Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
§ 2. ИДЕЛ ҺӘМ КАМА БУЙЛАРЫНДА ИҢ БОРЫНГЫ КЕШЕЛӘР
Идел һәм Кама бассейнында иң беренче кешеләр бозлык чорында, урта палеолит дип аталган заманда ук күренә башлаганнар.
Палеолит—ул иң борынгы таш гасыры дигәнне аңлата (ике грек сүзеннән: «палайос» — борынгы һәм «литое» — таш). Палеолит — кешелек тарихының иң борынгы чоры — өч миллион чамасы елга сузылган. Үз чиратында ул өч этаптан тора: түбәнге палеолит (иң борынгысы һәм иң озагы), урта һәм югары (соңгы) палеолитлар. Әгәр дә иң борынгы кеше, аның хайваннар дөньясыннан аерылу тарихы Евразиянең көньяк киңлекләрендә һәм экваториаль Африкада барган икән, аның Көнчыгыш Европада, шул исәптән Идел-Камада килеп чыгуы нәкъ урта палеолит чоры белән бәйле.
Бу хәл 80—100 мең еллар чамасы элек була. Шушы чорда яшәгән кешеләрнең иң борынгы торулыклары безнең Татарстанда, Иделнең уң ярында хәзерге Тәтеш районының «Красная Глинка» дигән җирендә табылды. Шулай ук Кама буйлап югары күтәрелгәч, аның кушылдыгы Чусовой елгасы бассейнында һәм Пермь өлкәсендә кайбер торулыклар ачылды. Урта палеолит—неандерталь кешесе яшәгән чор. Сөяк калдыклары беренче тапкыр Германиянең Неандерталь үзәнлегендә табылганга күрә, бу иң борынгы кешеләр фәндә шул урын исеме белән аталганнар. Кешенең үсеш чылбырында неандерталь иң борынгы маймыл-кеше белән бүгенге кеше арасындагы буынны тәшкил итә. Неандертальләр—беренче аучылар; тупас һәм бик гади хезмәт кораллары — чапкыч, кыргычлар, таш пычаклар белән эш иткәннәр, күмәкләшеп кыргый җәнлекләр аулаганнар һәм табышларын тигезләп бүлгәннәр. Неандерталь базык гәүдәле, киң күкрәкле, зур башлы, көчле кеше; аяклары кыска, тез тирәсенә күтәрелгәч бөгелгән һәм куллары шактый озын булган.
40 мең еллар чамасы элек соңгы палеолит дәвере башланган. Бу чор тышкы кыяфәте белән хәзерге кеше—латинча Homo Sapiens (акыллы кеше) барлыкка килүе белән үзенчәлекле. Фәндә аларны шулай ук кроманьоннар дип атау тәртибе кабул ителгән—скелетлары беренче булып Франциянең Кро-Маньон авылы янында табылганга күрә. Алар инде неандертальләргә караганда зуррак төркемнәргә берләшкәннәр; беренче ыруглар барлыкка килгән, аларда бөтен кешеләр дә тигез хокуклы булган, күмәк тормыш иткәннәр. Ирләр көнозын ауда йөргән, ә башка бөтен эш, шул исәптән балаларны тәрбияләү—һәммәсе хатын-кыз җилкәсенә төшкән. Күмәкләшеп көн күрү нәтиҗәсендә бала бары әнисен генә белгән, әнисенең ыруында үскән. Шул рәвешле борынгы ыруглык тормышы үзе хатын-кызны хуҗалык һәм җәмгыять тормышында өстенлекле хәлдә булырга мәҗбүр иткән. Нәкъ менә шуңа нигезләнеп, борынгы ыруглык җәмгыятенең баштагы дәвере матриархат чоры дип атала (ике сүздән тора: латинча «матре» — ана һәм грекча «архе» — башлангыч, өстенлек, хакимлек дигәнне аңлата).
