Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
§ 5. БОРЫНГЫ МЕТАЛЛУРГИЯДӘ БЕРЕНЧЕ УҢЫШЛАР
Борынгы кеше яңа таш гасырда нинди генә казанышларга ирешмәсен, ул барыбер бөтенләе белән табигатькә бәйле булып яшәгән. Мәгъдәннән, ягъни металлдан файдалану, аннан төрле эш һәм сугыш кораллары ясау башлангач, бу бәйлелек бераз кими төшкән. Борынгы җәмгыять тарихындагы ике зур казаныш— игенчелек һәм хайван асраучылык янына тагын өченчесе: металлургия дә өстәлгән. Дөрес, һәр башлангыч кебек үк, баштарак ул да камил булмаган әле. Әүвәл зур булмаган бер аралык чор — бакыр дәвере, фәндәгечә итеп әйткәндә, энеолит яшәп ала, латинчадан тәрҗемә иткәндә, ул бакыр-таш дигәнне («энеус» — бакыр) аңлата. Бу чорда, көнкүрештә кулланыла торган таш кораллар белән бергә, аларны саф бакырдан да ясый башлаганнар. Тик бакыр пычаклар һәм сөңгеләрнең файдасы аз тигән, алар тиз бөгелгән, үтмәсләнгән. Вакытлар үтү белән аларны катырак итеп ясарга да өйрәнгәннәр — бакырга аккургаш куша башлаганнар. Шул рәвешчә 90 процент бакырдан һәм 10 процент аккургаштан торган бронза барлыкка килгән.
Баштагырак чорда бронза тиз генә киң кулланылышка кереп китмәгән әле; кешеләр һаман да таш корал ясауларын дәвам иткәннәр, коралның йөзен үткенләү белән генә чикләнмичә, аны бөтенләе белән шомартып, уңайлы итеп эшләү ысулларын тагын да камилләштергәннәр. Әмма металл ташны торган саен ныграк кысрыклаган, кешеләр аның өстенлегенә тиз арада ышанып алганнар. Элек таш балта ватылса, аны ташлап кына калдырганнар, хәзер исә яраксыз хәлгә килгән бронза коралны чыгарып ыргытмаганнар, ә яңадан эретеп, аннан башка корал ясаганнар. Бронзадан шулай ук төрле көнкүреш кирәк-ярагы һәм бизәнү әйберләре эшли башлаганнар.
Бронза безнең эрага кадәр III меңъеллыкта ук табылган булса да, ул бары II меңъеллыкта гына киң кулланышка кергән, һәм шуңа күрә бу чор бронза гасыры дип атала. Бронза гасыры — төрле континентлардагы күп кабиләләр тормышында бик зур капма-каршылыклар туган дәвер ул. Шушы чорда кешелек цивилизациясенең беренче учаклары булып көньякта—Мисырда, Грециядә һәм Якын Көнчыгышта, шулай ук Кытай һәм Һиндстанда югары үсешкә ирешкән антик һәм көнчыгыш мәдәнияте булган колбиләүчелек дәүләтләре барлыкка килгән, ә Евразиянең төньяк өлешендә, шул исәптән безнең төбәкләрдә, борынгы ыруглык җәмгыяте өстенлек иткән.
Бронза гасыры заманында бүгенге Татарстанның бөтен җирендә диярлек кешеләр яшәгән. Камадан көньяктарак борынгы Көнчыгыш Европаның иң зур археологик культурасы булган Бура культурасы кабиләләре көн иткәннәр. (Әлеге кабиләләр, кеше үлгәч, аны кабер эченә кертеп ясалган кечкенә бураларда күмә торган булганнар. Культурага исем дә шартлы рәвештә шул йолага нисбәтле бирелгән.) Бу культураның көньяк чикләре Каспий һәм Кара диңгезгә кадәр диярлек барып җиткән. Иделнең уң ягындагы көнбатыш районнарда һәм Зөя елгасы тирәсендә Абашево, ә аларга кадәр Баланово культурасы кабиләләре яшәгән; алар Чуашиянең шул исемдәге авылларына бәйле рәвештә аталганнар, чөнки шунда иң әһәмиятле археологик истәлекләр тикшереп өйрәнелгән. Ә Камадан төньякка таба Казан яны культурасы кабиләләре көн күргән. (Бу кабиләләрнең яшәгән урыннары иң әүвәл Казан тирәсендә табылган.)
Бронза дәвере чагыштырмача озакка бармый—б. э. к. II меңъеллыкка гына туры килә. Металл әйберләр куллану төсле металлургияне үстерүгә, алардан затлырак булган алтын һәм көмештән бизәнү әйберләре ясауны көйгә салып җибәрүгә юл ачкан. Тиздән, б. э. к. I меңъеллык башында, беренче тимер әйберләр күренгән һәм тиз арада бронза әйберләрне кысрыклап чыгарган. Тимердән ясалган эш коралларының бронза кораллардан өстенлеге бәхәссез, чөнки тимер бронзага караганда каты, чыдам һәм ул табигатьтә күбрәк тә очрый. Шуның өстенә, тимерне эретеп алуы да артык кыен түгел, мәшәкате дә азрак, чөнки сирәк табыла торган аккургашны өстәмә кушылдык чимал буларак куллануның кирәге калмый.
Тимер кораллар кешегә зур мөмкинлекләр ачкан: җирне тизрәк һәм яхшырак итеп эшкәртергә, димәк, мәйданын киңәйтергә мөмкинлек туган. Кешеләр элек ачык, шәрә яланнарда яшәгән булсалар, хәзер үз авылларын биек җир өемнәре белән әйләндереп ала башлаганнар. Булачак шәһәрләрнең башлангычлары— беренче ныгытмалы урыннар яки, археология теле белән әйткәндә, шәһәрлекләр барлыкка килгән.
Тимер дәверенең башлангыч чоры шәһәрлеге — ыруның җир өемнәре һәм казылма чокырлар белән уратып алынган яшәү урыны, яки якын-тирә торулыклардагы кешеләрнең үзләренә һөҗүм булу куркынычы очракларында качып котылу өчен эшләнгән качулык урыны калдыгы ул. Соңгырак вакытлар—урта гасырлар өчен шәһәрлек төшенчәсенең мәгънәсе киңрәк: болар инде әүвәлге шәһәрләр яки аларның кремльләре, феодаль кирмәннәр һәм бик мөһим хәрби-стратегик һәм сәүдә юлларындагы, чик буйларындагы хәрби ныгытмалар урыны дигәнне аңлата. Ыруның саклану урыннары булган шәһәрлекләр һәм урта гасырдагы сугыш ныгытмалары гадәттә елга яисә тирән чокырларның биек текә ярлары өстенә урнашканнар.
1. ТАТАРСТАН ҖИРЕНДӘ БОРЫНГЫ ҖӘМГЫЯТЬ
2. ЕВРАЗИЯДӘГЕ БОРЫНГЫ ТӨРКИЛӘР ҺӘМ ТӨРКИ КАБИЛӘЛӘР
3. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭЛГӘРЕ УРТА ГАСЫРДАГЫ БЕРЕНЧЕ ДӘҮЛӘТЛӘРЕ
4. БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ
5. АЛТЫН УРДА
6 . КАЗАН ХАНЛЫГЫ



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2017 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^