Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ХИМИЯ 8 КЛАСС
I БҮЛЕК. Башлангыч химик төшенчәләр
§ 6. Химик элементлар
Гади һәм катлаулы матдәләргә билгеләмә бирегез. Составларына бер үк төрле атомнар кергән гади һәм катлаулы матдәләргә мисаллар китерегез.
Химиядә «химик элемент» төшенчәсе бик мөһим булып тора. Аның асылына төшенү өчен, катнашмалар һәм химик кушылмаларның ни белән аерылуларын хәтерегезгә төшерегез. Без катнашмаларда тимер һәм күкертнең үзлекләре саклануны ачыкладык. Шуңа күрә тимер һәм күкерт порошокларыннан торучы катнашма ике гади матдәдән — тимер һәм күкерттән тора дип санарга мөмкин. Тимер сульфиды химик кушылмасы ике гади матдәдән — тимер һәм күкерттән хасил булгач, тимер сульфиды шулай ук тимердән һәм күкерттән тора дип санарга мөмкин. Әмма тимер сульфиды ике гади матдәдән — тимер һәм күкерттән тора дип санарга мөмкинме соң? Тимер сульфидының үзлекләре белән танышканнан соң, болай дип санарга ярамаганлыгына сез инандыгыз инде, чөнки химик тәэсир итешкәндә матдәләр бер-берсенә көчле йогынты ясыйлар. Нәтиҗәдә аларнын элекке үзлекләре югала, бөтенләй бүтән, үзенә хас үзлекләргә ия булган яңа матдә барлыкка килә.
Шуңа күрә, әгәр нинди дә булса катлаулы матдәнең составы турында сүз барса, бу химик кушылмага гади матдәләр түгел, ә билгеле бер төрдәге атомнар керүен онытмаска кирәк. Әйтик, тимер сульфиды составына ике төр атомнар — тимер һәм күкерт атомнары керә. Шул ук төрдәге атомнар тиешле гади матдәләр составына да керәләр: тимер атомнары — тимер составына, ә күкерт атомнары — күкерт составына.
Химик элемент — атомнарның билгеле бер төре ул.
Мәсәлән, барлык кислород атомнары да, кислород составына керәләрме яки су молекулалары составынамы — алар барыбер кислород химик элементы. Водородның, тимернең, күкертнең барлык атомнары водород, тимер, күкерт химик элементларына туры килә. Хәзерге вакытта атомнарның 108 төре, ягъни 108 химик элемент билгеле."
Әлеге чагыштырмача күп булмаган сандагы элементларның атомнарыннан чиксез күп төрле матдәләр барлыкка килә.
Шулай итеп, күпчелек очракларда исемнәре бер-берсенә туры килсәләр дә, «гади матдә» һәм «химик элемент» төшенчәләрен аера белергә кирәк. Шунлыктан «кислород», «водород», «тимер», «күкерт» һәм башка шундый сүзләрне кулланганда нәрсә турында — гади матдә яки химик элемент турындамы — сүз баруын аерата белү мөһим. «Кислород — суда аз эрүчән газ. Суда эрегән кислородны балыклар сулыйлар», «Тимер магнитка тартыла торган металл»,— дип әйтсәләр, мәсәлән, кислород һәм тимер билгеле бер үзлекләргә ия булган гади матдәләр буларак күздә тотылалар. Кислород яки тимер ниндидер катлаулы яки гади матдә составына керә дип әйтелсә, кислород һәм тимер химик элементлар буларак күздә тотылалар. «Химик элемент» төшенчәсен кулланып, гади һәм катлаулы матдәләргә мондый билгеләмәләр бирергә мөмкин:

Роберт Бойль (1627—1691) Инглиз галиме. 1661 елда үзенең «Химик-скептик» исемле китабында элементларны «башлангыч гади җисемнәр» дип билгеләгән.
Бер химик элемент атомнарыннан торучы матдәләрне гади матдәләр дип атыйлар.
Төрле химик элемент атомнарыннан торучы матдәләрне катлаулы матдәләр дип атыйлар.
Алдарак химия курсында химик элемент турындагы төшенчә тагын да ачыкланачак һәм киңәйтеләчәк (122 нче бит).
14—15 нче сорауларга җавап бирегез (23 нче бит).
... ХШ гасырга кадәр бары тик 13 химик элемент кына билгеле булган. XVIII гасырда аларның 30 ы билгеле булган. 50 елдан сон тагын 28 өстәлгән. Хәзерге вакытта 108 элемент билгеле.
I бүлек Башлангыч химик төшенчәләр



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2020 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^