2 нче рәсем. Тимер вагын агач вагыннан аерып алу: a — тимер һәм агач ваклары катнашмасын суга салу; б — катнашманың су да аерылуы; в — су өстенә калкып чыккан агач вагын икенче бер савытка агызып алу.

3 нче рәсем. Матдәләрнең суда төрле тизлектә төпкә утыруы: a — ком һәм балчык катнашмасын суга салу; б — ком тизрәк төпкә утыра.

4 нче рәсем. Бүлгеч бүрәнкә.


5 нче рәсем. Бензобүлгеч колонка: a — суны агызып алу; б — нефтьне агызып алу.
I бүлек Башлангыч химик төшенчәләр



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2020 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^