Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ХИМИЯ 8 КЛАСС
I БҮЛЕК. Башлангыч химик төшенчәләр
§ 7. Химик элементларның чагыштырма атом массасы
Молекулаларның зурлыгы һәм массасы бик кечкенә булуы сезгә билгеле инде. Атомнарның зурлыгы һәм массасы тагын да кечерәк. Шун-лыктан, химик элементлар атомнарының массаларын нинди берәмлекләрдә күрсәтәләр соң? — дигән сорау туа.
Сезнең берегез дә нинди дә булса бүлмә гөлен өстәмә тукландыру өчен кирәкле минераль ашламаны тонналарда үлчәмәс, һәм, киресенчә, минераль ашламаларны кырларга керткәндә аларның массасын граммнарда яки миллиграммнарда үлчәмиләр. Димәк, массаны үлчәү өчен тиешле берәмлекләрдән файдаланырга кирәк.

Джон Дальтон (1766—1844) Инглиз галиме. 1803 елда беренче булып кайбер элементларның чагыштырма атом массалары таблицасын төзегән, атом-молекуляр тәгълимат үсешенә өлеш керткән.
Әгәр иң җиңел водород атомының массасын килограммнарда яки граммнарда күрсәтсәк, ул чакта ma (H)=0,000 000 000 000 000 000 000 000 001 663 кг, яки 1,66X X10-27 кг, яки 1,66X10-24 г булыр. Кислород атомының массасы чама белән 16 тапкыр күбрәк, тг (О) = =0,000 000 000 000 000 000 000 000 026 608 кг, яки 2,66Х Х10-26 кг, яки 2,66X10-23 г. Мондый саннар белән исәпләүләр үткәрү уңайсыз. Атомнарның (молекулаларның да) массаларын үлчәү өчен массаның атом берәмлеген (м. а. б) кулланалар.
Массаның атом берәмлеге — массасы 1 м.а.б. булган углерод атомы массасының 1/12 өлеше ул.
Углерод атомының массасы 2,0X10-26 кг, ә 1 м.а.б. массасы
Элементларның атомнары массаларын 1 м.а.б. массасы белән чагыштырып, чагыштырма атом массалары дип аталган санча зурлыкларны табалар.
(Водород атомының массасы һәм углерод атомы массасының 1/12 өлеше тулысынча туры килмиләр.)

Чагыштырма атом массасы исемсез (үлчәнешсез) зурлык, ул Аr дип билгеләнә («r» индексы инглизчә «relative» сүзенең беренче хәрефе, татарча «чагыштырма»). Мәсәлән, кислород һәм водород өчен чагыштырма атом массалары
...кешенең массасы Җир шары массасыннан ничә тапкырга кечерәк булса, водород атомының массасы ядрәчек массасыннан шулкадәр мәртәбә азрак.
Элементның чагыштырма атом массасы аның атомының массасы углерод атомы массасының 1/12 өлешеннән ничә тапкыр зуррак булуын күрсәтә.
Практикада гадәттә чагыштырма атом массаларыннан файдаланалар. Шуның белән бергә исемсез зурлыкны — чагыштырма атом массасын һәм массаның атом берәмлекләрендә үлчәнгән атом массасын (гәрчә алар санча туры килсәләр дә) аера белергә кирәк.
Мисаллар
Химик элементның исеме Атом массасы (кг) Атом массасы (м.а.б) Чагыштырма атом массасы
Водород 1,66x10-27 1 м.а.б 1
Кислород 2,66x10-26 16 м.а.б. 16
Углерод 2,0x10-26 12 м.а.б. 12
Күкерт 5,32x10-26 32 м.а.б. 32
Тимер 9,30x10-26 56 м.а.б. 56
16, 17 нче сорауларга җавап бирегез (23 нче бит).
I бүлек Башлангыч химик төшенчәләр



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2020 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^