Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
§ 1. БОРЫНГЫ ЫРУГЛЫК ЧОРЫНДА ТАТАРСТАН ҖИРЛӘРЕ
Кадерле балалар! Каманың Идел кушылдыгы икәнлеген сезнең һәркайсыгыз белә. Ләкин ул һәрвакыт шулай булды микән? Бик борынгы заманда, бер миллион еллар чамасы элек, геологиядә дүртенчел дип йөртелгән чор башында — безнең төбәктә кеше дигән зат күренүдән күп элек—бу якларда бөтенләй башка төрле табигый шартлар булган. Ул чактагы Көнчыгыш Европаның иң зур елгасы булып Кама елгасы (беренче юл ярган, элгәре Кама) саналган. Аның хәзерге Идел үзәне буйлап аккан бер кушылдыгы булган һәм ул бүген Иделгә Кама коя торган урында әүвәлге Камага килеп тоташкан. Бүгенге рәвешендәге Идел ул чакта булмаган әле.
Әгәр дә без бүгенге Идел һәм Кама буйларында фил һәм мөгезборын кебек көньяк җәнлекләрен күрә калсак, үз күзләребезгә үзебез ышанмас идек. Әмма әүвәлге ерак заманнарда алар безнең җирләрдә дә яшәгәннәр, чөнки ул чакта климат бик җылы булган. Үсемлекләр дөньясы да шул климатка туры килгән — бүгенге чыршы-нарат урманнары урынында җылы яратучы көньяк агачлары үскән.
Бу күренеш көчле суыну, ягъни, фәндә аталганча, Бөек бозлык чоры башлангач үзгәргән. Әлеге хәл моннан 800 мең еллар элек булган. Төньяктагы бозлыклар күп меңъеллыклар дәвамында акрынлап зурайганнар һәм Евразиянең бөтен төньяк өлешен каплап алганнар. 5 млн кв. км мәйданны биләп алган ике чакрым калынлыгындагы бозлык көньякка таба шуышкан. Аның кайбер тармаклары көньякта Днепрның түбәнге агымына, ә Идел-Кама бассейнында хәзерге Пермь шәһәре тирәсенә барып җиткәннәр. Безнең җирләрдә салкын, арктик климат урнашкан. Җылы яратучы җәнлекләр үлеп беткән, алар урынына мамонтлар, йөнтәс мөгезборыннар, мәгарә аюлары, төньяк боланнары, ак төлкеләр үрчегән. Шулай ук үсемлекләр капламы да үзгәргән, киң яфраклы урманнарны ылыслы урманнар алыштырган, ә бозлык кырыйларында тундра зонасы барлыкка килгән.
Меңъеллыклар үтә торган. Климат акрынлап җылынган, бозлык эреп чигенгән, ә бу хәл елгалар челтәрендә, аларның агышында зур үзгәрешләр барлыкка китергән. Бозлык астыннан агып чыккан куәтле ташкыннар Камага килеп кушылганнар һәм аны «урталай кискәннәр». Шул рәвешле хәзерге Иделнең барлыкка килү процессы башланган. Бозлык һаман эри барып, төньякка таба чигенгән. Бозлык чоры моннан 25 мең еллар элек тәмамланган, ә бозлык үзе исә өлешчә Төньяк боз океанында һәм Гренландиядә генә сакланып калган.
1. ТАТАРСТАН ҖИРЕНДӘ БОРЫНГЫ ҖӘМГЫЯТЬ
2. ЕВРАЗИЯДӘГЕ БОРЫНГЫ ТӨРКИЛӘР ҺӘМ ТӨРКИ КАБИЛӘЛӘР
3. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭЛГӘРЕ УРТА ГАСЫРДАГЫ БЕРЕНЧЕ ДӘҮЛӘТЛӘРЕ
4. БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ
5. АЛТЫН УРДА
6 . КАЗАН ХАНЛЫГЫ



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2017 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^