Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ӘДӘБИЯТ 9 КЛАСС
 
Заһир Бигиев
(1870-1902)
 
МЕҢНӘР*, ЯКИ ГҮЗӘЛ КЫЗ ХӘДИЧӘ**
 
Роман
(1887)
 
1
Хикәябез гаҗәеп гүзәл бер хикәядер. Аңа керешер алдыннан иң әүвәл вакыйгасының кайда һәм кайчан булуын әйтеп үтик. Хикәябездән укып аңлашылачак вакыйга моннан берничә ел элек Казан шәһәрендә булды.
Иртәнге сәгать уннар тирәсендә Казан мөсафирханәләреннән бер олуг һәм могтәбәр мөсафирханә янына бик күп кешеләр җыелган иде. Араларында шундый сүзләр ишетелеп куя иде.
– Ни бар, нәрсә карыйсыз? Ни булган?
– Нәрсә булсын, бүген шушы мөсафирханәдә бер мөсафирә хатынны үтергәннәр.
– Гаҗәп! Кем үтергән икән, үтерүчене тотмаганнармы?
– Ул кадәресе әлегә мәгълүм түгел, хәзер полиция белән суд тикшерүчеләре килгәнне көтәләр. Тикшергәч, бәлкем, үтерүчесе дә ачыкланыр.
Җыелган халык әнә шул рәвештә төрле сүзләр сөйләвендә дәвам итте.
Бер биш-ун минуттан халык:
– Киләләр! Киләләр! -дип янә шаулашырга тотынды. Килүчеләр-үтерелгән хатын эше буенча мөсафирханәгә чакы­рган полицейскийлар белән суд тикшерүчеләре иде. Алар, килеп җитеп, җигүле атларыннан төштеләр дә туп-туры мөсафирханәгә кереп киттеләр. Җыелган халык алар артыннан эчкә керергә бик теләсә дә, рөхсәт булмады. Шулай да кешеләр мөсафирханә яныннан таралышмады, нинди хәбәр булыр икән дип, үтә бер кызыксыну, түземсезләнү белән тикшерүчеләр чыкканны көтә башлады.
Инде тикшерүчеләр хәл-әхвәлен языйк.
Алар мөсафирханә ишеген атлап керүгә үк:
– Үтерелгән хатын кайсы номерда? – дип, мөсафирханә хуҗасын­нан сорадылар.
Мөсафирханә хуҗасы, Габдуллин дигән кеше:
– Унберенче номерда, – дип җавап бирде.
Шуннан соң тикшерүчеләр, Габдуллин белән бергә ташпулатның икенче катына күтәрелеп, әлеге унберенче номерның ишеген ачып, эчкә керделәр. Ике бүлмәле номер иде бу. Урам тарафына караган өч тәрәзәсе бар. Кыш көнендәге кебек, тәрәзәләр икешәр катлы. Номер эчендә ике өстәл, дүрт урындык, ике кәнәфи, бер диван, бер карават тора иде.
Идән уртасында – үтерелгән хатын мәете. Аның канга буялган башында пуля җәрәхәтенә охшаш яра бар иде. Хатынның яше егерме ике-егерме өчтән дә артык булмаска кирәк, үзе гаять тә чибәр-гүзәл кыяфәтле иде.
Суд тикшерүчесе, мөсафирханә хуҗасына карап:
– Бу хатын сезнең мөсафирханәгездә кайчаннан бирле тора иде?-дип сорады.
– Җомгадан бирле, -дип җавап бирде Габдуллин.
– Исеме ничек?
– Зөләйха, – диде хуҗа әфәнде.
– Хатынның үтерелүен иң әүвәл кем белде? – диде тикшерүче.
– Хезмәтче хатын-хадимә, – дип җавап бирде хуҗа әфәнде.
– Хадимәне монда чакырып китерегез.
Берникадәр вакыттан хадимә килеп җитте. Суд тикшерүчесе аңардан:
– Бу хатынның үтерелгән булуын сез кайчан һәм ничек белдегез? – дип сорагач, хадимә бу рәвешле сөйләп бирде:
– Мин иртән үз хезмәтем белән йөри идем. Бу номер яныннан узып барган чагымда, карыйм, ишек яртылаш ачык тора. Кунак хатынның берәр йомышы юкмы икән дип номерга керсәм, аны шушындый хәлдә күреп, бөтенләй котым очты. Хәтта номердан ничек чыкканымны да белмим.
Хадимәнең җавабы тәмам булгач, тикшерүчеләр бүлмәне карарга керештеләр. Ишек янына килеп карасалар, ишек йозагында ачкыч күреп, гаҗәпләнеп калдылар.
– Бу үтерүче дигәне сәер кеше икән, үзе киткәндә ишекне йозагына бикләргә дә оныткан, хәтта аны яртылаш ачык калдырган.
Әгәр дә ишекне йозагына бикләп киткән булса, хатынның мәете табылуы кичегер, үтерүчегә дә качар өчен форсат артыр иде. Әллә юкса бу хатын үз-үзен үтерде микән?-диде тикшерүчеләрнең берсе.
Икенчесе:
– Юк, үз-үзен үтермәгән. Әгәр дә үз-үзен үтергән булса, янында револьвер һәм үз-үземне үтерәм дигән язуы булыр иде, – дип каршы төште.
Башка тикшерүчеләр дә:
– Әйе, шулай булыр иде,-дип килештеләр.
Шуннан соң швейцарны чакырттылар. Суд тикшерүчесе аңардан:
– Үткән кичтә бу үтерелгән хатын янына кем дә булса килмәдеме?-дип сорады.
– Әйе, мәрхүмә белән бергә бер ир адәм килгән иде,-диде швейцар.
– Ул кеше кайчан килеп, кайчан китте?
– Кич сәгать сигездә килеп, төнге унике сәгатьтә китте,-дип җавап бирде швейцар.
– Төгәл уникедә китүен каян беләсең? – диде тикшерүче.
– Чөнки мәрхүмә белән килгән ул адәм мөсафирханәдән киткәндә миннән: "Сәгать ничә?"-дип сорады. Мин, сәгатькә карап: "Сәгать унике",-дип җавап бирдем. Шуннан соң ул миңа өч тәңкә чәйлек биреп чыгып китте.
Тикшерүчеләр, швейцардан бу сүзләрне ишеткәч, мөсафирә ха­тынның үлеме кичке сәгать сигез белән төнге унике арасында бул­ганлыгын аңладылар. Алар шулай ук швейцардан мөсафирә белән бергә килгән ирнең төсе-кыяфәте турында да сораштылар. Бу сорау­га швейцар:
– Нечкә адәм, озын буйлы, ак йөзле, кечек сары сакаллы, дип җавап бирде.
Швейцарның мәгълүматларын тыңлаганның соңында тик­шерүчеләр номер эчендәге әйберләрне барларга тотындылар. Номер эченнән тикшереп табылган нәрсәләр шулардыр: иң элек, бер сыңар ирләр перчаткасы, сул кулныкы; уң кулныкы юк иде. Әлбәттә, бу табылган сул кул перчаткасы үтерүченең перчаткасы булырга кирәк,-күрәсең, төшереп калдырган. Икенчедән, ике тәрәзә арасыннан ерткалап ташланган бер сурәт – ир кеше портреты табылды. Гәрчә ерткаланган булса да, вак кисәкләрен үз җаена тәртип белән берләштереп каралса, бу сурәтнең нинди кеше икәнлеген танырга мөмкин иде. Швейцарның аңлатуы һәм сөйләвенә таянып, бу табылган сурәтне дә үтерелгән Зөләйха белән үткән кичтә бергә килгән ирнең сурәтедер дип уйларга була иде.
Өченчедән-номер эченнән табылган бер хат. Мөсафирханә хуҗа­сы үтерелгән Зөләйханың кул язмасын белә икән, аның әйтүенә кара­ганда, бу табылган хат Зөләйха кулы белән язылганга охшый иде. (...)
"Егетләрнең күрке булган Муса әфәнделәренә җан һәм күңел төбеннән чыккан сәламнәребезне күндерәбез. Киң күңеллелек күрсәтеп, бүген кич сәгать сигездә Габдуллин мөсафирханәсенең унберенче номерына килсәгез иде. 2 нче март".
Тикшерүчеләр, бу хатны укыгач, ул һичшиксез үтерелгән хатын белән үткән кичтә бергә килгән кешегә атап язылгандыр дип гөман кылдылар. Хатның Зөләйха үтерелгән көндә язылганлыгын хаттагы число күрсәтеп тора иде. Үтерелү көне дә, хат язылу көне дә бер үк. Тикшерүчеләргә шулай ук мәрхүмә белән бергә килгән кешенең исеме Муса икәнлеге дә хаттан аңлашылды. (...)
Икенче көнне мәрхүмә Зөләйханың мәетен дәфен1 кылдылар.
 
2
Муса исемле билгесез кешене эзләп табу иң зарур бурыч булганлыктан, тикшерүчеләр бу эшне кәсептәшләре арасында мәшһүр һәм могтәбәр саналган Шубин атлы бер сыщик-шымчыга тапшырды­лар. Господин Шубин исә, үткен-зирәк шымчы буларак, өч көн эчендә мәрхүмә Зөләйха белән бергә номерга килгән Мусаның нинди кеше икәнлеген һәм кайда торуын ачыклап та өлгерде.
Сезләргә дә, хөрмәтле укучыларым, Мусаның нинди кеше икәнле­ген аңлатып үтим.
Муса әфәнде Казан байларыннан мәрхүм Габдулла байның улы Салихов иде. Петербургта университет тәмамлаган булса да, әткәсе вафатыннан соң ул сәүдә эше белән шөгыльләнергә керешкән иде. Яше егерме биш-егерме алтыдан артык түгел, үзе өйләнмәгән. Инде менә, Казан байлары арасында һәркемгә билгеле мәшһүр бай Әхмәди Хәмитов үзенең Хәдичә исемле кызын йөз мең сум көмеш акча белән кияүгә биргәнлектән, Муса Салихов шул туташны кәләшлеккә ярәшеп йөри һәм тагы бер айдан аларның никах мәҗлесләре булырга тиеш иде. Муса әфәнденең әткәсе белән бертуган абзасы-Нигьмәтулла исемле кардәше бар иде. Муса әфәнде Нигъмәтулла абзасы белән бергә сәүдә кылып, бер үк өйдә тора иде.
Муса Салихов фабрикасындагы хезмәтләрен карап кайтты да кичке сәгать сигездә үз өендә ялгызы чәй эчәргә утырды. Нигъмәтул­ла әфәнде әле кайтып җитмәгән иде. Гәрчә ялгыз ашау-эчү Муса әфәнденең гадәтендә булмаса да, бу юлы ул бик сусаган иде. Кулында – газета. Газетадан мәрхүмә Зөләйханың Габдуллин номер­ларында үтерелү хәбәрен укый. Үзе елар дәрәҗәгә җиткән, күзеннән тамчы-тамчы яшь тама. Газета укыганда ул ара-тирә үзалдына сөйләнеп куя. Аның бу үзалдына сөйләшүеннән Муса әфәнденең Зөләйханың җеназа намазында булуы да аңлашыла иде. (...)
Муса әфәнде, бер сүз дә әйтмичә, хәйран калган бер кыяфәттә уйга батып утыра бирде. Шул рәвештә чәйләп утырган вакытта бая самавыр китергән хадим кереп, Муса әфәндегә карап:
– Әфәндем, сезне бер адәм күрергә тели, кертергә рөхсәт булырмы?-дип белдерде.
Муса әфәнде, утырган җиреннән торып, хәвефкә калган кеше сыман, калтыравык тавыш белән:
– Нинди адәм?-дип сорады.
– Белмим, әфәндем, исемен сораган идем, әйтмәде. Бик зур йомышым бар, ди.
– Бар, исемен белеп кер,-диде Муса әфәнде. Хадим чыгып китте. Бераздан яңадан кереп:
– Әфәндем! Сезне күрергә теләгән адәмнең исеме-Иван Ивано­вич Шубин,-диде.
– Шубин?!-дип кабатлап сорады Муса әфәнде, гаҗәпләнеп. Чөнки ул Шубинны күреп белмәсә дә, аның исемен һәм сыщик-шымчы икәнлеген ишетеп белә иде. "Нинди йомышы бар икән?" – дип эченнән уйлап куйды Муса әфәнде һәм хадимгә господин Шубинны кертергә рөхсәт бирде.
Бер-ике минуттан ишекләр ачылып, бүлмәгә урта буйлы, кара сакаллы, озын кара чәчле бер рус килеп керде. Бу рус-мәгълүмегез господин Шубин, Муса әфәндене эзләп табарга боерылган шымчы иде.
Муса әфәнде, господин Шубин белән күрешеп:
– Рәхим итегез,-дип, аңа утырыр өчен урындык күрсәтте.
Господин Шубин, күрсәтелгән урынга утырып, сәламәтлек со­рашкач, Муса әфәнде кунакны хөрмәтләү өчен хадимгә чәй ките­рергә кушты. Аннары, господин Шубинга таба борылып:
– Безгә нинди йомышыгыз төште?-дип сорады.
– Юк, юк! Сездә әллә ни зур йомышым юк. Габдуллин мөсафирханәсендә, унберенче номерда, бер мөсафирә хатынны үтергәннәр, бәлкем, ишеткәнсез дә, шул хакта килдем.
– Әйе, ишеткән идем, менә бүген газетадан да укыдым,-диде Муса әфәнде.
Господин Шубин, хуҗаның күзләренә туры карап:
– Хөрмәтле Муса әфәнде, сез үтерелгән Зөләйханы исән чагында күреп белә идегезме?-дип сорады.
– Юк! Юк! Белми идем,-дип җавап бирде Муса әфәнде. Господин Шубин, бераз уйланып торгач, мәрхүмә Зөләйханың номерыннан тикшерү вакытында табылган хатны кесәсеннән чыгар­ды да, Муса әфәндегә таба сузып:
– Менә бу хатны Зөләйха тере чагында сезгә язган булган. Бу хат сезнең мәрхүмә Зөләйха белән белеш-таныш булуыгызга дәлил,-диде.
Муса әфәнде хатны кулына алып укыды да:
– Дөньяда Муса әфәнде фәкать бер без генә түгелдер, хатның Муса исемле кешегә язылуыннан гына андый нәтиҗә чыгарып булмый, – дип, хатны кире Шубинга кайтарып бирде.
Господин Шубинның күзе шулчак янындагы өстәл өстендә яткан сыңар перчаткага төште. Перчатка ирләр перчаткасы һәм уң кулны­кы булып, ул үтерелгән Зөләйха номерыннан тикшерү вакытында табылган сыңар перчатканы хәтерләтә иде. Номерда табылганы сул кулныкы булса, монысы – уң кулныкы. Төсе һәм үлчәме дә бертөрле.
Господин Шубин, перчатканы өстәл өстеннән кулына алып, Муса әфәндедән:
– Әфәндем, бу перчатка сезнекеме? – дип сорады.
– Әйе, минем перчаткам.
– Икенчесе кайда?-диде Шубин.
Муса әфәнде ачу сизелеп торган тавыш белән:
– Мин мондый сорауларга җавап бирмимен,-дип кырт кисте.
– Әфәндем, хафаланмагыз, сезгә бу эштә бернинди дә зарар булмас, сез бу эштә фәкать шаһит кенә булырсыз.
Господин Шубин телдән шулай дисә дә, күңеленнән бүтәнчә уйлый, ягъни Муса әфәндене Зөләйханы үтерүче дип саный иде. (...)
"Париж"-Казандагы олугь һәм могтәбәр бер чәйханә иде. Бу чәйханәдә господин Шубинны, нинди хәбәр белән килер икән дип, үзе кебек үк сыщик-шымчылар көтәләр иде. Биш-ун минут эчендә атлар господин Шубинны "Париж" чәйханәсенә китереп тә җиткерделәр. Шубин аттан төште дә кучерына:
– Бераз сабыр ит, мин хәзер чыгармын,-дип, чәйханә ишегеннән кереп, югары этажга менеп китте, Шубинны көтүчеләр аны: "Озак, бик озак!" "Нинди хәбәр? Нинди хәбәр?" – кебек сораулар белән каршы алдылар. Господин Шубин хәл-әхвәлне булганынча түкми-чәчми сөйләп бирде. Аның сүзләреннән һәркайсының аңында "Зөләйха­ны үтерүче-Муса, Муса!" дигән ныклы фикер калды. Шуннан соң господин Шубин, чәйханәдән чыгып, өенә кайтып китте.
 
3
Гыйззәтле укучы, господин Шубинның Муса әфәнде янына югарыда без язып үткән йомыш белән килүе хуҗаларны шулкадәр кайгы-хәсрәткә төшерде ки, алар, төн йокысын йоклый алмыйча, иртәнгә чаклы аһ-ваһ килеп, ни булыр икән дип, хафа эчендә уздырдылар. Иртәнге намаз вакыты җитеп, Нигъмәтулла әфәнде Муса әфәндегә:
– Намаз вакыты җитте, тәһарәтләнергә кирәк, – дисә дә, Муса әфәнде җавап кайтармады. Ул елый иде. Аның елаганын күреп, Нигъмәтулла әфәнденең дә, тәкате бетеп, күзеннән яшьләр чыкты. Мондый хәлдә кеше еламыймы соң? Әлбәттә, елый.
Биш-алты минут чамасы вакыт үткәч, Муса әфәнде, урыныннан торып, тәһарәт алырга чыкты. Аңа ияреп, Нигъмәтулла әфәнде дә тәһарәтләнеп керде. Аннары иртәнге намазга утырдылар. Намазны укып багышлагач, хадим самавыр-чәй китерде. Нигъмәтулла әфәнде:
– Иншалла, бер нәрсә дә булмас,-дип, чәй эчү максаты белән табын янына килеп утырды. Муса әфәнде дә:
– Әстәгъфирулла! Әстәгъфирулла! – дип тәкрарлый-тәкрарлый, аның яныннан урын алды.
Нигъмәтулла әфәнде, чәйне касәләргә салып, эчә генә башлаган­нар иде, хадим кереп:
– Габденнәсыр әфәнде, рөхсәт бармы?-дип белдерде.
– Рөхсәт, рөхсәт! Керсен, – диде Нигъмәтулла әфәнде, аннары хадим чыгып киткәч, Муса әфәндегә таба борылып: – Мин Габ­деннәсыр әфәндене кичә иртәнге чәйгә чакырган идем, – дип өстәде.
– Бик яхшы, – дип җавап бирде Муса әфәнде. (...)
Габденнәсыр әфәнде Казан байларыннан Исмәгыйль байның угылы Хәбибуллин иде. Әткәсе Исмәгыйль бай вафат, башка кардәшләре юк иде. Казанда өч-дүрт җирдә ташпулат өйләре бар иде. Габденнәсыр әфәнде гимназиядә курс тәмам иткән, яше егерме өч-егерме дүрттән артык түгел, үзе әле өйләнмәгән иде. Берникадәр вакыт элегрәк Габденнәсыр әфәнде Әхмәди Хәмитовның кызы Хәдичә туташны йөз мең сум көмеш акчасы белән бергә кәләшлеккә алырга ният кылып йөрсә дә, Хәдичә туташны Муса әфәнде кәләшлеккә ярәшүе сәбәбеннән, ул хәзер читкә тибәрелгән иде. Әнә шул Хәдичә аркасында, яки, дөресрәге, аның йөз мең сум көмеш акчасы аркасында, ул Муса әфәндене, тыштан аңа дус булып кыланса да, эченнән бик тә дошман күрә иде. Хәзер Габденнәсыр әфәнде, ялгызлыгы сәбәбеннән үз өендә тормыйча, Габдуллин мөса­фирханәсенең тугызынчы номерында яшәп ята иде.
Хадим чыгып: "Рөхсәт, рәхим итегез",-дигәч, Габденнәсыр әфәнде хуҗалар чәйләп утырган бүлмәгә керде дә:
– Әссәламе галәйкем!-дип сәламен бирде.
Нигъмәтулла әфәнде белән Муса әфәнде зәгыйфь-көчсез тавыш белән:
– Вәгаләйкем әссәлам,-дип кунакның сәламен алдылар.
Нигъмәтулла әфәнде:
– Әйдәгез, рәхим итегез,-дип, Габденнәсыр әфәндегә өстәл яныннан урын күрсәтте.
– Бик яхшы, рәхмәт, – дип, Габденнәсыр әфәнде күрсәтелгән урынга утырды.-Сәламәтләрме торасыз?
– Әлхәмделиллаһи раббелгаләмин2, әлегә сәламәтләрбез, тик менә эшләребез генә бераз начарайды,-дип җавап бирде Нигъмәтул­ла әфәнде.
Габденнәсыр әфәнде, шактый гаҗәпләнеп:
– Ник алай? Нәрсә булды?-дип сорады.
Нигъмәтулла әфәнде кичә кичен господин Шубинның өйгә килүен тәфсилләп сөйләп бирде һәм сүзен:
– Алла боерса, бер нәрсә дә булмас,-дип тәмамлады.
– Әйе, бер нәрсә дә булмас,-дип килеште Габденнәсыр әфәнде дә. Шулай дисә дә, эченнән ул сөенеп куйды. Чөнки, аның уенча, Муса әфәнде чынлап үтерүче итеп табылса, аны һичшиксез төрмәгә ябачаклар. Әгәр ул тоткын ителә икән, димәк, Хәдичә туташ һәм йөз мең сум көмеш акча Габденнәсыр әфәнденеке булачак.
Ике-өч минут тынлыктан соң Нигъмәтулла әфәнде:
– Чәйгә рәхим итегез, – дип, Габденнәсыр әфәнденең алдына бер касә чәй куйды.
Габденнәсыр әфәнде:
– Бик яхшы, рәхмәт,-дип, чәйне эчә башлады.
Өчесе дә шулай сөйләшмичә генә чәй эчәргә тотындылар. Сөйләшмәсәләр дә, ара-тирә Муса әфәнденең авызыннан кайгылы вакытта әйтелә торган ах-ух авазлары ишетелеп куя иде. Габденнәсыр әфәнде исә, кечек кара мыегын бармаклары белән бөтергәләп, уйга баткан сыман алдына төбәлеп утыра бирде.
Берникадәр вакыттан соң Нигъмәтулла әфәнде, тынлыкны бозып:
– Ашны да ашагыз, иншалла, бер нәрсә дә булмас, бисмиллаһи, -дип, кулын ашлы тәлинкәгә таба сузды.
Габденнәсыр әфәнде, Муса әфәндегә карап:
– Газизем, бу үткән кичтә господин Шубинның сезгә шундый йомыш белән килүен каенатагыз Әхмәди абзый беләме? – дип со­рады.
– Үзебез хәбәр иткәнебез юк, белми торгандыр, – диде Муса әфәнде.
– Каен әткәгезгә хәбәр итәргә кирәк. Бер-ике юл язу язып җибәр, – дип киңәш итте Нигъмәтулла әфәнде.
Муса әфәнде:
– Ярар, яхшы,-дип, урыныннан торды да, каләм-кәгазь алу максаты белән, икенче бүлмәгә таба атлады, ләкин шулчак тәрәзәдән каенатасын күреп:-Әнә, үзе дә килә,-дип ишеккә таба борылды.
Габденнәсыр белән Нигъмәтулла әфәнделәр дә, урыннарыннан кузгалып, тәрәзәдән карап, Әхмәди Хәмитовны каршы алырга чыкты­лар.
Әхмәди байның Муса әфәнделәргә үткән кичтә булган гадәттән тыш вакыйганы ишетеп килүе иде. Хәер, кичәге ул вакыйганы бер Әхмәди бай гына түгел, шәһәр халкының яртысыннан күбрәге ишетеп белә иде инде.
Бераздан Әхмәди бай, үзен каршы алырга чыккан хуҗалар һәм Габденнәсыр әфәнде белән бергә өй эченә кереп, догасын кылып:
– Саулармысез? Сәламәтләрме? – дип сәлам бирде.
– Әлхәмделилла, Аллага шөкер,-дип җавап бирделәр аңа. Әхмәди бай алтмыш яшьләренә җиткән ак сакаллы, калын-юан гәүдәле бер кеше иде. Хәл-әхвәл белешкәч, ул, Нигъмәтулла әфәндегә карап:
– Шундый зур эш була торып, ни өчен безгә хәбәр итмәдегез?-дип сорады.
– Хәзер генә сезгә хат язмакчы идек, менә үзегез килеп кердегез,-диде Нигъмәтулла әфәнде.
Бер мәлгә тынлык урнашты. Аннары Габденнәсыр әфәнде, Әхмәди байга таба борылып:
– Әхмәди абзый, бу эштә Муса әфәндегә бер нәрсә дә булмас, чөнки Муса әфәнде бу эштә шаһит кенә булачак,-диде.
Әхмәди бай, Габденнәсыр әфәнденең сүзләренә җавап кайтар­мыйча, берникадәр вакыт дәшми торды, аннары, үзалдына карап:
– Хәзер генә безнең өебезгә бер түрә-бояр килгән иде,-диде.-Ул безгә Муса әфәнденең эшендә зур курку бар дип сөйләде. Аңар бу эш бик мәгълүм икән. Бүген Муса әфәнденең эшләре хөкем йортына биреләчәк дип сөйләде. Адвокат – дәгъва вәкиле ялларга мәслихәт кылды. Ялларга кирәк, кирәк!..
Тагын тынып калдылар. Әхмәди байның сүзләренә каршы аһ-ваһтан башка җавап ишетелмәде. Шулай шактый вакыт тын торган­нан соң гына Нигъмәтулла әфәнде, Муса әфәндегә таба борылып:
– Адвокатсыз ярамый. Ат җигәргә кушарга кирәк. Господин Андреевка барып кара,-диде.
– Ул хәзердә Казанда юк, Сембергә китте, – дип җавап бирде Муса әфәнде.
– Кайчан кайтыр икән?
– Иртәгә өйлә намазыннан соң, сәгать икеләрдә кайтырга тиеш. Сәламәт булсак, иртәгә барып карарбыз.
Хөрмәтле укучы! Андреев Казанда олуг вә мәшһүр адвокат иде. Муса әфәндегә дус һәм әшнә кеше булып, Петербург университетын­да алар бервакытта белем алып чыкканнар иде. (...)
 
