Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ХИМИЯ 8 КЛАСС
I БҮЛЕК. Башлангыч химик төшенчәләр
§ 8. Химик элементларның билгеләре
Химиядә матдәләрнең составын һәм үзлекләрен өйрәнүне җиңеләйтүче химик символиканы кулланалар. Швед химигы Й. Берцелиус тәкъдиме буенча химик элементларны аларнын латинча исемнәренең башлангыч яки башлангыч һәм шуннан соңгы хәрефләрнең берсе белән билгелиләр. Водород (латинча Hydrogenium — гидрогениум) Н хәрефе, терекөмеш (латинча Hudrargyrum — гидраргирум) Hg хәрефләре белән билгеләнә һ. б. (2 нче таблица).
Химик элементларның латинча исемнәреннән алынган бу хәрефләр химик билгеләр яки химик символлар буларак кабул ителгәннәр.
Химик символ (химик билге) нәрсә аңлатуын ачыклыйк
  Мисаллар
1. Химик символ 0 н Fe
2. Химик элементның исеме Кислород Водород Тимер
3. Химик элементның бер атомы Бер атом кислород Бер атом водород Бер атом тимер
4. Химик элементның чагыштырма атом массасы Ar(O) = 16 Ar(H) = 1 Ar(Fe) = 56
5. Матдә микъдары (моль)—1 моль атомнар (39 нчы бит) 1 моль кислород атомнары 1 моль водород атомнары 1 моль тимер атомнары
6. Моляр масса М(О) = 16 г/моль М(Н) = 1 г/моль

