Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ХИМИЯ 8 КЛАСС
I БҮЛЕК. Башлангыч химик төшенчәләр
§ 5. Гади һәм катлаулы матдәләр
Биремнәр. Параграф текстын укыганда:
1. Матдәләрнең, гади һәм катлаулыларга бүленү схемасын төзегез.
2. Схемада һәр ике төр матдәләрнең аерымлык билгеләрен языгыз.
3. Гади һәм катлаулы матдәләргә мисаллар китерегез Төзелгән схеманы 5 нче схема белән чагыштырыгыз.
Без инде ике яки берничә яңа матдә хасил итеп таркалучы матдәләр булуын ачыкладык. Мондый матдәләр катлаулы матдәләргә керәләр. Мәсәлән, су. Ул водород һәм кислородка таркала (10 нчы рәсем). Димәк, су — катлаулы матдә.
Әмма мәктәп лабораториясе шартларында барлык катлаулы матдәләрне дә гади матдәләргә таркату мөмкин түгел. Әйтелгәнчә, тимер сульфиды тимер һәм күкерт атомнарыннан хасил булган (12 нче рәсем), ягъни тимер сульфиды шулай ук катлаулы матдә булып тора.
Тимер сульфидының катлаулы матдә булуын ничек итеп тәҗрибә юлы белән дәлилләргә мөмкин дигән сорау туа. Моның өчен кире реакцияне үткәрергә, ягъни тимер һәм күкерттән тимер сульфиды табарга мөмкин. Тимер вагын күкерт порошогы белән 7:4 чагыштырмасында (7 масса өлеше тимер һәм 4 масса өлеше күкерт алына) катнаштыралар. Хасил булган катнашмага магнит белән тәэсир итеп һәм катнашманы сулы савытка салып катнашмада тимер һәм күкерт үзләренең үзлекләрен саклавына тагын бер кат ышанырга була: тимер магнитка тартыла, ә күкерт магнитка тартылмый. Күкерт суда өскә калкып чыга, ә тимер бата. Аннары катнашманы пробиркага салалар һәм реакция башланганчы җылыталар (13 нче рәсем). Шуннан соң җылытуны туктаталар, чөнки реакция җылылык аерылып чыгу белән җылытусыз гына бара. Реакция тәмамланганнан соң пробирканы суыталар, эчендәге матдәне килегә салып ваклыйлар. Барлыкка килгән матдә белән дә тимер һәм күкерт катнашмасы белән башкарылган тәҗрибәләрне кабатлыйлар. Хасил булган матдәдә тимерне күкерттән магнит ярдәмендә дә, су белән дә аерып булмый. Бу тәҗрибә реакция нәтиҗәсендә үзенә хас үзлекләре булган катлаулы матдә — тимер сульфиды барлыкка килүен раслый.
Төрле төрдәге атомнардан хасил булган матдәләрне катлаулы матдәләр дип атыйлар.
Катлаулы матдәләрне еш кына химик кушылмалар дип йөртәләр.
Мәсәлән, су кислород һәм водород атомнарыннан, тимер сульфиды тимер һәм күкерт атомнарыннан тора.
Кислород, водород, күкерт һәм тимер кебек матдәләрне тагын да гадирәк матдәләрдән табып булмый, аларны таркату да мөмкин түгел. Бу матдәләрне гади матдәләргә кертәләр.
Бер төрдәге атомнардан хасил булган матдәләрне гади матдәләр дип атыйлар.
Мәсәлән, кислород гади матдәсе бары тик кислород атомнарыннан гына тора.
Гади һәм катлаулы матдәләрнең аерымлыклары 5 нче схемада китерелгән.
Тимернең күкерт белән үзара тәэсир итешү тәҗрибәсен башкарып, без берникадәр «катнашма» һәм «химик кушылма» төшенчәләре ни белән аерылуын ачыкладык. Химиядә бу төшенчәләрнең әһәмияте гаять мөһим.

11 нче рәсем. Боз кри сталы: a — кар бөрте ге; б — суның кристаллик структурасы.

12 нче рәсем. Тимер сульфиды кристалы. /—күкерт атомнары; 2— тимер атомнары.

13 нче рәсем. Тимер сульфиды табу.
5 нче схема
Бирем. Таблица сызыгыз (1 нче таблицаны карагыз) һәм таблицаның беренче графасындагы сорауларга җаваплар языгыз. Таблицаның, икенче һәм өченче графаларындагы әзер җавапларны кәгазь бите белән ябып куегыз — сез аларны үз-үзегезне тикшерү өчен куллана аласыз.
1 нче таблица
Катнашмаларны химик кушылмалар белән чагыштыру өчен сораулар
Чагыштыру
Катнашмалар
Химик кушылмалар
1. Катнашмалар химик кушылмалардан составлары буенча нәрсәсе белән аерылып торалар? Матдәләрне теләсә нинди масса чагыштырмаларында катнаштырырга мөмкин, ягъни катнашмаларның составы үзгәрүчән Химик кушылмаларның составы даими. Мәсәлән, тимер сульфидының составы даими, чөнки тимер күкерт белән 7 : 4 чагыштырмаларында калдыксыз кушыла
2. Катнашмаларның һәм химик кушылмаларның үзлекләрен чагыштырыгыз Катнашма составына кергән матдәләр үзлекләрен саклыйлар Кушылмаларны хасил итүче матдәләр үзлекләрен сакламыйлар, чөнки бүтән үзлекләргә ия булган химик кушылма барлыкка килә
3. Катнашмаларны һәм химик кушылмаларны тәшкил итүче компонентларны нинди ысуллар белән аерырга мөмкин? Катнашма составына керүче матдәләрне физик ысуллар белән аерырга мөмкин Химик кушылмаларны бары тик химик реакцияләр ярдәмендә генә таркатырга мөмкин
4. Тышкы билгеләр буенча катнашма яки химик кушылма хасил булу турында фикер йөртергә мөмкинме? Механик аралаштыру вакытында җылылык аерылып чыкмый яки химик реакцияләрнең башка билгеләре күзәтелми Химик кушылмалар хасил булу турында химик реакцияләрнен билгеләре буенча фикер йөртергә мөмкин
11 —13 нче сорауларга җавап бирегез (23 нче бит).
I бүлек Башлангыч химик төшенчәләр



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2020 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^