4
Икенче көн җитте. Муса әфәнде белән Нигъмәтулла әфәнде сәгать уннарда иртәнге чәйне эчеп утыралар иде. Муса әфәнденең бүген кәефе әйбәтрәк-төнлә яхшы төш күргән, хәзер шул төшне абзасына сөйли иде:
– Төшемдә үз-үземне бер караңгы җирдә күрдем дөм караңгы җирдә. Шушы караңгы җирдән чыгарга бик телим икән имеш тә, тик юл таба алмыйм имеш. Ахырда шушы караңгылык эчендә ике кеше күренде. Алар миңа: "Әйдә, без сине моннан чыгарабыз",-дип, икесе ике кулымнан тотып, тагы да караңгырак җиргә илтеп куйдылар, үзләре исә күздән югалдылар. Соңыннан бер кеше килеп: "Әйдә бире, әйдә бире!" – дип, мине якты җиргә чыгарды...
Муса әфәнде төшен сөйләп бетергәч, Нигъмәтулла әфәнде елма­еп:
– Төшең яхшы, иншалла, бу кайгыдан котылып, Хәдичә туташны кәләшлеккә алырсың. Төшең бик яхшы, иншалла, бер нәрсә дә булмас, котылырсың. Ләкин бүген господин Андреевка барып эшеңне сөйлә, эшегезне бүген хөкемгә тапшыралар. Господин Андреев округ судында адвокатың булыр, иншалла, котылырсың,-диде. (...)
Янә ярым сәгать чамасы үткәннән соң, Муса әфәнде өйдән чыгып җигүле атына утырды да кучерына Воскресенский урамына3 Андре­евларга барырга кушты. Биш-ун минуттан кучер атларны Воскресен­ский урамында яхшы гына бер ташпулат янына китереп туктатты. Бу ташпулат господин Андреевның өе иде.
Муса әфәнде аттан төште дә, ишектән кереп, швейцардан:
– Барин өйдәме?-дип сорады.
– Өйдә, бүген генә Сембердән кайтты. Хәзер менеп рөхсәт сорап төшәм.
Шулай дип, швейцар-хадим баскыч буйлап ташпулатның югаргы икенче катына менеп китте. Бераздан яңадан төшеп:
– Рөхсәт, рәхим итегез, – дип белдерде.
Муса әфәнде икенче катка менеп җитер-җитмәс аның каршысына господин Андреев үзе чыкты:
– Әйдәгез, рәхим итегез, әйдәгез, рәхим итегез! Ничек әле болай безне хәтерегезгә төшердегез? Исән-саулармы? Сәламәтлекләр ни­чек?
– Әлхәмделилла, Аллага шөкер,-диде Муса әфәнде һәм, Андреев белән кул биреп күрешеп, хуҗа артыннан бүлмә эченә узды.
Господин Андреев калку гәүдәле, озын кара чәчле, карап торышка егерме алты-егерме җиде яшьләр тирәсендәге бер кеше иде. Бусага­ны атлап кергәч тә ул, өй хезмәтчесен чакырып, берәр касә кофе китерергә кушты.
Хезмәтче-хадим чыгып киткәч, Муса әфәнде, господин Андреевка карап:
– Мин сезгә бер олуг хезмәт белән килдем... Минем белән сөйләшеп утырырга вакытыгыз бармы?-дип сорады.
– Бар! Бар! Нинди хезмәт белән килдегез? Сөйләгез, сөйләгез, – диде господин Андреев.
Муса әфәнде болай дип сөйли башлады:
– Ишеткәнсездер, Габдуллин мөсафирханәсендә Зөләйха исем­ле бер мөсафирә хатынны үтергәннәр. Шушы эштә миңа шаһит булырга куштылар. Мин инде нишләргә тиеш? Нинди мәслихәт кыласыз?
– Мин нинди мәслихәт кылыйм?-диде Андреев.-Шаһит булса­гыз, белгән нәрсәгезне сөйләрсез.
– Юк! Юк! Алай түгел. Минем хәл ике ут арасындагы кебек. Төне буе йокламыйча уйланып яттым, бернинди фикергә дә килә алмадым. Инде миңа синнән ярдәм кирәк. Юкса минем эшем харап.
– Мин һаман бер нәрсә дә аңлый алмыйм әле. Ник эшегез харап? Миннән сезгә нинди эштә ярдәм кирәк?
– Менә ни өчен харап, – дип, Муса әфәнде господин Шубинның, өйгә килеп, тикшереп, сорау алып китүен, аның Зөләйха яшәгән номерда тентү ясаган булуын, тентү вакытында анда ниндидер хат белән сыңар перчатка һәм ике тәрәзә арасыннан бер сурәт табуын, шулай ук мәрхүмә Зөләйха белән янәшә номерларга кереп тикшереп йөрүен-һәммәсен вагы-төягенәчә сөйләп бирде.
Муса әфәнде сөйләп бетергәч, господин Андреев, куркуга төшкән кеше кебек, утырган җиреннән торды.
– Инде аңладым, әфәндем. Эшегез бик әйбәт түгел икән, хәлегез чыннан да ике ут арасында калган кешенеке сыман икән. Бу эштә сез шаһит түгел, тикшерү вакытында табылган нәрсәләр сезне Зөләйха­ны үтерүче кеше итеп күрсәтә. Әйе, эшегез начар, начар! Бик тә начар! Алла ярдәм бирсен!
Хадим, кофе алып кереп, өстәлгә табын хәзерләде.
– Әйдәгез, рәхим итегез,-диде Андреев, һәм алар кофе өстәле янына килеп утырдылар. Господин Андреев өзелгән сүзен дәвам иттерде: – Әйе, начар! Начар! Начар булса да, кадәри хәл тырышып карарбыз. Бәлки, бер нәрсә дә булмас. Инде кофены эчик.
Алар сөйләшмичә генә кофе эчә башладылар. Ике-өч минут шулай тын гына утырганнан соң господин Андреев Муса әфәндедән:
– Ә сез үтерелгән ул хатынны тере вакытында белә идегезме?-дип сорады.
– Белә идем,-диде Муса әфәнде һәм:-Сез инде, иншалла, бер­кемгә дә сөйләмәссез,-дип, сүзен бу рәвешле дәвам итте:-Моннан бер ел элек Петербургка барган вакытымда мин "Татарский ресто­ран" исемле мәшһүр һәм могтәбәр чәйханә-месафирханәнең сигезен­че номерына төшкән идем. Күрше җиденче номердан мөселманча сөйләшү ишетеп, мин номер хадимен чакырып, аңардан: "Бу җиденче номерда нинди кешеләр торалар?" – дип сорадым. Хадим: "Бу җиденче номерда мөселманнар торалар",-дип җавап бирде. "Ничә кеше?"-дидем мин. "Ирле-хатынлы икәү, бер кызлары да бар-барчасы өчәү", – дип җавап бирде хадим. "Күптәннәнме? Ни вакыттан бирле сезнең номерларыгызда торалар?"-дигәч, ул: "Бер ай булды килүләренә",-диде. "Нинди йомыш белән килгәннәр?"-дидем. "Кызның әткәсе сырхау, күзләре авырый икән. Петербургка шул сәбәптән килгәннәр",-дип җавап бирде хадим. Озын сүзнең кыскасы, миңа күрше җиденче номерда торучы әлеге кызны күреп, аның белән та­нышырга насыйп булды. Гимназиядә курс тәмам иткән, гаять тә гү­зәл, Зөләйха исемле кыз иде ул. Кызның әткәсе морза булса да, артык бай кеше түгел иде. Кызны һәр очраткан саен, ул миңа елмаеп карый иде. Кызны шулай бер тапкыр, ике тапкыр, өч тапкыр күреп, мин аңа үлеп гашыйк булдым. Гашыйк булуымны кызга хат аша белдердем. Кыздан да бик яхшы, минем максатыма туры килгән уңай җавап алдым. Хәтта миңа кәләш булырга да разый булуын да язган иде. Мин исә әле ул вакытта Әхмәди Хәмитовның кызына өйләнү турында уйламый идем. Кызны ярәшмәгән идем. Сүзнең кыскасы, мин Зөләйханы аның әткәсеннән үземә хатынлыкка сорадым. Кызның әткәсе, мине яхшы белмәгәнлектән, Зөләйха туташны миңа бирергә разый булмады. Бер җомга үткәннән соң бу минем күршеләрем Кырымга кайтып киттеләр. Киткән вакытларында кыз миннән кайсы җирдән икәнемне, исемемне, фамилиямне сорап язып алды. Инде менә моннан бер җомга элек кенә шәһәр почтасы аша бер хат килеп төште. Хатны ачып укып карасам, шундый сүзләр күрдем: "Бүген кич сәгать сигездә Габдуллин мөсафирханәсенең унберенче номерына кил!" "Мине шулай кем чакыра икән, кем икән?" – дип эчтән гаҗәпләнеп уйлый-уйлый, Габдуллин мөсафирханәсенә барган чагымда артымнан бер хатын куып җитеп: "Исәнме? Сәламәтмесез?" – дип эндәште. Әйләнеп карасам-Зөләйха, әлеге, бер ел элек Петербургта "Татарский ресторан"да күреп танышкан Кырым кызы. Мин бик тә гаҗәпләнеп: "Сез монда ничек килеп чыктыгыз?"-дип сорадым. Ул: "Әйдә, мөсафирханәгә барыйк, анда сөйләшербез. Мин сезгә хат язган идем, шаять, алгансыздыр?"-диде. Шунда гына почта аша килгән хатны Зөләйха язганлыгын аңладым. Мин: "Әйе, ал­дым", – дидем. Мөсафирханәгә җиттек, аннары Зөләйханың номерына кердек. Анда кереп утыргач, мин Зөләйха туташтан: "Монда кем белән һәм нинди йомыш белән килдегез?"-дип сорадым. Ул: "Ялгыз килдем",-дип җавап бирде. "Әткә-әнкәгез сау-сәламәтләрме?"-дип сорагач: "Әткәем моннан өч ай элек дөнья куйды. Әнкәем сау-сәламәт, Кырымда калды",-диде. "Монда нинди йомыш белән килде­гез?" – дип кабат сорадым мин. Зөләйха туташ берникадәр вакыт дәшми торды, аннары елмаеп, йөземә туры карап: "Сезгә килдем. Шаять, Петербургта биргән вәгъдәгезне онытмагансыздыр бит?" – диде. Минем вәгъдәм исә, әйткәнемчә, Петербургта вакытта Зөләйха туташка үлеп гашыйк булуым сәбәпле, аны кәләшлеккә алу иде. Петербургта вакытта мин аңа хат язган идем. Хатымда: миңа кәләш булырга ризалык бирсәгез, мин сезне хатынлыкка алыр идем, дигән идем. Инде нинди җавап бирим икән дип бераз уйга калып торгач, мин, сүзне-озынга сузмыйча, аңа хәл-әхвәлемне сөйләп бирдем: Әхмәди Хәмитовның кызын йөз мең сум көмеш акчасы белән кәләшлеккә алу максатым булганлыктан, Зөләйха туташка өйләнә алмавымны белдердем. Мәрхүмә мине бик тә ярата иде булса кирәк, бу сүземне ишеткәч, кавышу мөмкинлеге юклыгын аңлап, тыела алмыйча, еларга кереште. Ләкин никадәр еласа да, мине хатынлыкка ал дип ялынмады, көчләмәде. Киресенчә: "Бик яхшы, Әхмәди байның кызын йөз мең сум көмеш акчасы белән кәләш итеп ал, Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә гомерләрегезне озын кылып, мәхәббәтләр бир­сен", – дип хәер-дога укыды. Мин аңа: "Бүген-иртәгә мең сум акча китерермен, өегезгә кайтырсыз", – дигәч, ул: "Үзең булмагач, акчагыз­дан миңа файда юк", – дип, һаман елавында дәвам итте. Күп төрле сүзләр сөйләштек. Икенче көнне килермен дип, Зөләйха туташ номерыннан кичке сәгать уникедә чыгып киттем. Киткән вакытта швейцарга өч сум чәйлек биреп калдырдым. Икенче көнне исә Габдуллин номерларында Зөләйха исемле бер месафирә хатынны үтергәннәр икән дигән хәбәр ишеттем. Менә шул рәвештә иде минем мәрхүмә Зөләйха белән танышлыгым,-дип, Муса әфәнде сүзен тәмамлады.
Господин Андреев әүвәлгечә:
– Да, да, эшегез яхшы түгел, начар!-дип кабатлады, аннары, бераз вакыт дәшми уйланып торганнан соң:-Иншалла, котылырсыз, кадәри хәл тырышырбыз, Алла ярдәмсез калдырмас. Инде кофены эчик, – диде дә, икесе дә, кулларына касәләрен алып, тагы кофе эчәргә керештеләр.
Кофе тәмам булгач, Муса әфәнде китәргә җыенды. Господин Андреев аңа:
– Мин бүген-иртәгә эшләрне белешеп, сезгә барып чыгармын. Шунда эшне ничегрәк тотарга кирәклеге турында да киңәш итешербез,-диде.
– Бик яхшы, килегез, килегез,-диде Муса әфәнде һәм, саубулла­шып, господин Андреевның өеннән чыгып китте.
Урамда аны атлары көтә иде. Коляскага утыргач, ул кучерга:
– Әхмәди байның өенә илт,-дип боерды.
– Яхшы,-диде кучер һәм, кузгалып китеп, бер биш-ун минуттан Проломный урамдагы өч катлы бер ташпулат каршысында атларны туктатты. Бу ташпулат Әхмәди Хәмитовның йорты иде.
Муса әфәнде, атыннан төшеп, йортка керде. Әхмәди бай, аны үзе каршы алып:
– Әйдә рәхим итегез, әйдә рәхим итегез,-дип кабатлый-кабатлый, бер бүлмәгә алып керде.
Бу бүлмә гаять биек зур бүлмә иде. Бүлмәнен идәненә кыйммәтле келәм җәелгән: тәрәзәсендәге хуш исле гөлләр һәм башкача өй җиһазларының яхшылыгы Әхмәди Хәмитовның бай адәм икәнлеген дәлилләп торалар иде. (...)
 
5
Өченче көн җитте. Муса әфәнде белән Нигъмәтулла әфәнде иртән сәгать тугызда чәй эчеп утыралар иде. Нигъмәтулла әфәнде Муса әфәндедән:
– Бүген нинди дә булса төш күрдегезме? – дип сорап куйды.
– Бер нәрсә дә күрмәдем.-диде Муса әфәнде. – Сез үзегез күрмәде­гезме соң?
– Мин дә бер нәрсә дә күрмәдем,-дип җавап бирде Нигъмәтулла әфәнде, аннары сүзне икенчегә борды:-Господин Андреев ни вакытта килер икән?
– Вакытын тәгаен әйтмәде, кем белсен ни вакытта киләсен... Шулай аны-моны сөйләшеп утырганда хадим кереп, Муса әфәндегә бер хат бирде. Хат господин Андреевтан иде. Ул рус телендә язылган иде. Тәрҗемәсе болайдыр:
"Гыйззәтле Муса әфәнде!
Бүген сәгать унбердә сезгә киләм. Үзегез өйдә булып, Габденнәсыр әфәндене дә чакырыгыз. Андреев".
Эченнән: "Габденнәсыр нигә кирәк булды икән?"-дип, Муса әфәнде Габденнәсыр әфәндегә язу язды. (...)
Муса әфәнде, ялгызы калгач, тәһарәтләнеп, кәляме шәрифтән4 ясин5 сүрәсен укый башлады. Укып тәмам иткәч, тизме килерләр икән дип, сәгатькә карады. Сәгатьтә янә ун минуттан соң төгәл унбер булачак иде.
Янә биш минуттан соң хадим кереп:
– Габденнәсыр әфәнде килде, керергә рөхсәтме?-дип белдерде. Муса әфәнде:
– Рөхсәт! Рөхсәт! Керсен! – дип, урыныннан торып, Габденнә­сыр әфәндене каршыларга чыкты.-Әйдә, рәхим итегез, әйдә, рәхим итегез!
Бераздан алар икәве бергә бүлмәгә керделәр. Муса әфәнде кунакка утырыр өчен урын күрсәтте. Габденнәсыр әфәнде күрсәтелгән урынга утыргач, саулык-сәламәтлек сорашып, хадимне чакырып:
– Безгә берәр касә кофе китерегез,-дип боерды.
– Яхшы, хәзер,-диде хадим.
Хадим чыгып киткәч, Габденнәсыр әфәнде Муса әфәндедән хәл-әхвәл сораштыра башлады. Муса әфәнде аңа үткән көнне үзенең Андреев янына баруын һәм господин Андреевның бүген сәгать унбергә монда киләчәген сөйләде.
Хадим ике касә күтәреп кереп өстәл өстенә куйды.
Муса әфәнде Габденнәсыр әфәндене:
– Кәрәм боерасыз6,-дип, кофе эчәргә чакырды.
Алар, өстәл янына килеп утырып, кофены эчә башладылар.
– Нигъмәтулла әфәнде кайда соң?-дип сорады Габденнәсыр әфәнде.
– Магазинга киткән иде, бераз эшләре бар икән, хәзер кайтыр,-дип җавап бирде Муса әфәнде.
Шулай тегене-моны сөйләшеп кофе эчкән арада Нигъмәтулла әфәнде кайтып та җитте. Ул, өйгә кереп, Габденнәсыр әфәндедән саулык-сәламәтлек сорашкач, Муса әфәндегә карап:
– Хәзер господин Андреев белән Әхмәди бай да киләләр,-диде һәм тәрәзәгә күзе төшеп:-Әнә килеп тә җиттеләр... Чыгып каршы алырга кирәк,-дип өстәде.
Нигъмәтулла әфәнде белән Муса әфәнде яңа килгән кунакларны каршы алырга чыктылар. Бераздан Әхмәди бай белән господин Андреев, бүлмәгә кереп, саулык-сәламәтлек сорашып, өстәл янына утырыштылар. Нигъмәтулла әфәнде, хадимне чакырып алып, тагы берәр касә кофе китерергә кушты. Ике-өч минуттан кофе килеп, аны эчә башлагач, господин Андреев, Габденнәсыр әфәндегә карап:
– Сез, газизем, Габдуллин номерларында торасыз шикелле? – дип сорау бирде.
– Әйе, Габдуллин номерларында торам.-диде Габденнәсыр әфәнде.
Янә бер-ике минут үткәннән соң, господин Андреев, Габденнәсыр әфәндегә карап, болай дип сүз башлады:
– Муса әфәнденең эшен, ягъни мәрхүмә Зөләйханың үтерелүен тикшерүне округ судына тапшырдылар. Зөләйханың үтерелүеннән соң тикшерүдә табылган нәрсәләр Муса әфәндене үтерүче итеп күрсәтәләр. Асылда Муса әфәнде үтерүче булмаса да. Сез, мөхтәрәм Габденнәсыр әфәнде, округ судында Муса тарафыннан шаһит бу­лып, болай дип әйтерсез: Зөләйха үтерелгән көнне Муса әфәнде кич сәгать сигездә минем номерыма килеп, төнге сәгать уникедә кайтып китте дип. Сез хөкем йортында шулай сөйләсәгез, дустыгыз Муса әфәндегә бернинди дә зарар килмәс, ул котылып калыр. Озын сүзнең кыскасы, мәрхүмә Зөләйха үтерелгән кичтә Муса әфәнде минем номерымда иде, диярсез. Шул рәвештә сөйләсәгез, Муса әфәндегә хөкем йортында бер нәрсә дә булмас...
Господин Андреев сүзен тәмам иткәч, Габденнәсыр әфәнде, гәрчә Муса әфәнде ул кичтә аның номерына килмәгән булса да:
– Бик яхшы, – дип, господин Андреев өйрәткән сүзләрне хөкем йортында сөйләргә вәгъдә кылды. (...)
Әхмәди бай да, өенә кайткач, господин Андреев биргән бу гүзәл киңәш турында хатыны белән кызына сер итеп сөйләде. Хәдичә туташ, мондый сөенечле хәбәр ишетеп, кәгазьгә язып бетерә алмас­лык дәрәҗәдә шатлык хисе кичерде.
 
6
Господин Шубинның үткен-зирәк шымчы булуын Муса Салиховны тиз арада эзләп табуыннан, шәт, аңлагансыздыр. Госпо­дин Андреевның бишенче бүлектә без язып үткән киңәш-мәслихәтеннән соң өч-дүрт көн үткәч, иртәнге сәгать унберләр тирәсендә, Зөләйха үтерелгән номерга тентү ясаган суд тикшерүчесе үзенең өендә, чәй өстәле янында, господин Шубин белән икәүләп, әлеге вакыйга турында сөйләшеп утыралар иде.
– Бу үтерелгән Зөләйханың нинди хатын икәнлеге дә, кайсы шәһәрдән яисә авылдан килгән булуы да безгә мәгълүм түгел бит әле,-диде суд тикшерүчесе.
– Үтерелгән хатынның кайсы шәһәрдән яисә авылдан килгән булуы безнең өчен ул кадәр үк әһәмиятле түгел,-диде господин Шубин.-Безнең өчен иң әһәмиятлесе-Муса Салиховны кулга алу, чөнки Зөләйханы үтерүче ул икәңлегендә бернинди шик-шөбһә юк.
Бераз дәшмичә уйланып торганнан соң суд тикшерүчесе:
– Минемчә, Муса Салихов үтерүче түгел, хатынны бөтенләй башка кеше үтергән булырга кирәк, – диде.
Шубин, кулындагы кофе касәсен өстәл өстенә куеп, гаҗәпләнгән тавыш белән:
– Юк! Юк! Үтерүче Салихов икәнлегендә бернинди шик-шөбһә булырга мөмкин түгел,-дип каршы төште. (...)
Бераз туктап торганнан соң, Шубин сүзен дәвам иттерде: – Үткән кичне бер чәйханәдә ике татар үзара сөйләшә-сөйләшә чәй эчеп утыралар. Берсе әйтә: "Хикмәти хода, ни өчен Муса Салихов ул мөсафирә хатынны үтерде икән?" – ди. Икенчесе моңа болай дип җавап бирә: "Бәлкем, ул хатынны бөтенләй Муса Салихов үтермәгәндер? Әгәр Муса Салиховның үтерүче икәнлеген исбатлый торган ачык дәлилләр булса, аны бу көнгә кадәр кулга алмыйча тотмаслар иде, һичшиксез кулга алган булырлар иде", – ди. Тегесе тагы: "Юк, Салиховның үтерүче булуында бернинди шик-шөбһә юк, чөнки бөтен Казан халкы авызында бер сүз: Муса Салихов госманлы Төркиясенә качып китә имеш, ди. Үтерүче булмаса, ул госманлы мәмләкәтенә качарга уйлар идемени? Шул, аның үтерүче булуында һичнинди шик-шөбһә юк". Менә шулай озак кына сөйләшеп утырды­лар да, чәйләрен тәмам итеп, чәйханәдән чыгып киттеләр. (...)
Суд тикшерүчесенең өендә господин Шубин үткән кичне чәйханәдә булган әлеге вакыйганы сөйләп бетергәч, суд тикшерүчесе:
– Хәер, ул хакта миңа да үткән көнне шәһәр почтасы аша бер хат килеп төште, – дип, утырган урыныннан торып, язу өстәле, янына барды да, тартмадан бер кәгазь чыгарып, аны Шубинга китереп бирде: – Менә ул хат!
Хат рус телендә язылган иде. Без аны татарчага тәрҗемә итеп бирәбез. Хатның эчтәлеге түбәндәгечә:
"Господин суд тикшерүчесе! Гәрчә тикшерү вакытында сез эзләп тапкан нәрсәләр мәрхүмә Зөләйханы үтерүче Муса Салихов икәнен ачык дәлилләсә дә, ни сәбәбтәндер, сез аны кулга алмыйча торасыз. Күп кешеләрнең сөйләүләренә караганда, Муса Салихов чит илгә качарга җыенып йөри имеш. Хаклык тарафдары".
Хатны язучы, үзенең чын исемен белгертмичә, әнә шулай "Хак­лык тарафдары" дигән яшерен имзасын гына куйган иде. Хатны укып чыккач, господин Шубин:
– Әйе, дөрес яза, Салиховны бүгеннән калдырмый кулга алырга кирәк. Юкса чыннан да качып китүе бар, – дип нәтиҗә ясады.
Алар, икесе дә тын калып, берничә минут кофе эчү белән мәшгуль булдылар. Аннары суд тикшерүчесе, господин Шубинга карап:
– Алайса бүген полиция белән барып, Салиховны кулга алырга кирәк булыр,-диде. (...).
 
* * *
Әхмәди байның чакыруы буенча, Муса Салихов, Нигъмәтулла һәм Габденнәсыр әфәнделәр төгәл сәгать бергә Әхмәди байга миһман-кунак булып килделәр. Зал-гүрничә дип аталган зур бүлмәдә табын әзерләнгән иде. Табын янында безнең хикәябезгә кагылышлы сүзләр бик аз булды. Шуңа күрәме, Муса әфәнде, әңгәмәгә катышмыйча, күңелсезләнеп утырды. Аның эче поша, ниндидер билгесез, хәвефле нәрсәдән җаны тырнала иде.
Бу вакыт Хәдичә туташ үз ягында – зал белән янәшә, аңардан такта дивар белән генә аерылган бүлмәдә утыра һәм, Муса әфәндене бик тә күрәсе килгәнгә, берәр ярык-мазар юкмы дип эзләнә иде. Эзләнә торгач, тапты һәм шул ярык аша Муса әфәндене күзләп, теләгенә иреште. Муса әфәнде нәкъ әлеге ярык каршына утырган иде. Кыскасы, Хәдичә туташ, ярык аша Муса әфәнденең моңсу катыш гайрәтле һәм күркәм йөзен күзәтеп, ашкынулы бер ләззәт хисе кичерде. Муса әфәнде үзе дә, башка кунаклар да Хәдичә туташның болай ярыктан карап торуын бөтенләй сизмәделәр.
Әйткәнебезчә, бу мәҗлестә хикәябез өчен зарур сүзләр сөйләнмәде. Мәҗлес сәгать дүртләрдә тәмам булды, шуннан соң һәрбере үз өйләренә кайтып киттеләр. Өйгә кайткач, Муса әфәнде белән Нигъмәтулла әфәнде, тәһарәт алып, икенде намазын укыдылар. Ә кич сәгать җиделәрдә полиция килеп, Муса әфәндене чәй эчеп утырган җиреннән кулга алып, төрмәгә алып китте. (...)
 
7
Муса әфәнде төрмәгә ябылганның икенче көнендә, вакытның бик иртә булуына да карамастан, – иртәнге намаз вакытында ук, – Әхмәди бай, Нигъмәтулла әфәнде, Габденнәсыр әфәнде һәм господин Андреев, тоткын Мусаның хәлен белер өчен төрмәгә килеп, төрмә башлы­гының рөхсәте белән, Муса әфәнде ябылган камерага керделәр. Муса әфәнде ялгызы утырган бу камера, гадәттә ат караклары ябыла торган кысан, караңгы, пычрак һәм суык камералардан аермалы буларак, шактый зур, якты һәм җиһазлы бүлмә иде. Өстәл, урындык, кара­ват – һәммәсе бар. Кыскасы, Муса әфәнде асылзатлар камерасына урнаштырылган иде.
Әхмәди бай белән Нигъмәтулла әфәнде Мусага дип алып килгән азык-төлек, аш-суларны өстәл өстенә бушаттылар. Господин Андреев та, башкаларга сиздермичә генә, Әхмәди байның кызы Хәдичә биреп җибәргән хатны Муса әфәнденең кулына сонды.
Муса әфәнде, уйлаганның киресенчә, хәсрәткә баткан кеше булып күренми иде. Күрәсең, ул бу бәладән котылырмын, төрмәдән тиз чыгармын дип уйлый иде. Күрешергә килүчеләр дә әңгәмә барышында аның бу өметен куәтләргә тырыштылар, ә господин Андреев:
– Бер дә хәсрәтләнмәгез, бер нәрсә дә булмас, тиз чыгарсыз! – дип әйтеп үк куйды.
Сизгер укучым! Мин дә Муса әфәндегә бер нәрсә дә булмас, ул төрмәдән тиз котылып чыгар дип өмет итәм. Сезнең уегыз да шулай булса иде! (...)
Муса әфәнде исә, хәл белүчеләр китүгә, Хәдичә туташның хатын ачып укырга тотынды. Хатта түбәндәге сүзләр язылган иде:
"Гыйззәтле Муса әфәнделәре! Сезнең көч-гайрәт балкыган нурлы йөзегезне әүвәл мәртәбә күргәнемнән бирле минем бөтен җаным-тәнем шулкадәр әсәрләнде ки, инде менә ничә көннәр хыялымда шул күрекле йөзегез гәүдәләнә, колагыма сезнең матур-татлы сүзләрегез ишетелә, төннәрендә сез газизләрне төштә күреп күңелем хушлана. Көндезләрендә дә, газизем Муса әфәнде, сез йөрәк бәгъремне күз алдына китереп, юану-зәвекъләнүдән үз-үземне тыярга тәкатем калмады, тәмам гыйшык дәртенә баттым. Шул сәбәпле менә сез газизләргә бер-ике юл хат язарга җөрьәт иттем. Мине бәхетле иткән нәрсә – ул сезнең котылып чыгуыгыз һәм миңа булган мәхәббәтегез! Иншалла, котылырсыз, хәсрәткә бирелмәгез, хәзрәти Йосыф галәйһиссәлам кыйссасын хәтергә төшерегез. Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә сезләргә һәм безләргә сәламәтлек биреп, көннән-көн мәхәббәтләребезне арттырсын, амин! Җан вә йөрәктән гашыйкаңыз – Хәдичә".
Муса әфәнде бу хатны укыгач бик сөенде. Чөнки Муса әфәнденең төрмәгә ябылуы Хәдичә туташның аңа булган мәхәббәтен киметмәгән иде-хатны укып, ул шул нәрсәне аңлады. Хәдичә туташ исә Муса әфәнденең төрмәгә ябылуын ишеткәч бик тә кайгырган иде. Хәзер исә, господин Андреев килеп, Муса әфәндегә бер нәрсә дә булмас дип дәлилләп сөйләгәч, аның хәсрәте бермә-бер кимеде, күңеле тынычла­нып калды. (...)
 
