Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ХИМИЯ 8 КЛАСС
Дәреслектән ничек файдаланырга
Бу уку елында сез яңа уку фәне — химияне өйрәнә башлыйсыз.
Химия — кызыклы һәм катлаулы фән. Аны үзләштерүдә өйрәнелә торган материалны аңлау белән бергә алган белемнәрне куллана белү дә бик мөһим.
Ә химия буенча белемнәр сезгә чын мәгънәсендә һәр адымда кирәк булачак: әйтик, күп кенә табигый күренешләрне, шулай ук производство процессларын аңлау өчен.
Химияне эзлекле рәвештә һәм зур игътибар белән өйрәнергә кирәк. Башлап сез төп законнарны һәм аеруча мөһим булган химик төшенчәләрне яхшы үзләштерергә тиеш, чөнки алар химия буенча белемнәрегезнең нигезен тәшкил итәчәкләр.
Уку материалын билгеле бер системага салып өйрәнгәндә аны үзләштерү һәм хәтердә калдыру аеруча нәтиҗәле була.
Әйтик, төрле матдәләрне бердәм план буенча өйрәнергә мөмкин:
  1. Матдәнең исеме, химик төзелеше, гомуми характеристикасы, матдәләрнең нинди классына керүе.
  2. Табигатьтә очравы.
  3. Лабораториядә һәм промышленностьта табу ысуллары.
  4. Физик үзлекләре.
  5. Химик үзлекләре.
  6. Кулланылышы.
  7. Генетик бәйләнеш.
Дәреслектә күрсәтмәләр бирелгән, болар ярдәмендә сез химик символларны кулланырга, химик формулалар һәм реакцияләрнең тигезләмәләрен төзергә, химия буенча мәсьәләләр чишәргә, тәҗрибәләр башкарырга өйрәнерсез. Ә бу исә бик мөһим, чөнки химия тәҗрибәләргә нигезләнгән фән булып тора.
Химия буенча китапларны, шул исәптән дәреслекне дә, мөстәкыйль рәвештә, кулга карандаш алып һәм эш дәфтәрендә язмалар ясап укырга кирәклеген исегездән чыгармагыз. Дәреслек белән эш иткәндә бу дәфтәр сезнең даими юлдашыгыз булырга тиеш. Анда сез химик формулаларны һәм реакцияләрнең тигезләмәләрен, өйрәнелә торган материалның кыскача схема-конспектын төзеп яза аласыз. Схемага төп төшенчәләрне, билгеләмәләрне һәм тиешле мисалларны язарга кирәк. Үзегез төзегән әлеге схеманы тикшергәндә, яңа материалны өйрәнгәндә һәм үзләштергәндә, өйрәнелгән материалны кабатлаганда һәм нәтиҗәләр чыгарганда һәрвакыт дәреслектәге схемалар һәм таблицаларның кирәк булуы мөмкин. Вакыт узу белән нәрсәдер онытылган очракта, сез тиешле схема яки таблицага күз салып, хәтта текстны укымыйча да иң мөһимен хәтергә төшерерсез. Схемаларда һәм таблицаларда кызыл уклар белән — үзләштерелергә тиешле материал, ә каралары белән алга таба белемнәрне системалаштыру һәм тирәнәйтү өчен кирәкле мәгълүматлар билгеләнгән.
Дәреслектәге төсле махсус билгеләр (юл хәрәкәте билгеләре кебек) юл күрсәткеч булып хезмәт итә. Титул артындагы бу билгеләрнең кайсысы нәрсә аңлатуын игътибар белән карагыз.
Сезгә дәреслек белән эш итүне уңайлаштыру йөзеннән, бик әһәмиятле дип саналган материал, мәсәлән, иң мөһим төшенчәләрнең һәм билгеләмәләрнең кагыйдәләре китапта кызыл төс белән аерып бирелгән.
Шунысын әйтергә кирәк, китапның кырларында урнаштырылган текст (мәсәлән, галимнәр турында кыскача белешмәләр, кайбер кызыклы мәгълүматлар) мәҗбүри материал булып тормый.
Вак шрифт (петит) белән басылган фактик материал, кушылмаларның төрле класслары арасындагы генетик бәйләнешне чагылдырган схемалар, башлыча, уку материалын кабатлаганда һәм химия буенча чыгарылыш имтиханына хәзерләнгәндә тагын да тирәнрәк үзләштерү өчен бирелгән.
Кабатлауны җиңеләйтү өчен, дәреслек текстында сез игътибар белән укып чыгарга тиешле битләр күрсәтелгән. Кайбер очракларда текстта күрсәтелгән битләр үткән уку материалына түгел, ә алга таба сез тагын да тулырак өйрәнәчәк материалга карый.
Мондый сылтамалар өйрәнелә торган закончалыклар, күренешләр яки башка төрле фактик материал алдагы курста тагын да тулырак тикшерелгән очракларда бирелә. Бу сезгә алга күз салырга һәм тагын да тулырак һәм гому-миләштерелгән белемнәр алырга мөмкинлек бирә. Болай якын килү сезгә бигрәк тә чыгарылыш имтиханына яки югары уку йортына керү имтиханына хәзерләнгәндә файдалы булачак.
Белемнәрегезнең сыйфатына ышану өчен, һәр бүлекнең ахырында бирелгән барлык сорауларга җавап бирергә, күнегүләрне башкарырга һәм мәсьәләләрне чишәргә тырышыгыз.
Химия буенча белемнәрегезне камилләштерү өчен укытучы тәкъдим иткән башка китапларны да укыгыз.
Кабатлау барышында өйрәнелә торган материал
Өстәмә материал
Сораулар һәм күнегүләр
Мәсьәләләр
Сез беләсезме...
I бүлек Башлангыч химик төшенчәләр



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2020 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^