Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ХИМИЯ 8 КЛАСС
I БҮЛЕК. Башлангыч химик төшенчәләр
§ 9. Матдәләрнең состав даимилеге законы
Катнашмаларның химик кушылмалардан состав һәм үзлекләре буенча ничек аерылуын хәтерегезгә төшерегез (1 нче таблицаның 1, 2 пунктларын карагыз).Табигатьтәге су һәм лабораториядә табылган су молекулаларының составы турында нинди нәтиҗә ясый аласыз?
Тимер сульфиды табу өчен без тимер һәм күкертне 7 :4 масса чагыштырмаларында катнаштырдык. Әгәр тимер һәм күкерт порошокларын башка масса чагыштырмаларында: мәсәлән, 10 г тимерне 4 г күкерт белән катнаштырсак, реакция узар, әмма 3 г тимер реакциягә кермәс. Бүтән матдәләр арасындагы химик реакцияләр дә үзара тәэсир итешүче матдәләрнең билгеле бер масса чагыштырмалары сакланган хәлдә узар. Димәк, химик кушылмаларның составы даими.
Ни өчен шундый закончалык күзәтелә соң?—дигән сорау туа.
Сезгә билгеле булганча, тимер сульфидында (15—16 нчы битләр) бер атом тимергә бер атом күкерт туры килә. Тимер һәм күкерт атомнары массаларының санча кыйммәтләрен исәпкә алсак, бу элементларның ни өчен 7 :4 масса чагыштырмаларында кушылуларын аңлау кыен түгел, ягъни:
14 нче рәсем.
«Элементларның латинча исемнәре» кроссворды. Химик элементларның латинча исемнәренең беренче хәрефләре бирелгән. Схеманы дәфтәргә күчереп языгыз. Буш         шакмакларга җитмәгән хәрефләрне язып, сез бу элементларның латинча исемнәрен укырсыз. Аларга татарча исемнәр бирегез һәм дәфтәрдә химик билгеләрен языгыз.
Ar (Fe) :Ar (S) =56 : 32=7 : 4.
Күпчелек химик кушылмаларга даими состав хас.
Матдәләрнең состав даимилеге законын 1799—1806 елларда француз галиме Ж. Пруст ачкан. Закон болай тәгъ-бирләнгән:
һәр химик саф матдә табылу урыны һәм ысулына карамастан бер үк даими составка ия.
(Хәзерге вакытта үзгәрүчән составлы кушылмалар да билгеле).
Состав даимилеге законына таянып төрле исәпләүләр башкарырга мөмкин.
Мәсьәлә. Тимер һәм күкерт химик элементларының 7 :4 масса чагыштырмаларында кушылуын истә тотып, 2,8 кг массалы тимер вагы белән калдыксыз реакциягә керүче күкертнең массасын билгеләгез.
Чишелеше. 7 кг тимер 4 кг күкерт белән реакциягә керә; 2,8 кг тимер х кг күкерт белән реакциягә керә

7 кг : 2,8 кг=4 кг : х;

Матдәләрнең состав даимилеге законы нигезендә, матдәләрнең берсе кирәгеннән артык бирелгән очраклар өчен дә мәсьәләләрне чишәргә була.
Мәсьәлә. 2 г порошок хәлендәге бакырны 2 г порошок хәлендәге күкерт белән катнаштырганнар. Катнашманы реакция башланганчы җылытканнар. Әгәр бакыр белән күкерт 2: 1 масса чагыштырмаларында кушылсалар, бакыр сульфидының массасы күпме булыр?

Чишелеше. Болай фикер йөртәләр: әгәр бакыр белән күкерт 2: 1 масса чагыштырмаларында реагирлашсалар, бу 2  г бакыр 1 г күкерт белән реакциягә керә дигән сүз һәм 3   г бакыр сульфиды хасил булыр. 1 г күкерт реакциягә кермәс.
1—3 сорауларга җавап бирегез һәм күнегүләрне башкарыгыз (29 нчы бит).

Жозеф Луи Пруст (1754—1826) Француз химигы. 1799 елдан 1806 елга кадәрге чорда төрле оксидлар, сульфидлар һәм башка матдәләрнең составларын тикшергән. Нәтиҗәдә химик кушылмаларның состав даимилеге законын ачкан.
I бүлек Башлангыч химик төшенчәләр



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2020 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^