8
Сабырсызланып көткән унбишенче апрель җитте.
Бүген хөкем йортында Зөләйханы үтерү эше карала, күрик, ни булыр?!
Вакытның бик иртә булуына да карамастан, таң белән үк, хөкем йорты янында төрле җенес, төрле милләттән бик күп халык җыелган иде. Татарлар һәм руслар, ирләр һәм хатын-кызлар... Татарлар гел сәүдәгәр халкыннан гына булмыйча, араларында нәфис яки зәгыйфь чырайлы, сары яки нурлы йөзле япь-яшь адәмнәр дә бар иде. Болары-укучылар, мәдрәсә шәкертләре иде. Шулай ук руслар арасында да төрле-төрле халык: офицерлар, студентлар, адвокатлар һәм төрле катлау сәүдәгәрләр күзгә ташлана иде. (...)
Ниһаять, кешеләр җыела башлаудан берничә сәгатьләр вакыт үткәч, ишекләр ачылып, зарыккан халык, бер-берсен баса-кыса, этешә-төртешә, хөкем йорты эченә су кебек агылып керә башлады. Алдан кергәннәр биек мәхкәмә7 залындагы агач эскәмияләрнең алгы сафларыннан урын алу бәхетенә ирештеләр. Соңрак кергәннәр – арттагы эскәмияләргә утырыштылар. Бераздан барлык эскәмияләр тыгызланып утырган кешеләр белән тулды. Эскәмияләрдән урын ала алмый калганнар, дүртәр-бишәр кешеле төркемнәргә бүленеп, саф араларындагы буш урыннарга бастылар. Залга җыелган халык арасында, әлбәттә, Әхмәди бай белән Нигъмәтулла әфәнде дә бар иде.
Менә бер-бер артлы присяжный заседательләр – антлы утырышчылар килә башлады. Хөкем эшләре приставы, секретарь-сәркәтиб ярдәмчесе дә күренде. Соңгысы хөкем барышында кирәк булачак кәгазьләрне тәртип белән өстәл өстенә тезеп куйды.
Җыелган халык сабырсыз бер халәттә утырыш башланганны көтә иде. Кайберәүләр, эш юктан эш булсын дигәндәй, үз белгәненчә Муса әфәндене хөкем итә. Гомум тавыш эчендә һәр кешенең дә ни әйткәнен ачык ишетеп булмый. Әнә алдагы эскәмияләрнең берсендә бер бай белән бер шәкерт янәшә утырганнар да үзара әңгәмә корып җибәргәннәр.
Шәкерт байга:
– Галиәхмәт абзый, инде хөкем тиз башланыр, әнә ахун хәзрәтләре дә килде,-диде. (...)
– Кайда, кайда ахун хәзрәтләре?
– Әнә! – дип, шәкерт икенче бүлмәнең ачык ишегенә таба кулы белән ишарә ясады.
Галиәхмәт бай, ачык ишек аша икенче бүлмәдәге ахун хәзрәтләрен күреп:
– Әйе, ул! Болай булгач, тиз башланыр, – диде.
Бераздан ахун хәзрәт залга чыгып, махсус үзе өчен хәзерләнгән кәнәфигә барып утырды. Ахун хәзрәтләрен залдагы бөтен мөселман җәмәгате аягүрә басып, олылап каршылады һәм үр үз урынына барып утырганга кадәр шулай аяк өсте торды. Ахун хәзрәт кергәнче урын таба алмыйча, урынлы кешеләргә көнләшүле күз карашы ташлап, аптырап басып торган берничә мөселман, ахун хәзрәтне олылап каршылагандагы гомум хәрәкәттән файдаланып, кысыла-тыгызлана, эскәмиядән үзләренә урын алып өлгерделәр.
Ахун хәзрәтләренең өстендә яшел чапан, башында биек ак чалма, үзе озын буйлы, какча гәүдәле, зур ак сакаллы, яше җитмешләргә җиткән мәһабәт һәм кыю карашлы бер карт иде. Залга җыелган бар халык – мөселманнары да, руслары да – ахун хәзрәтнең нурлы йөзеннән күзләрен алмый карап тордылар. (...)
Янә ярты сәгатьләп вакыт үтте. Антлы утырышчылар, һәммәсе җыелып бетеп, урыннарына утырдылар. Халыкның зарыгып-тилмереп көткән минутлары җитте. Хөкем эшләре приставы:
– Җәмәгать, торып басыгыз! Суд килә!-дип боерды.
Халык, бердәм кубып, аягүрә басты. Көмеш якалы хакимнәр-судьялар керде. Алар озын өстәл янына барып утырышкач, залдагы кешеләр дә үз урыннарына иңделәр.
Шуннан соң антлы утырышчыларны сайлау башланды. Бу сайлау беткәч, араларыннан берсен старшина иттеләр. Мөселман шәһитләр белән антлы утырышчыларны ахун хәзрәт ант кылдырды. Рус булганнарын батюшка-поп ант иттерде.
Ниһаять, баш хаким-рәис, хөкем эшләре приставына карап:
– Үтерүдә гаепләнүчене алып керегез!-дип боерды. Пристав шундук залдан чыгып китте. Бер-ике минуттан ишек яңадан ачылды, һәм хөкем залына әүвәл – пристав, аның артыннан мылтыклы ике солдат арасында Муса Салихов килеп керде. Муса әфәнде гаепләнүчеләр эскәмиясенә барып утырды, аның як-ягына, мылтыкларын тотып, әлеге ике солдат сакка басты.
Хөкем башланды. Хаким-рәис, Муса Салиховка мөрәҗәгать итеп:
– Зөләйха исемле хатынны үтерүдә үзегезне гаепле саныйсыз­мы? – дип сорады
Муса әфәнде, урыныннан торып, көр тавыш белән:
– Юк, мин үтерүче түгел! – дип җавап бирде.
Шуннан соң суд-хөкем сәркәтибе торып басты һәм борыны өстендәге күзлеген җайлабрак куйды да Зөләйханы үтерүдә га­епләнгән Муса Салиховның җинаять эше-гамәле язылган кәгазьне укырга кереште. (...)
Шәһитләрдән сорау алу башланды. Беренче булып швейцар җавап бирде. Ул Муса әфәнденең кич сәгать сигездә мәрхүмә Зөләйха белән бергә мөсафирханәгә килүен һәм төнге сәгать уникедә кире кайтып китүен сөйләде. Киткән чакта үзенә өч сум чәйлек бирүен дә әйтте.
Зөләйханың үле гәүдәсен беренче булып күргән хадимә-хезмәтче хатын да үзенең белгәннәрен түкми-чәчми сөйләп бирде.
Судка мөсафирханә хуҗасы Габдуллин да шаһит буларак чакырылган иде.
Нәүбәт Габденнәсыр әфәндегә җитте.
– Сез бу эштә ниләр беләсез?-дип сорады аңардан хөкем рәисе.
Габденнәсыр әфәнде аз гына уйланып торганнан соң:
– Зөләйха үтерелгән көнне Муса әфәнде кич сәгать сигездә минем номерга килеп, төнге уникедә өенә кайтып китте. Мин шуннан башканы белмим, – диде.
Господин прокурор, утырган җиреннән торып һәм хөкем рәисенә таба йөзе белән борылып:
– Мин шәһиттән сорар идем: ул Муса Салиховның нәкъ кич сигез сәгатьтә килеп, уникедә кайтып китүен ничек шулай төгәл истә калдырды икәң? Бәлки, Муса Салихов кич җиделәрдә килеп, сәгать унберләрдә үк кайтып киткәндер? – дип үзенең шиген белдерде.
Прокурорның соравына каршы Габденнәсыр әфәнде:
– Господин прокурор! Мондый сорау сезнең тарафтан урынлы түгел. Онытмаган булсагыз, мин ярты сәгать элек кенә бу эш хакында дөресен сөйләргә ант иттем. Мин ялганчы түгел!-диде һәм бу җавабы белән адвокат господин Андреевны тәмам куандырып җибәрде.
Шуннан соң хөкемгә рәислек итүче мәрхүмә Зөләйха яшәгән номерның ике катлы тәрәзәсе арасыннан табылган сурәт мәсьәләсенә күчте. Бу ерткаланган сурәт-рәсемнең Муса әфәнде сурәте икәнле­ген язган идек инде. Господин Андреев, хөкем рәисеннән рөхсәт алып, Габденнәсыр әфәндегә мондый сорау бирде:
– Сез Зөләйха үтерелгән номерда торган идегезме?
– Әйе, торган идем, – диде Габденнәсыр.
– Кайчан, күптәнме?
– Мин анда мәрхүмә Зөләйха килгәнгә кадәр бер-ике атна элегрәк тордым.
– Әйтегез әле, сез ул номерда торган вакытта гаепләнүче Сали­ховның нинди дә булса сурәтен ерткалап, номер тәрәзәсенең кече капусы-форточкасы аша урамга ташларга теләмәдегезме? Уйлагыз әле, хәтерегезгә төшмәсме?
Габденнәсыр әфәнде хөкем рәисенә таба йөзен борды:
– Господин председатель! Господин адвокат миннән сорый: мин Муса Салиховның сурәтен ерткалап, номер тәрәзәсе капусыннан – форточкасыннан урамга ташларга теләмәдемме? дип. Белдерәмен: мин андый вак нәрсәләрне бу кадәр вакыт хәтеремдә саклый алмыйм.
Шаһит Габденнәсырдан сорау алу тәмам булгач, судьялар, тәнәфес ясап, ашарга-эчәргә чыгып киттеләр.
Бер ярты сәгатьләп вакыт үткәч, судья-хакимнәр кереп, әүвәлге урыннарына барып утырдылар. Зал тынып калды. Шул тынлыкта прокурор, урыныннан торып, рәислек итүчегә:
– Минем номерлар хуҗасы господин Габдуллинга соравым бар,-диде.
Хаким-рәис мөсафирханә хуҗасы Габдуллинны чакыртты. Ул кергәч, прокурор болай дип сорау башлады:
– Господин Габдуллин! Сез бу эштә шаһит сыйфатында катнаш­кан Габденнәсыр Хәбибуллинны беләсезме?
– Беләм, бик яхшы беләмен, – диде Габдуллин. – Ул минем мөсафирханәдә инде күптәннән бирле тора.
– Яхшы. Алайса уйлап карагыз әле, бәлки исегезгә төшәр: мөсафирә Зөләйха үтерелгән кичтә Габденнәсыр Хәбибуллин өйдә идеме?
Гаҗәп! Нигә әле господин прокурор мөсафирханә хуҗасына шундый сәер сорау бирә? Хәтта судьялар да моңа ничектер гаҗәпләнеп куйдылар. Әмма, төптән караганда, прокурорның соравы шактый хикмәтле, мәгънәле сорау иде.
"Мөсафирә Зөләйха үтерелгән кичне Габденнәсыр әфәнде өйдә идеме, әллә юкмы?" – дип, берникадәр вакыт үзалдына уйлап торды Габдуллин, аннары, ныклы бер фикергә килеп:
– Юк! Юк, господин прокурор! Ул кичне Габденнәсыр әфәнде өйдә юк иде,-дип җавап бирде.-Өйдә булмау гына түгел, ул гомумән Казанда юк иде. Мин яхшы беләм, ул өйдә юк иде... Кич сәгать алтыда ук ул мөсафирханәдән китеп барды.
Адвокат господин Андреев, урыныннан торып, мөсафирханә хуҗасы Габдуллинга карап:
– Ничек әле сезнең хәтерегезгә төште Габденнәсыр Хәбибуллинның ул кичне өйдә булмавы?-дип сорады.
– Габденнәсыр Хәбибуллинның ул кичне өйдә булмавын бер кәгазь-язу таныклык итә. Теләсәгез, күрсәтә алам, ул кәгазь минем янымда, – дип мөсафирханә хуҗасы, кесәсеннән бер кәгазь чыгарып, хөкем рәисенә илтеп бирде.
Кәгазьдә русча түбәндәге сүзләр язылган иде:
"Мәрхәмәтле Габдуллин әфәнде! Бүген кичен сәгать алтыда мин Кышкарга китеп барам, шул уңай белән миңа яхшы атлар­дан җигүле бер пар ат хәзерләтсәгез иде. Барып килү хакы күпме булыр, аны минем хисапка языгыз. Габденнәсыр".
Шуннан соң кәгазьгә язылу вакыты – елы һәм көне куелган иде. Язылу көне мөсафирә хатын үтерелгән көнгә туры килә иде.
– Шаһит Габденнәсыр Хәбибуллинны чакырыгыз! – дип әмер бирде хөкем рәисе.
Залдагы халык, сулыш алырга да җөрьәт итмичә, тынып калды.
Габденнәсыр әфәнде яңадан хакимнәр каршына кереп басты. Хөкем рәисе аңа Габдуллин биргән кәгазьне сузды. Габденнәсыр әфәнде кәгазьдә язылганны берничә кат укып чыкты да, берни дә әйтмичә, аны кире рәискә кайтарып бирде.
– Йә, ни әйтерсез бу хакта? – диде хөкем рәисе. – Монда язылганнар бая сез сөйләгәннәргә каршы килә. Бу язу сезнең кул белән язылгандыр бит? Әгәр шулай икән, димәк, сез мөсафирә хатын үтерелгән төндә өйдә булмаган булып чыга. Дөресме шул?
– Монда нәрсәдер буталган булса кирәк, – дип, үзгәргән тавыш белән җавап бирде Габденнәсыр әфәнде. – Язу, әлбәттә, минем кул белән язылган, ләкин ул көнне мин Кышкарга бардыммы, юкмы – ачык кына әйтә алмыйм. Ахрысы, бармадым.
Шулчак гаепләнүче Муса Салиховның:
– Мөсафирә хатын үтерелгән кичне мин Габденнәсыр әфәнде янында булмадым! Мин аның янына үтерешкә кадәр берничә көн алдан барган идем! Габденнәсыр әфәнде көннәр хисабында ялгы­ша, – дип кычкырып әйткән тавышы яңгырады. Залдагы бөтен халык гаҗәпләнүдән аһ итте.
– Алайса, ул кичне, мөсафирә хатын үтерелгән кичне, сез кайда булдыгыз соң?-дип сорады хөкем рәисе.
– Мин сезнең бу соравыгызга җавап бирергә теләмим, – диде Муса әфәнде.
Адвокат господин Андреев чак кына чәчен йолыкмый, ә прокурор эченнән сөенеп утыра иде.
Шәһитләрдән сорау алу беткәч, гадәттәгечә, прокурор сүз алды. Ул мөсафирә хатынны үтерүдә Муса Салиховның ни рәвешле гаепле икәнен, аның җинаяте нинди дәлилләр белән расланганын шулкадәр ышандырырлык һәм тәэсирле итеп сөйләде ки, тыңлаучыда Муса әфәнде гаепсез табылыр, җәзадан котылыр дигән өметнең әсәре дә калмады.
Прокурордан соң сүз адвокат Андреевка бирелде. Ул да бик озак-бер сәгать чамасы сөйләде. (...)
Антлы утырышчылар киңәшмәсе ярты сәгать чамасы дәвам итте. Ниһаять, зең-зең итеп кыңгырау шылтырады. Бу – антлы утырышчыларның киңәшмәсе тәмамлануына ишарә иде.
Ишектә иң элек судьялар күренде. Алар артыннан антлы утырыш­чылар кереп, һәммәсе дә озын өстәл янындагы урыннарына барып утырдылар. Старшина дигәне кулына киңәшмә карары язылган кәгазьне тоткан иде.
Залдагы җәмәгать һәм Муса әфәнде, нәрсә укыр икән дип, старшинаның авызына төбәлеп катты. Старшина исә, киеренке тынлыкны юри озаккарак сузарга теләгәндәй, кулындагы кәгазьне әйләндергәләп, бераз вакыт алдына каранып торды. Аннары боры­нына атландырган күзлеген төзәтте дә ашыкмыйча гына укырга кереште:
– "Казанның почетлы гражданы Муса Салихов Зөләйха исемле мөсафирә хатынны үтерүдә гаеплеме? Әйе, гаепле!.."
Старшина авызыннан "гаепле" дигән сүз чыгуга ук Муса әфәнде, бөтен аяк буыннары йомшарып, ихтыярсыз урынына чүкте.
Антлы утырышчыларның киңәшмәсе мөсафирә хатынны үтерүдә гаепле дип тапкан Муса Салиховка нинди җәза тиешлеге хакында хөкем карары чыгару өчен, судьялар, гадәттәгечә, икенче бүлмәгә кереп киттеләр. Унбиш-егерме минут үткәннән соң алар янәдән залга чыкты. Хөкем рәисе кабул ителгән карарны укыды. Карарның нәтиҗәсе бу иде: "Муса Салиховны ун елга каторга хезмәтенә хөкем итәргә".
Шулай итеп, хөкем тәмам булды.
Халык һәм хөкем әһелләре тарала башлады. Муса әфәндене залдан үле кешедәй күтәреп алып чыктылар.
 
* * *
Вакыт – кич. Төн уртасы якынлашып килә. "Царьград" чәйханәсендә Габденнәсыр әфәнде белән мөсафирханә хуҗасы Габдуллин чәй эчә-эчә сөйләшеп утыралар. Муса Салиховка хөкем тәмамланганнан соң алар туп-туры монда килгәннәр иде.
Алар килгәндә чәйханәдә беркем дә юк иде. Ләкин дүрт-биш минутлар үткәч, чәйханәгә бер исерек рус килеп керде. Керде дә, Габденнәсыр әфәнделәрдән бер-ике өстәл аша гына урынга утырып, чәйханә хадименнән аракы китерүен таләп итте.
– Әүвәл акчасын бирегез, юкса түләми онытып китәрсез,-диде хадим.
Исерек рус:
– Сез, нәрсә, акчам юктыр дип уйлыйсызмы әллә? Менә күпме акчам бар!-дип, кесәсеннән бер уч көмеш акча чыгарды. – Юк, онытмамын, түләрмен, китерегез.
Ике-өч минут эчендә исерек рус өстәле өстенә соралган кадәр аракы килеп утырды. Бер-ике касә эчкәннән соң ул, тәмам мәлҗерәп, утырган җирендә йоклап та китте.
Габденнәсыр белән Габдуллин әфәнделәр исә, йокыга киткән исерек руска игътибар да итмәстән, үзара сөйләшә-сөйләшә чәй эчүләрендә булдылар.
– Йә, энем, кичә миңа язып биргән язуыгыз эшне ничек үзгәрт­те, ә? – диде Габдуллин. – Әгәр ул язу булмаса, Муса Салиховны үтерүдә гаепли алмаслар, ул котылып калыр иде. Димәк, Муса әфәндене гаепле иткән төп дәлил сезнең шушы ялган язуыгыз булды. Сез бит ул кичне, үтерү булган кичне, өйдә идегез. Асылда бу – безнең зур гөнаһыбыз. Сезнең ялган язуыгыз аркасында Муса әфәнде нахактан ун еллык каторга хезмәтенә җибәреләчәк.
Габденнәсыр әфәнде аның сүзләренә каршы:
– Бик яхшы, барсы да минем файдага, – дип җавап бирде. – Югыйсә янә бер-ике айдан соң Әхмәди байның кызы белән йөз мең акчасы Муса Салихов милкенә күчәчәк иде. Хәзер исә ул байлык бер-ике ай эчендә минем милкемә керәчәк.
Габденнәсырның бу сүзләреннән соң Габдуллин, нәрсәдер уйла­гандай, бераз вакыт дәшми торды, аннары:
– Белеп булмый, Әхмәди бай үзенең кызын, бәлки, сезгә бир­мәс,-дип куйды.
– Бирер! Бирер!-дип кабатлады Габденнәсыр.-Күрерсез, ничек кенә бирер әле. Хәзер комачау итәрлек бер нинди киртә калмады. Әхмәди байның гүзәл кызы Хәдичә туташ белән йөз мең сум акча­сы – һичшиксез минеке булыр!
Чәй өстәле янында шулай сөйләшә-сөйләшә утырып, Габденнәсыр әфәнде белән Габдуллин өйләренә сәгать берләрдә генә кайтып киттеләр. (...)
Инде "Царьград" чәйханәсенә аракы сорап кергән исерек руска килсәк, ул да гади бер кеше түгел, ә мәгълүмегез шымчы господин Шубин иде. Һәм ул исерек тә түгел иде. Йоклаган булып кыланса да, асылда йокламый да иде. Татарча аңлый-сөйләшә белү генә түгел, татарча укый да, яза да белгән господин Шубин үзенең зирәк акылы белән чәйханәдә Габдуллин һәм Габденнәсыр әфәнде арасында барган әңгәмәнең серле мәгънәсенә, сез укучылар кебек үк, бик тиз төшенде. (...)
 
9
Икенче көнне, иртәнге сәгать унберләрдә, Нигъмәтулла әфәнде­нең өендә Әхмәди бай белән өй хуҗасы чәй табыны янында сөй­ләшеп утыралар иде. Алар хәзер генә Муса әфәнденең хәлен белеп кайтканнар. Муса әфәнде сырхауланып киткән икән, шуңа күрә Әхмәди бай белән Нигъмәтулла әфәнденең кәефләре аеруча төшенке; сүз саен: "Йа Аллаһы, әстәгъфируллаһ!"-дип кабатлыйлар; "Бер дә юкка һәлак булды! Ун ел каторга хезмәте бит, ничек түзмәк ки­рәк! "-дип офтаналар иде.
Шулай кайгырышып утырганда хезмәтче кереп:
– Господин Андреев килде. Рөхсәт бармы? – дип белдерде.
– Рөхсәт, рөхсәт, керсен! – диде өй хуҗасы.
Ярты минуттан ишектә сезгә мәгълүм адвокат – господин Андре­евның озын гәүдәсе күренде.
– Сәламәтләрмесез?
– Әлхәмделилла, Аллага шөкер! – диде Нигъмәтулла әфәнде һәм утырыр өчен кунакка өстәл яныннан урын күрсәтте.
Андреев утырды. Бүлмәдә беразга гына тынлык урнашты. Сүзне беренче булып Әхмәди башлап җибәрде.
– Җинаять көнендә Муса әфәнде Габденнәсырга бармаган бул­гач, кайда булган соң ул?-дип сорады ул господин Андреевтан.-Сезгә, адвокат кешегә, Муса әфәнде бу турыда сер итеп сөйләгәндер бит?
– Дөрес! Дөрес! Муса әфәнде бу хакта миңа барлык серләрен сөйләде. Әмма сер итеп әйтелгәнне башка кешегә фаш итүне мин үзем өчен зур гаеп саныйм. Сезгә фәкать шул кадәресен генә әйтә алам: Муса әфәнде үтерүче түгел! Гәрчә үтерүче буларак гаепләнсә дә.
– Йа Хода! Ни була инде бу? Кешене бер гаепсезгә каторга хезмәтенә озатсыннар имеш! – дип куйды Нигъмәтулла әфәнде, елар­га җитешеп.
Әхмәди бай да күз төпләрен сыпырып алды. Бераз вакыт тын гына утырганнан соң, Нигъмәтулла әфәнде господин Андреевтан:
– Инде Муса әфәндегә ярдәм итәрдәй бүтән бер юл да юкмыни?-дип сорады.
– Нишләп булмасын, бар андый юл. Тик аның өчен күп акча кирәк,-диде Андреев.
Нигъмәтулла әфәнде белән Әхмәди бай, утырган җирләреннән дәррәү торып, өсте-өстенә сораулар яудырырга тотындылар:
– Нинди юл ул? Сөйлә, тизрәк сөйлә!
– Акча күпме кирәк булса да, табарбыз!
– Әйе, акчадан тоткарлык булмас!
– Тизрәк сөйлә, нинди юл ул? Господин Андреев:
– Юлы менә мондый,-дип, фикерен аңлата башлады.-Әйткәнемчә, Муса әфәнде Зөләйханы үтерүче түгел. Димәк, безгә хәзер иң мөһиме – чын үтерүчене табу. Чын үтерүче табылгач, Муса әфәнде дә каторга хезмәтеннән котылып, иреккә чыга дигән сүз. Ләкин бу эш өчен күп акча кирәк булыр. Акча бирергә разый булсагыз, мин Зөләйханы үтергән җинаятьчене эзләп табу эшен үз өстемә алам. Мин аны һичшиксез эзләп табачакмын!
Әхмәди бай белән Нигъмәтулла әфәнде Зөләйханы үтергән чын җинаятьчене эзләп табарга күпме акча кирәк булса, шулкадәр акчаны господин Андреевка бирергә вәгъдә кылдылар. (...)
Суд тикшерүчесе белән әңгәмәсе вакытында Андреев, әлбәттә инде, алдагы көнне булган хөкемнең нәтиҗәсе турында сүз кузгатты һәм:
– Муса Салиховны нахактан һәлак иттек, гөнаһысы сезгә төшәр!-диде.
Суд тикшерүчесе исә:
– Гөнаһысы ни өчен миңа төшсен икән? Муса Салиховның каторга хезмәтенә хөкем ителүенә мин сәбәпче түгел ич! – дип җавап кайтарды.
– Бәлки, тулысы белән сәбәпче дә түгелсездер. Ләкин тикшерү вакытында хата юл белән китеп, Муса Салиховны җинаятьче итеп күрсәтә торган нәрсәләрнең һәммәсен сез тупладыгыз бит. Инде, тырышлыгыгызның нәтиҗәсен күреп, бик тә шатлана торгансыздыр. Җинаяте булмаган кеше, үтерүдә гаепләнеп, каторга хезмәтенә китә.
– Гаҗәеп хәл!-диде суд тикшерүчесе.-Хөкем карары дөресме-юкмы, мин моңа сәбәпче түгел. Муса Салиховка бу эштә никадәр ярдәм итәргә теләсәм дә, мин булдыра алмыйм, моның өчен минем дәлилләрем, көч-куәтем юк.
– Алай түгел! Алай түгел! Ярдәм итәргә сезнең көч-куәтегез бар!
– Ничек инде алай көч-куәтем бар?!
– Менә ничек ярдәм итәргә көч-куәтегез бар, – дип кабатлады господин Андреев һәм суд тикшерүчесенә бая Әхмәди бай һәм Нигъмәтулла әфәнде белән булган әңгәмәне сөйләп бирде.-Безгә чын үтерүчене эзләп табарга кирәк. Сез шул эш өчен безгә бер яхшы шымчы бирегез. Без исә чын җинаятьчене эзләп табарбыз. Чын җинаятьче табылгач, Муса Салиховны да азат итәрләр. Йә, сез ни дисез?
– Ни дим, яхшы фикер. Без кадәри хәл ярдәм итәргә тырышыр­быз. Тик бу эштә шымчының бик зирәге кирәк булыр. Мин сезгә господин Шубинны тәкъдим итәм, аңа бу эш яхшы ук таныш та.
– Бик яхшы, бик яхшы. Алайса бүген үк господин Шубинны безгә җибәрегез, – дип, господин Андреев саубуллаша башлагач, суд тик­шерүчесе, аны туктатып:
– Сабыр итегез, господин Шубин монда, минем өемдә. Күрергә теләсәгез, ул хәзер керер, – диде дә шундук бүлмәдән чыгып та китте.
Бераздан ул, господин Шубинны ияртеп, яңадан господин Андре­ев янына килеп керде. Суд тикшерүчесе, Шубинга карап:
– Менә господин адвокат әйтә, Зөләйханы үтерүче Муса Салихов түгел, ди. Чын җинаятьчене эзләп табарга теләк белдерә. Чын җинаятьче табылгач, әлбәттә, Муса Салихов азат булачак. Сез шул чын җинаятьчене эзләшергә ризамы? – диде.
– Баш өсте, бик ризамын. Эзләшербез. Йөзгә кара килмәс дип уйлыйм. Җинаятьчене эзләп табарбыз. Миңа инде үтерүченең кем икәне дә мәгълүм. Муса Салихов, бичара, үтерүдә гаепләнеп, хөкем ителсә дә, ул үтерүче түгел.
Господин Шубин авызыннан мондый сүзләрне ишеткәч, суд тикшерүче белән адвокат, гаҗәпләнеп, икесе берьюлы:
– Алайса кем сон Зөләйханы үтерүче? Кем, тизрәк сөйлә?-дип кычкырып җибәрделәр
– Зөләйханы үтерүче – Габденнәсыр Хәбибуллин, башка кеше түгел, – дип җавап бирде Шубин.
Суд тикшерүчесе белән адвокат, ни дияргә дә белмичә, аптыраш­ка калып, берникадәр вакыт дәшми тордылар, аннары господин Шубиннан:
– Зөләйханы үтерүче Габденнәсыр Хәбибуллин икәнен сез каян белдегез? – дип сорадылар.
Господин Шубин хөкем тәмамланган кичне "Царьград" чәйханәсендә булган вакыйганы сөйләп бирде. (...)
 
