Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
§4. БОРЫНГЫ КЕШЕЛӘР ТОРМЫШЫННАН
...Менә икенче атна инде Амо һәм аның иптәшләре юлбарыс эзеннән баралар. Бу якта яши торган юлбарыс түгел ул, ә су басудан качып, монда кояш чыгышы ягыннан килде. Килеп тә чыкты, Олы су үзәнендә яшәп ятучы Барс кабиләсенә күп зыян да салды—уннан артык кешесен тотып ашады. Башта ул аудан кайтканда бүтәннәрдән арттарак калган Камны эләктереп алды һәм, авызына адәм ите кергәч, тәмам котырды. Аннары берничә тапкыр суга баручы хатыннарны эләктереп алып китте. Кабилә башы Фау аксакалларны җыйды. Алар шундый карарга килделәр: ялгыз йөрмәскә, суга кораллы сакчылар белән бергә җыйнау барырга; бала-чаганың аланга чыгып уйнап йөрүләрен туктатырга, гомумән, һәркемгә һәр адымында сак булырга һәм кирәге юкта торулыктан чыгып йөрмәскә.
Кояшлы иртә. Һәркем үз эше белән мәшгуль. Хатын-кызлар кайсы тире кыра, кайсы ит пешерә. Ирләр ауга җыена, төнгә калмыйча әйләнеп кайтырга кирәк. Кырый чатыр янындагы агачлар арасында уйнап йөрүче малайларның берсе кинәт кычкырып җибәрде, һәм бөтен кешенең күз алдында юлбарыс кабилә башының биш яшьлек улын эләктереп алып китте. Бала акыра, чәбәләнә. Бер мәлгә барча халык тынып калды. Фау агарынып китте. Ләкин шунда ук үзен кулга алды һәм бер төркем иргә сөңге һәм гөрзиләрен алырга боерды.
Төркемдә Амо да бар иде. Алар ерткыч эзе буйлап озак бардылар. Ул арада кич тә җитте. Аучылар, соңгы тапкыр Бүре елгасы буйларын әйләнеп чыгарга ниятләнеп, текә яр башына күтәрелгәннәр иде, түбәндә тамагын туйдыргач ял итеп ятучы юлбарысны күреп алдылар. Кырыенда бала сөякләре аунап ята. Фау җан ачысы белән акырып җибәрде һәм бар көченә сөңгесен томырды. Юлбарыс ялт читкә тайпылды һәм камыш арасына кереп юк булды. Фау җиргә капланып башын бәрә-бәрә, бармаклары белән җирне тырнап үкси-үкси елады. Моңарчы күз яшенең нәрсә икәнен дә белмәгән имәндәй таза ир кешенең елавын карап торырга авыр иде. Амо Фауның үзен дә, аның һәлак булган улын да нык жәлләде. Кабилә башы, шулай итеп, бердәнбер улыннан язды, хәзер аның Гулана исемле җиткән кызы гына калды. Әйе, кояшта янган коңгырт тәнле, озын кара чәчле, зәңгәр күзле Гулана...
Амо юлбарысны үтерергә ант итте.
Шушы вакыйгадан соң Фау ничектер кинәт картаеп китте, сулыкты, чәчләре агарды. Аның, бала кайгысыннан башка, кабилә өчен борчылулары да җитәрлек иде. Кешеләр, суга бару яки ауга кузгалу түгел, чатырларыннан чыгарга да курка башладылар. Ит бетеп килә, кабиләне ачлык көтә. Ни эшләргә соң?
Улы өчен үч алу теләге никадәр көчле булмасын, Фау үзенең кабиләне ташлап юлбарысны куа китәргә һич тә хакы юклыгын яхшы аңлый иде. Ул, кешеләрне җыеп, соңгы сүзен әйтте:
— Кем дә кем адәм ашаучы юлбарысны үтерә икән, Фау аңарга үзенең кызы Гулананы бирәчәк. Ул батыр, Фау үлгәннән соң, кабилә башы булып калачак!
Амо сикереп торды.
— Барс кабиләсен бәладән Амо коткарачак,—диде ул. Амо үзенә ике ярдәмче бирүне сорый.
