Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ӘДӘБИЯТ 9 КЛАСС
 
Каюм Насыйри
(1825-1902)
 
ХИКӘЯТЛӘРЕННӘН ҮРНӘКЛӘР1
 
Ярлы кайгысы
 
Бер фәкыйрь үлем сорхавы хәлендә ятканда, якыннарыннан янына җыелган адәмнәр: "И фәлән, хәлең начар, иманыңны әйт", – дигәч, ул бичара, "Һай, шул үлем хәлендә дә имана2 белән аптырата­лар ла", – димеш.
 
Мулла кайгысы
 
Берәү вафат булып, мирасыннан бер яхшы тунын бер муллага җибәрделәр. Ул мулла әйтте: "Вафат булганын ишетеп, бик кайгыр­ган идем, тунын күргәч, сөендем тагын",-диде.
 
Иске мәдрәсәдә
 
I
Берәү әйтте: "Бер хәлфәне күрдем, янында бер озын вә бер кыска таяклары бар, бер быргы, дәхи барабаны бар".
– Болар ни эшкә? – дип сорадым. Хәлфә әйтте:
– Бу авылда мин балалар укытып торамын. Балалар шаяралар, сабакларын укымыйлар. Миңа якынрак утырганнарын кыска таяк белән сугамын, ерактагыларын озын таяк белән сугамын. Алар минем сүземне тыңламыйлар, үземнең өстемә ташланалар. Аннан соң барабанны орамын, быргыны кычкыртамын, шуннан соң халык җыелып мине коткаралар, – диде.
 
II
Янә бер авылда бер өйнең ишеге төбендә бер хәлфәне күрдем, эт кебек өрер. "Бу ни хәл?"-дип туктадым. Күрдем: өйдән бер бала чыкты. Хәлфә ул баланы тотып алды, колагыны борды.
– Бу ни хәл?-дип сорадым. Хәлфә әйтте:
– Мин балалар укытучы бер хәлфәмен. Бу бала бик усал, каршы. "Сабагыңны укы" – дисәм, качып китә, өенә керәдер дә, чыкмый, эт белән уйный. Качан ки мин эт кебек өрсәм, "эт бар икән" дип чыгадыр -да, тотып аламын,-диде.
III
Мәдрәсәдә бер шәкерт үзенең энесен куа. "Бар, фәлән, су алып кер, минем эчәсем килә", – ди. Энесе бармады, кабатлап әйтте – бармады, чөнки энесе яткан иде. Боларның хәлфәләре бар иде, ул әйтте: "Бар син, фәлән, үзең миңа су алып кер, минем эчәсем килә",-диде. Ул шәкерт торды, су алып керде, хәлфәсенә бирде. Хәлфә әйтте "Ярар, рәхмәт, үзең эч инде, мин эчмимен", – диде.
 
Надан мөәзин белән надан мулла
 
Бер мөәзинне манарада күрделәр, кулында "Иман шарты" бар, азанны "Иман шарты"ннан карап әйтә. Сорадылар: "Ник карап әйтәсең, азанны күңелеңнән белмисеңме?"-диделәр.
– Мулладан сорагыз,-диде.
Муллага бардылар Мулла ул вакытта ишегалдында икән. Барып "Әссәламе галәйкем",-дип сәлам бирделәр. Мулла, сәлам алмыйча, өенә кереп китте дә бер китап алып чыкты, аны актарды-актарды да "Вәгаләйкем әссәлам", – диде.
– Хәер, мулласы да шулай икән,-дип киттеләр.
 
Суфый
 
Бәгъзе суфыйга әйттеләр: "Җөббәңне3 сат, акча булыр", – диделәр. Суфый әйтте: "Балыкчы кармагын сатса, ни белән балык тотса кирәк", – диде.
 
"Һаман фәкыйрь икәнсең..."
 
Ибраһим Әдһәмгә4 бер кеше әйтте: "Йә шәех5, кабул ит, бу чапанымны сиңа бүләк итим",-диде. Ибраһим әйтте: "Әгәр син бай кеше булсаң, кабул итәрмен". Ул кешегә әйтте: "Күпме акчаң бар?" Ул кеше әйтте: "Ике мең акчам бар". Янә Ибраһим әйтте: "Әгәр дүрт мең булса, сөенер идеңме?" Ул кеше әйтте: "Әйе, сөенер идем".-Ибраһим әйтте: "Юк, алайса, син һаман фәкыйрь икәнсең, чапа­ныңны кабул итмимен",-диде.
 