10
Муса әфәнденең авырып китүен язган идек. Авыру көннән-көн көчәя барганлыктан, Муса әфәндене төрмә камерасыннан төрмә шифаханәсенә күчерделәр. Шулай ук, кайгы-хәсрәттән, Хәдичә туташта да күкрәк авыруы башланган иде. Олуг табиб-докторларның киңәше буенча, аның авыруына дәва-Самара губернасына барып кыргыз кымызы эчү иде. Әхмәди бай, әлеге табибларның киңәшен тотып, җәйне кымыз эчеп уздыру өчен, Самара шәһәреннән биш-алты гына чакрым җирдә аренда хакы түләү шарты белән дача яллаган һәм озакламый бөтен өй җәмәгате-гаиләсе белән шунда китәчәк иде.
Әхмәди бай Самарага киткәндә господин Андреев төрмәдәге Муса әфәнденең сырхавы һәм тикшерү эшләре барышы турында Әхмәди байга атна саен ике тапкыр хат аша хәбәр җибәреп торырга вәгъдә бирде.
Көннәр гадәтчә уза, тикшерүче затларның эшләрендә дә артык дикъкатькә лаек яңалыклар юк иде. Господин Шубин, әүвәлгечә, Зөләйханы үтерүче Габденнәсыр дип гөман кыла иде. Шул сәбәпле, Шубинның киңәше буенча, Габденнәсырның җинаятен төгәл ачык­лау өнен, мәгълүмебез шымчы Иванов, аена ун сум көмеш хак белән, мөсафирләргә хезмәт күрсәтүче лакей-хадим сыйфатында Габдуллин номерларына эшкә урнашты.
Господин Шубин кебек үк дәрәҗәдә булмаса да, господин Иванов та зирәк шымчылардан иде.
Габденнәсыр әфәнде исә көннәрен Хәдичә туташ турында уйлап уздырды. Ул хәтта, Хәдичә туташны үзенә кәләшлеккә сорап, Әхмәди байга хат язарга да теләгән иде, тик җөрьәте җитмәде. Яучы-башкода җибәрмәкче булды, ахырда аны да мәгъкуль күрмәде. Ниһаять, уйлана торгач, Самарага үземә барырга кирәк дигән ныклы фикергә килде. Анда үзе барса, аның Әхмәди байга еш-еш кунак булып йөрү мөмкинлеге туачак, шунда, бәлкем, эшләрнең җаена карап, ул Хәдичә туташ мәсьәләсен дә хәл итә алыр. (...)
Самавыр өстәлгә менеп утыргач, Габденнәсыр әфәнде, хезмәтчегә карап:
– Василий, мин иртәгә сездән китәмен, – диде.
– Кая алай китәсез, әфәндем?
– Самарага, кымыз эчәргә китәм.
– Кымыз эчәргә? – дип, гаҗәпләнеп кабатлады хезмәтче. – Сезгә кымыз эчү нигә кирәк? Сез авыру түгел ич!
Габденнәсыр әфәнде елмаеп куйды.
– Әйе, мин авыру түгел. Шулай булса да, һәр елны кымыз эчәм. Башка елларны монда, Казанда гына, эчәдер идем. Инде менә быел Самар ягына барырга булдым.
Шымчы-хадим берәр минут дәшми уйланып торды, аннары:
– Бик хуп эш, хәерле сәфәрләр булсын. Тик минем сезгә бер үтенечем бар иде,-диде.
– Нинди үтенеч ул, әйтегез.
Хезмәтче, янә бераз дәшми торгач:
– Юк, үтенечемне сез кабул итмәссез, – дип куйды.
– Нишләп? Мөмкин булса, кабул итәрбез. Нинди үтенеч? Әйдә, сөйлә.
– Хәер, кабул итмәс булсагыз да, әйтим алайса,-дип, хезмәтче
Габденнәсыр әфәндегә үзенең үтенечен аңлатырга кереште. – Хикмәт шунда: миндә бераз күкрәк хастасы бар. Мине дә Самарга алып бара алмассызмы диюем. Шунда, бергә, мин дә кымыз эчәр идем, бәлки, файдасы тияр иде. Алып барсагыз, мин сезгә бөтенләй түләүсез хезмәт итәр идем. Ашатып-эчертеп торсагыз, аннары, үзегез кайт­канда, мине дә Казанга алып кайтсагыз, – шул җитә.
Габденнәсыр әфәнде, хезмәтченең сүзен тыңлап бетерер-бетермәс үк, аны-моны уйламыйча:
– Бик яхшы, бик яхшы!-дип шундук риза булды.-Алып барыр­мын. Миңа барыбер хезмәтче кирәк ич... (...)
Шулай сөйләшә-сөйләшә чәйне тәмам иткәч, хадим Иванов тизлек белән Шубинның өенә барып, аңа бөтен булган хәлне түкми-чәчми сөйләп бирде. Господин Шубин, ялган хезмәтче Ивановның кыйссасын тыңлап бетергәч:
– Тырышуыбыз, бәлки, бушка китмәс,-дип, хезмәтченең Сама­рага сәяхәтен хуплап каршы алды.
Иванов, үзенең хадимлек вазифаларын үтәү өчен, мөсафирханәгә кайтып киткәч, господин Шубин, үз нәүбәтендә, Ивановтан ишеткәннәрен шул көнне үк господин Андреевка ирештерде.
Икенче көнне, иртәнге сәгать тугызда, господин Шубин, бер таҗир-сәүдәгәр кыяфәтенә кереп, Габдуллин номерларына килде. Ул, гомумән, тикшерү эшләрендә шымчылык итү өчен һәртөрле кыяфәткә керергә оста һәм бу юлы сәүдәгәр булып кыланырга карар иткән иде.
Господин Шубин, мөсафирханәгә килеп кергәч тә, номерлар хуҗасы Габдуллиннан:
– Буш бүлмәгез бармы?-дип сорады.
– Әлегә буш бүлмә юк, ләкин бер-ике сәгатьтән бер бүлмә бушаячак,-дип җавап бирде Габдуллин.
– Бик яхшы, зарар юк, мин сабыр итәрмен. Ләкин бүлмәне хәзердән үк карарга булмасмы? Миңа яхшырак номер кирәк, чөнки Казанда бер-ике ай чамасы торырга исәбем. Бәлки, әле артыграк та торырмын.
– Алайса бераз гына сабыр итегез,-диде мөсафирханә хуҗасы һәм, йортның икенче катына менеп, Габденнәсыр әфәнде торган номерга юнәлде.
Номер хуҗасы үзендә иде. Габдуллин аңа:
– Газизем Габденнәсыр әфәнде, бер мөсафир килде, номер таләп итә, – дип йомышын аңлатырга кереште. – Башка номерлар буш түгел, һәркайсында мөсафирлар яши. Сез бүген китәсез, мөмкин булса, сезгә хафа булмаса, әлеге мөсафиргә сезнең номерны күрсәтергә ярамасмы?
– Ярый, ярый, керсен, күрсәтегез, – диде Габденнәсыр.
Бер минут үтмәстән, Габдуллин, ялган сәүдәгәрне ияртеп, яңадан Габденнәсыр әфәнде номерына килеп керде. Хуҗа кеше үзе кәнәфигә җәелеп утырган иде. Кәнәфи янында аның яңа хезмәтчесе – шымчы Иванов, хуҗа өйрәткән тәртип белән, чемоданга юл кирәк-яракла­рын тутыра иде. Артык тырышудан аның маңгаена хәтта тир бәреп чыккан иде.
Ялган сәүдәгәр, номерга кергәч, Габденнәсырга карап:
– Хөрмәтле әфәнде, борчыганым өчен гафу итегез инде, – диде.
– Зарар юк, зарар юк! – дип җавап бирде Габденнәсыр әфәнде һәм билгесез сәүдәгәргә утырырга урындык күрсәтте.
– Рәхмәт! – диде ялган сәүдәгәр, күрсәтелгән урынга утырып. Господин Иванов белән господин Шубин бер-берсен, әлбәттә таныдылар. Ялган сәүдәгәребез, номер эчен җентекле карашы белән күздән кичергәч, Габдуллинга таба борылып:
– Әйе, номер үзе дә, өстәл, урындык, кәнәфи, көзге кебек җиһазлары – һәммәсе дә бик яхшы икән, – дип мактап куйды.
Габдуллин исә:
– Номердагы бар җиһаз да минеке түгел... Аларның кайберләренә мөсафир үзе, Габденнәсыр әфәнде хуҗа,-диде.
– Әгәр дә җиһазларның барысын да кирәк дисәгез, мин үземне кедәрен сезгә сатып калдыра алам,-дип сүзгә катышты Габденнәсыр әфәнде.
– Бик яхшы булыр иде, – диде ялган сәүдәгәр, шатлануын белдереп.
Һәм алар, вакытны сузмастан, шунда ук, һәр әйбернең хакын сораша-белешә, үзара исәп-хисап ясашырга керештеләр. Шул исәп-хисап барышында шымчы господин Шубинның утлы күзләре, бүлмә буенча йөреп, анда булган һәр нәрсәне, бигрәк тә өстәл өстендәге кәгазьләрне дикъкать белән җентекли иде. Шулчак аның күзләре өстәл өстендә яткан револьверны шәйләп алды. Ул урынын­нан торды да өстәл янына килде һәм, сабы алтын-көмеш белән бизәлгән револьверны кулына алып:
– Нинди гүзәл, зиннәтле револьвер! Моны да сатып алам, хисап кәгазенә хакын языгыз,-диде.
– Юк, револьверны сатмыйм, үземә кирәк,-диде Габденнәсыр. Аның тавышында ачулы бер аһәң ишетелеп китте.
Господин Шубин, револьверны учында әйләндергәләп караган булып, бүлмәдәге кешеләргә сиздермичә генә кесәсеннән балавыз кисәге чыгарды да, әлеге револьвер көпшәсенең очын балавызга тидереп, тишекнең зурлыгын-биеклеген үлчәп алды. Аннары, ре­вольверны өстәл өстенә кире куеп һәм Габденнәсыр әфәндедән килешеп алган әйберләр өчен тиешле акчаны түләп, номердан чык­ты. Ул туп-туры Андреев янына юнәлде. Аңа номерда булган хәлләрне сөйләде һәм ахырда:
– Габденнәсыр әфәнденең өстәле өстендә Зөләйханың үлеменә сәбәп булган револьверны күрдем, – диде.
– Аның нәкъ шул револьвер икәнлеген каян беләсез? Бәлки, Зөләйханың үлеме бөтенләй икенче револьвердан булгандыр?-дип шөбһәсен белдерде Андреев.
– Мин Зөләйханың нәкъ шул револьвердан үтерелүендә һич тә шикләнмим,-дип җавап бирде господин Шубин. – Чөнки Зөләйханың гомерен өзгән пуляның кечкенәлеге ул пуля чыккан револьвер көпшәсенең дә шундый кечкенә тишекле булуын таләп итә. Габ­деннәсыр өстәле өстендә яткан револьвер нәкъ шундый нечкә көпшәле иде. Менә аның көпшәсенең үлчәме! (...)
 
* * *
Господин Шубин, үз өенә кайткач, чемоданына тиз генә ул-бу әйберләрен төяп, урын-җирләрен алып, ат белән Габдуллин мөсафирханәсенә юл тотты. Аны мөсафирханә ишеге төбендә номер хадиме хезмәтләрен башкаручы шымчы Иванов каршы алды. Ул, үзенә бер тырышлык күрсәтеп, тирләп-пешеп, арбадан әйберләрне бушатты һәм икенче катка-Габденнәсыр әфәндедән бушаган бүлмәгә ташырга кереште. Ялган хезмәтче, соңгы әйберләрне җилкәсенә күтәреп, ялган сәүдәгәр белән баскычтан менеп барганда, тегесе аңардан:
– Габденнәсыр әфәнде әллә китеп тә өлгердеме?-дип сорады.
– Хәзер генә китте,-дип җавап бирде ялган хезмәтче.
– Мөсафирханә хуҗасы үзендәме соң?
– Ул да китеп барды... Габденнәсыр әфәндене озатырга... Шулай сөйләшә-сөйләшә алар номерга керделәр. Иванов әйберләрне җилкәсеннән идәнгә төшерде дә:
– Сез килгәнгә кадәр номер эчен җыймый-тазартмый тордым, – диде.
– Бик яхшы иткәнсең... Ишекне ябып биклә,-диде Шубин. Номер эче эшкә яраксыз нәрсәләр, анда-монда ерткалап-бөгәрләп ташланган кәгазьләр белән тулы иде. Господин Иванов ишекне бикләгәч, господин Шубин:
– Инде эшкә керешик! – дип боерды.
Алар, ашыкмыйча гына, бер-берсенә сүз дәшмәстән, идәндәге кәгазьләрне берәм-берәм карый-тикшерә башладылар. Ярты сәгать чамасы вакыт узгач, ниһаять, Иванов:
– Бу кәгазьләрдән безгә ярардай нәрсә күренмәстер ахрысы,-дип уфтанып куйды.
– Бер нәрсә дә тапмадыңмыни?-дип сорады господин Шубин.
– Юк шул, бер нәрсә дә тапмадым.
– Ә мин менә эшкә яраклы бер кәгазь таптым шикелле,-дип, господин Шубин кулындагы кечек бер кәгазь кисәген селкеп күрсәтте.-Хатын-кыз кулы белән язылган нәрсә. Алай гына да түгел, язуы мәрхүмә Зөләйханың язуына бик охшый...
Господин Шубин кулындагы кәгазьне өстәл өстенә куйды. Иванов та, өстәл яныңа килеп, табылдык кәгазьне карарга кереште. Бу ярым ертык кәгазь кисәге булып, андагы язу да тулы җөмлә түгел, ә берничә сүздән генә гыйбарәт иде. Сүзләр русча язылып, аларның татарчасы болай иде: "Кырым, Бакчасарай, Салачыкта Сөләйман мирза хатыны..."
Язуны кат-кат бергәләп укып чыккач, господин Шубин үзенчә аңлатма биреп:
– Бакчасарай – шәһәр исеме, Салачык – авыл исеме, ә Сөләйман мирза хатыны дигәне, күрәсең, мәрхүмә Зөләйханың әнисе булырга тиеш, – диде. – Безгә бу кәгазьдән күп нәрсә мәгълүм булуы ихтимал.
...Бер атна үткәч, господин Шубин, Габденнәсыр әфәндедән түләп алып калган бүлмә җиһазларын мөсафирханә хуҗасы Габдуллинга арзан бәһагә генә сатып һәм юл чыгымнары өчен кирәкле акчаны Нигъмәтулла әфәндедән алып, әлеге эш белән Бакчасарай шәһәренә чыгып китте. Шулай ук Габденнәсыр әфәнденең яшь хадиме-шымчы господин Иванов та, үз өстенә алган хезмәтчелек вазифаларын үтәү өчен, вәгъдә буенча, Самара шәһәренә юл алды. Хәерле сәфәрләр булсын үзләренә!
 
11
Габденнәсыр әфәнде, Самарага барып җитү белән "Гранд-отель" мөсафирханәсендә бер бүлмә алып, кымыз эчүне башлап та җибәрде. Бераздан хадим Иванов та килеп җитте һәм, кымыз эчү белән бергә, Габденнәсырга хезмәт күрсәтү вазифасына кереште. Аның шымчы­лыгы хакында беркем дә бер нәрсә дә белми иде.
Габденнәсыр әфәнде ара-тирә Әхмәди бай дачасына кунакка барып йөрде. Анда булганда ул Казан хәлләре, Муса әфәнде турында сүз кузгатмаска тырыша иде.
Шулай, Әхмәди бай дачасында булган мәҗлесләрнең берсендә, хуҗа кеше Габденнәсыр әфәндегә:
– Минем сезгә бер соравым бар, – дип мөрәҗәгать итте. – Тик, зинһар, турысын әйтегез. Соравым шул: мөсафирә Зөләйха үте­релгән төндә Муса әфәнде сезнең номерыгызда булмагач, кайда булган соң ул?
– Муса әфәнде ул кичне мәрхүмә Зөләйха номерында иде,-дип, өзеп-кистереп җавап бирде Габденнәсыр әфәнде.
Әхмәди бай, Габденнәсыр әфәндедән мондый җавапны ишеткәч, тирән гаҗәпләнү белән:
– Муса әфәнде чит-ят хатын бүлмәсенә төн вакытында ничек барып керсен икән?-дип сорады.
Шуннан соң Габденнәсыр әфәнде, үзеннән дә ялганнар кушып, Зөләйханың нинди кыз икәнлеген, аның Муса әфәнде белән кайда, ничек танышуларын, араларында нинди мөнәсәбәтләр булуын тәфсилләп сөйләп бирде.
– Алай булгач, кызны үтерүче кем соң?-дип, тагын сорадыр Әхмәди бай.
– Бу соравыгызга туры җавап бирергә минем кодрәтем юк,-диде Габденнәсыр әфәнде.
Габденнәсыр әфәнденең сөйләгәннәре Әхмәди байны шактый борчуга салды. Ул төрлечә юрап карады, хәтта Муса әфәнде чынлап торып гаепле микән дигән шөбһәле уйларга да батты.
 
* * *
Көннәр шулай гадәтчә үтә торды. Әхмәди байга Казаннан – адвокат господин Андреев белән Нигъмәтулла әфәндедән хат-хәбәр әле һаман килгәне юк иде. Муса әфәнденең хәл-әхваленнән аңа бер нәрсәдә мәгълүм түгел иде... Тик бер килешендә Габденнәсыр әфәнде генә аңа:
– Муса әфәнде акылдан язган имеш,-дип әйтеп куйды.
– Аны син каян ишеттең?-дип сорады Әхмәди бай.
– Казанлы бер мөселман сөйләде, – диде Габденнәсыр әфәнде. (...) Май аеның аяз бер көнендә Әхмәди бай үзенең дачасында кунак булып килгән Габденнәсыр әфәнде белән икәүдән-икәү чәй эчеп утыра иде. Шул чәй табыны янындагы әңгәмә вакытында Габ­деннәсыр әфәнде, җаен туры китереп, үзенең төп максаты булган Хәдичә туташ хакында сүз кузгатты һәм Әхмәди байдан кызны үзенә кәләшлеккә бирүен сорады.
Әхмәди байга Габденнәсыр әфәнденең бу тәкъдиме артык көтелмәгән нәрсә булып тоелмады. Дөрес, аның кызы Муса әфәндегә ярәшелгән иде... Ләкин хәзер хәл үзгәрде: Муса әфәнде үтерүче булып чыкты, ул каторга хезмәтенә озатылачак. Габденнәсыр әфәндедән башка яхшы, күңелгә хуш килерлек бүтән кеше күрен­ми. Шул рәвешчә фикер йөртеп, Әхмәди бай кызы Хәдичә туташ­ны йөз мең сум көмеш акчасы белән Габденнәсыр әфәндегә кәләшлеккә бирергә күңеленнән разый булды һәм егетнең ният-теләгенә:
– Җәмәгатем белән киңәш-табыш итеп, безгә кабат килүегездә катгый карарымны әйтермен, – дип җавап бирде.
Габденнәсыр әфәнде, табигый, бик канәгать булып, инде йөз мең сум көмеш минем кесәдә булыр дип шатланып, мәҗлес тәмамлануга дачадан үзенең мөсафирханәдәге бүлмәсенә кайтып китте. Әхмәди бай исә, Габденнәсыр әфәнде киткәч, хатыны белән киңәш-табыш итеп, Хәдичә туташны йөз мең сум көмеш акчасы белән Габденнәсыр әфәндегә кәләшлеккә бирергә риза икәнлеген күңеленә беркетеп куйды.
 
* * *
Хәдичә туташка килсәк, аның уенда иртә дә, кич тә фәкать Муса әфәнде иде. "Бу кадәр озак ни өчен хаты килми икән?" – дип уфтана иде ул.
Менә шундый уйлар белән яшәгәндә ул әнисе авызыннан үзенең Габденнәсыр әфәндегә кәләшлеккә бирәчәкләрен ишетте. Аны хәсрәт биләп алды. Хәсрәт көннән-көн арта, тирәнәя бара иде. Ул төрле уйларга батты. Ләкин нәрсә генә уйласа да, ни кылсын? Ата-ана теләгенә каршы барсынмыни?!
Габденнәсыр әфәнде, киресенчә, Хәдичә туташны үзенә бирергә риза булулары турында Әхмәди байның катгый карарын ишетеп, иксез-чиксез шатлык хисе кичерде. Ни өчен шатланмасын ди! Ниһаять, морадына иреште – йөз мең сум көмеш акча белән гүзәл кыз ала! Тагы унбиш-егерме көннән Самара шәһәрендә аларның никах мәҗлесе булырга тиеш.
Тик менә, үч иткәндәй, кулында туй мәҗлесе ясарга җитәрлек акчасы гына юк. Нишләргә? Туй мәҗлесенә, мәһәргә, бүләкләр алырга шактый күп акча кирәк! Габденнәсыр әфәнде Казаннан-Габдуллиннан туй чыгымнары өчен акча сорап хат язды. Хатны шымчы хадим Ивановка биреп, Казанга Габдуллинга юллады. (...)
 
12
Господин Шубинның Казаннан Бакчасарай шәһәренә китүен язган идек. Ул, Бакчасарайга килеп җитеп, андагы иң яхшы мөсафир­ханәләрдән "Госман къәһвәханәсе"8нә төшеп бер бүлмә алды. (...)
Янә ярым сәгатьтән соң господин Шубин инде Салачыкта-Сөләйман морза хатыны Гайшә ханымның өендә иде.
Гыйззәтле укучы!
Кырымдагы ислам җәмәгатенең рус телен начар белүе Кырымда булган кешеләргә сер түгел. Ләкин Гайшә ханым рус телендә иркен сөйләшә генә түгел, русча укырга-язарга да оста иде. Шуңа күрә ул таныш түгел кешене шундук:
– Сез кем буласыз, кайсы җирдән? Монда нинди йомыш белән килдегез?-кебек сораулар белән каршы алды.
– Мин Казаннан, бер сәүдәгәр буламын. Сезгә зур бер эш белән килдем,-дип җавап бирде Шубин һәм йомышын аңлата башлады.-Моннан берничә айлар элек Казан шәһәрендә бер хатынны үтер­деләр... Менә шул эшне тикшерү вакытында, ни хикмәттер, сезнең исемегез теркәлгән бер язу-кәгазь табылды.
Гайшә ханым, билгесез бер Казан кешесеннән мондый сүз ише­теп, гаҗәпләнү катыш хәвефле тавыш белән:
– Үтерү кебек эшләрдә минем исемнең нинди катышы булыр икән?! Минем гомеремдә бер тапкыр да Казанга барганым юк. Үтерелүче хатын нинди кеше, исеме ничек? – дип, Шубинның сүзен бүлдерде.
– Үтерелгән хатынның исеме – Зөләйха, үзе гаҗәеп тә гүзәл-сылу хатын булган,-диде господин Шубин.
Шубинның бу соңгы җавабы Гайшә ханымга шулкадәр тәэсир итте ки, аның йөзе, үлек йөзедәй, бердән агарып китте. Ул тетрәнүле тавыш белән:
– Зөләйха!.. Зөләйха!.. Зөләйха!.. – дип берничә тапкыр кабатла­ды да: – Зөләйха – ул минем кызым! – дип, үкси-үкси еларга тотынды.
Господин Шубин, мәрхүмә Зөләйханың әнкәсен юатырдай чара таба алмыйча, тәмам югалып калды, ни кылырга, ни сөйләргә дә белмәде.
Гайшә ханым исә, үксүдән бераз туктап, күзеннән яшьләрен сөртте дә:
– Әйе, Зөләйха, мәрхүмә Зөләйха минем кызым ул, ләкин сез хата сөйлисез: Зөләйханы үтермәделәр... Зөләйха револьвердан үз-үзен атып үтерде,-дип, тагы елый башлады.
– Гайшә ханым! Мин хата сөйләмим. Мәрхүмә Зөләйханы үтерүче кеше инде тотылып, җинаяте өчен округ суды тарафыннан ун елга каторга хезмәтенә хөкем ителде, – диде господин Шубин.
– Округ суды ялгышкан, – дип аның сүзен бүлде Гайшә ханым.-Ун еллык каторга хезмәтенә бөтенләй гаепсез кешене хөкем иткәннәр. Минем кызымның фаҗигале үлемендә беркем дә гаепле түгел.
Минем кызымның үләр алдыннан миңа язып җибәргән хаты бар, анда ул үз-үземне атып үтерәм дип ап-ачык язган.
Шулай дип, Гайшә ханым тагы да катырак үкси башлады. Хәер, хатын-кызның күп елавы гадәти нәрсә.
Господин Шубин, Гайшә ханым авызыннан башына һич тә килеп карамаган мондый хәбәрне ишеткәч, тырышлыгым бушка китмәде дип, эченнән сөенеп куйды. Бер минутлап тынып торганнан соң ул, Гайшә ханымга карап:
– Кызыгыз үләр алдыннан сезгә язып җибәргән ул хатны күрергә мөмкин булмасмы?-дип сорады.
Гайшә ханым, урыныннан торып, язу өстәле янына барды да, өстәл тартмасыннан бер конверт чыгарып, аны господин Шубинның кулына китереп тоттырды. Шубин, хатны ачып, хатта язылганны тирән бер тетрәнү-гаҗәпләнү белән берничә кат күзеннән кичерде.
Гыйззәтле укучы! Мәрхүмә Зөләйханың мөселманча-татарча укый-яза белмәвен беренче бабта әйткән идек. Аның соңгы хаты да русча язылган иде. Хатның тәрҗемәсе болай:
"Әнкәем, йөрәк бәгърем! Мин сез җәнабе галиләрегез алдында җинаятьлемен! Мәхәббәтле әткәемнең дөнья куюыннан болай да җәрәхәтле күңелегезгә минем сезне ташлап, качып китүем аеруча зур зәһәр булгандыр. Инде менә бер ай үтте сезне ташлап качып китүемә. Әмма кай җиргә, ни сәбәптән качып китүем турында мин сезгә хат аша хәбәр итмәдем... Минем сез га­зизләргә моңарчы хат язмавым минем тарафтан олуг гаептер. Инде, шәфкатьле әнкәем, хәл-әхвәлемне бәян итеп сезләргә хат язарга мәҗбүрмен. Сөекле әнкәем, үткән елны, мәрхүм әткәем­нең күзләре авырган вакытта; Петербургка барып, "Татар рестораны"нда мөсафир булып торган чагыбызда, безнең номер белән күрше номерда бер казанлы яшь егет мине үзенә хәләл җефетлеккә сораган иде. Мәрхүм әткәем һәм сез, сөекле әнкәем, Муса әфәндене яхшы белмәвегез аркасында, мине Муса әфәндегә хатынлыкка бирергә риза булмадыгыз. Инде, миһербанлы әнкәем, Муса әфәндене хәтерегезгә төшердегезме? Бераз уйлап бакса­гыз, хәтерегезгә төшәр. Мин, сезнең гөнаһлы кызыгыз Зөләйха, Муса әфәндегә гашыйк булуым аркасында, сезнең рөхсәтләрегездән башка, Муса әфәндегә кияүгә чыгу нияте белән Казан шәһәренә килдем. Сезнең рөхсәтләрегездән башка качып китүем сәбәпле, минем Казанга сәфәрем дә хәерле булмады. Мәгъшукым Муса әфәнде, казанлы бер бай кешенең кызын йөз мең сум көмеш акчасы белән үзенә хәләл җефетлеккә алырга йөргәнлектән, миңа өйләнүдән баш тартты. Ярым сәгать элек кенә Муса әфәнде минем номерымда булып китте. Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә Муса әфәнденең һәм кәләше Хәдичә туташ­ның гомерләрен озын кылып, мәхәббәтләрен көннән-көн артык әйләсен!
Мин инде ни кылыйм?! Бакчасарайга кайтып сезнең күзегезгә күренергә намусым кушмый. Мәгъшукым Муса әфәндедән аеры­лу газабын кичерергә дә сабыр-көчем калмады. Ни кылыйм?!
Хәерле булырдай бер нәрсә кылырга да куәтем юк! Инде мин үз-үземне револьвердан атып үтерәмен! Һич тә уй-фикер кылынмаганга җәеп эш – шундый яшь килеш, кыз вакытымда үз-үземә кул саламын. Йәнә бер сәгатьтән соң мин, кызыгыз Зөләйха, дөнья­дан үтеп, мәет-үле булырмын. Дөньяның рәхәтләре миннән калыр. Сез дә, әнкәем, бу юлларны укыганда, җинаятьле кызы­гызны шәфкать белән искә төшереп, әлбәттә, егларсыз! Хәзер мин номерның кечек бүлмәсендәмен. Кулымда револьвер, ул шушы сәгатьтә мине дөньядан алып китәчәк. Шәфкатьле әнкәем! Әгәр сез хәзер бу номерда, минем янымда булсагыз иде, мин, бәлкем, үз-үземә кул салмыйча, әүвәлгечә, дөньяда торып калыр идем. Ниләр кылыйм соң?! Син дә, сөекле әнкәем, минем янымда юк! Гөнаһларым өчен минем хөкемем тәмам: үз-үземә кул саламын. Сез бу хатны укыганда мин кабер эчендә булырмын. Газиз әнкәем! Сезләргә бер үтенечем бар, үтенечемне кире какмагыз! Үтенечем шул: җинаятьләремне гафу итеп, бәддога кылмаенча, хәер-догалар белән искә алыгыз. Минем игелекле эшләрем юк, мин сезнең догаларыгызга мохтаҗмын! Миңа булган хокукларыгыздан ваз кичеп, миннән разый булып яшәде­гез, сезләргә Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә сәламәтлек биреп, ахыр көннәрегезне матур-ямьле әйләсен!
Сөекле әнкәем! Әлбәттә, бу минем хатым сезнең күңелегезгә тирән җәрәхәт ясар, сезне бетмәс кайгыга салыр...
Бәхил булыгыз! Бу хат-минем тарафтан соңгы җинаятем­дер, моннан соң мин сезне, әнкәем, язмаларым белән дә, телем белән дә – һичбер төрле юл белән дә рәнҗетмәм. Үз-үземне үтерәмен дәйү номерымда да язу калдырамын. Бәхил булыгыз! Җинаятьле кызыгыз Зөләйха".
Господин Шубин хатны конверты эченә салып өстәл өстенә куйды. Гайшә ханым, конвертны алып, әүвәлге урынына-өстәл тартмасына яшерә башлагач, Шубин:
– Бу хатны миңа бирмәссезме икән?-дип сорады.
– Бу хатны мин кабергәчә үз янымда саклаячакмын!-диде Гайшә ханым.
Шулай да, күп гозерләр кылып, хатны бер ай эчендә Казаннан почта белән кире кайтарырга вәгъдә иткәч, Гайшә ханым кызының соңгы истәлеген Шубинга биреп җибәрергә риза булды.
– Минем кызым аркасында гаепсез кеше каторга хезмәтләренә озатылмасын, котыла күрсен, – диде ул хатны биргәндә. – Ләкин эшләрегез тәмам булгач, озакка сузмыйча, хатны үземә кайтарыгыз.
Господин Шубин саубуллашып чыгып китәр алдыннан Гайшә ханымга үзенең Казандагы адресын да язып калдырды.
Къәһвәханәгә кайтып кергәч, господин Шубин, Казанга суд тикшерүчесе исеменә телеграм язып, телеграмны къәһвәханә хезмәтчесе Энгель аша телеграф станциясенә күндерде. Телеграмда болай диелгән иде:
"Зөләйханың үлемендә Муса Салихов та, башка бүтән кеше дә гаепле түгел. Зөләйха үз-үзен атып үтергән. Шубин".
 
