Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ХИМИЯ 8 КЛАСС
I БҮЛЕК. Башлангыч химик төшенчәләр
§ 3. Физик һәм химик күренешләр. Химик реакцияләр
Табигать белеме, география һәм физика курсларыннан матдәләр белән нинди үзгәрешләр мөмкин булуын хәтерләгез. Матдәләрнең бу үзгәрешләре нинди күренешләргә керер?
Матдәләр төрле үзгәрешләргә дучар ителә, мәсәлән: суның парга әйләнүе, пыяланың эретелүе, ягулыкның януы, металларның тутыгуы һ. б. Матдәләрнең мондый үзгәрешләрен физик яки химик күренешләргә кертергә була (4 нче схема).
Химик реакцияләрнең билгеләре. Химик реакцияләрдә бирелгән матдәләр бүтән үзлекләргә ия булган башка матдәләргә әвереләләр. Моның турында химик реакцияләрнең тышкы билгеләре буенча фикер йөртергә мөмкин: 1) җылылык (кайвакытта яктылык) аерылып чыгу; 2) төс үзгәрү; 3) ис сизелү; 4) утырым хасил булу; 5) газ аерылып чыгу.
Химик реакцияләрнең күрсәтелгән билгеләреннән күпчелеге сезгә табигать белеме һәм ботаника курсларыннан билгеле. Әйтик, мәсәлән, матдәләр яну химик реакциясе җылылык һәм яктылык аерылып чыгу белән бара. Сезгә мәрмәр һәм хлорид кислотасы арасында углекислый газ аерылып чыгу белән бара торган химик реакция дә билгеле. Әгәр аерылып чыгучы углекислый газны известьле су аша үткәрсәк, утырым хасил булыр. Сулап чыгарган һаваны көпшә ярдәмендә известьле су аркылы өрдерсәк тә шундый ук утырым барлыкка килер.
4 нче схема
Химик реакцияләрнең башлану һәм узу шартлары. Пүләнле утынны чырага караганда яндырып җибәрү кыенрак булуы барыбызга да билгеле. Күмер кисәге тагын да кыенрак янып китә, ә күмер тузаны җиңел кабына, һәм интенсив, кайчак шартлау белән янып бетә. Бу нәрсә белән ан-латыла соң? Күп кенә химик реакцияләрнең башланып китүе өчен реакциягә керүче матдәләрнең бер-берсенә тыгыз орынуы кирәк. Моңа аларны ваклап һәм болгатып ирешәләр, бу очракта реакциягә керүче матдәләрнең орыну мәйданы арта. Матдәләр эрегәндә тагын да ваграк кисәкчекләргә бүленәләр. Шунлыктан күп кенә реакцияләрне эремәләрдә үткәрәләр.
Матдәләрне ваклау һәм болгату — химик реакцияләр башлану өчен кирәкле шартларның бары берсе генә. Әйтик, агач вагы һава белән орынып торудан гадәттәге температурада яна башламый. Химик реакция башлансын өчен күп кенә очракларда матдәләрне билгеле бер температурага кадәр җылытырга кирәк.
«Химик реакциянең башлану шартлары» һәм «реакциянең узу шартлары» төшенчәләрен аера белергә кирәк. Әйтик, мәсәлән, яну башлансын өчен җылыту (энергия өстәлү) этәргеч булып тора, ә аннары реакция җылылык һәм яктылык аерылып чыгу белән бара, һәм алга таба җылытуның кирәге юк. Суны таркату реакциясе башкача уза. Бу очракта электр энергиясе реакция башлану өчен генә түгел, ә аның моннан соңгы узуы өчен дә кирәк.
Физик һәм химик күренешләрнең әһәмияте. Безнең тирә-юнебездә һәрдаим күзәтелеп торган физик күренешләрнең нинди әһәмияткә ия булуы сезгә табигать белеме курсы буенча билгеле инде. Мәсәлән, суның парга әверелүе, су парларының конденсацияләнүе һәм яңгыр яву табигатьтә су әйләнешен тәшкил итә. Промышленность производствосында металларга, пластмассаларга һәм башка материалларга билгеле бер форма бирәләр (штамповкалау, прокатлау) һәм нәтиҗәдә күп төрле предметлар җитештерәләр.
Химик реакцияләр дә зур әһәмияткә ия. Аларны металлар (тимер, алюминий, бакыр, цинк, кургаш, аккургаш һ. б.), шулай ук пластмассалар, минераль ашламалар, медикаментлар һ. б. табу өчен кулланалар. Күп очракларда химик реакцияләр төрле төрдәге энергия алу чыганагы булып хезмәт итәләр. Ягулык янганда, көнкүрештә һәм промышленностьта кулланыла торган җылылык аерылып чыга.
Үсемлекләр, хайваннар һәм кеше организмында узучы катлаулы биохимик процесслар да төрле химик әверелешләр белән бәйләнгән.
10—13 нче сорауларга җавап бирегез.
Сораулар һәм күнегүләр1. Химия нәрсәне өйрәнә? Аның аеруча мөһим бурычлары һәм әһәмияте нинди? Көндәлек тормышта химия промышленностеның нинди продуктларын куллануыгызны атап чыгыгыз.
2. «Матдә» һәм «җисем» төшенчәләре нәрсә белән аерылалар? Мисаллар китерегез.
3. Түбәндәге исемлектән матдәләрнең исемнәрен аерым һәм предметларныкын аерым күчереп языгыз: тимер, микрометр, бакыр, капрон, терекөмеш, игәү, пычак, шикәр.
4. Түбәндәге матдәләр нинди охшашлык һәм аерымлык билгеләренә ия: а) аш тозы һәм шикәр; б) серкә кислотасы һәм су?
5. Тормыш тәҗрибәсенә таянып һәм өстәмә әдәбияттан файдаланып, түбәндә китерелгән таблицаны тутырыгыз һәм бакыр белән күкертнең үзлекләрен чагыштырыгыз.
6. Катнашмаларны аеруның һәм саф матдә ләрне алуның аеруча мөһим ысулларын характерлагыз.
7. а) Спирт һәм су; б) елга комы һәм шикәр; в) бакыр һәм тимер ваклары; г) су һәм бензин катнашмалары бирелгән. Бу катнашмаларны ничек аерырга? Катнашмаларны аеруның бу ысуллары компонентларның нинди үзлекләренә нигезләнгән булуын аңлатыгыз.
Характерлы үзлекләре Бакыр Күкерт
Электр үткәрүчәнлеге
Җылылык үткәрүчәнлеге
Металлга хас ялтыравыгы
Төсе
Тыгызлыгы
Эретелү температурасы
Чүкелүчәнлеге
   