Хикәят
 
Бер сабый бала, кояшлы көн бер җирдә йөргәндә, үзенең күләгәсен күреп, күләгәсе артыннан җитмәкче булды. Күләгә артыннан җитәмен дип бара. Ул барган саен, күләгә һаман алга китә. Бу баланың ачуы килеп, күләгәнең өстенә басарга теләп, йөгерә башлады. Ул йөгерсә, күләгә дә йөгерә. Бала тәмам арыды. Әйләнеп, янә киткән урынына кайтып барганда, артына әйләнеп караса, күләгә артыннан ияреп килә: "Һи, мин юкка йөгердем, ул миннән үзе дә калмый икән", – диде. Дөнья куучылар да шулайдыр, уйлап карасаң.
 
Хәйлә һәм тапкырлык
 
I
Бер үзен-үзе җыя алмаган аңгыра кызны кияүгә бирделәр. Кияү, кыз янына кергәч, күрде: кызның кулы камырлы, тырнак төпләре камыр гына.
Кияве пакьлек ярата торган адәм иде. Бер хәйлә табып: "Абау, эчем", – дип угалана башлады. Кыз, хафаланып: "Соң ничек итик, моннан элгәре эчең авыртканы бар идеме, ни дару итә торган идең?" – диде. Егет әйтте: "Эчем авыртканда, әнкәй кулындагы ка­мырны юып эчертсә, төзәлә торган иде",-диде. Кыз үзенең кулы­на карады: "Менә кулымда камыр да бар икән, алай булса, юып бирим", – дип, бер табакка су салып юды. "Мә, эч", – дип, киявенә бирде.
Егет күрде, кызның кулында камыр һаман бетмәгән, имеш. "Әни өч катка чаклы юа торган иде", – диде. Кыз, кулын янә ике кат юып, кул юган суын киявенә бирде. Кияве суны кулына алды да: "Аллага шөкер, инде эчем авыртуы басылды, мә, бу суыңны түгеп ташла",-диде. Кыз дәхи ул суны чыгарып түкте, хәйлә белән юдырганын аңламады.
 
II
Янә бер егет кыз катына барды. Егеткә аш пешереп китерделәр. Кыз барды да иң әүвәл ашны кабып карады. Авызы пеште, "Һай, безнең әни һәркайчан ашны суытып китерә",-диде. Егет дәхи: "Мин дә кабып карыйм",-дип барды да, салкын аш капкан кебек, алып кисәктән кабып йотты. Авызы, тамагы пеште, күп заманча күңелсез булып йөрде. Кыз ул арада чыгып керде. Егет әйтте: "Тышта һава ничек?"-диде. Кыз әйтте: "Тышта һава авызы пешкән егет кебек", – диде. Чөнки һава болытлы вә томанлы иде.
 
III
Бервакыт хәзинәдән бер капчык алтын югалды. Казыйга6 хәбәр бирделәр. Хәзинә йортында булган кешеләрнең барын да казый үзенә чакырды вә һәрберсенә берәр таяк бирде. Таяклар һәммәсе бер озынлыкта, бер үлчәүдә иде. Казый әйтте: "Кем дә кем угры булса, ул кешенең таягы бер бармак кадәре озын булыр",-диде. "Бар, кайтыгыз!"-дип, кайтарып җибәрде.
Капчык белән алтынны угырлаган кеше курыкты да казый биргән таякны бер бармак кадәр кисте.
Икенче көнне казый ул кешеләрнең һәммәсен үзенә чакырды, таякларын карады. Берсенең таягы бер бармак кадәрле кыска булып чыкты. Мәгълүм булды, алтынны ул кеше угырлаган, имеш. Алтынны хәзинәгә тапшырып, ул угрыга җәза билгеләде.
 