13
Әлеге телеграмны юллаганнан соң үткән ун көн эчендә господин Шубин Казанга кайтып җитте.
Муса Салиховның төрмәдә авырып китүе турында язган идек. Шымчы Шубин Бакчасарайдан әйләнеп кайткан арада ул инде тәмам сәламәтләнеп беткән иде.
Господин суд тикшерүчесе, адвокат господин Андреев һәм шым­чы господин Шубин мәрхүмә Зөләйханың үләр алдыннан әнисенә язган хатын тотып прокурор каршына бардылар һәм, хатның Зөләйха кулы белән язылганлыгын исбатлап, Муса Салиховның төрмәдән чыгарылуын таләп иттеләр. Өч көннән ул инде төрмәдән иреккә чыккан иде. (...)
 
* * *
Муса әфәнденең төрмәдән котылып чыгуы Казанның бөтен мөселман халкына билгеле булган кебек, күпчелек рус җәмәгатьче­легенә дә мәгълүм булды. Мөсафирханә хуҗасы Габдуллин, Муса әфәнденең төрмәдән ни рәвешле котылуын сорашып белеп, Самара­дагы Габденнәсыр әфәндегә: "Муса әфәнде төрмәдән чыкты" дип, кыска гына телеграм сукты.
Муса әфәнде төрмәдән котылып чыкканнан соң ике-өч көн үткәч, өч кеше – Муса әфәнде үзе, Нигъмәтулла әфәнде һәм дә адвокат – господин Андреев Самарага Әхмәди байга кунак булып килделәр. Әхмәди бай үзе дә, гаиләсе дә кунакларны бик шатланып каршы алдылар. Бигрәк тә Хәдичә туташ каләм белән язып бетереп булмас­лык дәрәҗәдә сөенде.
Хәдичә туташ гөман кылганча, Муса әфәнде шактый бетерешкән, ябыккан иде.
Әхмәди бай господин Андреевтан:
– Ни өчен Муса әфәнденең хәле, сәламәтлеге турында бер дә хат язмадыгыз? – дип сорагач, Андреев аңа:
– Юк! Без сезгә өч хат язып салдык, тик алар сезгә барып җитмәгәннәр, өчесе дә Габденнәсыр әфәнде кулына эләгеп, аңарда торып калганнар,-дип җавап бирде һәм, кесәсеннән өч хат чыгарып:-Менә бу хатлар сезгә атап язылган иде,-дип, аларны Әхмәди байның кулына тоттырды.
Әхмәди байның сөйләвенә караганда, дачасы Самарадан читтәрәк булуы сәбәпле, Әхмәди бай исеменә килгән хатларны шәһәр почтасыннан алу вазифасы Габденнәсыр әфәндегә тапшырылган булган. Ул, күрәсең, Казаннан Әхмәди байга килгән хатларны ачып укып, иясенә бирмичә, аларны үзендә калдыруны файдалырак тап­кан. (...)
 
14
...Муса әфәнде төрмәдә вакытта Габденнәсыр әфәнде Хәдичә туташны йөз мең сум көмеш акчасы белән кәләшлеккә алам дип сөенеп-шатланып йөргән булса, хәзер аны өметсез бер хәсрәт биләп алды. Хәер, шундый хәлдә кеше ничек хәсрәтләнмәсен? Йөз мең сум көмеш акча белән гүзәл кыз кулдан китә!
Габденнәсыр әфәнденең хәсрәте көннән-көн көчәя-арта барды. Ниһаять, хәсрәте чиктән ашып, аны дәвалап бетерерлек дару-чара тапмыйча, тәмам гаҗиз калып, ул шундый бер эш кылды ки, аның бу эше җинаятьләре өчен тиешле бер җәза төсен алды – кыскасы, Габденнәсыр әфәнде үз-үзен үтерү нияте белән зәһәр-агу эчте һәм ярты сәгать эчендә дөньялыктан китеп тә барды.
Габденнәсыр әфәнденең вафатыннан соң бүлмәсендә, мөсафир­ханә номерында, түбәндәге бер язу-кәгазь табылды.
"Әхмәди Хәмидовның кызы Хәдичәне йөз мең сум акчасы белән кәләшлеккә алу насыйп булмаганлыктан, мин үз-үземә кул саламын. Минем үлемемдә һичкем дә гаепле булмасын. Муса Салихов Зөләйханы үтерүдә хаксызга гаепләнгән кебек, минем үлемемдә дә кемне дә булса гаепләмәсеннәр өчен, мин үләр алдыннан ишекне эчтән бикләп куямын. Алдан ишекне бикләмичә үз-үземне үтерсәм, полиция килгәнгә кадәр кем дә булса бүлмәгә кереп, берәр төрле явыз уй белән, бу хатымны урлап чыгуы ихтималы бар. Мылтык тавышын ишеткәч, мин аның бикләнми калган ишегеннән бүлмәсенә кердем дә, Зөләйханың үлемендә Муса Салиховны гаепләсеннәр дип, Зөләйханың үзе-үзен атып үтергән револьверы белән "үз-үземне үтерәмен" дип язып кал­дырган хатын бүлмәсеннән урлап чыктым. Бу эштә мин зур җинаятьләргә бардым. Шулай булса да, максатыма ирешә алмадым-Әхмәди байның кызына һәм йөз мең сум акчасына ия булмадым.
Һәр кешегә үлеме алдыннан тәүбә итү тиеш булганлыктан, мин дә үлемем каршында үз-үземне үтерү нияте белән кулыма бер касә агу-зәһәр алып тәүбә итәмен! (...)
Җинаятьле Габденнәсыр".
 
* * *
Язылган вакыйгалардан соң бер ай үткәч, Хәдичә туташ тәмам сәламәтләнеп җиткәч, Казанда Әхмәди байның өендә никах мәҗлесе уздырылды; кичерелгән кайгы-хәсрәтләрдән соң туй шатлыгы кү­релде.
Туй мәҗлесендә, Муса әфәнде белән Әхмәди байның туган-тумача һәм якыннарыннан башка, адвокат господин Андреев һәм шымчы господин Шубин, шымчы Иванов, шулай ук суд тикшерүчесе дә булдылар.
Инде яшьләребез Муса әфәнде белән Хәдичә туташка килсәк, алар, тәмам теләкләренә ирешеп, бәхетле булып, кәеф-сафада яши башладылар.
Безгә мәгълүм башка кешеләр дә һәркайсы әүвәлгечә үз эшләрендә калдылар.
 
Бетте.
 
 
ЗУР ГӨНАҺЛАР
(Гөнаһе кәбаир)
 
Роман
(1890)
 
I
Хикәябезгә Габделгафурның катнашы булганлыктан, аның кем һәм ниндирәк кеше икәнлеген язып үтик. Габделгафур Мансуров – мулла-имам баласыдыр. Атасының исемен фаш итмичә, романыбыз­да аны Нәкәс9 мулла дип кенә йөртербез. Нәкәс мулла угылы Габделгафурның төп ватаны-Нижгород губернасы Сергач өязе авыл­ларыннан бер авылдыр. Нәкәснең чын исемен язмаган кебек, әлеге авылның исемен дә, тулысынча язмыйча, фәкать "К" хәрефе белән генә атап йөртербез.
"К" авылы кешеләренең тормыш өчен асыл хезмәте игенчелек хисапланса да, күпчелеге башка шәһәрләргә – мәсәлән, Нижний, Казан, Мәскәү, Петербург һәм Ростов-Дон кебек җирләргә китеп, сәүдә һәм башка төрле хезмәтләр белән шөгыльләнә иде.
Югарыда әйтелгән авылда өч мәчет һәм дүрт имам бар иде. Башкаларында эшебез юк, Нәкәс мулла исә байтак заманнардан бирле "К" авылында имам булып, хәйләи шәргый10 һәм хәрам кә­сепләр, ришвәт һәм риба11 юлы белән мал казанып, хәзерге вакытта авылның башка имамнары белән чагыштырганда шактый бай тор­мышта яшәгән, ике хатынга ир һәм биш балага ата булган бер кеше иде. Без бәян итәчәк унҗиде яшьлек Габделгафур-аның өлкән баласыдыр, кискен бер угландыр.
 
* * *
Җомга көн. Җомга намазы вакыты җитеп килә. Нәкәс мулла мәхәлләсе кешеләре берәм-берәм мәчеткә җыелалар. Араларында гаять фәкыйрь кыяфәтле кешеләр дә күптер. Шуларның берсе-Габдеррәзак бабай. Ул, тәһарәтләнеп, аягына кияргә булмаганлыктан, яланаяктан гына мәчеткә барырга чыккан. Әмма юл бик пычрак-баткак, шуңа күрә ул, мәчет ишеге төбенә килеп җиткәч, комган хезмәтен үтәгән бер савыт белән су китереп, иң элек аягындагы пычрак-туфракны тазартып юды, шуннан соң гына мәчеткә керде.
Болай Хода юлында йөргән намуслы фәкыйрьләр булган шикелле, әлеге авылда мордар һәм намазсыз фәкыйрьләр дә аз түгел. Намазга, җомгага, тәравихка12 барырга чакырсаң, алар сиңа:
– Алла кием һәм байлык бирсен, шуннан соң мәчетегезгә, намазыгызга да барырбыз,-дип җавап бирәләр, җүнсезләр.
Азан әйтелде, кешеләр намазга тәмам әзер, тик Нәкәс мулла гына юк. Биш-ун минуттан, ниһаять, ул да килде. Килде дә, намазга керешеп, вәгазь-нәсыйхәт әйтү кайда, хотбә13 урынына: "Әлхәмделиллаһ, әлхәмделиллаһ, әлхәмделиллаһе раббел-галәмин"14, – дип, намаз­ны тиз генә тәмамлап та куйды.
Намаздан чыккач, мәчет янында мулла белән ике кеше кул биреп күрештеләр. Болар "К" авылы кешеләреннән булып, әле генә Ростов-Доннан кайтканнар иде. Мулла бу акчалы кешеләрне шундук үз өенә чәйгә чакырды. (...)
 
II
Якшәмбе көн җитте. Бүген-Габделгафурның Казанга китәчәк. көне. Ир-ат иртәнге намазны укып әле генә мәчеттән кайткан. Габделгафурны мәдрәсәгә озатырга дип өйгә туган-кардәш һәм якын-белешләр җыелган. Озатырга килүчеләрнең берсе – гаять кечелекле, тыйнак табигатьле, мөлаем һәм тәмле телле икенче мәхәллә имамы карт хәзрәттер. Карт хәзрәтнең Габделхак исемле угылы өч-дүрт елдан бирле Казанда мәдрәсәдә булып, атасының сүзенә караганда, уңышлы рәвештә гыйлем эстәвен дәвам иттерә иде. Хәзер исә карт хәзрәт угылы Габделхакка чәй-шикәр һәм биш сум көмеш акча җибәрергә дип килгән. Габделгафурга кечкенә төен һәм биш сум акчаны биргәндә ул:
– Менә, энем-карендәшем Габделгафур, бу әманәтләрне угылы­ма тапшыр һәм сәламнәребезне әйт, – диде.
Габделгафур, сузылган әманәтләрне кулына алып:
– Бик яхшы, тапшырырмын, – диде.
Берникадәр вакыт үткәч, карт хәзрәт, Габделгафурга карап, сүзен дәвам итте:
– Ярый, энем, сау-сәламәт бул, Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә сәфәрегезне мөбарәк кылсын... Угылыма һәркайсыбыздан сәлам әйт, икегез яхшы дус булып яшәгез. Вакытыгызны әрәм итеп, гомерегезне бушка уздырмагыз, җилгә очырмагыз! Үзегездән кече оланнарга ихсан-ярдәм... Хәер, Казан мәдрәсәләре бөек вә олугъ мәдрәсәләрдер. Анда сездән кечек кемсә, валлаһе әгъләм15, табылмас та. Үзегездән олугъ вә бөек оланларга һәрвакытта вә һәр урында әдәп һәм инсаф белән тәгъзыйм-хөрмәт күрсәтегез. Иншалла16, үзегез дә олугъ булыр­сыз. Казан мәдрәсәләре алар зур мәдрәсәләр-анда һәр гыйлем булган кебек, шәкертләренең дә төрлесе буладыр... Начар-яман шәкертләр белән дуслык кылмагыз, мәҗлестәш булмагыз – шул вакыт аларның яманлыкларыннан сезгә, затыгызга зарар тимәс. Әмма шәкертләрнең шул мордарлары белән мәхәббәт вә дуслык итсәгез, гыйлем алу бер тарафта калып, яманлык вә бәднамыгыз17 шундук мәйданга чыгар. "Адың чыкканчы, җаның чыксын!" – дип картларыбызның әйткән сүзләре бик тә тугъры. Бер вә ничә мең чакрымнарга сәяхәт вә сәфәр бер хәтъвә-адым белән башланган кебек, яманлык та бер кечкенә гөнаһ вә кечкенә яманлыктан башланып, аз-азлап арта барып, соңыннан "зур гөнаһлар"га әвереләдер. Менә, гыйбрәт күзе белән кара әле син безнең авылның хәзердәге хәленә вә илле ел элек булган хәленә. Без ул вакытта сезнең кеби япь-яшь егет идек, ул вакытта, хәзердәге кебек, авылыбызда мәйханә-кабаклар юк иде. Түгел аракы эчәргә, чәйне дә ул вакытта бик аз кешеләр генә белә иде. Хәзер исә унбиш-егерме яшьлек угъланнан башлап алтмыш-җитмеш яшенә якынлашкан картларыбызга кадәр, Аллаһ сакласын, аракы өчен җанын фида кылыр, туганын үтерер, атасын кыйнар... Хатыннарыбызның да аракы вә башка исерткеч эчемлекләрне сөйгәннәре юк түгел. Әмма бу "зур гөнаһлар" – яманлык вә бозыклыкларыбыз безнең өскә бердән килеп төшмәделәр. Ана карыныннан болай исерек вә сәрхуш булып тугмадык. Бер кечкенә нәрсәдән аз-азлап башланып, әйткәнем кеби, яманлыкларыбыз күбәеп вә куәтләнеп, бәрәкәт күтәрелде. Аллаһ сакласын, уттан вә хатыннан курыккан кеби, шул исерткечләрдән сакланыгыз вә куркыгыз! (...)
Карт хәзрәтнең Габделгафурга укыган бу нәсыйхәтләре тәмамла­нып килгәндә җигүле ат та тәмам әзер иде инде.
Габделгафур, һәркем белән куллар биреп саубуллашып, эченнән: "Яңа тормыш һәм сәфәремә изге ярдәмеңне бир, Ходаем!" дия-дия, мөәзин белән бергә арбага чыгып утырды да Казанга юл алды.
 
III
...Маһруйның атасы Гали Ваһабов-даими Казан шәһәрендә яшәп, алыш-биреш сәүдәсе белән шактый күп мал-акча казанган алтмыш биш яшьләрендәге яхшы күңелле, тәкъва һәм юмарт бер кеше иде. Ул, гыйбадәт белән мәшгуль диндар адәм будып, галим-голяманы һәм инсафлы шәкерт халкын олылап хөрмәт итә, аларга һәрвакыт мадди ярдәмен күрсәтә – кыскасы, Казан шәһәренең дәүләтле һәм могтәбәр картларыннан санала иде.
Гали Ваһабовның хатыны Мәрьям абыстай да, яхшы ата баласы булып, алтмыш яшьләренә җитеп килгән суфый һәм намазчыл бер хатын иде.
Гали бабай белән Мәрьям абыстайның югарыда телгә алынган Маһруйдан башка бүтән балалары юк иде.
Без, Маһруйның бишектәге һәм сабый бала чагындагы хәлләренә күз салмыйча, аның унсигез яшеннән соңгы тормышына тукталыр­быз.
Исеме җисеменә муафикъ дигәндәй, Маһруй18 шулкадәр зифа-чибәр кыз иде ки, аның матурлыгын каләм белән язып тасвирларга да мөмкин түгел. Шулай да, героинябызны мактау өчен, чын исеме Маһруй булмаса да, без аны шул исем белән атадык.
Хәмзә Агиев-уртача дәүләтле, алтмыш яшенә җиткән яхшы карттыр. Хәмзә бабайның илле яшенә якынлашкан хатыны һәм Җиһангир исемле егерме биш яшьлек улы бар иде.
Җиһангир Агиев, хикәябезнең героинясы Маһруй кызның акылы һәм тәрбиясенә хәйран, гүзәллегенә гашыйк булып, ахырда аңа өйләнү уена килде. Аталар һәм кыз тарафыннан ризалык алынып, Җиһангирның теләк-морадына ирешкән һәм бәхетле булган көне-нәкъ менә бүгенге кичәдер. Бүген яшьләрнең никах мәҗлесе булды.
 
IV
Җиһангир белән Маһруйның никах мәҗлесеннән соң бу көнгә кадәр өч ай вакыт уйды.
Бүген – сентябрьнең унбере, кич сәгать җиде. Хәмзә Агиев өендә кечкенә генә бер мәҗлес җыелган. Катнашучылар – "К" авылыннан мөәзин Госман, Нәкәс мулланың улы Габделгафур, өй хуҗалары Хәмзә бай белән Җиһангир әфәнде һәм казанлы Шәфигулла абзый.
Габделгафур белән мөәзин Госман хәзрәтләре әле бүген генә Казанга килеп төшкәннәр иде. Юл әйберләрен мөсафирханәдә калды­рып, алар күрешер өчен шундук Хәмзә бай өенә юнәлделәр. (...)
Хәмзә бай исә, түбәнчелекле, юмарт һәм кунакчыл кеше буларак, мөсафирләрне камил ихтирам белән, олылап каршылады.
Инде менә ашъяулык җәюле табын әйләнәсендә үзара сөйләшә-сөйләшә чәй эчеп утыралар. Хәмзә бай, мөәзин әфәндегә таба карап, сорашуын дәвам итте:
– Бик яхшы иткәнсез, хәзрәт, егетне мәдрәсәгә алып килеп, бик яхшы иткәнсез. Мулла баласы дип әйтәсез, әткәсенең исеме ничек соң?
– Әйе, әткәсе безнең мәхәлләнең имамы, Нәкәс хәзрәт, – диде мөәзин.
– Кайсы мәдрәсәгә кертмәкче, кайсы мәдрәсәдә укытмакчы була­сыз?
– Сез, Хәмзә абзый, ничек мәслихәт кыласыз? Кайсы мәдрәсәгә керсә яхшы булыр икән?
– Әткәсе нәрсә әйтте, кайсы мәдрәсәгә мәслихәт кылды?-дип, сорауга сорау белән җаваплады Хәмзә бай.
– Хәер, әткәсе катгый өзеп бер сүз дә әйтмәде... Безнең авылның карт хәзрәт угылы Габделхак монда укый, сезгә дә килеп йөри бугай, ул фәлән мәдрәсәдә, – дип, мөәзин карт хәзрәтнең улы Габделхакның кайсы мәдрәсәдә укыганын һәм ул мәдрәсә мөдәррисенең исемен атап әйтте.-Без дә менә бу егетне-Габделгафурны шул мәдрәсәгә куймакчы булабыз.
Хәмзә бай берникадәр вакыт үзалдына уйланып торды.
– Хәер, безнең Казанда һәр мәдрәсә яхшы, – диде ул, аннары, сүзен дәвам итеп. -Һәркайсысында, мәдрәсәләрдә, күп төрле гыйлем укытыла. Ләкин мин үз тарафымнан бу шәкерткә дамелла Габ­делкәрим хәзрәт мәдрәсәсенә керергә мәслихәт кылыр идем. Аны Күл буе мәдрәсәсе дип йөртәләр. Ул мәдрәсә, без наданнарча әйткәндә, кадимнән бирү19 олуг мәдрәсә булып киләдер... Ничә вә ничә дана20 вә галим мөдәррисләр шул мәдрәсәдән гыйлем алып чыкканнар.
Бу мизгелгә кадәр әңгәмәгә колак салып, тын гына тыңлап утырган Шәрифулла абзый да, телгә килеп, мөәзиннән Габделгафур хакында сорашты. "Ниндирәк кеше, баймы?"-дип атасы турындагы соравына "юк" дигән җавапны ишеткәч, Казан байларына тел озай­тып, гайбәтләренә төште:
– Гаять кешелексез байлар... Араларында яхшы гына бай, маллы кешеләр күп булса да, фәкыйрь шәкертләргә яки башка хосуста мохтаҗ булганнарга ярдәм вә изгелек кылганнары һич тә юк. Чиксез саран-комсыз, ач күзле, көнче үзләре, мәңгелек суы эчкән кемсәләр кеби кыланып, көн-төн дөнья малын арттыру кайгысында йөриләр, халык файдасы, дин куәте, дөнья рәхәте өчен гамь чигеп, зарары­бызның муҗибе-сәбәбе булган нәрсәләрне төзәтүгә ярдәм вә тырыш­лык кылганнары күренми. Араларында шундый комсызлары бар ки, түгел шәкерткә яки башка мохтаҗ кемсәгә ярдәм кылу, үзләре үк шул фәкыйрьләрнең кулыннан икмәкләрен тартып алырга тырышалар. Хәер, шәкертләр үзләре дә Мәкәрҗә вакытында...
Шәфигулла абзый байларга шулай тел озайтып утырганда дивар сәгате унике тапкыр "күк-кү" дип кычкырды. Кунаклар, хәер-догалар кылып, Хәмзә байның өеннән чыгып киттеләр.
Хәмзә бай, мөсафирләрне озатып, ярты сәгать үткәч, йокларга ятты. Җиһангир белән Маһруйның бүлмәләрендә исә төнге сәгать икегә кадәр ут сүнмәде.
 
* * *
Бу кичәдән соң өч көн узды.
Нәкәс мулла угылы Габделгафур, дамелла Габделгалләм мәдрәсәсенә кермичә, "К" авылындагы карт хәзрәт угылы Габделхак укый торган мәдрәсәгә урнашты.
 
V
Яздыгыбыз вакыйгалардан бу көнгә кадәр ике ел кичте.
Җиһангир Агиевның атасы Хәмзә бай һәм анасы Хәлимә абыстай, хаҗ кылу нияте белән сәфәр чыгып китеп, берсе – Мәккәй Мөкәррәмәдә һәм берсе Мәдинәи Мөнәүвәрәдә21 дөнья куеп, шул шәһәрләрдәге Җәннәте Мөгаллә һәм Җәннәте Бәкыйга исемле зиратларга дәфен кылындылар.
Маһруйның атасы Гали Ваһабов та, безнең шикелле, мәңгелек суын эчкәннәрдән булмыйча, бер авыруга очрап, ике атна чамасы хаста булып ятты да фани дөньядан мәңгелеккә китеп барды.
Хәзерге вакытта исәннәр – Маһруйның әнкәсе Мәрьям абыстай, Маһруй үзе, Маһруйның кызы Фәридә һәм Җиһангир-дүртесе бер өйдә яшәп яталар. Хәмзә байның үлеменнән соңгы еллар гаять авыр булып, сәүдә һәм кәсептә күп зарар күрү һәм күп мал югалту аркасында, Җиһангирның дәүләт һәм байлыгына зур кимчелек килде. Хәзер исә Җиһангир, Казанда булмыйча, коммерция-сату-алу хезмәтләре белән Себер тарафына алты-җиде айлык сәфәргә чыгып киткән иде.
 
VI
Ибраһим белән Ягъкуб, ике бертуган, мәрхүм Габделмән байның балалары Галиевләрдер. Ибраһимы – утыз биш яшендә, өйләнгән, ике бала атасы, олуг юрист, мәкерле һәм фетнәчел кеше. Ягъкубы исә егерме җиде яшьлек өйләнмәгән егет булып, азгын һәм тәүфикъсыз бер адәмдер.
Ике туган һәм школа учительләреннән Әхмерский исемле берәү Галиевләр өендә бергәләп чәй эчеп утыралар иде.
Ибраһим Галиев, кунак учитель Әхмерскийдан тормыш хәлләре һәм яңалыклар турында белешмәкче булып:
– Ни хәлләр, нинди хәбәрләр бар? Сәламәтлекме? – дип сорады.
– Аллага шөкер әле, сау һәм сәламәтбез... Прогресс һәм просвещениедән башка хәбәрләр юк.
Галиевләр Әхмерскийның "прогресс", "просвещение" сүзләрен бик өнәп бетермәделәр.
– Без немецча, французча әйтелгән сүзләрнең күбесен аңламый­быз, безгә тугъры татарча сөйлә,-диде Ибраһим әфәнде, елмая төшеп.
Ягъкуб әфәнде исә, чәй касәләренең берсен-кунак алдына, ә икенчесен Ибраһим уңына куеп:
– Җә, ашка да, чәйгә дә кәрәм боерыңыз!-дип ашарга-эчәргә кыстый башлады.
Учитель Әхмерский бераз тын гына утырганның соңында:
– Хәбәр, хәзердәге хәбәрләр сезгә мәгълүм, – дип, имам-муллаларның русча укый-яза белүенә мәҗбүр итүче яңа тәртип турында сөйләп, патша хәзрәтләренең шул турыдагы фәрманын укырга ке­реште. (...)
Учитель Әхмерский падишаһ фәрманын укып тәмам итәр вакыт­та, ишек ачылып, бүлмәгә Галиевләрнең приказчигы килеп керде. "Әссәламе галәйкем" дип исәнләшкәннән соң ул, Ибраһим әфәндегә мөрәҗәгать итеп, сәүдә хәлләреннән хисап бирергә кереште:
– Алафузовка мең сигез йөз данә ат тиресе, дүрт йөз сиксән данә сыер тиресе бирдек,-диде ул һәм, ат тиресе фәләнчә хактан, сыер тиресе фәләнчә хактан дип, тиреләрнең нинди бәһагә сатылганлыгын әйтте.
Ибраһим Галиев, "тире" сүзен ишеткәч, бөтен игътибарын при­казчигына юнәлтеп, падишаһ фәрманын бөтенләй онытты.
– Әйдә, кантурга керик, хәзер хисап-счетлар бирермен,-диде ул приказчикка һәм, табын яныннан торып, "кантуры" урнашкан күрше бүлмәгә таба атлады.
Ибраһим Галиев китүгә, аның алты-җиде яшьлек улы Мостафа, бүлмәгә кереп һәм Әхмерский белән Ягъкуб утырган табын янына килеп, Ягъкуб әфәндегә бер конверт-хат сузды.
Ул арада, тире алу-сату хисапларын тәмамлап, Ибраһим әфәнде дә контор бүлмәсеннән чыкты һәм табын янындагы әүвәлге урынына килеп утырганда улы Мостафаны күреп:
– Нихәл, мелла Мостафа? Мәдрәсәдән кайттыңмы? Сабакны яхшы белдеңме?-дип, улына сораулар яудыра башлады. Аннары, Әхмерскийга таба борылып:-Угылым сабакны бик яхшы укый, бик мелла22 булды,-диде дә янәдән улына эндәште:-Җә, кил әле, менә абзаңа укып кара.
Әхмерский да, Мостафага карап, елмаеп:
– Җә, кил, нәрсә укыйсың? Китапларың кайда? Кил!-диде. Мостафа, "Һәфтияк"23 белән "Аллаһ дигел бәдәвам"24 китапларын алып кереп, Әхмерский каршына килеп басты һәм, әгузе бисмилласын да әйтмичә, "Һәфтияк"тән сабагын укырга кереште.
– Бигрәк җегет икән угылың! – диде Әхмерский, Мостафаны әтисенә мактап.
Мостафа бу мактау сүзләре сөйләнгән арада бер юллык сабагын укып тәмам итте.
Шуннан соң әтисе аңа:
– Җә, китабыңны да укып кара, – диде.
Мостафа, "Бәдәвам" китабын кулына алып, әсәрнең баш өле­шеннән – утыз тугызынчы юлыннан башлап укырга кереште:
 
''Имансызны дуст тотма,
Аңа син яхшылык итмә,
Андыйн һәм яхшылык көтмә,
Аллаһ дигел бәдәвам".
 