Табигатьнең рәхимсез көчләре алдында кешенең көчсезлеге борынгы табынулар барлыкка килүгә этәргән. Борынгы кеше һич төшенә алмаган: ни өчен яшен яшенли дә күк күкри? Төнге караңгылык аны һәрчак куркуда, шомда тота, чөнки һәр тау куышында яки һәр әрәмә эчендә ерткыч җәнлек очравы мөмкин. Табигатьнең аңлашылмаган һәр күренешен ул гайре табигый көчләр гамәле дип карый, кешеләр төрле җәнлекләрдән һәм үсемлекләрдән килеп чыккан дип ышана. Мондый борынгы дин тотемизм (әйбергә табыну) дип атала.
Нәкъ менә шушындый дин-табынулар белән бер үк вакытта таштан хатын-кыз сыннары һәм кыяларга җәнлек сурәтләре ясау рәвешендә борынгы сәнгать тә туа башлый. Борынгы заманнарда кыяга рәсем ясау сәнгатенең гүзәл үрнәкләре, чын җәүһәрләре беренче буларак безнең илдә—Уралда Шулганташ мәгарәсендә табылды. Андагы эчке биек кыя битләренә кызыл буяу белән мамонтлар, атлар һәм мөгезборын сурәтләре ясалган.
Күптән түгел безнең Татарстан җирендә дә борынгы кеше ясаган уникаль рәсем табылды. 1970 нче еллар башында Иделнең уңъяк яры буенда Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылы янында, яр астыннан мамонтның казык теше сыныгы килеп чыга. Менә шул тешкә... мамонт сурәте ясалган. Шунда ук бу җәнлекнең урт тешләре дә казып чыгарылган. Елга яры буендагы ишелмәдән боларны 35 нче урта мәктәпнең (хәзер Казан шәһәренең 1 нче татар гимназиясе) 9—10 сыйныф укучылары Рамил Йосыпов, бертуган Камил белән Шамил Миңлебаевлар табып алганнар. Кызганычка каршы, ул урында вакытында археологик тикшеренүләр ясалмаган. Бу табылдыклар турында бары тик соңгы вакытта гына мәгълүм булды.
Соңгы палеолит кешеләренең торулыклары Татарстанда Идел, Кама буйларында һәм республиканың көнчыгышында Ык елгасы тирәсендә табылды.
12—14 мең еллар элек мезолит дәвере—урта таш гасыр чоры башлана («месос»—урта һәм «литое», әйтелгәнчә, таш дигән сүз). Бозлыкның тәмам чигенүе нәтиҗәсендә безнең якларда хәзергегә якын климат урнаша. Кешене инде ау гына канәгатьләндерә алмый, чөнки мамонт, йөнтәс мөгезборын һәм мәгарә аюы кебек эре җәнлекләр үлеп бетәләр, боланнар һәм ак төлкеләр төньякка таба күченәләр. Кешеләр балык тоту һәм, кайбер кыргый җәнлекләрне кулга ияләндереп, йорт хайваннары асрау белән шөгыльләнә башлыйлар. Кеше ук һәм җәя уйлап таба. Дөрес, ул вакытта әле укның очы таштан гына булган.
Мезолит кешеләренең яшәү урыннары безнең республика җирендә Каманың түбән агымында сулъяк яр буйлап, Агыйдел һәм Ык тамагында, Зөя буенда, Кама тамагы һәм Тәтеш янында Иделнең уңъяк ярында табылды.
1. ТАТАРСТАН ҖИРЕНДӘ БОРЫНГЫ ҖӘМГЫЯТЬ
2. ЕВРАЗИЯДӘГЕ БОРЫНГЫ ТӨРКИЛӘР ҺӘМ ТӨРКИ КАБИЛӘЛӘР
3. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭЛГӘРЕ УРТА ГАСЫРДАГЫ БЕРЕНЧЕ ДӘҮЛӘТЛӘРЕ
4. БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ
5. АЛТЫН УРДА
6 . КАЗАН ХАНЛЫГЫ



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2017 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^