M(Fe) = 56 г/моль

Йенс Яков Берцелиус (1799—1848) Швед галиме. 1814 елда химик элементларның хәзерге билгеләрен кертте. 1807—1818 елларда 45 химик элементның атом массаларын билгеләде. Кайбер башка фәнни ачышлар авторы.
Әгәр бер атом түгел, ә берничә атомны күрсәтергә кирәк булса, химик билге алдына тиешле цифр куела, ул коэффициент дип атала. Мәсәлән, өч атом водородны ЗН дип, биш атом тимерне 5Fe дип билгелиләр.
Элементларның химик билгеләре, исемнәре, чагыштырма атом массалары һәм химик билгеләрнең әйтелеше 2 нче таблицада китерелгән.
2 нче таблица. Кайбер элементларның исемнәре, химик билгеләре һәм чагыштырма атом массалары (түгәрәкләп алынды)
Элементның русча исеме Элементның татарча исеме Химик билге Химик билгенең әйтелеше Чагыштырма атом массасы (түгәрәкләп алынды)
Азот Азот N Эн 14
Алюминий Алюминий АI Алюминий 27
Барий Барий Ва Барий 137
Бор Бор В Бор 11
Бром Бром Вг Бром 80
Водород Водород Н Аш 1
Железо Тимер Fe Феррум 56
Золото Алтын Au Аурум 197
Иод Иод I Иод 127
Калий Калий К Калий 39
Кальций Кальций Са Кальций 40
Кислород Кислород О 0 16
Кремний Кремний Si Силициум 28
Магний Магний Mg Магний 24
Марганец Марганец Mn Марганец 55
Медь Бакыр Cu Купрум 64
Натрий Натрий Na Натрий 23
Ртуть Терекөмеш Hg Гидраргирум 201
Свинец Кургаш Pb Плюмбум 207
Сера Күкерт S Эс 32
Серебро Көмеш Ag Аргентум 108
Углерод Углерод C Це 12
Фосфор Фосфор P Пэ 31
Фтор Фтор F Фтор 19
Хлор Хлор CI Хлор 35,5
Цинк Цинк Zn Цинк 65
18, 19 нчы сорауларга җавап бирегез (23 нче бит).
1.  Атом-молекуляр тәгълиматны булдыруда М. В. Ломоносов һәм Д. Дальтонның ролен аңлатып бирегез.
2.  Сезгә билгеле булган нинди тәҗрибәләр (физика һәм химия курсыннан) түбәндәге положениеләрне раслыйлар: а) матдәләр молекулалардан тора; б) молекулаларны атомнар тәшкил итә?
3.   Физика курсыннан сезгә диффузия күре неше билгеле. Мисаллар китерегез һәм бу күренешне молекулалар турындагы тәгълимат күзлегеннән чыгып аңлатыгыз.
4.  «Атом» һәм «молекула» төшенчәләре ни белән аерылалар?
5.  Молекулалар турындагы тәгълимат физик күренешләрне ничек аңлата? Мисаллар китерегез.
6.  Ни өчен химик әверелешләрне аңлатканда молекула турындагы төшенчәне генә түгел, ә атомнар турындагы төшенчәне дә кулланырга кирәк?
7.  Атомнар һәм молекулалар турындагы күзаллауларга нигезләнеп суны таркату процессын аңлатып бирегез.
8.  Атом-молекуляр тәгълимат позициясеннән а) суның парга әйләнүен; б) даими ток тәэсирендә суның таркалуын аңлатыгыз.
9.  Молекуляр һәм молекуляр булмаган төзелешле матдәләргә мисаллар китерегез. Бу матдәләр үзлекләре буенча ничек аерылалар?
10.  Углерод оксидларыннан берсе (сезга билгеле булган углекислый газ) чама белән — 78 ° С температурада каты хәлгә күчә, ә кремний оксидларының берсе якынча 1610 °С температурада эретелә. Бу матдәләрнең каты хәлдәге төзелеше турында нинди нәтиҗәләр ясарга мөм кин?
11.  Нинди матдәләр гади дип, ә кайсылары катлаулы дип атала? Түбәндә саналган исемлектән аерым-аерым гади һәм катлаулы матдәләрнең исемнәрен күчереп языгыз: кислород, су, терекөмеш, бакыр оксиды, тимер, водород, тимер сульфиды, терекөмеш оксиды.
12.  Кислород, терекөмеш һәм водородның — гади матдәләр, ә су һәм терекөмеш оксидының катлаулы матдәләр булуын ничек дәлилләргә мөмкин? Ничек итеп тәҗрибә юлы белән тимер сульфидының катлаулы матдә икәнен исбатларга була? Тимер сульфиды хасил булу реакциясенең башлану һәм узу шартлары нинди?
13.  Составлары һәм үзлекләре буенча катнашмалар химик кушылмалардан нәрсә белән аерылалар? Мисаллар китерегез.
14.  Химик элемент дип нәрсә атала? Ни өчен «химик элемент», «гади матдә», «атом» төшенчәләрен тиңләштереп карарга ярамый?
15.   Бер катлаулы матдәне таркатканда бакыр оксиды һәм су хасил була. Бирелгән матдә составына нинди химик элементлар керә?
16.  Атом массасы дип нәрсә атала һәм ул нинди берәмлекләрдә үлчәнә? Күкерт атомы массасының водород атомы массасыннан һәм кислород атомы массасыннан ничә тапкыр зуррак булуын билгеләгез.
17.  Нинди дә булса молекула составында кислород һәм күкерт түбәндәгечә массалы булырга мөмкинме: а) 8 м.а.б.; б) 16 м.а.б.; в) 64 м.а.б.; г) 24 м.а.б. Аңлатып бирегез.
18.  Химик билге яки символ нәрсәне аңлата? Нәрсә ул коэффициент? Дәфтәрдә таблица сызыгыз һәм китерелгән үрнәк буенча түбәндәге язмалар белән тутырыгыз: 5С, 5Н, О, 2Н, 3Cu, 4S, 3Fe.
19.  Түбәндәге элементларның химик билгеләрен языгыз: алюминий, кальций, кремний һәм фосфор. Аларның нәрсә белдерүен, аңлатыгыз.
Химик элементның химик билгесе һәм коэффициент Химик элементның исеме Бирелгән элементның атомнар саны Масса (м. а. б.)
Углерод 5 12-5=60
I бүлек Башлангыч химик төшенчәләр



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2020 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^