Шул рәвешчә сабакны укып һәм үзләштереп, мактау сүзләре дә ишеткәч, Мостафа, сабак китапларын махсус урынга җыеп куеп, табын янына утырып чәй эчәргә башлады.
Ягъкуб әфәнде исә, Мостафа китергән хатны укыгач, тиз генә җыенып өйдән чыгып китте.
 
VII
Ягъкуб Галиев, хатны укып, мәҗлесне калдырып, өйдән ашыгып чыгып киткәннән соң, ун-унбиш минут эчендә Воскресенский дигән урамга барып җитте.
Воскресенский урамы, Казанның иң зур, иң яхшы урамнарыннан булып, казанлылар анда кышын да, җәен дә саф һава суларга һәм тамаша кылырга чыга иде.
Воскресенский урамыннан бер-ике әйләнгәч, Ягъкуб әфәнде Пассажга25 керде. Пассажда бер яшь хатын янына туры барып, аның белән саулык-сәламәтлек сорашырлык кадәр генә сүз алышты да, Пассажның Черек күл26 бакчасы тарафына караган ишегеннән чыгып, беренче туры килгән ямщикны туктатты һәм, Пассажда очрашкан теге хатын белән шул ямщикның атына утырып, Балык базарындагы27 мәгълүм кунакханәләрнең берсенә илтергә кушты.
Ягъкуб белән бергә кунакханәгә китеп барган бу ханым Җиһан­гир Агиевның хатыны – героинябыз Маһруй иде. (...)
"Яшь гомерне бушка уздырырга ярамый" дигән сылтау белән, бер карчык, бу ике яшь арасында тылмачлык һәм арадашлык итеп, аларның яшь гомерләрен әнә шулай "рәхәттә" һәм "кирәкле эштә" уздырттыра башлады. ("Яшь гомерне бушка уздырырга ярамый" диюче мондый карчыклар һәм шул кагыйдәне тотучы хатыннар Казанда аз түгелдер.)
Бүген октябрьнең егерме җидесе. Җиһангирның Казаннан китүенә нәкъ сигез ай, ә Маһруй белән Ягъкубның беренче күрешүләренә җиде ай тулган көн. Маһруй бу җиде айның беренче аенда ук йөккә узды. Маһруйның үзеннән һәм сәбәпчесе Ягъкубтан кала, бу нашәргый хәмел28 хакында беркем дә белми иде.
Ягъкуб әфәнде, кунакханә номерына кереп, ишек ябылуга ук Маһруйны битәрләргә тотынды:
– Мин сиңа ничә тапкыр әйттем, миңа хат язма дип... Мин юк вакытта хатыңны китереп бирерләр дә, икенче кеше кулына төшеп, Алла сакласын, бу хәлләребездән хәбәрдар булырлар... Җә, әйдә сөйлә, шулкадәр ашыгыч нинди йомыш бар? Нигә хат белән чакырт­тың?
Маһруй, Ягъкуб әфәндегә елмаеп карап, янына сыеныбрак утыр­ды да, кулын аның җилкәсенә куеп:
– Бик шатлыклы хәбәр бар, шул сәбәптән хат язып чакырдым... Җук нәрсәләргә ачуланып маташма,-диде.
– Җә, сөйлә тизрәк, нинди хәбәр ул?.. Озак утырырга вакытым юк.
Маһруй, бер минут чамасы дәшми торганнан соң, кесәсеннән бер конверт чыгарды да Ягъкуб әфәндегә сузды:
– Менә бу хатны укы... Нинди шатлыклы хәбәр икәнен белер­сең.
Ягъкуб, хатны кулына алып:
– Нинди хат соң бу?-дип сорады.
– Бүген генә почтадан алдым, ирем-хуҗам җибәргән,-диде Маһруй.
Ягъкуб әфәнде хатны акрын гына кычкырып укый башлады. (...) Ягъкуб хатны укып тәмам иткәч, Маһруй, янәдән әүвәлге кебек елмаеп:
– Менә шатлыклы хәбәр ич!-дип куйды.-Ике ай эчендә кайтыр­мын дип язса да, өч айсыз да кайта алмый ул... Мине хәсрәттә калдырмас өчен, күңелемне юатыр өчен генә шулай ике айдан кайтырмын дип яза. Чынында, өч айсыз да кайта алмаячак. Ул миңа Себер җагына киткән чакта да өч-дүрт айдан кайтып җитәрмен дип әйткән иде. Менә инде Казаннан киткәненә сигез ай булды, әле һаман кайтканы юк. Җә, бик яхшы, ике-өч ай кайтмаса, бала табар вакытым җитеп, бала тапканнан соң кайтып килсә, бер нәрсәдән дә хәбәре булмый калыр.
Шулвакыт кунакханә хадиме соралган нәрсәләрне поднос белән күтәреп кереп, өстәл өстенә куйды. Хадим чыгып киткәч, Ягъкуб Галиев:
– Әйе, дөрес, шатлыклы хәбәр икән, – диде һәм сүзен болай дип дәвам итте:-Әлбәттә, Җиһангирның безнең бу хәлләребездән хәбәрсез калуы синең өчен дә, минем өчен дә файдалы, бигрәк тә синең өчен... Йөкле булмасаң, бүген кайтса да бер нәрсә дә белә алмас иде. Алла сакласын, белә калса, хәлең бик мөшкел булыр. Йөгең кемнән икәнлеге беленсә, миңа да яхшы булмас. Ничек кенә булса да, кешегә белгертмичә, йөгеңнән котылу юлын тап, һичкем шикләнерлек булмасын. Минем дә бу кичә синең белән аулакта ахыргы күрешүем булсын... Хатлар язып мәшәкатьләнмә, чөнки ике-өч көннән мин үзем дә йомышларым белән Мәскәүгә китәмен. Бер йә ике айсыз Казанга кайта алмам. Мин кайтканчы, бәлкем, ирең дә кайтып төшәр. Әгәр дә бу эшләребезне беркем дә белми калса, соңыннан, җае туры килгән чакларда, очраша торырбыз. Инде дә, йөгеңнән котылганчыга кадәр, күрешергә вакыт булмас, бу кичәбез ахыргы кичәдер.
Маһруй Ягъкубтан мондый салкын сүзләр ишетергә уйламаган иде. Гаять дәрәҗәдә гаҗәпләнгән һәм көенечле бер хәлдә, ул җиде-сигез ай буе "бушка узмаган" гомеренең нәтиҗәсе һәм җимеше юк нәрсә түгел икәнлеген төшенә башлады.
 
VIII
Бала туар көннәр якынлашкач, Маһруй үзенең әнкәсенә: "Мин бер-ике атнага авылга кунакка барып кайтам",-дип, өй чыгымнары өчен биш-ун сум акча бирде дә, әнкәсен һәм кызын калдырып, китеп барды. Кунак булып төшәрдәй туган-тумачалары берничә авылда булуына карамастан, Маһруй, авылга китмичә, Пеләтәндә (Казан­ның бер төбәге) бер карчыкның өенә урнашып, бала туар көнне көтә башлады. (Яшерен рәвештә бала табучы хатыннарга урын биргән һәм соңыннан балаларын тәрбия кылырга алынган мондый карчыклар Казанда юк түгелдер.)
Ниһаять, бала табу көне җитеп, әлеге карчыкның ярдәме белән, Маһруй бер ир бала дөньяга китерде.
Бала тапканнан соң берникадәр вакыт үткәч, әлеге карчык Маһруйга болай диде:
– Җә инде, кызым, әлхәмделиллаһ, сәламәтләнеп киләсең... Балаңны-угылыңны ни кылырга, кая куярга уйлыйсың? Әгәр дә теләсәң, мин балаңны васпитателни йортка тапшыра алам, яки башка җиргә дә ташларга мөмкин. Хәер, васпитателнига минем беркемнең дә баласын илткәнем юк... Алла сакласын, анда кем баласы булсын – чукындыралар.
Маһруй, бераз дәшми торганнан соң, карчыкка:
– Башка җиргә дә ташларга мөмкин дип әйтәсең. Кая башка җиргә ташларбыз икән? – диде. – Йа Алла, әстәгъфирулла! Нишләр­без икән? Зәүҗем29 кайтмадымы икән? Син, абыстай, зинһар, кемгә дә сиздерми генә бүген белеп килсәнә, ирем кайтмадымы икән? Ух!..
– Яхшы, бәбкәм, яхшы, кызым, белеп кайтырмын... Менә узган елда да бер кыз минем өемдә бала тапкан иде. Аның баласын мунчага алып бардым да, мунчага кергәч, җуынгач-чабынгач, бала бик еглый башлаган иде, мунча эчендәге бер карчыкка: "Абыстай, зинһар, шул баланы кулыңда тотып торсана, мин әнкәсен чакырып китерим әле", – дип, баланы карчыкта калдырып, тиз-тиз киемнәремне кидем дә мунчадан чыгып киттем. Әле дә, бүгенгә кадәр, баланың әнкәсен чакырып китерәм... Синең балаң белән дә шулай эшләрбез. Бу бик саваплы эш. Мин күп кешеләргә-хатыннарга шулай ярдәм итәмен.
– Мин, абыстай, үзем дә шулай-кемнең дә булса ишеге төбенә баланы ташлап китәрмен дип уйлый идем. Ләкин хәзердә кеше ишеге төбенә ташлап китүдән дә бик куркам. Яхшы, әгәр дә баланы кабул итеп, үз балалары шикелле итеп тәрбия кылсалар. Әмма, кабул итмичә, әлеге, син әйткән васпитателни йортка юлласалар, Алла сакласын, харап булыр. Гөнаһсы да бик зур ич... Менә, абыстай, мин баланы болай итәргә теләр идем, – дип, Маһруй сүзендә дәвам итте:-Әгәр дә син кабул итсәң, мин баланы синең өеңдә калдырыр идем... Син яхшы гына тәрбия кылыр идең. Мин үзем дә форсат булган вакытларда килеп карар идем; ни дисәң дә үз күз алдымда булыр иде. Алла сәламәтлек биреп, ике йә өч яшенә кадәр синең өендә торса, аннан соң, Хода ризалыгы өчен бер ятим баланы алган кебек, бу баламны мин үз өемә дә ала белер идем. Менә, әгәр дә син разый булсаң, шулай кылсак яхшы булыр иде. Ни әйтәсең, абыстай, разый буласыңмы?
– Шулай син әйткәнчә кыла алсак, кызым, бик, бик яхшы булыр иде, кызым,-диде карчык һәм сүзен болай дип дәвам итте:-Мин бик разый буламын. Балаң минем өемдә калсын, үзем тәрбия кылыр­мын... Балаңны кайчан алу ягын үзең карарсың, сәламәт булса, теләгән вакытта алырсың. Ләкин бу эш бик авыр хезмәттер. Миңа хезмәт хакы күпме, никадәр бирерсең икән соң?.. Менә өемә килеп бала таптың, берәү дә белмәде, шулай ук бу көннән соң да, инша Аллаһ, берәү дә белмәс. Балаң да үз кулыңдагы кебек тәрбияләнер, һәрвакыт килә-китә, күрә торырсың. Синең хуҗаң малдар30 кеше, сездән күп сорарга да мөмкин, ләкин мин бу эшләрне савап өчен эшлим. Сиңа да бер ярдәмем булсын, бәбкәм.
– Мин, абыстай, инша, Аллаһ, сине разый кылырмын, ләкин хәзердә кулымда бер дә акчам юк, актык егерме биш сумны да сиңа бир­дем. Хәзергә һичбер кайдан акча алыр җирем юк. Хуҗам кайтканчы сабыр ит, никадәр кирәк булса да яшерми әйт; ирем кайткач, инша Аллаһ, тапшырырмын,-дип, Маһруй сүзен тәмам иткәч, баланы тәрбиягә алырга ризалыгын биргән карчыгыбыз әйтә куйды:
– Син, бәбкәм, әлбәттә, минем хакымны үтәрсең, хыянәт кыл­массың, ләкин иреңнең акчасын мондый җирләргә сарыф итү сиңа бер дә лаек түгел... Гөнаһы булыр, бәбкәм. Бу баланың үз атасы да бардыр ич, баланы тәрбия кылырга акчаны син, әнәтерә, баланың үз атасыннан сорап ал, аннары миңа бирерсең. Бу бик мәшәкатьле хезмәт... Әгәр дә миңа ике йөз сум көмеш акча бирсәгез, икегез дә, өчегез дә бөтен-бөтенәйгә котылырсыз.
Маһруй, бераз уйланып торгач, карчыкка:
– Белмим шул. Баланың атасын, инде бер-ике ай булыр, күргәнем дә юк. Акча бирерме икән?!-диде.
– Акча бирми чарасы булмас. Атасы кем, бай кешеме?
– Баланың атасы болай яхшы гына дәүләтле кеше, ләкин арабыз­га бераз салкынлык төшкән иде. Күптән күргәнем дә юк, белмим, хәзердә Казандамы икән. Аны нинди юл белән күрсәм яхшырак булыр икән?
– Җә, кызым, миннән бер дә яшереп торма, кем бу баланың атасы? Әйдә, сөйлә. Казанда барлыгын-юклыгын да үзем белермен, икегезне күрештерергә дә тырышырмын.
– Белә дә торгансың, абыстай, Ягъкуб Галиевне, менә шул җегет инде баланың атасы була.
– Җә, Ягъкуб Галиевне бик яхшы беләмен. Узган җылда бер кыз минем өемдә бала тапкан иде дип әйттем ич. Ул кыз да шул йөзе кара Ягъкубтан йөккә узган иде. Ул Ягъкуб Галиев бик мордар кеше. Теге кызны да бик җәберләгән иде. Ягъкуб хәзер дә Казанда, төнәгенәк Печән базарында31 күрдем,-дип, карчык тагын сүзендә дәвам итте:-Менә, нәрсә эшләрбез. Син Ягъкубка, "Сине күрергә йомышым бар", дип хат яз. Мин ул хатны үз кулым берлән илтеп бирермен. Күрешергә нинди урын билгеләсә, бүген кич шунда очрашырсыз... Акча бирми чарасы булмас,-дип, карчык, утырган җиреннән торып, Маһруйга каләм-кәгазь китереп бирде. (...)
 
IX
Әби-анай, акушерка карчык, Маһруйның хатын Ягъкуб Галиевкә тапшырды. Ягъкуб, шатлыктан бигрәк ризасызлык күрсәтебрәк, Маһруй белән күрешергә вакыт һәм урын билгеләде.
Билгеләнгән кич һәм сәгать якынлашты. Караңгылык төшеп, гашыйкларга юл ачылу белән, Маһруй очрашу урыны билгеләнгән җиргә ашыкты.
 
* * *
Ягъкуб Галиевнең мәетен арбага салып Ибраһим Галиевнең өенә алып киткән вакытта романыбызның героинясы, кулга алынып, полициягә озатылган иде.
Үтерү җинаятеннән соң Маһруйны полициягә китереп, "секрет­ный" бүлмәгә ябып куйдылар. Бүтән гади "секретный"лар кебек үк, кечкенә генә бер бүлмә иде бу. Тимер рәшәткәле кечкенә тәрәзәсеннән яктылык аз кергән кебек, анда сулар өчен саф һава да юк иде. Маһруйның, ике газиз баласыннан, әнкәсе һәм иреннән, дәүләте һәм рәхәт тормышыннан, туган-кардәшләре һәм дусларыннан аерылып, үтерүче сыйфатында кабер шикелле тар, караңгы бүлмәгә ябылуы әйтеп бетергесез авыр вакыйга булып, Аллаһе Тәгалә аңа сабырлык һәм түземлек бирсен диюдән гайре сүзебез юктыр.
Ярты төн үтеп, полиция янәшәсендәге чиркәүдә тиз-тиз чаң кага башлауга күзеннән йокысы качкан Маһруй шәһәрнең кай төшендәдер янгын чыкканын абайлады. Бераздан полиция ихатасында да янгын атларын тиз-тиз җигеп, кешеләрнең ашыгып янгын сүндерергә китүләре ишетелде.
Маһруйны шундук шомлы фикерләр биләп алды. "Әстәгъфирулла, янгын чыккан бугай! Кайда яна икән? Бәлкем, безнең йортыбыз яна торгандыр? Бәлкем, әнкәем, балам шул янгын эчендә яна торганнардыр?" – дип, ул, чынлап та баласы яна торган кеше кебек, тәмам куркуга төште; янгынның ялкыннары һәм шул ялкыннар эчендә калган әнкәсе һәм баласының "Әнкәй!", "Кызым!", "Тизрәк, ярдәм ит!" дип ачыргаланып кычкырган тавышлары колагына ише­телә һәм ут капкан гәүдәләре күзенә күренә шикелле булды. (...)
 
XII
Ягъкубның абыйсы Ибраһим Галиевнең мәкерле һәм фетнәчел кеше икәнлеген язган идем. Энесе Ягъкубның үтерелүен ишеткәч, ул бу җинаятьне кем һәм ни өчен эшләвен, Ягъкубтан туган баланың бер карчык тәрбиясендә булуын һәм ул карчыкның торган җирен сорашып белеште дә, икенче көнне үк, кояш баер алдыннан, шул карчыкны эзләп китте.
Ибраһим Галиев, үзе эзләгән йорт янына килеп җитеп, капкадан чыгып килүче бер хатынга очрады да аңа: "Абыстай, фәлән карчык кайсы өйдә тора?" – дип, акушерка карчыкның исемен әйтте.
– Ул карчык нигә кирәк, Ибраһим абзый? – диде хатын һәм бераздан: – Мин буламын ул карчык. Әйдә, рәхим ит, Ибраһим аб­зый, – дип, олуг юристны өенә алып керде. (...)
– Мин, абыстай, сиңа зур йомыш белән килдем, – диде Ибраһим әфәнде, карчыкның өенә кергәч. – Монда өйдә бүтән кеше юкмы?
Карчык, Ибраһимның сүзләреннән шөбһәгә калып, курка-курка гына ишекне япты да:
– Җук, җук, Ибраһим абзый, бер кемсә җук, әйдә сөйләгез. Тыңлыйм, ни җомышыгыз бар?-дип, Ибраһим әфәнде янәшәсенә урындыкка утырды.
Ибраһим әфәнде, бераз тын гына утыргач, карчыкка карап сүзгә кереште:
– Менә, абыстай, йомышым үзегезгә дә мәгълүм... Озаклап сөйләшергә вакытым юк. Шул, энем Ягъкубның баласы хакында килдем...
– Баланы ни кылмакчы буласыз? – диде карчык Ибраһим әфәнде­не сүзеннән бүлеп.
– Әйе, Ягъкубның Маһруйдан туган баласы хакында килдем, – дип кабатлады Ибраһим әфәнде. – Аны ир бала дип әйткәннәр иде. Ул баланы Маһруй синең өеңдә тудырган икән. Кичә Ягъкуб белән Маһруй күрешеп сөйләшкәннәр. Баланы тәрбияләр өчен Маһруй Ягъкубтан ике йөз сум көмеш акча сораган. Шул хакта килдем. Бала Ягъкубныкы булгач, әлбәттә, тәрбиясе дә Ягъкуб өстендәдер. Ләкин, абыстай, син бу хәлне беркемгә дә сөйләмә, кешегә ишетелсә, үзең беләсең, яхшы түгел.
– Бик яхшы, Ибраһим абзый, баланы мин үзем тәрбиягә алам... Минем өемдә туды-кемсә белмәде, моннан соң да беркем белмәс. Үз баламны тәрбия кылган кебек тәрбия кылырмын. Бик саваплы эш ич, Ибраһим абзый... Тик минем хакымны бирерсез, – диде карчык һәм кулына шәм алып: – Әйдәгез, баланы да күрсәтим, – дип, Ибраһим әфәндене икенче бүлмәгә – бала янына алып кереп китте.
Өч-дүрт минуттан алар, бала яткан бүлмәдән чыгып, яңадан әүвәлге урыннарына килеп утырдылар.
– Менә, абыстай, баланы тәрбия өчен ике йөз сум көмеш акчаны ал, – дип, Ибраһим кесәсеннән мөбарәк акчаларын чыгарды. – Ләкин, абыстай, баланың тәрбиясе өчен шушы акчаны миннән алганлыгыңа бер язу бир. Чөнки Маһруй хәзер үз өенә кайтты, синең өйгә бүтән килеп йөрмәячәк... Ул: акчаны абыстайга бирсәгез, кулыннан язу алыгыз, дип әйтте. Безнең сүзебезгә генә ышанмас, баланың тәрбия­се өчен акчаны алдым дип язу язсаң, ул язуны укыгач, эшнең уңай хәл ителүен белеп, Маһруй үзе дә сөенер... Язу яза белә торган­сыңдыр бит?-дип сүзен тәмамлады Ибраһим әфәнде.
– Җә, Ибраһим абзый, ни сөйлисең, язу яза белмәскә буламыни? Яшь вакытымда балаларга сабак укыттым. Шәкертләремә гарәп, фарсы китаплары да укыта идем. Маһруйны да укырга-язарга мин өйрәттем. Маһруй – минем шәкертем ич! Балалар укыту бик саваплы эш ич! – дип, акушерка карчык, утырган җиреннән торып, каләм-кәгазь алып килде дә: – Нәрсә языйм? – дип, Ибраһим әфәнденең боерык сыман әйткән сүзләрен язарга кереште.
Язу язылып беткәч, Ибраһим Галиев аны арыслан гайрәте белән сузылып алып кесәсенә яшерде. Шул арада карчык та, бая Ибраһим бай өстәл өстенә кесәсеннән чыгарып куйган акчаларга күзләрен майландырып карап һәм: "Ибраһим абзый, бик саваплы эш ич!" – дип кабатлый-кабатлый, акчаларны ашыгып үз кесәсенә күчерде.
Акча һәм язу шул рәвешчә кесәләргә кереп урнашкач, олуг юрист Ибраһим Галиев болай дип сүз башлады:
– Минем бу эштә беркадәр шөбһәм бар иде. Ләкин Маһруйның сүзләре хак икән... Кардәшем Ягъкубны, бер мәслихәттә булып, икәү бергә үтергәнсез икән!
Карчык, Ибраһимның сүзләрен аңлап бетермичә, гаҗәпләнеп:
– Ни сөйлисең, Ибраһим абзый, нинди үтерү?! – дип сорады.
– Нинди үтерүме?.. Бер дә белмәгән сыман кыланасың... Кичә Маһруй Ягъкубны үтергән. Хәзер Маһруй ябылуда, хөкем тикшерүе астында,-диде Ибраһим.
Шуннан соң ул, тәфсилле һәм тагы да шомлырак итеп, Маһруй­ның ничек Ягъкубны үтерүен һәм бу җинаятьне тәфтиш32 вакытын­да аның тикшерүчегә сөйләгән сүзләрен, "Ягъкубның баласы кай­да?" дигән сорауга фәлән җирдә, фәлән карчыкта дип җавап бирүен, Ягъкуб Галиевкә хат язарга киңәш итеп, карчыкның шул хатны Ягъкубка илтеп бирүен һәм, бала тәрбиясенә акча бирмәсә, шу­лай ит, болай ит дип Маһруйны котыртуын – һәммәсен сөйләп бирде.
Ибраһим Галиевнең сүзләреннән акушерка карчыкның күзләре, чынаяктай зураеп, дүрт булды.
– Савап эш дип кылган эшләреңнең нәрсә икәнен Себергә катр киткәч белерсең,-дип куркытуын дәвам иттерде олуг юрист.
Шул вакытны ишек шакыган тавыш ишетелде. Карчык утырган урыныннан торды да, өйалдына ашыгып чыгып:
– Кем бар, нәрсә кирәк?-дип ишекне ачты.
Ишектән бераз сәрхуш кыяфәтле мөселман бутышнигы – городо­вой керде. Керде дә:
– Исәнме, сәламәтме, абыстай? Көчкә эзләп таптым,-диде.
– Нихәл, углым, ни йомыш бар?
– Ни булсын, абыстай, – диде бутышник, исерекләрчә елмаеп. – Ни хәл булсын, беләсең ич, без яхшы йомыш, яхшы хәбәр белән килмибез... Следовательдән җәлебнамә-повестка китердем... Менә карт көнендә үзеңне... Менә бу кәгазьне укып нинди хәл икәнен белерсең,-дип, һаман елмайган килеш, карчыкның кулына язулы бер кәгазь тоттырды.-Абыстай, бер ун капик акча бирсәң, ямщиккә утырып кайтыр идем...
Карчык бер кулы белән кәгазьне алып, икенче кулы белән кесәсеннән раст килгән акчаны чыгарып, солдатның учына төртте.
– Җә, Ибраһим абзый, зинһар... зинһар, карт көнемдә юк нәрсәләр белән хәүфләндермә. Ни кылыйм, слидуателгә ничек җавап бирергә мәслихәт кыласың?.. Әгәр дә мөмкин булса, зинһар, карт көнемдә бу нахак бәладән коткар. Әстәгъфирулла! Ходаем, үзең кичер! – дип, карчык яңадан еларга башлады.
– Дөньяда мөмкин булмаган нәрсә юк. Сива-л-ваҗиби вәлмөмтәнигый-һәр нәрсә мөмкин. Елама, менә минем әйтәчәк сүзләрем­не тыңлап, минем мәслихәтемчә эшләсәң, котылырсың,-дип, олуг юрист сүзен болай дәвам итте:-Синең бу фетнәдән котылу юлың шул: следователь каршына баргач, ул синнән: "Маһруй синең өеңдә бала тудырдымы? Баланың кемнән булуын беләсеңме? Ягъкубка хат язарга котырттыңмы?"-дип сораса, син, бу вакыйгадан һич хәбәрең булмаган кеше кебек: "Маһруйның йөккә узуын Һәм кемнән йөккә узуын һич тә белмимен, минем өемдә аның бала тудырганы юк. Ягъкуб Галиевкә хат язарга Маһруйны котырту түгел, Ягъкуб белән Маһруйның араларында булган хәлләрне бөтенләй белмим",-дип җавап бирсәң һәм Маһруйның әйткән сүзләрен дә, кичергән хәлләрен дә – барсын да инкяр итсәң, Маһруйның бар сөйләгәннәре низам-закон каршында расланмыйча һәм кабул ителмичә, синең котылып калачагың шөбһәсез. Ләкин һәммәсен мин мәслихәт иткәнчә сөйлә; Маһруй ни әйтсә дә, юк, юк, дип ялганга чыгар.
– Бик яхшы, Алла разый булсын,-диде карчык, олуг юристның сүзе белән килешкәндәй итеп. Аннары:-Әгәр дә Маһруй үз сүзләре­нең хаклыгын шушы, миндә булган бала белән исбатласа? Яки шушы баланы минем өемнән эзләп тапсалар, нишләрмен, ни әйтермен? – диде.
– Менә, менә, минем сүзләрем-мәслихәтем беткәне юк әле,-диде Ибраһим Галиев һәм мәслихәтнең төп максатын ачып салды:-Син ул баланы ничек булса да бу кичтә тәмам кыл!.. (...)
 
* * *
Һәм, чыннан да, фетнәчел Ибраһим әйткәнчә, әлеге мордар карчыкка баланы "тәмам" итү өчен авыр мәшәкать кирәк булмады. Галиев чыгып киткәннән соң ике сәгать чамасы вакыт үтеп, кич тәмам караңгылангач, карчык сабый баланы алып өеннән чыкты да туры Кабан күленә таба юнәлде. Ике данә кирпечне һәм баланы бер капчыкка салып, Кабан күлендә беренче туры килгән бәкегә капчык­ны әкрен генә төшереп җибәрде-шул рәвешчә баланы "бөтен-бөтенәйгә тәмам" кылды.
Маһруйдан туган баланың Ягъкуб Галиев баласы икәнлеге исбат ителеп, шәригать алдында Ягъкубның мал-мөлкәтенә варис була күрмәсен һәм Галиевләрнең яманаты чыкмасын дип, Ибраһим Гали­ев, карчык-акушерканы алдалап һәм аны җинаятькә гайрәтләндереп, әнә шулай сабый баланың гомерен өздерде.
 