Тапкыр хәлфә
 
Бер патша үзенең углын гавам7 балалары укый торган мәдрәсәгә бирде. Хәлфә аны укытты, кулыннан килгән чаклы тәрбияләде. Ләкин патша баласы күпчелек укучыларга караганда сәләтсезрәк һәм әхлак ягыннан да түбәнрәк булып чыкты.
Хәлфә бу бит патша баласы дип тормады, малайны бүтән укучыларыннан да битәр җәзалады, суктырды. Иркә малай хәлфәнең бу катылыгына түзә алмады, атасына кайтып зарланды, тәнендәге яраларын ачып күрсәтте. Патша, моны күреп, бик каты ачуланды һәм тиз генә хәлфәне үз каршына чакырып китерергә кушты.
Хәлфәне китерделәр, патша каршына керттеләр.
– Син, хәлфә,-диде патша ачулы тавыш белән,-минем баламны хәтта гавам балаларына караганда да катырак җәзага тартасың икән. Әйт, ни сәбәптән болай итәсең?
Хәлфә аңар җавап бирде:
– Гавам балалары алар болай да тормышның ачы һәм төчесен татып үсәләр. Аларга җәфаның ни икәнен белдереп торасы юк. Патша балалары исә, киресенчә, җәфа ни нәрсә дә җәбер ни нәрсә икәнен белми үсәләр. Аннары, патша булгач, халыкка җәбер-җәфа кылуны нигә дә санамый торган булалар. Мин, шуны истә тотып, сезнең балагызга җәзаны катырак бирәм, – диде.
– Сәбәбе шул гынамы?-диде патша.
– Юк, тагын бер сәбәбе бар.
– Әйт, анысы нидән тора?
– Анысы, – диде хәлфә, – моннан гыйбарәт: гавам балалары күп вакыт патша һәм бай балалары белән чагыштырганда үткенрәк, зирәгрәк һәм сәләтлерәк булалар. Мин сезнең балагызны өйрәтүгә күбрәк көч салам, ул исә һаман да артта калып бара.
– Алайса, мин баламны синнән укыттырмыйм, алып бүтән хәлфәгә бирәм,-диде патша.
– Анысы сезнең ихтыярыгызда, падишаһым, тик шуны онытма­гыз: тәрбия бер, сәләт башка, – дип җавап бирде хәлфә.
 
Патша белән карт
 
Беркөн бер патша бәгъзе вәзирләре белән сәйранга8 чыкты, йөри торгач, бер җирдә, кешеләреннән аерылып, ялгыз калды. Үзенә бер карт очрады, һәм ул картка әйтте: "Бабай, син кайдан?" – диде. Карт әйтте: "Мин ошбу шәһәрдәнмен". Патша әйтте: "Бу шәһәрнең хакимнәре ничек?" Карт әйтте: "Хакимнәребез бик залимнәр, бик усал кешеләр", – диде. Патша әйтте: "Патша хакында ни әйтәсең?"-диде. Карт әйтте: "Мәмләкәтебездә моның кебек залим патша булганы юк иде, золымы белән мәмләкәтне корытты", – диде. Патша әйтте: "Мине таныйсыңмы, мин кем?"-диде. Карт әйтте: "Юк, танашыйм". Патша әйтте: "Мин шәһәрнең патшасы булырмын",-диде. Карт әйтте: "Син мине таныйсыңмы?" Патша әйтте: "Юк". Карт әйтте: "Мин гаҗем кабиләсеннән фәлән углы фәлән мәҗнүн, көн саен ике мәртәбә шулай җүләрләнеп, саташып йөримен", – диде. Патша көлде дә китте.
 
Бай һәм хезмәтче
 
Берәүнең бер хезмәтчесе бар иде. Аңар акча бирде, боерды: "Бар, базардан йөзем вә инҗир алып кайт!"-диде. Малай базарга китте, бик озак торып кайтты. Йөзем алып кайтты. Янә икенче мәртәбә инҗир алырга китте, төнлә кайтты. Аннан соң бае орышты, кыйнады. "Бер йомышка баргач, ике йомышны бетереп кайтыр кеше", – диде.
Бервакытны бу бай сырхау булды. Баягы малайны табибка җибәрде. Хезмәтче китте, табибны алып килде. Аның белән янә бер кеше ияртеп килде. Бае әйтте: "Бу кешене нигә алып килдең?" – диде.
Хезмәтче әйтте: "Фәлән вакыт үзең мине кыйнадың, "бер йомышка барганда ике йомышны бетереп кил", дидең. Инде менә сиңа табиб, аллаһ бирсен, шифа тап, әгәр үлсәң, менә сиңа кабер казучы, икенче мәртәбә мине йөртмә!"-диде.
 
