Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
§ 3. ЯҢА ТАШ ГАСЫР
Кеше яңа таш гасырга — безнең эрага кадәр IV һәм III меңъеллыкларны эченә алган неолит чорына («неос»—яңа) аяк баса. Бу чорда Идел һәм Кама буйларында кешеләр инде күбрәк күренә башлый. Хәзерге Обсерватория, Займище, Боровое Матюшино тирәләрендә, ә Кама буенда елга тамагыннан башлап Агыйделгә кадәр арада утырган анда-санда агач йортлы торулыклар урнашкан булган. Аларда гаиләләре белән аучылар, балыкчылар һәм иген үстерүчеләр яшәгән.
Неолит чорында таш корал ясау эше камилләштерелгән—кешеләр балта, пычак һәм башка коралларның йөзен шомарту, үткенләү ысулларын уйлап тапканнар. Коралларны шундый нык һәм үткен итеп эшләгәннәр ки, пычаклар белән хәтта кырынырлык булган. Таш балталарны һәм чүкечләрне әүвәлгечә таякка бәйләп беркетү белән генә канәгатьләнмичә, аларны тишеп агач сапка утыртканнар.
Неолитны башкача неолит революциясе дип тә атыйлар. Барыннан да элек ул хуҗалык итүдә әзерне үзләштерү ысулыннан (аучылык, балыкчылык белән шөгыльләнүдән) җитештерү ысулына, икенче төрле әйткәндә, җир эшкәртүгә һәм хайван асрауга күчүне аңлата. Шул рәвешчә, кешелек тарихында беренче тапкыр буларак утрак яшәү рәвеше туа: иген үстерү һәм хайван асрау барлыкка килә, аучылык итү камилләшә, балык тоту җиңеләя, кешеләр көймә ясарга өйрәнәләр. Тукучылык һәм балчык савыт ясау уйлап табыла.
Неолит революциясенең бу казанышлары борынгы кешеләр тормышын шактый җиңеләйтеп кенә калмаган, ә җәмгыятьнең алга таба үсеше өчен дә зур этәргеч булган. Әлеге казанышлар һәм яңалыклар борынгы кеше тормышында, әлбәттә, искиткеч зур урын тотканнар, һәм аларның һәркайсы турында озак итеп сөйләп булыр иде. Тик без биредә шул яңалыкларның берсенә генә кыскача тукталып китәбез.
Сүз керамика, балчык изеп, савыт-саба ясарга өйрәнү турында бара. Чүлмәк ясау, әйтик, иген үстерү яки хайван асрау шөгыле белән чагыштырганда әллә ни зур казаныш та түгел сыман. Ләкин ул беренче карашка гьша шулай. Төптәнрәк фикер йөртеп карасаң, бөтенләй башка нәтиҗә чыга. Иң әүвәл, әлеге балчык чүлмәк, кул белән генә әвәләнгән булуына карамастан, борынгы кабиләләр тормышында һәм көнкүрешендә утка куеп була торган беренче савыт. Әгәр элек кешеләр итне чи, ярым чи килеш яки күмер өстендә аз-маз кыздырып кына ашаган булсалар, чүлмәк ясау юлын тапкач, аш пешерергә, өреле шулпа ашарга өйрәнеп алганнар. Сөтле ризыклар саклау, шифалы үләннәр кайнату бары тик балчык савытлар барлыкка килгәч кенә мөмкин булган. Савыт-саба калдыклары матди культура тарихын өйрәнү өчен фәнгә зур ярдәм итә. Борынгы җәмгыятьнең безнең көннәргә кадәр яхшы сакланган истәлеге буларак, алар археологик культураларны билгеләгәндә, шул чор кешеләренең тормышы һәм көнкүреше, бер урыннан икенче урынга күченеп йөрүләре мәсьәләләрен, башка культуралар белән бәйләнешләрен өйрәнгәндә бик күп кыйммәтле мәгълүматлар бирәләр.
Неолит чорында җәмгыять тормышында, рухи мәдәнияттә зур үзгәрешләр туган. Ырулар кабиләләр булып берләшкәннәр, этник төркемнәр (борынгы грек сүзе «этнос» кабилә, халык дигәнне аңлата) оеша башлаган. Нәкъ шушы чорда хәзерге һинд-европа һәм фин-угор халыкларының борынгы бабалары формалашкан, аерым археологик культуралар туган.
Археологик культура — бер үк вакыт, уртак мәйдан һәм гомуми матди культура белән билгеләнүче археологик истәлекләр җыелмасы. Ул нинди дә булса кабиләләр берлегенә туры килә. Әгәр археологик культура тарихи исеме безгә мәгълүм булмаган берәр борынгы кабиләдән калган булса, ул үзенә генә хас булган яки беренче тапкыр өйрәнелгән истәлек исеме белән, ә кайчак бу культураның үзенчәлегеннән чыгып шартлы рәвештә атала. Көнчыгыш Европаның һәм Татарстанның кайбер археологик культуралары хакында түбәндә кыскача сөйләп үтәрбез.
Меңъеллыклар үтә торган. Хайваннар дөньясыннан аерылып чыгып, кеше үзенең сабыйлык, балалык чорларын—таш гасырны узган. Бу дәвер аның өчен авыр булганмы, әллә аны «алтын гасыр» дип атап буламы икән? Юк, бу борынгы чор кеше өчен җиңел булмаган. Җир өстендә җәнлек-җанвар, кош-корт, ә суда балык күп булуга карамастан, аларны таш балта яки уклар ярдәмендә генә аулау бик кыенга туры килгән. Берничә йөз меңъеллыкларга сузылган бозлык чорында кеше салкын мәгарәләрдә, бөтенләй җайланмаган, шып-шыр, гади куыш-торакларда җәфа чиккән, үзе дә белмәгән авырулардан интегеп җан биргән. Башлыча иттән генә торган гел бертөрле ризык аның гомерен кыскарткан. Белгечләр фикеренчә, мәсәлән, неандерталь кешесе яшь чагында ничек кенә таза, көчле булмасын, 50 яшьләрендә инде бетерешкән картка әйләнгән.
Әмма, нинди генә авырлыкларга да карамастан, тормыш барыбер үзенекен иткән, кеше торган саен тәҗрибәлерәк, акыллырак була барган, һәм һәр буын үзеннән соң киләчәк буыннар өчен камилрәк нигез салып калдырган.
1. ТАТАРСТАН ҖИРЕНДӘ БОРЫНГЫ ҖӘМГЫЯТЬ
2. ЕВРАЗИЯДӘГЕ БОРЫНГЫ ТӨРКИЛӘР ҺӘМ ТӨРКИ КАБИЛӘЛӘР
3. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭЛГӘРЕ УРТА ГАСЫРДАГЫ БЕРЕНЧЕ ДӘҮЛӘТЛӘРЕ
4. БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ
5. АЛТЫН УРДА
6 . КАЗАН ХАНЛЫГЫ



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2017 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^