Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
§ 6. ЫРУГЛЫК ҖӘМГЫЯТЕНЕҢ ТАРКАЛУЫ
Кешелек цивилизациясе таңында яшәгән борынгы ыруглык төзелеше акрынлап таркалган. Иген игү һәм хайван асрау шөгыльләренең үсүе, тимердән ясалган хезмәт һәм сугыш кораллары белән эш итү ир-атны җәмгыятьтә төп рольне башкаручы кеше дәрәҗәсенә күтәргән. Матриархат дәвере сүнүгә барган, аталар ыруы—патриархат (борынгы грекча «патер» сүзеннән) урнашкан.
Металл кораллар камилләшә барган саен, хезмәт җитештерүчәнлеге дә үскән. Кешеләр азык-төлекне үзләренә кирәк булганнан күбрәк туплый башлаганнар. Әлеге продуктларның һәм көн күрү өчен кирәкле башка әйберләрнең артык өлешен акрынлап кабилә башлыклары үзләштерергә тотынган. Бүгенгечә әйткәндә, социаль тигезсезлекнең иң беренче билгеләре калкып чыккан. «Борынгы коммунизм» бетүгә якынайган.
Хәзерге Татарстан җирендә һәм аңа күрше районнарда тимер дәверенең баштагы чорын — б. э. к. I меңъеллыкны үз эченә алган вакытны—шактый мәгълүм булган берничә зур археологик культура аша күзалларга мөмкин. Б. э. к. VIII—III гасырларда Урта Идел һәм Кама буеның байтак төбәкләрендә Ананьино культурасы кабиләләре яшәгән (Алабуга районының Ананьино авылы исеменнән алынган, узган гасырда ук шул авыл янында әлеге культураның бик бай истәлекләре өйрәнелгән). Ананьино культурасы чоры—Урта Идел буеның, хәтта антик дөньяга кадәр барып җитеп, бик күп кабиләләр һәм халыклар белән тышкы элемтәләр урнаштыру вакыты ул.
Безнең төбәкнең шул чордагы көньяк грек-скиф дөньясы белән элемтә тотканлыгына бик тә кыйммәтле, бөтен Урта Идел өчен уникаль табыш булып саналган, б. э. к. VI гасырда, ягъни моннан 2500 еллар элек ясалган бронза көзгеләр ышандыргыч дәлил булып тора. Алар соңгы елларда гына Казан суы буенда, Иске Казан янында табылды. Ике көзгенең берсе аеруча зур кыйммәткә ия. Аның сарык башы рәвешендә, фәндәгечә әйткәндә, «җәнлек стилендә» эшләнгән тоткычы, сабы бар. Фараз итсәк, әлеге көзгеләрне ниндидер сәбәп белән Төньяк Кара диңгез буе белән Көньяк Урал арасындагы сәүдә юлыннан калган дип уйларга мөмкин. Бу юл борынгы грек галиме, «тарих атасы» Геродот язмаларыннан билгеле, һәм ул Урта Идел аша үткән. Шул ук Геродот мәгълүматларына караганда, ананьинолыларның тарихи атамасы тиссагетлар булырга тиеш. Бу—Урта Идел буендагы борынгы кабиләләрнең беренче тарихи исеме.
Ананьино культурасын Кама буендагы Пьяный Бор, хәзерге Красный Бор авылы янында ачылган каберлек исеме белән аталган Пьянобор культурасы(б. э. к. II гасырдан безнең эраның III гасырына кадәр) алыштырган. Ананьинолыларны һәм пьяноборлыларны хәзерге кайбер фин-угор халыкларының, әйтик, удмуртларның һәм коми-пермякларның ерак бабалары дип карау гадәткә кергән. Татарстан җирендә борынгы ыруглык строеның таркалу чорында яшәгән иң соңгы зур кабиләләр берләшмәсе—фәндә Имәнкискә культурасы исемен алган берләшмә (Лаеш районының Имәнкискә авылы исеменнән; шул авыл янында бу кабиләләрнең зур шәһәрлеге табылган). Бу культураның яшәү чоры безнең эраның IV—VIII гасырларына туры килә. Ул—Көнчыгыш Европада катлаулы этник үзгәрешләр башланган чор. Шул заманнарда Татарстанның борынгы җирләрендә яшәгән халыкларга көньяк-көнчыгыштан халыкларның Бөек күчеше нәтиҗәсендә төрки телле яңа кабиләләр килеп кушылган. Бу хакта без соңрак тагын сөйләшербез.