Аңгыралык бәласе
 
Берәү углын сукага җибәрде, углына әйтте: "Углым, кич кайткан­да, сука тимереңне яшереп кайт, угырлап китмәсеннәр",-диде. Углы, барып бөтен көн сукалады, кич кайтканда сука тимерен бер карама төбенә яшереп куйды.
Кайтып килгәндә, атасы берничә адәм белән урамда утырып торыр. Атасыңа кычкырды: "Әти, сука тимерен фәлән карама төбенә яшереп калдырдым",-диде. Атасы әйтте: "И ахмак, яшергән нәрсәне шулай кычкырып әйтәләрме",-диде.
Икенче көнне сукага барса, күрде: карама төбеннән сука тимерен урлап китмешләр. Тиз үк атына атланып, атасы янына чабып кайтты. Атасы печәнлектә йоклаган иде. Атасын эзләп тапты. Атасының колагына акрын гына: "Әти, сука тимерен урлаганнар",-диде.
 
Хикәят
 
Бер заман кыш гаять суык булып, бер бака әрләннән азык сорады: "Ашарыма юк, бераз ризыклык рәхим итсәнә",-диде.
Әрлән әйтте: "Җәй көне көн буенча авыз күтәреп кычкырып тордың, ни эшләдең, ник кыш көне өчен азык хәзерләмәдең?"-диде.
 
Язу сәнгате
 
Арсту9 әйтте: "Нинди хәерле вә файдалы нәрсә язарсың, гүзәл вә укырлык булсын, матур-пөхтә итеп яз, вә нинди хәерле вә файдалы нәрсәне күңелеңә сеңдерерсең, аны язарлык булсын, ягъни күңелдән ятлаганыңны онытма, күңелдән чыгарып, кәгазьгә төшерерлек бул­сын. Каләм – кәлямның10 илчеседер. Язу – кулның теледер".
Күркәм язу яза белмәк – ярты гыйлемдер вә ризыкның артуына сәбәпдер.
 
Каләм өйрән: каләм изгегә тартыр
Каләм берлән кешенең ризкы артыр,
 
-димешләрдер, кадимнән (электән) бар сүздер.
 
Җыр һәм музыка
 
Хәкимнәр әйтмешләрдер ки, җыр-музыка-җаннарның азыгыдыр, нитәкки, ашамлык – тук булу азыгыдыр. Уй-фикерне саф кылыр, зиһенне нечкәртер, табигатьне йомшартыр, мәрхәмәтлене мактатыр, куркакны баһадирландырыр, саранны юмартландырыр, димешләр.
_________________________
1 Бу новелла-хикәятләр К. Насыйриның "Кырык бакча" (1880) һәм "Фәвакиһел-җөләса фи-л-әдәбият" (1884) дигән җыентыкларында урнаштырылган.
2 Имана – җир налогы, салым.
3 Җөббә – мулла, ишан һәм суфыйлар кия торган озын кием.
4 Ибраһим Әдһәм (IX гасырда яшәгән), – риваятьләргә караганда, элек патша булган кеше. Патшалыгын, тәхетен ташлап, дәрвиш, суфый булып киткән, бөтен гомерен аллага табынуга багышлаган. Суфыйчылык рухындагы әдәбиятта аның турында күп кенә әсәрләр язылган. XIX йөз татар шагыйрьләреннән бу образга Әбелмәних Каргалый һәм Габделҗәббар Кандалый да мөрәҗәгать иткәннәр.
5 Шәех – шәригать эшләрен караучы югары дәрәҗәле рухани.
6 Казый – хөкем итүче, судья.
7 Гавам – гади халык.
8 Сәйран – күңел ачып йөрү.
9 Арсту – борынгы грек галиме, акыл иясе Аристотель.
10 Кәлям – сүз, сөйләм.
XIX йөз әдәбияты
 
Үзе турында
Туган ил
Сәяхәтләрдән кайтканда
Әсирлеккә төшкән дусты – казый турында уйлану
Мөнаҗәт
"Бөтен дөнья бәнем булса..."
Әбелмәнихнең "Тәндә җаным..." шигыренә
"Һай, нә оерсән?!."
"Бу сүзе кәгазьгә язмак кирәкдер"
Мулла белән абыстай
Онытмам сез наданнарны!
Сәхипҗамалга
Бу хәсрәтләр бетәр микән?
"Иген икмәк..."
Шиһабетдин Мәрҗани турында
Борынгы Болгар турында
Казан һәм аның халкы турында
Фаслы кыш
Кайгы
"Көн дә ызгыш..."
Әләк
Саран бай
"Иң әүвәл кирәк нәрсә..."
"Бирелдем мин яшьлегемдә..."



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^