XIII
Акушерка карчык, хөкем йортыннан җибәрелгән җәлебнамә-повестканы алып, чакырылган көн, билгеләнгән сәгатькә суд тик­шерүчесе каршына килгән шикелле, Маһруй да бу вакытта "секретный"дан тикшерүче мәхкәмәсенә китерелгән иде.
Карчыкка гадәттәге сорауларны биреп, нинди мәсьәлә буенча хөкем йортына чакырылганлыгын әйткәннән соң, тикшерүче:
– Маһруй синең өендә бала тудырдымы? Бала хәзер синең өйдәме? Баланың Ягъкубтан булганын төгәл беләсеңме? Маһруйны Ягъкуб Галиевкә хат язарга күндереп, хатны Ягъкуб Галиевкә син илтеп бирдеңме?.. Кыскасы, бу эш хакында нәрсә беләсең, берсен дә яшермичә сөйләп бир!-диде.
Тикшерүченең бу сорауларына җавап бирергә дип карчык авызын ачкан гына иде, Маһруй күз яшенә чыланган йөз, ялварулы тавыш белән карчыкка эндәшеп:
– Алла хакына... ярдәм кыл... Кара, нинди хәлгә төштем? Ярдәм кыл, коткар мине. Синнән башка беркем дә минем хәлемнән хәбәрдар түгел, бер Алла белә дә, икенчесе – син, – диде дә, аяк өсте басып торырга хәле калмыйча, урындыкка чүкте һәм үксеп еларга кереште.
Мордар карчык, бу вакыйгадан бер дә хәбәре юк сыман, гаҗәпләнгән булып:
– Йа Алла, әстәгъфирулла! – дип чәчрәп чыкты. – Мин бу эшләрне һич тә белмимен... Минем өемдә беркем дә бала тудырганы җук. Ягъкуб Галиевне дә, бу хатынны да, араларында булган хәлләрне дә – берсен дә белмим. Ягъкубның үтерелүен яңа ишетәм, бу хатынны да беренче күрүем, ул нинди хатын – һич хәбәрем җук.
Карчыкның бу җавапларын ишеткәч, Маһруй:
– Йа Рабби! Минем балам шушы карчыкта! – диде һәм үз сүзләре­нең хаклылыгын Ягъкубтан булган баласы белән исбатларга те­ләп: – Карчык өендә тентү ясалсын! – дигән үтенечен әйтте.
– Теләсәгез биш кат тентү ясагыз, минем өемнән бер нәрсә дә таба алмассыз. Мин андый карчык түгел, мин һәрвакыт тугрылык җулында, һичбер вакыт җалган сүз сөйләмим. Әгәр минем өемдә бала тудырган булсаң, мин аны бер дә яшермичә хөкем каршында әйтер идем. Әйе, яшерен рәвештә бала тудырырга теләүче хатыннарга ярдәм итәмен, ләкин синең нинди хатын икәнеңне дә белмим.
Карчыкның бу сүзләреннән соң Маһруй ни кылсын, баласы барлыгын ничек исбат итсен? Һәм, баланың Ягъкубтан булуы исбат ителсә дә, аның, Маһруйның, җинаяте гафу кылынырмы?
Шул сораулардан башы әйләнгән Маһруй, шашкан кеше кебек:
– И Алла! Кайда мин? Балам, балаларым, анам, кайда сез?! Сез кемнәрсез?! Минем белән ни кыласыз?! Ни өчен баламны бирмисез?! Ни өчен дөресен сөйләмисез?! Йа Рабби! Юкса әллә өнем түгел, төшемме бу?! Йа Аллаһ! Йа Аллаһ!.. – дип сөйләнергә һәм кычкыры­нырга тотынды. (...)
(XIV бүлекнең эчтәлеге болай: Җиһангир Агиев Себердән кай­тышлый Түбән Новогород шәһәрендә туктала. Чәйханәдә тамак ялгап утырганда, Казанда бер чибәр хатын Галиевне үтергән, ире сәүдә һәм акча дәрте белән, яшь хатынын калдырып, Себер тарафына киткән булган, дип сөйләшүләрне ишетә. Сөйләшеп утыручылар Җиһангирның үз фамилиясен -"Агиев"ны да телгә алалар.-Төз. Ш. С.)
 
XV
( Бу хәбәрнең хакыйкатен белә алмыйча, Җиһангир, юлга чыгып, кирәк кадәр вакыт үткәннән соң Казанга кайтып җитте. Ишеткән хә­бәрләрнең һәркайсы хата булыр дигән өмет белән, үз-үзен юатырга тырышып, ул ашыга-ашыга өйгә керде дә үзен каршы алган каенана­сы белән:
– Саумы, әнкәй?-дип, кулын үбеп күрешкәннән соң:-Кызым, хатыным Маһруй кайда? Өйдәме? Сәламәтләрме?-дип сорады.
– Белмим... Анда,-диде әни кеше, башы белән өй эченә таба ишарәләп.
Алар шулай, башка сүз сөйләшмичә, бергәләп өйнең бүтән бүлмәләренә керделәр. Җиһангир әфәнде иң беренче булып хатыны Маһруй бүлмәсенең ишеген ачты-буш! Хатыны юк!.. Икенче бүлмәгә кергәч, кызы Фәридәне күрде. Кечкенә бала, үз әткәсен танып, шатланып, каршысына йөгереп килде-
– Әткәй! Әткәй! – дип, куллары белән муеныннан кочаклап, йөзен һәм башын үбәргә тотынды.
– Анаң кайда?-дип сорады Җиһангир.
Бала, әнисен искә төшерүгә, балаларча түгел, ә олыларча тыел­гысыз бер үксү белән елый башлады.
– Ни булды, кызым? Нигә елыйсың?
– Әнкәбез юк!..
– Кайда соң әнкәгез?
– Белмибез... – диде кечкенә бала. Ул, тирән кайгы кичергән хәлдә, һаман үксеп елавында дәвам итә иде.
Кызы авызыннан бу җавапны ишеткәч, Җиһангирның куллары салынып, күз алды караңгыланып китте. "Йа Рабби!.. Юлда ишеткән хәбәр хакмы икән әллә?" – дип уйлады ул һәм каенанасыннан:
– Әнкәй, ни булды?.. Маһруй кайда? – дип сорады.
Маһруйның әнкәсе, бу сорауга җавап бирмичә, сабый балалардан да катырак тавыш белән кычкырып елый башлады. Фәридә исә, әбкәсенең елаганын күреп, әүвәлгедән дә артыграк яшьләр түгеп, әткәсенең кочагына сарылды. Җиһангир әфәнде үзе дә, бу "рәсемгә"-күренешкә түземлеге калмыйча, күзләреннән ихтыярсыз аккан яшьләрен тыя алмады. Өйдәге өч кешенең өчесе дә яшь урынына кан коялар иде. (...)
 
XVI
...Тикшерүче яныннан кайткан көнне Маһруй ашамады-эчмәде. Кич булгач та, күзенә йокы кермичә, ярты төнгә кадәр йокламады. Маһруйның йокысыз үткәргән шул кичне аның ире Җиһангир да, Казаннан өч-дүрт сәгатьлек ераклыкта булып, йокысыз һәм тыныч­сыз бер хәлдә, ямщик атлары белән өенә кайтып килә иде.
Инде Маһруйга нишләргә? Хөкем алдында хурлыкка калудан һәм түбәнлеккә төшүдән, аннары Себергә каторга хезмәтенә китүдән аны нәрсә генә коткара ала соң? "Юк, Аллам сакласын, бу рәхәт, мул тормыштан Себер китеп, каторга хезмәтенә тарыганчы, күпергә барып, күпер өстеннән суга ташлану биш мәртәбә хәерлерәк. Юк, юк, кабер хәерлерәк. Бу кадәр авырлык һәм кимсенүләргә сабыр итәр, чыдар хәл калмады. Әҗәл... ләхет биш мәртәбә хәерлерәк. Ул әҗәлне нинди юл белән табыйм? Ничек итеп үз-үземне тәмам кылыйм?"-кебек фикерләр эчендә берникадәр вакыт гасабиланып утырганнан соң, Маһруй, өстенә кигән ике итәкле күлмәген салып, шул күлмәкнең бер итәген ертып алып һәм телгәләп, бау-аркан үрергә тотынды. Ярты сәгать эчендә ике аршин озынлыгындагы бау үрелеп, бауның бер очына элмәк ясады һәм, шул элмәкне муенына киеп, асылынып үлү максаты белән, бауның икенче очын беркетер өчен дөм-караңгыга чумган "секретный" бүлмәнең дивары-стенасыннан, кулы белән капшап, берәр кадак-мазар юк микән дип эзләргә тотынды. Ләкин бернәрсә дә таба алмады. Ахырда: "Алла боерса, таң аткач нәрсә булса да табармын", – дип, муеныннан элмәкне чыгарып, бауны баш астына салды да төрле уйлар эчендә бик озак ятканнан соң гына – төнге өч сәгать ярымда йокыга китте.
Биш сәгать үлгән кеше кебек йоклагач, иртәнге сәгать си­гезләрдә, өстенә кайнар су коелган кеше сыман, Маһруй яткан җиреннән янә сикереп торды. "Берәрсе күрмәсен",-дип, ашыгып-кабаланып, янә бүлмә диварыннан берәр кадак-чөй юкмы дип эзли башлады. Утлы күзләрен шулай дивар буенча йөрткәндә, аның игътибарын кечкенә тәрәзә-төннеккә куелган тимер рәшәткә җәлеп итте. Бу рәшәткә булганда кадакның кирәге юк иде инде. Һәм Маһруй, кулына бауны алып, бүлмәдәге кечкенә өстәлне тәрәзә буена китереп куйды да, өстәл өстенә менеп, бауның элмәксез очын рәшәткәгә бәйләде, ә элмәкле башын муенына киде. Шуннан соң өстәлне аягы белән тибеп аударды да, бауда асылынып калып, гаять авыр мәшәкатьләр белән әҗәл газабы кичерә башлады.
Нәкъ шул вакытта ишек ачылып китеп, "секретный" бүлмәгә Җиһангир әфәнде белән бер солдат килеп керде. Җиһангир, хатыны Маһруйны асылынган кыяфәттә күреп, үз-үзен белешмәс бер халәттә өстәл өстенә сикереп менде дә, кесәсеннән пәке чыгарып, тиз генә элмәкле бауны кисте – шуның белән Маһруйны коткарып калды.
 
XVII
Җиһангир әфәнде Маһруй ябылган бүлмәгә тикшерүченең рөхсәте белән килгән иде. Тикшерүче, Җиһангирга Маһруй белән күрешергә рөхсәт бирүе өстенә, тагын Маһруйның җинаятьче-үтерүче булуын, шәһитләрнең күрсәтүләрен, Маһруйның әйткән сүзләрен һәм аку­шерка карчык белән күзгә-күз куеп сорау алу-тәфтиш ясалуын – кыскасы, Маһруй эшен тәфсилле рәвештә сөйләп биргәнгә, Җиһан­гир, үзенең хатынын үлем элмәгеннән коткарып калганнан сон, аңардан бернәрсәне дә сорашып-белешеп тормады: табиб килеп, кирәкле дәваларны биргәч, "секретный"дан китеп барды.
Инде аңа нишләргә? Маһруйны хөкемнән коткару өчен, көченнән килгән кадәр гайрәт-тырышлык күрсәтеп, берәр төрле ярдәм чарасы­на керешергәме? Әллә, иренә хыянәте өчен, "эзләгәнен үзе тапты" дип, мөмкин булган ярдәмне дә күрсәтмәскәме?
"Юк, – диде ул, – Маһруйның миңа хыянәт итеп эшләгән җинаяте һәм гаебе никадәр зур булса да, минем тарафтан аңа мөмкин ярдәмне күрсәтмәү кешелексезлек, хайванлык булыр иде. Минем никахлы ха­тыным буларак, аның миннән ярдәм һәм булышлык көтәргә хакы бар".
Ул, шундый уйлар уйлап, полициянең "секретный" бүлмәсеннән чыккач, туп-туры акушерка карчыкның өенә юнәлде. (...)
Әмма, бернигә ирешмичә, карчык бүлмәсеннән чыгып, капкага таба барганда ул әлеге йортны карап торучы хезмәтчегә очрады. (...)
– Кара әле, иптәш, – дип эндәште Җиһангир хезмәтчегә, – син күптәнме бу йортта торасың?
– Күптән, хуҗам бу йортны сатып алганнан бирле шушында торам. Өчме-дүртме ел булды инде, – диде хезмәтче, аннары: – Ни өчен аны сорыйсың? Берәр йомышың бармы? – дип өстәде.
– Йомышым шул: мондагы карчыкның кайчаннан бирле бу йорт­та торуын беләсем килгән иде,-диде Җиһангир һәм акушерканың исемен әйтте.
– Ул карчыкмы?.. Кыскасы, ул карчык әле минем хатыным исән чакта ук монда күченгән иде... Мәрхүмә хатыным бик әйбәт кеше иде... Аллаһы Тәгалә... Кыскасы, хатыным үлгәнгә, мәрхүмәгә, ике ел булды. Менә шулай ике ел инде хатынсыз торамын. Мәрхүмә белән унтугыз ел гомер сөрдем. Тиз үлеп китте, мәрхүмә. Менә без яшь вакытыбызда... – дип сөйләнә башлады хезмәтче.
– Алайса, ул карчык ике елдан бирле сезнең йортта тора икән, – дип хезмәтчене сүзеннән бүлде Җиһангир, һәм аңардан әлеге карчыкның кәсебе һәм шөгыле турында сорады.
– Кәсебе... Юк, кәсеп кылганы бер дә сизелми. Күп вакыт яшь-яшь хатыннар белән кайнаша. Ни өчен аны сорыйсыз? – диде тагын хезмәтче. – Әле күптән түгел генә бер хатын килеп, карчык бүлмәсендә бер-ике атна кунак булган иде... Хәер, бик яшеренеп торды, һич тә бүлмәсеннән чыкмый иде. Ахырда шул хатын бер бала тапты... Карчык менә шундый эшләр белән кәсеп итә... Хәер, безгә фатир өчен акча бирсә, без башка нәрсә сорамыйбыз.
– Бала тапкан хатын хәзер кайда соң? Әле дә бу карчыкта торамы? – дип сорады Җиһангир.
– Юк, юк, хәзер күренгәне юк, дүрт-биш көн булды. Киткәндер, ахрысы. Мин һәр көн шулай, тәрәзә аша булса да, һәркайсын карый-күзәтә торам. Хезмәтебез шул ич.
– Хәзер баласы кайда? Карчыктамы?
– Әлбәттә, карчыкта булыр, башка кайда булсын, – диде хезмәт­че. – Нигә син миннән шундый нәрсәләр сорыйсың?
Шуннан соң Җиһангир әфәнде, хезмәтчегә җавап рәвешендә, хатыны Маһруйның шушы соңгы вакытларда карчык өендә бала тапканын һәм бала тапканнан соң булган хәлләрне сөйләп, Маһруй­ның төс-кыяфәтен дә тасвирлап бирде һәм хезмәтчедән:
– Мин тасвир иткән хатын белән син карчык өендә күргән хатын арасында охшашлык юкмы?-дип сорады.
– Әйе, сез тасвир иткәнгә туры килә, ләкин мин ул хатынны бик сирәк, бары кичләрен, тәрәзә аша гына күрә идем. Бик яшерен торды, шулай да, күрсәм, мин хәзер дә ул хатынны таныр идем.
Җиһангир, хезмәтче авызыннан мондый файдалы сүзләр ишеткәч, күзләренә яшьләр килеп, үзенең кайгы-хәсрәтен сөйләп бирде.
– Әгәр дә шушы миңа сөйләгән сүзләрне тикшерүче алдында сөйләсәң, иншалла, Маһруйга файдалы булыр иде, шунда сине дә риза кылыр идем.
– Сез баланы Ягъкуб Галиевтән дип әйтәсез... Ләкин... Хәер, мин ул кадәресен белмимен. Ләкин дүрт-биш көн моннан элек Ибраһим Галиев тә йәстү намазы33 вакытында бу карчыкка килгән иде. Ни йомыш белән килгәндер-белә алмадым. Ләкин мин бу эшнең асылы­на төшәрмен. Үз хезмәтләрем бар иде, үткән көнне төннә мин монда юк идем-ни йомыш беләндер политсә ияртеп слидуател дә килгән булган, тик нигә килгәннәрен генә белә алмадым.
Хезмәтченең бу сүзләреннән Җиһангирның өстеннән авыр таш төшкәндәй булды, ничектер хәле җиңеләеп китте.
– Мин, тикшерүчегә барып, синнән бу эш хакында сорау алула­рын үтенермен, повестка җибәрттерермен. Зинһар, бар белгәнеңне аларга сөйләп бир, иншалла, моннан соң да ризалатырмын үзең­не, – дип, Җиһангир кесәсеннән бер данә "ак" кәгазь акча чыгарды да хезмәтчегә сузды.
Хезмәтче, гаять шатланып һәм гаҗәпләнеп:
– Иншалла, кадәри хәл тырышырбыз. Алла разый кылсын,-дип, акчаны кулына алып, кесәсенә тыгып куйды.
Җиһангир әфәнде, хезмәтченең исем-фамилиясен язып алып, үз юлы белән китеп барды.
 
XVIII
Кара, ниндәй аз хезмәт өчен никадәр күп акча-егерме биш сум бирде. "Хода бирсә колына, китереп бирерләр кулына" дигән мәкаль бик хак икән. Менә инде бай абзыйның сәламәтлеге өчен тиз генә барып берәрне кәгеп килсәң дә ярый, бераз буыннар да куәтләнер,-дип, хезмәтче туп-туры якындагы мәйханәгә юнәлде.
Ярым сәгатьләр вакыт үткәч, бер-бер артлы ике бөтен савытны каплаган хезмәтче тәмам "бай" булып кайтты. Йортка кайткач, туп-туры карчык фатирына керде.
– Исәнме, саумы, абыстай?
Карчык, хезмәтченең болай вакытсыз һәм исерек килеш керүенә гаҗәпләнеп:
– Әлхәмделиллаһ, саулык хәзергә. Нихәл, нигә кердең? Ни йомыш?-диде.
– Нигә кердең?-дип карчыкның сүзен кабатлады хезмәтче.-Мин хуҗа ич бу йортта... Бай мине бу йортка хуҗа итеп куйган ич... Менә... менә карарга кердем, өйне яхшы тотасыңмы икән, – дип, якында булган бер урындыкка утырды.
Карчык исә, хезмәтченең мондый кыланышларына ризасызлык күрсәтеп, өстенә киемнәрен кия-кия:
– Әйдә чык... Эшләрем бар, базарга, Печән базарына барамын,-диде һәм хезмәтчене куа башлады.
– Яхшы, яхшы, чыгармын. Хәзер чыгарсаң да... менә слидуател каршына баргач күрербез... Вакыт булыр, чакырырсың да, кермәбез!-диде хезмәтче, урыныннан кузгалып.-Ярар, слидуател хозурын­да сөйләшербез. Мин, исерек булсам да, сезнең эшләрегезнең һәркайсын беләм.
– Җә, сабыр ит, ник юк сүзләр сөйлисең? Нәрсә беләсең, ниндәй эшләрне беләсең?-дип, хәвефкә калып сорады карчык.
– Менә слидуател каршына баргач сөйләшеп карарбыз, нәрсә белгәнемне белерсең... Ягъкуб Галиевнең баласын кая куйдыгыз?.. Исерек... исерек булсам да, һәркайсын беләм... Бүген генә монда – бу өйдә торасың. Иртәгә сиңа да, Ибраһим Галиевкә дә – икегезгә дә "акчасыз фатир" бирерләр. Менә миңа Җиһангир бай хәзер генә күп­ме акча бирде!-дип, кесәсеннән берәрлек, өчәрлек һәм бишәрлек бер уч кәгазь акчалар чыгарып күрсәтеп, хезмәтче ишеккә таба ат­лады.
– Җә, сабыр ит, кая чыгасың?.. Утыр, Әхмәди абзый, – дип, карчык, хезмәтчене туктатып, эшнең төбен белергә теләсә дә, хезмәтче, карчыкның сүзләрен гүя ишетмәгәндәй, аның тарафына кулын бер селтәде дә, өйдән чыгып, "буыннарны куәтләндерү" өчен янә әүвәлге мәйханәгә юнәлде.
Хезмәтче авызыннан шундый куркынычлы сүзләр ишетеп коты очкан акушерка исә, олуг юрист, мәкерле һәм фетнәчел Ибраһим Галиев янына ашыгып барып, аңа бөтен булган хәлне сөйләп бирде.
 
XIX
...Өч ел вакыт эчендә Габделгафур әфәнде бер мәртәбә дә "К" авылына кайтмады, Казанда гел укуда булып, зирәклеге аркасында өч елда биш-алты еллык гыйлем тәхсыйль итеп34, бу артык зур-бөек булмаган мәдрәсәнең үзенә күрә бер оста мөназыйры35 һәм укуда, беренче дәрәҗәдә үк булмаса да, икенче дәрәҗәдәге шәкерте булып танылды. Ләкин Габделгафур әфәнде, яздыгыбыз "К" авылы карт хәзрәтнең нәсыйхәтләренә колак салмыйча, мәдрәсәдәге эшлексез шәкертләр белән мәхәббәт һәм дуслык тотып, кечкенә гөнаһлардан башлап, карт хәзрәт әйткән "зур гөнаһлар"га да җиңел генә барып җитте-аз-азлап исерткеч нәрсәләр һәм аракы эчкәли башлады... (...)
Шәкертләр һәм мәдрәсәләр хакында бу сүзләрне язудан максаты­быз – бүтәннәрнең кимчелекләрен фаш итеп, үзебезне ерак күрүче һәм күп белүче итеп күрсәтү түгел; максатыбыз – мәдрәсәләрнең рәисләре, үзләрендә мәдрәсәләргә тиеш тәртип һәм кануннар урнаштырып һәм укытыла торган гыйлемнәрне хисапка алып, әлеге шикел­ле шәкертләрне баштан ук яхшы карап, яхшы тәрбия кылырга гайрәт итсеннәр иде, ә һәлакәтле юлга баскан угъланнарны мәдрәсәләрдә тотмасыннар иде дип әйтү генә. (...)
Бу куылган шәкерт, ягъни безнең Габделгафур, мәдрәсәгә килгән вакытта шулай эчәргә ярата идеме? дигән сорауга, әлбәттә: "Юк, юк! Мәдрәсәгә килгән вакытта бер дә андый нәрсәләрне белми иде, аракы эчәргә мәдрәсәдә өйрәнде", – җавабын бирербез.
Алла сакласын, балаңны мәдрәсәгә җибәргәч, анда шушындый "җегетлекләр"гә өйрәнеп яки мәдрәсәдән сөрелеп кайтса, сиңа яхшы, хуш булырмы? Әлбәттә, яхшы булмас. Яхшы булмаса, мәдрәсә башлыклары мәдрәсә шәкертләренең көнкүреш хәлләренә игътибар итсеннәр, дикъкатьләрен көчәйтсеннәр. Гыйбрәт һәм дәлил итеп Габделгафурның хәленә күз салсак, сүзебезнең хаклыгы мәгълүм булыр һәм исбат ителер. (...)
 
* * *
Габделгафурның мәдрәсәдән куылуыннан алып бу көнгә кадәр бер ай вакыт кичте.
Мәдрәсәдән чыккач, Габделгафур, "К" авылына кайтмыйча, Печән базарындагы бер хәрчәүнәдә (номер-мөсафирханәне казандылар харчәүнә диләр) бер бүлмә килешеп, Казанда торып калды. Кулында булган дүрт-биш сум көмеш акчасын тотып бетергәч, теге-бу нәрсәләрне, ата-бабасы язган кулъязма китапларны сатып көн күрә башлады. Акча да, сатылырдай нәрсәләр дә беткәч, Габделгафур әфәнде, әлеге бүлмәсен ташлап, икенче бер хәрчәүнәдә мөсафир булып яшәгән дусты Мәмәт әфәнде янына торырга күчте.
Мәмәт әфәнде әүвәлдә Русия дәүләтенә табигъ36 булып, соңын­нан Иран-Персия мәмләкәтенә качкан, ике-өч ел чамасы Мәшһәд һәм Тәһран шәһәрләрендә яшәгән, аннары, Төркия мәмләкәтенә чыгып, госманлы тәбәгасенә37 күчкән адәм иде.
Госманлы дәүләтенә табигъ булган бу Мәмәт әфәнде кебек шөбһәле затлар Русиядә аз түгелдер. Кайберләренең нәсел-нәсәбәләре, ата-бабалары мәгълүм булмаганга, мондый адәмнәр белән аралашма­ган яки диннәре-мәзһәбләре ачык билгеле булмавы аркасында аларга хатын-кыз бирергә теләмәгән кешеләр ялгышмыйлар. Чөнки мондый шөбһәле Мәмәт һәм Әхмәт кебек әфәнделәр арасында русияле чуаш һәм чирмеш адәмнәрне дә, яки Русиядән мөртәд булып китеп,-Ходаем, шулардай саклый күр, – Төркиядә ислам паспортлары алгач, монда мөселман булып кайткан кемсаләрне дә күп күргәнебез бар. Әлбәттә, Русиядән китеп, Төркиядә Әхмәт һәм Мәмәт исемнәрен алган ул кешеләрнең һәммәсен чирмеш һәм мөртәд димибез. Әмма романыбызда хикәя ителгән Мәмәт әфәнде бик шөбһәле адәм булып, аның мөселман баласы, мөселман булуына шәһадәт38 бирмибез. Паспортына карасаң: яше – утыз дүрт, мәзһәбе-дине – ислам, исеме – Мәмәт Мәхмүд углыдыр.
Мәмәтләр авыр-мәшәкатьле хезмәтләргә өйрәнмәгән һәм ка­раңгы кәсеп белән булса да җиңел тормышта яшәргә омтылган адәмнәр булып, алар керергә ярамый торган урыннарда да табыла­лар.
Габделгафур мәдрәсәдә вакытта ук Мәмәт белән мәйханәләрдә һәм фәхешханәләрдә күрешеп танышкан һәм дуслашкан иде. Акчасы һәм ашарга-эчәргә азыклары беткәч, Габделгафур кай җиргә барсын да кемнән ярдәм күрсен – ул туп-туры Мәмәт әфәнденең номерына китте һәм, аның тарафыннан кабул ителеп, менә бер атна инде алар бергә бер номерда торалар иде. Соңгы вакытта Мәмәтнең дә кәсепләре начар булганлыктан, алар, бер көн-ач, бер көн тук хәлдә, хезмәтсез һәм авырлык белән көн кичерәләр иде.
Шулай бер көнне, кайдан акча алырга икән, ничек бай булырга икән дип, ачлык хәсрәте эчендә үзара сөйләшеп утырганда, но­мер ишеге ачылып, бүлмәгә мәгълүмегез Ибраһим Галиев килеп керде.
– Әссәламе галәйһем!
– Вәгаләйкем әссәлам! – дип, Мәмәт белән Габделгафур, керүче­не олылап, утырган җирләреннән тордылар.
Акушерка карчыкның хезмәтче Әхмәдидән ишеткән хәбәрне олуг юрист, мәкерле Ибраһим Галиевкә сөйләгәнен һәм Ибраһим Галиевнең, бу хәбәрне ишетеп, "ярар" дип карчык өеннән чыгып киткәнен унсигезенче бабның ахырында язган идем.
Олуг юрист, өйдән чыккач, киңәш һәм ярдәм эзләп, туп-туры Мәмәт янына ашыкты. Мәмәт әфәнденең Ибраһим әфәндегә мондый эшләрдә, зур акча бәрабәренә булса да, берничә тапкыр ярдәм иткәне бар иде инде.
Саулык-сәламәтлек сорашкач, Ибраһим әфәнде Мәмәт әфәндегә:
– Синдә бик, мөһим, үзеңә генә әйтә торган йомышым бар, әй­дә, – дип, Мәмәтнең бүлмәдән, Габделгафур яныннан, чыгуын таләп итте.
Мәмәт әфәнде исә, Габделгафур әфәндегә карап:
– Зинһар, бер-ике минутка безне... икебезне калдыр,-диде.
Габделгафур бүлмәдән чыгып киткәч, Ибраһим Галиев, кесәсеннән бер кәгазь-акушерка карчык йортындагы хезмәтченең адресы языл­ган кәгазь кисәген алып:
– Менә шушы язуда әйтелгән кешене... – дип, Мәмәт кулына тоттырды.
Шуннан соң алар үзара пышылдап кына биш-ун сүз алышып, Габделгафурны чакырдылар.
Габделгафур бүлмәгә кергәч, Ибраһим әфәнде биш данә йөзлек акча чыгарып, Мәмәт белән Габделгафурның алдына өстәлгә куйды. Мәмәт әфәнде, мөбарәк акчаларны кулына алып карап һәм Габдел­гафурга күрсәтеп, Галиев әфәндегә:
– Яхшы... Без риза... "Тәмам" кылырбыз,-диде.-Ләкин син безне мондый хезмәткә яллавың турында бер кечкенә кәгазьдә булса да бер язу язып бир. Ахырда безнең генә аркабызга авырлык килмәсен.
– Җә, юк нәрсәләр... Кәгазь нигә кирәк, кем белер?..-диде Ибраһим әфәнде. -Ул бу кичне исерек... дөм исерек... Кычкырырлык та, каршы торырлык та куәте юк, барырсыз да җиңел генә "тәмам" итәрсез...
– Син үткән юлы теге эштә дә бернәрсә дә булмас дип ышандыр­ган идең,-диде Мәмәт, узган бер эшне искә алып.-Ләкин ахырда, вәгъдәңне үтәмәдең дә, мин алты ай төрмәдә яттым. Әгәр язу бир­сәң – мөмкин, булмаса – икенче кеше тап. (...)
 
