ӘДӘБИЯТ 9 КЛАСС
XIX ЙӨЗ ӘДӘБИЯТЫ
Рус-француз сугышы бәете*
Мендем таунын башына, атым1 яздым ташына;
Бу француз азган икән үзенең газиз башына.
Французлар килеп кергән Мәскәү дигән калага,
Безнең гаскәр килгәчтен, алар качты далага.
Армияне җыйдырып, сайлап-сайлап алдылар,
Без сугышка кергәндә, куанышып калдылар.
Дүрт-биш кердек сугышка, каннар билдин актылар,
Сугышларны бетергәч, безгә медаль тактылар.
Французның атлары бар да ефәк тышаулы,
Французның солдатлары әфисәргә охшаулы.
Тирән сунын эчендә озын-озын камышы,
Унике патша эчендә бер француз тавышы.
Наполеонга тәхет кирәк, үз җиренә сыймаган,
Без мәскәүгә кергәчтен, ул да үзен сынаган.
Французлар монда килгәч, таныдылар үзләрен,
Унда-башкорт, сулда-типтәр2, табалмыйдыр эзләрен.
Французның илләре, түгәрәк икән күлләре,
Французларны куганда, үттек без күп илләрне.
Французның атлары кырын җирдә дулыйдыр,
Башкорт белән типтәрләр французны турыйдыр.
Башкорт, типтәр уклары, туры бәрә күпләре,
Без сугышта күргәннәр әле монда бетмәде.
Мәскәүгә дә кердек без, Наполеонны күрдек без,
Французны җиңгәндә җир җимереп йөрдек без.
Французны кудык без, үз иленә сөрдек без,
Французларны куганда, күп суларны йөздек без.
Наполеонның эшләпәсе канга тапланган иде,
Без сугыштан кайтканда, илләр шатланган иде.
Бу бәетне язган чакта, каләмнәр камыш иде,
Өйгә керсәң, тышка чыксан, шатлыклы тавыш иде.
_________________________
* Бәет кыскартып алынды.
1 Атым – исемем.
2 Типтәр дип элекке Уфа губернасында (Башкортостан) яшәгән татарларны атаганнар.
|