Аерым бай гаиләләрнең хуҗалык итү мөстәкыйльлеге арта бару, хосусый милек барлыкка килү, аны саклау өчен даими сугышчы төркемнәр кирәк булу, шулар ярдәмендә аерым кешеләрнең чит җирләрне басып алуы үз чиратында ыруглык мөнәсәбәтләренең йомшаруына, борынгы ыруглык строеның таркалуына һәм сыйнфый җәмгыять оешуга китергән.
Шулай итеп, безнең төбәкнең иң борынгы һәм борынгы тарихы белән кыскача гына танышу да бу тарихның меңъеллыклар тирәнлегенә барып тоташуын күрсәтә. Көнчыгыш Европаның иң зур елгалары булган Идел белән Кама кушылган, географик яктан бик уңайлы саналган урынны биләгән Татарстанның борынгы җире элек-электән кешеләрне үзенә тартып торган. Бирегә моннан 100 мең еллар чамасы элек килеп чыккан кешеләр борынгы тормыш үсешенең барлык баскычларын диярлек, борынгы ыруглык җәмгыяте строеның таш гасыры, бронза, әүвәлге тимер дәверләре кебек барлык тарихи чорларын үткәннәр. Тупас таш кискечләр белән коралланып һәм кыргый җәнлекләр тиресе белән аз-маз төренеп кешелек тарихына аяк баскан борынгы кешеләр яшәү өчен даими көрәштә хезмәт һәм сугыш коралларын камилләштергәннәр, яшәү рәвешен һәм яшәү ысулларын үзгәртә-үзгәртә һаман алга таба барганнар. Таш балтаны бронза, анысын тимер балта алыштырган. Борынгы аучы җир эшкәртергә өйрәнгән, неандерталь кешесе акыллы кешегә әверелгән. Ләкин моның өчен мең еллар, күп мең еллар кирәк булган...
Ә хәзер, кадерле дуслар, Татарстанның борынгы тарихын кичеп, татар халкының элгәре урта гасырлар һәм урта гасырлар тарихына—тагын да кызыграк, бәлкем, күңелне тагын да ныграк җәлеп итәрлек, ифрат зур вакыйгаларга бай һәм атаклы шәхесләре белән данлыклы тарихына мөрәҗәгать итеп карыйк. Без сезнең белән иң беренче сәяхәтне төрки кабиләләрнең ерак үткәненнән башлыйк, шул тарих белән танышыйк. Чөнки татар халкьшың сәяси, этник һәм мәдәният тарихы төрки кабиләләрнең үткәне белән турыдан-туры бәйләнгән.
Сораулар һәм биремнәр:
1. Идел буе һәм Урал янындагы борынгы табигать шартлары бүгенгедән нәрсә белән аерылган?
2. Урта Иделдә һәм Урал тирәләрендә беренче кешеләр кайчан килеп чыккан?
3. Безнең якның нинди борынгы кабиләләрен һәм археологик культураларын беләсез?
4. Борынгы кешеләр ничек яшәгәннәр, ни белән шөгыльләнгәннәр? Юлбарыс аулау вакыйгасын кыскача сөйләп күрсәтегез.
5. Борынгы кешеләр нинди хезмәт, ау һәм сугыш кораллары белән эш иткәннәр? Мәгъдәннән ясалган коралларның таш кораллардан өстенлеге хакында ниләр әйтә аласыз?
6. Борынгы заман тарихы һәм Россия тарихы дәреслекләренә нигезләнеп, Идел-Урал буе төбәгенең борынгы ыруглык җәмгыятен башка җирләрдәге шундый ук җәмгыятьләр белән чагыштырып карагыз.
7. Ыруглык җәмгыятенең таркалу сәбәпләрен атагыз.
1. ТАТАРСТАН ҖИРЕНДӘ БОРЫНГЫ ҖӘМГЫЯТЬ
2. ЕВРАЗИЯДӘГЕ БОРЫНГЫ ТӨРКИЛӘР ҺӘМ ТӨРКИ КАБИЛӘЛӘР
3. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭЛГӘРЕ УРТА ГАСЫРДАГЫ БЕРЕНЧЕ ДӘҮЛӘТЛӘРЕ
4. БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ
5. АЛТЫН УРДА
6 . КАЗАН ХАНЛЫГЫ



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2017 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^