Шунда ук ике аучы торып басты. Аларның берсе—Амо белән бергә уйнап үскән һәм бергә ауга йөргән Рану. Ул таза, чыдам, һәрвакыт ышанычлы юлдаш. Икенчесе—Тхи. Дөрес, Амо аны бик үк яратып бетерми, астыртын дип уйлый, хәтта бераз Гуланага да көнли иде. Әмма, аның иң оста сөңге атучы икәнлеген искә алып, Амо каршы килмәде. Ул үзе гөрзи белән сугуда дан тота: үзенең авыр имән гөрзие белән күпме ерткычның башын ярды икән инде!
Башта алар Олы су буйлап югары күтәрелделәр, Мамонтлар үзәнен әйләнеп үттеләр. Бүген икенче атна китте. Ерткычны күздән ычкындырдык ахры дип курыкканнар иде, ләкин, комлыкка чыккач, юлбарысның тау итәгендәге таллыкка таба киткән эзләрен тагын шәйләп алдылар. Көтмәгәндә яңгыр коя башлады. Ул көне буе туктамады. Кич булды. Төн үткәрү өчен ышык җир табарга кирәк иде. Бәхетләренә күрә, алар тау итәгендәге зур ташлар арасында мәгарә сыман бер куышлык күрделәр. Тик менә бүген аларга учак тергезергә мөмкинчелек булмаячак: дөрес, һәр аучының билбавындагы тире капчыгында чакма ташы белән коры мүге бар барын, ә соң шундый яңгырда кайдан коры агач аласың. Төнге ерткычлардан саклану өчен, алар чиратлашып сакта торырга булдылар.
Беренче булып Амо басты. Тирә-як дөм караңгыга чумды. Озакламый яңгыр туктады, ерткычлар төнге ауларына чыктылар. Бүреләр улый, шакаллар шыңшый башлады. Аларга Сыртланнарның җирәнгеч көлүе кушылды. Кайдадыр арыслан үкереп җибәрде, бөтен үзәнлек тетрәп китте. Җирнең юеш булуы файдага иде, чөнки җәнлекләр аучыларның эзен сизә алмадылар. Җитмәсә тагы җил дә ерткычлар оясы булган урман ягыннан исте.
Амодан соң Тхи сакка басты, таң алдыннан аны Рану алыштырды. Бер заман Амо иптәшенең эндәшүенә уянып китте:
— Амо, Тхи, торыгыз, юлбарыс!
Аучылар сикереп торып коралларына ябыштылар. Юлбарыс сак кына үзәнлеккә таба төшеп килә иде. Ерткычның ташларны кай тирәдәнрәк әйләнеп үтәчәген чамалап, Амо үзенең дусларына ташлар артында күренми торырга һәм юлбарыс алар турысына килеп җиткәч тә сөңге атарга кушты; ә үзе, гөрзиен күтәреп, бик зур бер таш артына посты. Менә, ниһаять, юлбарыс куыш турысына килеп җитте, сызгырып, аның өстенә сөңгеләр очты, кемнеңдер сөңгесе ерткычның кабыргасына барып кадалды. Юлбарыс янга ыргылды. Амо нәкъ шуны гына көткән иде: ул атылып ерткычның юлына аркылы төште һәм үзенең галәмәт зур гөрзиен бөтен көченә кизәнеп аның өстенә орды. Шыртлап сынган тавыш ишетелде, ерткычның сырты ярылды һәм ул тәгәрәп китте. Гөрзинең икенче тапкыр оруы юлбарысның башына туры килде. Амо һәм аның юлдашлары юлбарысның тиресен тунап кабилә торулыгына таба кайтырга кузгалганда, кояш чыгып килә иде инде...
Шушындыйрак вакыйга Көнчыгыш Европада яисә җир шарының башка берәр төшендә булгандырмы — анысының аерым әһәмияте юк. Борынгы кешеләр тормышындагы хәлләрне шулайрак күз алдына китерергә мөмкин булыр иде.
1. ТАТАРСТАН ҖИРЕНДӘ БОРЫНГЫ ҖӘМГЫЯТЬ
2. ЕВРАЗИЯДӘГЕ БОРЫНГЫ ТӨРКИЛӘР ҺӘМ ТӨРКИ КАБИЛӘЛӘР
3. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭЛГӘРЕ УРТА ГАСЫРДАГЫ БЕРЕНЧЕ ДӘҮЛӘТЛӘРЕ
4. БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ
5. АЛТЫН УРДА
6 . КАЗАН ХАНЛЫГЫ



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2017 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^