8. Фильтрлау ысулы белән эремәдән аш тозын аерып алырга мөмкинме? Ни өчен?
9. Аш тозының ком һәм су белән катнашмасы бирелгән. Ничек итеп аннан аш тозын һәм комны аерып алырга? Бу очракта катнашманы тәшкил итүче матдәләрнең нинди үзлекләре игътибарга алына?
10. Дәфтәрегездә таблица сызыгыз һәм тормыш тәҗрибәгезгә таянып мисаллар белән тутырыгыз.
Күренешләр Бу физик һәм химик күренешләрнең тормышта һәм халык хуҗалыгында әһәмияте
1. Физик күренешләр
   1) _______________________
   2) ___________________ һ. б.
2. Химик күренешләр
   1) _______________________
   2) ___________________ һ. б.
 
11. Түбәндә күрсәтелгән күренешләрнең кайсылары физик күренешләргә, ә кайсылары химик күренешләргә керә: а) тимернең тутыгуы; б) суның катуы; в) бензинның януы; г) алюминийның эретелүе? Аңлатып бирегез.
12. Химик реакцияләрнең башлану һәм узу шартлары нинди? Конкрет мисалларда аңлатыгыз.
13. Физика, табигать белеме, география курслары буенча белемнәрне кулланып һәм үзегезнең тормыш тәҗрибәгезгә таянып, физик һәм химик күренешләргә, шулай ук аларны кеше тарафыннан куллануга мисаллар китерегез.
I бүлек Башлангыч химик төшенчәләр



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2020 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^