* * *
Төн караңгылана төшкәч, Мәмәт белән Габделгафур, акушерка карчыкның йортына килеп һәм карчыктан хезмәтченең яткан җирен сорап, үлек кебек сәрхуш хезмәтчене, йөзенә ярым сәгать чамасы мендәр-ястык каплап торып, җиңел генә "тәмам" кылдылар.
 
XX
Маһруйны ире Җиһангир әфәнде үлемнән коткарып калса да, элмәк һәм хисапсыз авыр хәсрәт сәбәбеннән ул тәмам хәлсезләнгән иде. Хезмәтченең үлеме белән тикшерүченең дә тәфтише төгәлләнгәч, Маһруйны полициядән төрмә-хәбесханәгә күчереп, авыруы сәбәпле, хәбесханәнең хәстәханәсендә ятак бер караватка салдылар. (...)
Шушы хәлендә Маһруй хәстәханәдә ике атналап ятты. Аның авыруы көннән-көн көчәеп, көч-куәте тәмам бетте. Ул көчкә генә сулыш ала, үлеп барган кеше кебек, ихтыярсыз күзләре ябыла иде. Кулын күтәрергә һәм хәрәкәтләндерергә көче-тәкате калмыйча, аның кул-аяклары салкыная башлады.
Шул рәвешчә күпмедер вакытлар аңгы-миңге ятканның соңында Маһруй бер көнне каты йокыга китте. Шундый йокыга ки, аның сулыш алуы да, кул тамырының кан тибеше дә ишетелми башлады.
Табиб килде, Маһруйның кан тибешен тикшерде, күзен ачып карады:
– Үлгәнме? – дип сорады аңардан фельдшер.
– Әлбәттә, үлгән. Күрәсең ич, – диде табиб һәм, китәр алдыннан, Маһруйны, мәетләр өчен билгеләнгән бүлмәгә күчерергә боерык бирде.
– "Ни сөйлисез, мин үлмәдем... Мин сәламәт, һәр сүзегезне ишетәм",-дип, Маһруй кычкырырга теләсә дә, сүз әйтү түгел, иренен дә кыймылдата алмады.
"Йокы бу, үлем түгел... Ләкин үзем йокыдан уяна алмыйм. Йокым тәмам булыр, уянырмын",-дип уйлап, Маһруй хәрәкәтсез ятуында дәвам итте.
Ул арада хәбесханә конторы, рәсми кәгазь язып, имам әфәндегә Маһруйның вафатын хәбәр итте һәм мәетнең ислам шәригате таләбенчә дәфен кылынуын39 үтенде.
 
XXI
Икенче көнне икенде намазы вакытында "тере мәет" һәм имам әфәнде каберстанда әзер булсалар да, 1888 – 1889 нчы елларның кышы гаять салкын һәм карсыз килүе сәбәпле, җир бик туңган булып, кабер тәмамланмыйча, нибары бер аршин тирәнлегендә генә казылган иде.
– Ничек булса да күмәргә кирәк. Әйдә, казыгыз,-дип әмер бирде имам хәзрәтләре.
Кабер казучылар имамга кардәш тиешле кешеләр иде.
– Җук, хәзрәт, җук, берничек тә бүген казып бетерә алмабыз. Карагыз, җир теш кадәр генә булып куба, бик туңган. Бүген күмә алмабыз, хәзрәт, – диделәр алар.
– Ничек булса да дәфен кылырга кирәк. Бераз казыгыз да, ярар... ләхет алырсыз...
– Җук, хәзрәт, артык казырга тәкать тә, куәт тә калмады, кич тә җитте. Салкынга һич чыдарлык түгел, көне буе шул салкында торабыз.
– Бүген дәфен кылмасак, мәетне нишләтербез икән? – диде хәзрәт.
– Мәетне монда калдырырбыз. Иртә намаздан соң килеп, каберне казып бетерербез дә күмәрбез.
Шулай дип, кабер казучылар, биш-ун минут эчендә әйбер-коралларын җыеп, атны чанадан тугардылар да, Маһруйны өстенә ябылган иске киемнәре белән чанада калдырып, ахшам намазы вакытында каберстаннан кайтып киттеләр.
 
* * *
...Маһруйны каберстанда калдырып киткәннән соң ярты сәгать чамасы вакыт үткәч, ул айный-уяна башлады. Биш-ун минут эчендә тәмам уянып бетеп: "Йа Рабби, кабер эчендәменме?!" – дип, бераз хәрәкәтләнеп, кулы белән кәфенен ачты да: "Аллага шөкер! Күмелмәгәнмен икән!" – диде. Бераздан ул торып утырмакчы булды, ләкин хәле-куәте юклыктан, гәүдәсен күтәрә алмады.
Бу сәгатькә кадәр көн гаять суык булса да, Маһруй уянган вакытта, хикмәти Хода, һава үзгәреп, тәмам җылынып киткән иде.
Шул рәвешчә тагын ун-унбиш минутлар вакыт үтте. Ниһаять, Маһруй, бөтен көч-куәтен җыеп, яткан җиреннән торды, өстенә ябылган иске киемен зур мәшәкать белән киеп һәм кәфен кисәкләрен аягына чорнап, каберстаннан чыкты да өенә таба юнәлде.
 
XXII
(Себер якларында ук чирләгән Җиһангир, авыр кайгыларга түзә алмыйча, хәстәханәдә авырып ята. Дәваланып чыккач, төрмәгә барып, Маһруй турында сораша. Әмма: "Маһруй вафат булды", дигән җавапны ала. Җиһангир, өенә кайтып, каенанасы һәм кызы Фәридә белән елашалар. – Ш. С.)
Болар шулай елашып утырганда, Маһруй, авыр мәшәкатьләр чигә-чигә каберстаннан өйгә кайтып җитеп, җир астыннан чыккан җен кебек, ап-ак кәфенгә төренгән килеш, бикләнми калган ишектән әнкәсе һәм ире утырган бүлмәгә килеп керде.
 
* * *
Икенче көнне каберне казып бетерергә һәм мәетне күмәргә килгән кешеләр, Маһруйның мәетен кабер янындагы чанадан тап­мыйча, этләр-кочыклар алгандыр дип, каберстан буйлап эзләргә тотындылар, һәм, таба алмагач, хәлне имам әфәндегә җиткерделәр. Имам әфәнде йөгерә-чаба шундук каберстанга килеп, курку катыш бер гаҗәпләнү белән: "Йа Аллаһ, әстагъфирулла, харап булдык. Карарга кирәк, шундадыр кайда да булса",-дип, үзе үк мәетне эзләргә китте. Ләкин, сезгә мәгълүм ки, бер нәрсә дә таба алмады. Шуннан соң имам:
– Мәетне җеннәр алгандыр,-дип, буш каберне күмәргә боерды.
– Алла сакласын... Белә күрмәсеннәр, юкса һәркайсыбызга Се­бер булыр, – дип сөйләнде имам хәзрәтләре һәм, кулына көрәк алып, каберне күмешә башлады.
Кабернең буш – мәетсез күмелүе башка беркемгә мәгълүм булма­ган кебек, Маһруйның исән һәм сәламәт калуыннан да һичкемнең хәбәре булмады.
 
XXIII
Габделгафур белән Мәмәт, акушерка карчык йортындагы хезмәтче­не "тәмам" иткәннән һәм тотылмыйча иректә калганнан соң, җиңел килгән акчаны җиңел генә туздырырга керештеләр. Ләкин берәр ай үткәч, аларның акчалары бетә – "тәмам" була башлады.
Менә бүген алар, Мәмәт белән Габделгафур, бер касә "кәшша-фелкъолуб"40 алып, чәйханәнең "сәттарелгойуб"41 бүлмәсендә утыра­лар. Габделгафур гаять тә кайгылы кыяфәттә, елар дәрәҗәгә җитеп, күзеннән тамчы-тамчы яшь тама.
– Әйдә боер,-диде Мәмәт, Габделгафурның кулына касәне тоттырып.-Юк нәрсәләр белән башың ватма... Хәзер син әүвәлге Габделгафур түгел. Юк-бар нәрсәләр уйлап, әнкәй-әткәй дип елый­сыңмы? Әнкәң сиңа хәзер ярдәм итә алмый.-Бераз тынып торганнан соң: – Әткәең нәрсә язган? Бир әле хатыңны, карыйм, – дип, Габделга­фурның әткәсеннән килгән хатны сорады.
Габделгафур кесәсеннән конвертлы хатны чыгарып Мәмәт әфәндегә бирде. (...)
Мәмәт хатны укып бетереп, Габделгафурга кире бирде дә, бераз уйланып торгач:
– Юк, сиңа өйгә кайтырга туры килмәс... Авыл-иген хезмәтенә сәләтең юк. Булса да, мәдрәсәдән куылып өйгә кайту бик хурлыклы эш, – диде. Аннары сүзен болай дип дәвам итте: – Менә мин әйткән эшне "тәмам" кылыйк... Күп акча алырбыз, бик бай урын... Соңын­нан – туп-туры Истанбулга һиҗрәт42. Алладан ярлыкау сорап, тәүбә кылырбыз да, яхшы кешеләр кебек, чалма һәм хилгат43 киеп, алыш-бирешсез генә яши башларбыз.
Габделгафур, Мәмәтнең сүзләренә җавап бирмичә, әткәсеннән килгән хатка төбәлеп, кылган эшләре һәм үз хәле турында уйланып утыруында булды.
Мәмәт сүзен дәвам итте:
– Бер-ике ел Истанбулда торып, соңра өйгә кайтсаң да ярый. Яшьлектә булган гөнаһларны халык һәм Аллаһы Тәгалә үзе кичерер... Тугры юл – истикамәттә булып кайтырсың. Әткәең урынына имам да булырсың. Ләкин бу килеш өйгә кайтсаң, хәлең бөтенләй башкача булыр. (...)
 
* * *
Шул кичнең төнендә Мәмәт белән Габделгафур, сөйләшенгән "эшне" тәмамлау өчен, Печән базары мәчете янындагы чиркәү эченә үтеп керделәр дә, анда булган акча, алтын-көмеш әйберләрне алганда кыска гына вакытка ут-шәм кабыздылар. Чиркәү сакчысы, бина эчендә ут яктысы күреп һәм эшнең яхшы булмавын аңлап, городовой белән тагын дүрт-биш кешене ярдәмгә чакырып китерде. Мәмәт белән Габделгафур акча һәм алтын-көмешне урлап чыгып килгәндә, посып-көтеп торган сакчылар, алар өстенә һөҗүм итеп, каракларның икесен дә әйберләре белән тотып алдылар.
 
XXIV
Мәмәт белән Габделгафурны урланган әйберләре һәм урлау кораллары белән бергә чиркәүдән туры полициягә юлладылар. Поли­циядә, кыска гына сорау алудан соң, каракларның янында һәм кесәләрендә булган нәрсәләрне барлый башладылар. Габделгафур­ның кесәсеннән Габделгафур исеменә бирелгән иске паспорт һәм әткәсеннән килгән хат белән дүрт сум сиксән тиен акча табылды. Мәмәтнең кесәсеннән исә, Мәмәт идеменә бирелгән Госмания паспорты һәм кырык биш сум акчадан тыш, акушерка карчык йортындагы хезмәтчене үтерү шарты рәвешендә Ибраһим Галиевтән алынган язу-кәгазь чыкты. (...)
 
* * *
Мәмәт, Габделгафур һәм Ибраһимның җинаятен тикшерү тәмам булгач, хәбесханәдә аларның өчесен бергә бер бүлмәгә яптылар. Ябылуларына инде менә өч атна үткән иде. Бүген өчесе бергә бүлмәдә сөйләшеп утыралар. Ибраһим, Мәмәт белән Габделгафурга эндәшеп:
– Эшләребез начар... Тизме окружныйда каралыр икән? – диде.
– Әлбәттә, начар... Безне унбишәр елга каторжный хезмәткә һичшиксез хөкем итәчәкләр, – диде Мәмәт һәм сүзен болай дип дәвам итте: – Төрлечә уйлап карадым, әмма каторжный хезмәттән котылыр­га һич тә бүтән юл таба алмадым. Безнең өчен иң җиңеле, хәерлесе-моннан, хәбесханәдән качу... Юкса хәлебез мөшкел.
– Качарга?! Качу, әлбәттә, яхшы булыр иде, ләкин ничек качарга?!-дип сорады Ибраһим.
– Инша Аллаһ, качып була... Ничек качарга икәнен үзем өйрәтер­мен, ләкин моның өчен кырык-илле сум акча кирәк. Синдә акча бармы? – диде Мәмәт.
– Акчадан тоткарлык булмас, тик качарга юл гына тап.
(Ибраһимнан 25 сум акча алгач, Мәмәт, төрмәдә эшләүче буяу­чылар төшке ашка киткәндә, аларның җитәкчесе Гомәрдән аракы алып килүен үтенә һәм шәһәрдәге бер иптәшенә язу язып җибәрә.-Ш. С.)
 
XXV
Ике сәгать чамасы вакыт үткәннән соң, Гомәр абзый һәм башка буяучылар хәбесханәгә кире әйләнеп кайттылар. Гомәр абзый Мәмәт әфәндегә әйтелгән өч савыт аракыны да, кәгазьдә язма рәвештә соралганны да алып килгән иде.
Гомәр абзый башта Мәмәткә аракыларны бирде, аннары кечкенә генә кәгазь кисәгенә төрелгән нәрсәне тапшырганда:
– Монысының кешесен көчкә таптым, бик ерак тора икән... Моннан чыккач, ашарга да бармыйча, туры аны эзләп киттем,-дип куйды.
– Бик яхшы, бик яхшы... Дуслык шулай була ич... Инша Аллаһ, мин дә сине онытмам, – дип, Мәмәт аракыны һәм әлеге кечкенә кәгазьдәге нәрсәне алды да, ашыгып, Ибраһим белән Габделгафур янына китеп барды.
Буяучы Гомәр абзый исә, бернинди шик-шөбһә тотмыйча, кәгазьгә төрелгән нәрсәнең ни икәнен белмәде дә, кызыксынмады да.
Мәмәт, ябылу бүлмәсенә кайткач, аракы савытларының берсен ачып һәм бер-ике рюмка аракысын эчеп, кулындагы кәгазьдә булган порошокны аракы савытына салды да, яхшы гына селкеп-болгап: "Догада булыгыз!"-дип, шул аракылы савытны алып буяучылар бүлмәсенә юнәлде. Анда кергәч:
– Менә, иптәшләр, аз булса да гаеп итмәссез... Шушы тереклек суын эчеп җибәрегез әле! – диде.
Буяучылар: "Бу зур гөнаһ ич... Без аракы эчмибез", – дип тормады­лар, аракылы савытны дүртесе дә шатлык белән кабул итеп, Мәмәт бүлмәдән чыгып киткәч тә тамчысын да калдырмый эчеп бетерделәр.
Аракы савытына салынган порошок йоклаткыч дару-дурман иде. Аның тәэсире шулкадәр көчле булды ки, биш-ун минут эчендә буяучыларның дүртесе дә, һуштан язып егылган кешеләрдәй, бер-бер артлы аяк өстеннән идәнгә авып, үлем йокысы белән йоклый башладылар.
Алар шулай йокыга талгач, бүлмәгә Мәмәт, Габделгафур һәм Ибраһим кереп, үз киемнәре урынына буяучыларның эш киемнәрен өсләренә киделәр дә, кулларына тегеләрнең коралларын тотып, буяучылар сыйфатында, "Йа, кичерүче Алла! Үзеңә тапшырдык!" дия-дия, хәбесханә бинасыннан чыга башладылар. (...)
Капканы саклаучы солдат алардан:
– Кемнәр сез?-дип сорады.
– Кемнәр сез?! Күрәсез ич: буяучыларбыз... Капканы ач!-диде – Мәмәт.
– Ярар, ярар, сабыр итегез,-диде капка сакчысы һәм: "Әйдә, рәхим итегез, боерыгыз!"-дигәнне аңлаткандай, каерып капканы ачты.
Ялган буяучылар, күңелләреннән Аллага шөкерләр әйтеп, капка­дан чыгып җиткәндә генә, арттан тагын:
– Сез буяучылармы?-дип сораган тавыш ишетелде. Качаклар борылып карадылар. Мәмәт, эндәшүченең хәбесханә караучысы икәнен танып:
– Әйе, без буяучылар, – дип җавап бирде.
– Бик яхшы... Эшләрне бетердегезме? Дүрт кеше идегез, берегез кайда?
– Юк, эш бөтенләй үк бетеп җитмәде әле. Без алданрак киттек, мунчага барабыз. Беребез калды, калган эшләрне тәмам итәргә, – диде Мәмәт.
– Менә минем эш бүлмәсендәге тәрәзәләрне буярга кирәк иде... Әйдә кереп карагыз әле.
– Зинһар, безне туктатмагыз, иртәгә карарбыз.
– Юк, юк, бүген карап чыгыгыз. Иртәгә кирәкле буяуларны алып килеп буяп та алырсыз,-диде хәбесханә караучысы, үз сүзендә нык торып.
"Йа Аллаһ, мәдәд44!" – дип, буяучылар хәбесханә караучысы белән бергә аның эш бүлмәсенә керделәр. Анда нәрсәләрдер язып хәбесханәнең сәркәтибе утыра иде. Ул, ялган буяучыларны күреп, шөбһәле тавыш белән хәбесханә караучысыннан:
– Болар нинди буяучылар?-дип сорады.
– Болар хәстәханәнең өстәмә бүлмәсендә эшләүче буяучылар,-диде хәбесханә караучысы.
– Юк, юк! Болар ул буяучылар түгел... – диде сәркәтиб. – Ул буяучыларны мин иртә килгән вакытларында күргән идем. Болар ул кешеләр түгел.
Бу сүзләр качаклар өчен шактый куркынычлы булса да, Мәмәт курку-каушау әсәре күрсәтмичә:
– Юк, без иртә якта килгән буяучылар түгел... – дип аңлата башлады. – Алар өйгә ашарга кайткач, хуҗабыз аларны профессор Закталовның өен буярга җибәрде... Алар яхшы, оста буяучылар... Хуҗа безне алар урынына хәбесханәгә юллады, – дигән вакытта хәбесханә сакчыларыннан берәү, бүлмәгә йөгереп кереп:
– Тизегез!.. Тизрәк, әйдәгез!.. Әйдәгез!.. Арестантлар качты­лар!..-дип сөрән салды.
– Кемнәр?! Кайчан качтылар?!-диде хәбесханә караучысы, тәмам каушап калып.
– Әйдәгез... үзегез карарсыз...
Сакчының шул җавабыннан соң, хәбесханә караучысы белән сәркәтиб, буяучыларны бөтенләй онытып, куркынычлы хәбәрне китергән сакчы артыннан, кемнәр һәм нинди юл белән качканлыгын белер өчен, ашыгып төрмә бинасына таба элдерттеләр.
Мәмәт, Габделгафур һәм Ибраһим исә, сабырлык белән, ашык­мыйча гына атлап, хәбесханә караучысының бүлмәсеннән туп-туры капкага таба юнәлделәр һәм, Исраил балалары судан коры чыккан кебек, хәбесханәдән "коры" чыгып котылдылар.
 
XXVI
Үлемгә тиң мәрт йокысы аркасында хәбесханәдән котылып калса да, Маһруй электәге авырулары яңарудан һәм каберстанда яткан чагында, аннары аннан өйгә кайтканда салкын тидерүдән, кул-аяклары өшүдән шактый заманнар хәстә булып ятты. Җиһангир белән Маһруй, тәмам терелеп, сәламәтләнеп җиткәч тә, Казанда тору мөмкинлеген тапмыйча, шәһәрдән китеп гаиб булдылар45. Кай җиргә, нинди шәһәргә һәм ничек киттеләр-бу эшләр шулкадәр яшерен эшләнде ки, моны "Зур гөнаһлар" исемле романны язучы автор үзе дә белә алмады.
 
* * *
Олуг юрист, мәкерле һәм фетнәчел Ибраһим Галиевнең һәм Габделгафур белән Мәмәтнең качканнан соң кичергән хәлләрен киләчәктә язачак "Мөртәд" исемле романымда сөйләрмен***.
_________________________
* "Меңнәр" сүзен автор гарәпчә өлүф дип алган.
** Язучының романнары кыскартып алынды. Текстлар хәзерге әдәби телгә Р.Даутов тәрҗемәсендә бирелә: 3.Бигиев. Зур гөнаһлар. Романнар, сәяхәтнамә. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1991.
*** "Мөртәд" романы әдип тарафыннан язылып тәмам булса да, басыл­мый кала. Әсәрнең кулъязмасы табылганы юк.
1 Дәфен – җирләү, мәет күмү.
2 Әлхәмделиллаһи раббелгаләмин – бер Аллага дан булсын, Аллага шөкер.
3 Воскресенский урамы – Казанның Кремльдән университетка таба сузылган үзәк урамнарыннан берсе. Октябрь революциясеннән соң башта Чернышевский, 1960 елда Ленин исеменә үзгәртелде.
4 Кәляме шәриф – Коръән (сүзгә сүз тәрҗемәсе: изге-кадерле сүз).
5 Ясин – үлем түшәгендә яткан кешенең баш очында яки мәет өстендә укыла торган дога (Коръәннең 36 нчы сүрәсе).
6 Кәрәм боерасыз – юмартлык, нәзакәтлек белән әйтелә торган өндәү сүзләре.
7 Мәхкәмә – хөкем йорты.
8 Къәһвәханә – кофеханә (къәһвә-кофе); биредә чәйханә – кунакханә мәгънәсендә кулланылган.
9 Нәкәс (накәс) – кешелексез; тупас, саран.
10 Хәйләи шәргый – шәригать, дин исеме астында төрлечә алдашу, хәйләләү.
11 Риба – арттырып түләү (процент) шарты белән бурычка акча бирү.
12 Тәравих – уразада кич белән укыла торган намаз.
13 Xотбә – вәгазь, нотык.
14 Мәгънәсе: мактаудан булсын Аллага... бар галәмнең хуҗасы, иясенә.
15 Валлаһе әгъләм – Алла белә; Алла күбрәк белә ("кем белә" мәгънәсенә якын гыйбарә).
16 Иншалла – Алла теләсә; Алла кушса (гыйбарә).
17 Бәднам – яманат.
18 Маһруй – фарсыча "ай йөзле" дигәнне аялата (маһ – ай, руй – йөз, чырай).
19 Кадимнән бирү – борынгы заманнардан бирле.
20 Дана – укымышлы, белгеч.
21 Мәккәй Мөкәррәмә, Мәдинәи Мөнәүвәрә – Кадерле-газиз Маккә, Нурлы-якты Мәдинә – бөтен дөнья мөселманнарының хәзерге Сөгуд Гарәбстанындагы изге шәһәрләре.
22 Бу урында "мелла" сүзе "белемле кеше", "гыйлем иясе" мәгънәсендә.
23 "Һәфтияк" – Коръәннең кыскарак сүрәләрен, аятьләрен эченә алган җыентык. Исеме фарсыча "җидедән бере" дигән мәгънәне аңлата. Элекке мәктәп-мәдрәсәләрдә дәреслек буларак та кулланылган.
24 "Аллаһ дигел бәдәвам" – "Бәдәвам китабы", татарлар арасында киң таралган дини-әхлакый эчтәлекле, көйле, тезмә әсәр. Дүрт юллы һәр строфасы "Аллаһ дигел бәдәвам" ("Берөзлексез Аллаһ дип кабатла") сүзләре белән тәмамлана.
25 Пассаж – Казанның элеккеге Воскресенский (хәзерге Ленин) ура­мында 1880 – 1883 елларда төзелгән, кешеләр йөри торган, урта өлеше пыяла белән ябылган зур йорт. Анда кибетләр, кунакханә, концерт залы (соңрак кинотеатр) һ б. урнашкан булган. Хәзер – реставрациядә.
26 Черек күл – Казанның Ленин урамына параллель (Кремль калкулы­гының көнчыгыш итәгендә) урнашкан уйсулыктагы бакча-парк. Казан ханлыгы чорында бу урында чишмәләр агып, бер-берсенә ермаклар аша тоташкан күлләр тезмәсе булган.
27 Балык базары – Казанның үзәгендәге Балдак (Кольцо) мәйданы урыны. Элек монда ит, балык, яшелчә ише төрле ашамлыклар белән сату иткәннәр, кунакханәләр булган.
28 Нашәргый хәмел – шәригатьчә никахсыз (уйнаштан) балага узу.
29 Зәүҗем – ирем.
30 Малдар – бай, маллы, дәүләтле (кеше).
31 Печән базары – Казанның Иске татар бистәсендә (Болакның көньягында), хәзерге Париж Коммунасы һәм Галиәсгар Камал урамнары арасындагы мәйданны биләп торган базар. Эреле-ваклы кибетләр, сәүдә фирмалары тезелеп киткән бу урын шәһәрдә татарлар сәүдә итә торган төп урын булган. Шушы тирәдә соңрак татар газета-журнал редакцияләре, матбагалар, "Болгар", "Амур", "Сарай" кебек кунакханәләр калкып чыга. Печән базары 1930 нчы елларга кадәр яшәп килде.
32 Тәфтиш – тикшерү, ачыклау.
33 Йәстү намазы – кояш баегач укыла торган (бишенче) намаз.
34 Гыйлем тәхсыйль итеп – гыйлем-белем үзләштереп.
35 Мөназыйр – шәригать кануннары һәм мәсьәләләре буенча диспут (мөназәрә, бәхәс) остасы, бәхәсләшүче.
36 Табигъ – буйсынучы, гражданы исәпләнүче.
37 Тәбәгасенә – буйсынуына, гражданлыгына.
38 Шәһадәт – таныклык.
39 Дәфен кылыну – җиргә тапшырылу, күмү.
40 Кәшшафелкъолуб – күңелләрне ачучы (бу урында "аракы" мәгънәсендә).
41 Сәттарелгойуб – гаепләрне яшерүче (бу урында "яшерен аерым бүлмә" мәгънәсендә).
42 Һиҗрәт – күчеп китү.
43 Хилгат (хилгъәт) – югары дәрәҗәле кешеләр тарафыннан бүләк ителгән ("кидерелгән") кыйммәтле өс киеме (халат).
44 Мәдәд – ярдәм, булышлык.
45 Гаиб булдылар – юкка чыктылар, күздән югалдылар.
XIX йөз әдәбияты
 
Үзе турында
Туган ил
Сәяхәтләрдән кайтканда
Әсирлеккә төшкән дусты – казый турында уйлану
Мөнаҗәт
"Бөтен дөнья бәнем булса..."
Әбелмәнихнең "Тәндә җаным..." шигыренә
"Һай, нә оерсән?!."
"Бу сүзе кәгазьгә язмак кирәкдер"
Мулла белән абыстай
Онытмам сез наданнарны!
Сәхипҗамалга
Бу хәсрәтләр бетәр микән?
"Иген икмәк..."
Шиһабетдин Мәрҗани турында
Борынгы Болгар турында
Казан һәм аның халкы турында
Фаслы кыш
Кайгы
"Көн дә ызгыш..."
Әләк
Саран бай
"Иң әүвәл кирәк нәрсә..."
"Бирелдем мин яшьлегемдә..."



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^