Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ХИМИЯ 8 КЛАСС
I БҮЛЕК. Башлангыч химик төшенчәләр
§ 4. Молекулалар һәм атомнар
Физика дәреслегеннән «Матдә төзелеше турында башлангыч мәгълүматлар» бүлеген кабатлагыз.
Молекулалар һәм атомнар булуын нинди тәҗрибәләр ярдәмендә исбатларга мөмкин?
Атомнар һәм молекулалар турында күзаллауларның барлыкка килүе. Борынгы грек философы Демокрит 2500 ел элек барлык җисемнәрнең иң кечкенә, күзгә күренми торган, бүленмәс, һәрвакыт хәрәкәтләнүче кисәкчекләрдән — атомнардан торуы турындагы фикерне әйтеп калдырган. «Атом» сүзе «бүленми» дип тәрҗемә ителә. Урта гасырларда атомнар турындагы тәгълимат дин тарафыннан эзәрлекләнеп килә һәм бу гомумән фәннең, аерым алганда, химиянең дә үсешен тоткарлаган.
Молекулалар һәм атомнар турындагы тәгълимат, нигездә, XVIII гасыр урталарында бөек рус галиме Михаил Васильевич Ломоносов тарафыннан эшләнә. Ул табигатьтә җисемнәр корпускулалардан (молекулалардан) тора, ә корпускулалар составына элементлар (атомнар) керә дип санаган. Матдәләрнең күптөрлелеген галим, алдан күрүчәнлек белән, молекулаларда төрле атомнарның кушылуы һәм бу атомнарның төрлечә урнашуы белән аңлаткан. М. В Ломоносовның кайбер корпускулалар (молекулалар) бертөрле элементлардан (атомнардан) торуы мөмкин дигән фикере шул заман өчен искиткеч дөрес һәм кыю булган. Атомнар турындагы тәгълимат инглиз галиме Джон Дальтон хезмәтләрендә алга таба үсеш алган.
Атомнар һәм молекулалар турында Д. Дальтонга кадәр ярты гасыр алдан М. В. Ломоносов тарафыннан әйтелгән кайбер күзаллаулар тагын да дөресрәк һәм фәннирәк булганнар. Мәсәлән, инглиз галиме бертөрле атомнардан барлыкка килгән молекулаларның булу мөмкинлеген инкарь иткән.
Молекулалар һәм атомнар турындагы тәгълимат тулы-сынча бары тик химикларның I860 елда Карлсруэда узган Бөтендөнья съездында гына дөрес дип таныла. Молекулаларның атомнардан торуын тәҗрибә юлы белән дәлилләп буламы соң?
Атомнарның чыннан да булуын күп кенә химик реакцияләр раслый. Мәсәлән, су аркылы даими электр тогы үткәргәндә (9 нчы рәсем) приборның бер көпшәсендә (7) җыелган газда пыскып торган чыра яп-якты булып кабынып китә. Бу кислород. Икенче көпшәдә (2) янып торган чырадан кабынучан икеләтә күбрәк газ җыела. Бу — водород. Суны таркату процессы катлаулы, гадиләштереп аны болай күзалларга мөмкин. Суның иң кечкенә кисәкчеге — су молекуласы — ике водород атомыннан һәм бер кислород атомыннан хасил булган. Су аркылы даими электр тогы уздырганда су молекулалары таркалалар һәм химик бүленмәү-чән кисәкчекләр — кислород һәм водород атомнары барлыкка килә. Аннары атомнар икешәрләп кушылалар һәм ике су молекуласыннан бер икеатомлы кислород молекуласы һәм ике икеатомлы водород молекуласы хасил була (10 нчы рәсем).
Молекулалар һәм атомнар. Күп матдәләрнең молекулалардан торуын сез инде физика курсыннан беләсез.
Молекулалар — күп матдәләрнең составлары һәм химик үзлекләре бирелгән матдәнеке кебек үк булган иң кечкенә кисәкчекләре ул.
Химик реакцияләр барышында молекулалар таркалалар, ягъни алар химик бүленүчән кисәкчекләр булып торалар.
Атомнар — матдәнең бүленми торган иң вак кисәкчекләре.
Бу билгеләмәдә «химик бүленми торган» дигән сүзләрне ассызыкларга кирәк, чөнки кайбер күренешләр вакытында атомнар таркалалар һәм атом энергиясе аерылып чыга. Бу күренешләр атомнар әверелешенә китерә һәм төш физикасы курсында өйрәнелә.
Молекуляр һәм молекуляр булмаган төзелешле матдәләр. Каты һәм газсыман хәлләрдә молекулалардан торучы матдәләрне молекуляр төзелешле матдәләргә кертәләр.
Шундый матдәләрнең типик вәкиле — су. Су кристалларының төзелеше схема рәвешендә 11 нче рәсемдә күрсәтелгән. Әмма молекулалардан түгел, ә атомнардан яки башка төрле кисәкчекләрдән торучы матдәләр дә бар. (Алар турында сез соңрак белерсез — § 45) Мондый матдәләрне молекуляр булмаган төзелешле матдәләргә кертәләр.
Каты (кристаллик) хәлдә матдәнең аерым кисәкчекләре (молекулалар, атомнар) билгеле бер эзлеклелектә урнашалар һәм челтәрне хәтерләтүче структура хасил итәләр. Шунлыктан «матдәнең кристаллик челтәре» төшенчәсен кулланалар. 11 нче рәсемнән күренгәнчә, каты хәлдә су кристаллик төзелешкә ия. Суның кристаллар челтәрендәге төеннәрендә су молекулалары урнаша. Димәк, суга молекуляр төзелеш хас. Күп матдәләрнең кристаллар челтәрләренең төеннәрендә молекулалар түгел, ә атомнар урнашуы да билгеле (мәсәлән, тимер сульфидында тимер һәм күкерт атомнары) (12 нче рәсем). Шулай итеп, тимер сульфиды молекуляр булмаган төзелешле матдәләргә керә.
Кристаллик матдәне эретү өчен, аның кристаллар челтәрен җимерергә кирәк. Кристаллар челтәрендәге молекулалар арасындагы бәйләнеш атомнар бәйләнешенә караганда көчсезрәк. Шуңа күрә, кагыйдә буларак, молекуляр төзелешле матдәләргә түбән эретелү температурасы, ә молекуляр булмаган төзелешле матдәләргә югары эретелү температурасы хас.
Матдәнең нинди төзелешле — молекулярмы әллә молекуляр булмаган төзелешлеме — икәнлеген аның физик үзлекләре буенча алдан әйтергә мөмкин. Молекуляр төзелешле матдәләр — гадәттәге шартларда газлар (кислород, водород, азот һ. б.), сыеклыклар (су, спирт, эфир һ. б.) яки җиңел эретелүчән каты матдәләр (күкерт — эретелү температурасы якынча 113°С, ак фосфор — эретелү температурасы 44 °С һ. б.).

Михаил Васильевич Ломоносов (1711 — 1765) Күренекле рус галиме. М. В. Ломоносовның иҗади эшчәнлеге гаять күпкырлы булуы белән аерылып тора. Ул атом-молекуляр тәгълиматка нигез салучыларның берсе.

9 нчы рәсем. Суны таркату аппараты.

10 нчы рәсем. Су молекулаларының таркалуы һәм кислород белән водород молекулаларының хасил булуы схемасы.
I бүлек Башлангыч химик төшенчәләр



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2020 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^